Сөйгән халкымның чал тарихы

№80 

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен әдәби–музыкаль композиция)

 Миләүшә СОЛТАНОВА,

Мөслим районы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире

Гөлнур СӘРВАРОВА,

Мөслим районы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә – ханнар сарае, уң якта – Сөембикә-ханбикә, сул якта – келәм (“Казан ханнары”). Тәрбиячеләр һәм балалар милли киемнәрдән киенгәннәр.“Ак калфак” көе янгырый. Ике тәрбияче ике якка басып сөйлиләр.)

1 нче тәрбияче.

Халкы нинди – кешеләре шундый.

Кешеләре нинди – балалары шундый.

Балалары нинди – уеннары шундый.

Уеннары нинди – тормышлары шундый.

Тормышлары нинди – көнкүреше шундый.

Көнкүреше нинди — хатын–кызы шундый.

2 нче тәрбияче.

Хатын–кызы нинди – мәхәббәте шундый.

Мәхәббәте нинди – иманы шундый.

Иманы нинди — әҗәле шундый.

Әҗәле нинди – хатирәләре шундый.

Хатирәләре нинди – халкы шундый.

1 нче бала.

Вөҗданы пакъ, йөзе ак

Минем сөйгән халкымның.

            Әхлаклылык – нигез ташы

Һәр йөрәкнең, акылның.

2 нче бала.

Үткәннәргә күз салыйк без,

Гасырлар аша карыйк.

            Газиз халкым үткән юлны

Дисбегә салып карыйк.

(“Ак калфак” көе яңгырый.)

1 нче тәрбияче.

Ә кайда соң әби –бабаларның

Безгә дигән асыл мирасы?

Бәлки, калфакларның энҗе бөртекләре,

Я, булмаса, чулпыларның моңлы чыңлавы

Саклыйлардыр безгә дигән рухи мирасны.

(“Ак калфак” көенә бию. Экранда – Бөек Болгар)

3 нче бала.

Әкият итеп сөйләрлек

Бик борынгы заманнарда

Идел-Чулман ярларында

Болгар халкы нигез корган.

4 нче бала.

Болгарыстан чәчәк аткан,

Таш пулатлар калкып чыккан.

Мәчетләрдән изге җиргә

Иман нуры – дога иңгән.

Эштә уңган ил уллары

Сабан сөргән, иген иккән.

Зифа буйлы сылу кызлар

Урак белән иген урган.

5 нче бала.

Гөрләп чәчәк атканда

Изге Болгар җиренә

Көнчыгышның явыз илбасары

Батый-хан басып керә.

Монгол явы ыргыла,

Җанлы-җансыз кырыла

Чынгыз оныгы Батый

Хәрәбәләр калдыра.

(Экранда – Батый хан, Аксак Тимер)

2 нче тәрбияче: Болгар–йортка Аксак Тимер дә килә. Ул үзенең сансыз күп явы белән Болгар шәһәрен ватып, җимереп, соңыннан яндырып , җир белән тигез иткән. (Экранда – Болгар хәрәбәләре)

(“Болгарым” җырына музыкаль композиция . Л. Батыр–Болгари көе.)   

             1. Элек монда шәһәр булган,                                

Манаралар калкып торган,

Гөмбәзләрдән кояш көлгән,

Элек монда шәһәр булган.

 Кушымта:

Ай, Биләрем, ай, Болгарым,

Сиңа илтә уйларым,

Ай, Биләрем, ай Болгарым,

Йөрәгемдә моңнарым.

2. Халык монда чуен койган,

Читек кигән, намаз кылган,

Йосыф белән Зөләйхалар,

Монда иңде, монда туган. (Кушымта)

3. Дошман килгән, дошман көлгән,

Халык бөлгән, шәһәр үлгән.

Ташка ятып, мин еладым.

