Син Татарстанны беләсеңме?

№ 139

(Өлкән сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен)

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районындагы Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагогы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

Татарстан Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге Указы белән, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 ел республикабызда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

ТАССРның йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оештырыла.  

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә 2019 елның 19 декабрендә старт бирелде. 2020 елда федераль, республика, муниципаль һәм шәһәр дәрәҗәсендәге 1,5 меңнән артык чара уздыру күздә тотыла.

Бу уңайдан мәктәпләрдә дә укучылар белән төрле чаралар оештыру –бездәй мөгаллимнәр бурычы. Шуның белән бергә укучыларда гражданлык-патриотик хисләр, әхлакый, интеллектуаль, эстетик сыйфатлар тәрбияләү, фикерләү мөстәкыйльлеге формалаштыру, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү мөмкинлеге ачыла.

Түбәндә тәкъдим ителә торган чара брейн-ринг формасында уза.

Әзерлек этабы. Ярышта катнашу өчен һәркайсы дүртәр кешедән торган өч команда әзерләнә. Командирлар сайлана. Алар үз иптәшләренең эш-гамәлләре белән җитәкчелек итә, сорауларга җавап бирергә тиешле кешене билгели. Һәр биремгә җавап табу өчен 1 минут вакыт бирелә. Җавапларның дөреслеген билгеләү, балларны санау белән жюри шөгыльләнә. Ярыш дүрт турдан тора.

Җиһазлау. Уен өстәлләре, урындыклар, экран, проектор, компьютр, сораулык, алты ягында төрле сандагы төрткеләр (балларны билгеләү өчен) булган кубик.

Залга Татарстан Республикасы гербы, флагы, Конституциясе урнаштырыла. Командалар биремнәргә җавап әзерләгәндә Татарстан гимны уйнап тора.

Уен барышы

I тур. (Татар халык йолаларына багышлана.)

Уенның шартлары. Командалар, чиратлап, кубикны өскә чөя. Моның белән алар үзләренә балл эшли, чөнки сорауга дөрес җавап биргән очракта кубик ничә төрткеле ягы белән төшсә (баллар кубиктагы төрткеләр санынча), шулкадәр балл алалар. Беренче команда җавапны дөрес әйтмәсә, калган командалар җавапны әйтергә мөмкин. Дөрес әйтсәләр, аларга 1 балл языла.

1 нче команда өчен бирем. Аны иртә язда, кара җир күренә башлагач, аксакаллар әйткән аерым бер көнне үткәргәннәр. Бала-чага, авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөргәннәр. Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда, бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз җитәкчелегендә зур казанда ботка пешергәннәр. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган. Һәркайсы савыт, кашык алып килгән. Шунда төрле уеннар уйный торган булганнар. Бу нинди бәйрәм?

Җавап. «Карга боткасы» бәйрәме.

2 нче команда өчен бирем. Бу сүзнең фарсыча мәгънәсе «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме санала. Ул көн белән төн тигезләшкән чорга – 21 – 22 мартка туры килә. Соңгы елларда безнең Татарстанда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, авыллардабу бәйрәмне билгеләп үтү гадәткә керде. Сүз нинди бәйрәм турында бара?

Җавап. Нәүрүз бәйрәме.

3 нче команда өчен бирем. Бу бәйрәм көзге көн белән төн тигезләшкәндә, дөресрәге 22 сентябрьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде күпчелек урып-жыю эшләре тәмамлана. Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ача. Кызлар алтын сары башаклардан башларына такыя үреп кигән. Сүз кайсы бәйрәм хакында бара?

Җавап. Сөмбелә бәйрәме.

II тур (ТАССРның дәүләт бүләкләренә багышлана.)

1 нче команда өчен бирем. Татарстан – өч орденлы республика. Беренче тапкыр бүләкләнгәне нинди орден иде, ул кайчан һәм ни өчен бирелде?

Җавап. Ленин ордены. 1934 елның 15 мартында төп авыл хуҗалыгы эшләрен башкарудагы уңышлары, колхоз-совхозларны ныгытуы, дәүләт каршындагы бурычларын үтәгәне өчен бирелә.

2 нче команда өчен бирем. Татарстанга икенче тапкыр нинди орден белән, кайчан һәм ни өчен бүләкләнә?

Җавап. Октябрь революциясе ордены белән 1970 елның 24 июнендә бүләкләнә. Ул моңа, Татарстан АССРның 50 еллыгы уңаеннан, икътисадны һәм мәдәниятне үстерүдәге зур уңышлары өчен лаек була.

3 нче команда өчен бирем. Республикабызга өченче тапкырында нинди орден, кайчан һәм ни өчен бирелә?

Җавап. Халыклар Дуслыгы ордены 1972 елның 29 декабре Указы белән СССР төзелүнең 50 еллыгы уңаеннан тапшырыла.

III тур (Бу тур Казанда революцион вакыйгаларны мәңгеләштерү өчен куелган һәйкәлләргә багышлана. Уенның шартлары шул ук.)

1 нче команда өчен бирем. 1918 елда, Казанга акгвардиячеләр һөҗүм итә башлагач, дары заводының яшь эшчесе, завод эшчеләреннән отряд төзеп, зур кыюлык белән дошманга каршы сугышырга китә. Бу эшче Роман Петров була. Ул вакытта әле аңа 29 яшь кенә була. Ә коралларны завод арсеналыннан алалар. Петров туплаган отряд кызылгвардиячеләр белән кушыла. Максатлары шәһәрне дошманнан азат итү була. Ләкин уңыш алар ягында булмый, Петров әсирлеккә эләгә, аны атып үтерәләр. Отрядның калган иреклеләре дә әсирлеккә төшә, алар да атып үтерелә. Тик Р.Е.Петровның батырлыгы онытылмый: ул һәйкәлдә мәңгеләштерелә. Әлеге һәйкәл Казанның кайсы җирендә урын алган?

