Шүрәле Кыйгы урманында

Шүрәле Кыйгы урманында

(Бер күренештәге драматик әкият)

 

Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА,

Башкортстан Республикасы

Кыйгы районы

Югары Кыйгы авылы лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Башкортстанның атказанган укытучысы

                                                                   

 

  (Сәхнә татар халык әкиятләреннән иллюстрацияләр белән бизәлгән. Әкрен генә көй ишетелә,кошлар сайрый, каршыда калын урман күренеше. Берәм-берәм рюкзаклар, әйберләр күтәреп, әкият геройлары килеп чыга. Алар шат, һәрберсенең үз шөгеле бар: кемдер чыбык-чабык җыя, кемдер учак ягарга әзерләнә, кемдер су китерә, куян куак артында качып кына кишер кимерә. Сәхнәгә аларны күзәтеп, әкиятче бабай килеп чыга.

 

                                           ӘКИЯТЧЕ

 

Нәкъ Кыйгы артында

Бардыр бер урман.

Бу урманның уртасына

Бик күп халык җыелган.

 

  (Кинәт көй үзгәрә, куркыныч тавыш, чинаулар ишетелә, әкият геройлары төрлесе-төрле җиргә качалар, куян агач артына поса. Бүре генә сәхнә уртасында батыр кыяфәттә торып кала. Колагына наушниклар тыгып музыка тыңлый. Шул чак

урман арасыннан, тирләп-пешеп, Шүрәле килеп чыга.)

 

Шүрәле. Уфф…Урман арасында йөреп арып беттем. Һай-һай…

Кыйгыда да Кырлайдагы кебек урманнар калын икән. Йөри торгач, үзем дә шүрли башладым. (Учак янында утырган әкият геройларын күреп кала) Бәй, сез дә мондамыни? Урманда берүзем генә йөрим дип торсам… Ни сәбәп, нидән табын кордыгыз? (Шүрәледән бик куркып, куян, төлке бер-берсенә сыенышыып, калтыранып утыралар «Уй-уй!» киләләр.)

      Бүре. (батыраеп)

Урманда миннән генә куркалар дисәм… Таптылар тагын шул Шүрәлене! (Үпкәләгән тон белән.)  Әйтер идем инде… бу Тукай абыйны… Бер казанга ике сарык башы сыя ди микән!?

        Шүрәле.Тукта, бәйләнмә әле  миңа, әйдә ачуланышырга ашыкмыйк, килешик… Мин бит  урманга сине түгел, Былтырны эзләп килгән идем.

Әкиятче. Син, Шүрәле, әкиятне үзгәртеп, үзенне яхшы итеп курсәтергә уйлыйсыңмы? Тукай абый риза булырмы икән соң моңа?

Барысы бергә. Шулай, шулай… риза булырмы икән?

Шүрәле. Чү…шаулашмый торыгыз! Әйдәгез без аннан качып кына… Тукай абый үзе дә тиз генә Кыйгыга килеп җитә алмастыр, мөгаен. Телеграмма белән чакыру җибәрмәгәнсездер бит?

      Төлке. (Бик кыйланып, көязләнеп кенә, бик заманчарак кыяфәттә.) Нинди телеграмма ул тагы? Ансы тагын нәрсә? Юк, андый нәрсәне җибәрергә өлгермәдек. Электрон  почтаны ачып караган идем дә, Тукай абый үзе хәбәр салган: «Шүрәлене Кырлайда югалтканнар – сак булыгыз!» – дигән.

        Бүре. (Шүрәлегә карап.) Менә синең үзеңне дә интернет аша «Внимание – розыск» ка бирергә кирәк  иде дә бит… Әй…( Кулын селтәп.) йөрмә эле монда буталып!

      Шүрәле. Хәбәр итми торыгыз, менә башта Былтырны табыйк, ул нәрсә дияр, Кеше сүзе кеше сүзе булыр әле.