Элек монда шәһәр булган… (Кушымта)

1 нче тәрбияче. Болгар дәүләтенең тыныч хезмәт кешеләренә менә шулай афәт килә. Һәлак була бөек Болгар, исән калганнар далаларга, урман эчләренә, баткак–сазлык җирләргә сибелеп, яңа халыкларның нәселе тууга сәбәпче булалар.

2 нче тәрбияче. Казансу елгасының Иделгә койган урынында өр–яңа, без белә торган Казанның, республикабыз башкаласының елъязмасын башлап җибәргән шәһәр күтәрелә. (Экранда — бүгенге Казан шәһәре күренешләре)

6 нчы бала.

 Еллары елларга тоташкан,

Ун гасыр – бер мең ел тоташкан,

Ташкала-Казаннан башлана

Халкымның тарихы түр баштан.

7 нче бала.

Иделдә дулкыннар чайкала

Ярында чал кала – башкала,

Татарның мәркәзе, кәгъбәсе

Яратып “Казан” дип атала.

8 нче бала.

Чал Казан – төп мәркәз, башкала

Мактаулы, изге эш башкара.

Халыкның иманлы тарихы

Чыннан да Казаннан башлана.

1 нче тәрбияче. Казан үзәгендәге һәрбер урам, һәрбер йорт безне үткән гасырлар, яки үз заманының атаклы кешеләре язмышы белән тоташтыра.(Экранда — Казан урамнары күренешләре)

2 нче тәрбияче: Казанның җаны, йөрәге дип без Кремльне атыйбыз. Казан Кремле – сакланып калган бердәнбер татар ныгытмасы. Казан Кремле болгар осталары нигез салган чорлардагыча сакланган дияргә була. (Экранда – “Сөембикә” манарасы)

(Ике кыз чыгып баса.)

1 нче кыз.

 Ә Кремльнең эчендә

Биек биек биеккә

Ашкан бер манара бар,

Исеме — “Сөембикә”.

 2 нче кыз.

Шул манара эчендә

Патшабикә — ханбикә

Булган ул Сөембикә.

(Кызлар, бер–берсенә карап)

1нче кыз.

Сөекле бикә булган!

2нче кыз.

Сөйкемле бикә булган!

1 нче тәрбияче. Сөембикә манарасыннан башка Кремльне, Казан шәһәрен күз алдына китереп булмый. Ул – шәһәрнең символы булып тора. (Экранда – Кремль)

2нче тәрбияче. Казан Кремелендә тагын бик күркәм бина барлыкка килде. (“Кол Шәриф” рәсеме экранда күрсәтелә, балалар исемен әйтәләр.) Кол Шәриф мәчете Казанда да, Бөтен Татарстанда да, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә баш мәчет. Бу мәчет Казан ханлыгы тарихында  танылган акыл иясе, күренекле шәхес, шагыйрь Сәед Кол Шәриф исемен йөртә.

9 нчы бала.

Телне ачыйк иртән “Бисмилла” дип,

Йөзне борып кыйбла ягына.

Ходай биргән һәрбер көнне зурлап,

Иман нуры җанга кабына.

10 нчы бала.

Айлы мәчетләр эченнән

Ак нурлар сирпи төсле.

Иман сүзләре яңгырый –

Шундый саф, шундый көчле. (Азан тавышы)

1 нче тәрбияче.

Узды афәт, чыкты кояш кабат –

Үткән көнгә килде яңасы.

Гөрли Казан, әйтә моңлы Азан,

Герб, Байрак, Канун  яңарды.

2 нче тәрбияче.

Татар затлы, җиңүчеләр атлы

Язмышыбыз моны раслады,

Мең гасырлык көчле хәтерле без,

Тарих безне көчле ясады !

11 нче бала.

Татар иле – Татарстан

Идел-Чулман буенда.

Колач җитсә кочар идем,

Әнием күк, куенга.

12 нче бала.

И, туган ил – Татарстан,

Республикам минем!

Сиңа җырлыйм бөек  дастан,

Яшә, син, мәңге димен!

(Барлык катнашкан балалар, тәрбиячеләр, музыка кулга кул  тотынып басалар да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкаралар.)