Җавап. (Экранда Р.Е.Петров һәйкәле күрсәтелә.) Роман Петров истәлегенә һәйкәл 1958 елда Киров районындагы Петров паркында куела. Паркка да әлеге батыр егетнең исеме бирелгән.

2 нче команда өчен бирем. Әлеге бронзадан ясалган скульптур композиция 1918 елның августында атып үтерелгән, мөселманнар азатлыгы өчен көрәшүче революционер хөрмәтенә куелган. Казанда аның исеме белән район, урам, мәктәп, химия комбинаты аталган. Әлеге һәйкәлдә кем образы гәүдәләндерелгән, ул Казанның кайсы урынында?

Җавап. Мулланур Вахитов һәйкәле (экранда М.Вахитов һәйкәле күрсәтелә) Казанның Тукай мәйданыныннан ерак түгел – шахмат мәктәбе скверына урнаштырылган. Һәйкәл 1985 елда куела. Авторы – скульптор Ю.Орехов.

3 нче команда өчен бирем.

«Батырларның үлмәс даны безнең,

Гомерләргә кушылып балкыды.

Яктырта ул чорны, үтеп безгә,

Туфрак, ташлар, еллар аркылы», –

дип язылган әлеге стеллага. Ул М.Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркына керү урынында урнашкан. Әлеге стелла ничәнче елда, кемнәр хөрмәтенә куелган?

Җавап. Әлеге монумент (экранда Ершов мәйданындагы 30 метрлы стелла рәсеме курсәтелә) 1967 елда, Совет властенең 50 еллыгы уңаеннан, Совет власте өчен, Туган ил бәхете өчен гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында башларын салган ватандашларыбыз истәлегенә куелган. Авторы – скульптор, Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Васил Маликов.

IV тур (Уенның шартлары шул ук: командалар, чиратлап кубикны чөеп, үзләренә очко эшли.)

Алып баручы. ТАССРның 100 еллыгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән бер елда билгеләп үтелә. Шуңа да бу турның сораулары Татарстан халкының җиңүгә керткән өлешенә багышланачак.

1 нче команда өчен бирем. 1941 елның сентябрендә гитлерчылар тарафыннан Татарстанга да куркыныч яный башлый, шуның өчен кичләрен ут кабызу тыела, хәрби яшеренүләр оештырыла. Идел елгасы аша салынган Зөя (Свияжск) күперен нык саклыйлар.

Октябрьдә Казанда Оборона комитеты төзелә. Идел буенда дошманнан саклану чаралары күрелә, шул исәптән Казанны ярымбоҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу, саклану чаралары күрелә. Фашистларны Казанга якын китермәү бурычы куела.

1941 елның 25 октябрендә Оборона комитеты карары нигезендә,  Казанны әйләндереп алу өчен, бөтен көчне бер «нокта»га туплау башлана. Халык телендә бу «окоп казу фаҗигаләре», «окоп казу сере», «окоп еллары» булып күңелләргә уелган. Сүз Татарстан белән бәйле нинди хәрби план хакында бара, һәм ул республикабызның кайсы районнары территориясе аша узган була?

Җавап. Әлеге сак чиге «Казан каймасы» дип йөртелә. 331 чакрым озынлыктагы окоп Чувашстан, Мари Иле, Татарстан җирләрен тоташтырган. Ул республикабызның Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Буа, Кайбыч районнары аша узган.

2 нче команда өчен бирем. Күренекле шагыйрь, прозаик, эзтабар язучы Шаһинур Мостафинның 2018 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Батырлык кайтавазы» исемле китабында «Сигез бизәкле сөлге» дип исемләнгән очерк бар. Әлеге язманың туган авылыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы халәтенә нинди катышы бар?

Җавап. Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан сугышта сигез улын югалткан Фатиха апа Әхмәдиева, яу кырында гомерләре вакытсыз өзелгән сигез улы төсе итеп, сигез бизәк төшерелгән сөлге тукый. Югарыда телгә алынган язма шул хакта. Мамадыштагы Ана һәйкәле дә Фатиха апа образын гәүдәләндерә.

3 нче команда өчен бирем. Мамадыш районының Тәкәнеш урта мәктәбендә Татарстанда бердәнбер булган уникаль музей бар. Бөек Ватан сугышы чорында ерак Краснодон шәһәре комсомолларының тиңдәшсез батырлыкларына багышланган ул. Сүз нинди музей турында бара?

Җавап. Инде кырык еллык тарихы булган «Яшь гвардия» музее хакында.

V тур (Уен шартлары шул ук. Әлеге тур ТАССРның мәдәни тормышына багышлана.)

1 нче команда өчен бирем. Казанда беренче радиотапшырулар кайчан эшли башлый?

Җавап. 1927 елда.

2 нче команда өчен бирем. Казанда М.Горькийның әдәби-мемориаль музее кайчан ачыла?

Җавап. 1937 елда.

3 нче команда өчен бирем. Казанда Г.Тукай әдәби музее кайчан ачылган?

Җавап. 1986 елда.

(Алып баручы командаларга тырышлыклары өчен рәхмәт белдерә, аеруча актив булганнарны билгеләп үтә. Уен барышында җыйган баллар саны буенча урыннар билгеләнә. Мәктәп администрациясе тарафыннан әзерләнгән Дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырыла.)