      Куян. ( Куркып кына, башын куак астыннан чыгарып) Нәрсә, бармагың артыкмы әллә, агач ярыгына тизрәк кыстырасың киләме? Һе, карагыз әле, кара, белмәмешкә салыша!

Шүрәле: Кая әле монда, ул нинди бармак кыстыру?(Паузадан соң.) Миңа  Былтыр кирәк иде, һаман юк. Бәлки, килмәс тә… Мин ишетеп калган идем ул ишетүен, Кыйгы районының зур бәйрәменә авылларның барсына да газ кертеп бетергәннәр дип. Шулай булгач, урманда утын эзләп, вакыт үткәрмәскә булгандыр, күрәсең. Кем белән генә «кети-кети» уйнармын инде? Тукайга сиздерми генә әкиятне үзгәртергә туры килерме микәнни? (Шул чагында урман арасыннан   тирләп-пешеп, капчык күтәреп, биленә балта кыстырган Былтыр килеп чыга.)

Былтыр. Саулармысыз, исәннәрмесез! Кемнәр тавышлана дисәм, сезмени, урман «хуҗалары»? Кешеләр шаулашамы дип торам, югыйсә. Менә, дусларым, былтырдан бирле урманнан тәртипсез кешеләр ташлап киткән чуп-чарны җыеп йөрүем. (Шул чак Шүрәлене күреп кала) Ә..әәә…Син дә мондамыни, әй, урман сарыгы?

    Шүрәле. Әйе, мин дә сине эзләп урманга килеп чыккан идем. Тик, нәрсә бу, капчыкмы? Кая, капчыгыңа нәрсә тутыргансың, әкияттәге 12 бүре баша түгелдер ич?( Бүрегә карап.) Корсак та ач, аш та пешереп алыр идек! ( Бүре бу сүзләрне ишеткәч, курка төшә һәм  агач артынарак  поса. Шүрәле алдында көчсезлеген сиздерә.)

       Былтыр.  Түгел шул. Менә, белгән булсам, сине дә ярдәмгә чакырган булыр идем.

Шүрәле. Юк инде, Былтыр дустым, исеңдәме? Мин сиңа бер ярдәм иткән идем, чак кына бармаксыз калмадым. Ярый әле иртәгесен Дүшәмбикә* белән Колбак* урманындагы Шүрәле дуслар килеп коткардылар.

       Бүре. (Тагын батыраеп китә, тешләрен ыржайтып).

Синең бармагыңны түгел, телеңне кыстырасы иде агач ярыгына!

       Былтыр. (Араларына керә.) Туктагыз, туктагыз! Кычкырышып урманның ямен җибәрмик. Ул хәлләр былтыр иде. Инде кысканга былтыр, кычкырмыйлар быел! Үткән эштән төш яхшы, дигәндәй, быел хәлләр икенчерәк бит әле. Менә карагыз! (Капчыгын күсәтә.) Кайбер кешеләр сахрага чыгалар да, урманны  пычраталар, кисәләр,  әллә  нәрсәләр ташлап китәләр, исең-акылың китәр. (Уфтанып, залга мөрәҗәгать итә.) Болай булмый, иптәшләр, нәрсәдер эшләргә кирәк!

Шүрәле. (Килеп капчыктагы әйберләрне актарып, берәм-берәм  карый башлый.) Кая, карыйк, нәрсәләр монда? Капчыгыңның ярыгы юктыр ич? Әһәә…бусы ни? (Берәм-берәм алып күрсәтә бара.) Сыра эчкәннәр….аракы шешәсе дә бар, тәмәке савытлары… монысы нәрсә тагын? Энә? Һе… Карагай энәсе дисәм – охшамаган. Бик килбәтсез нәрсә бу?

         Былтыр. И, инде, син нәрсә беләсең! Нинди карагай энәсе булсын  ул…Әптикә энәсе бу! Менә шуның белән кайбер кешеләр үзләренә «ӘФЬЮН» дигән нәрсәне кадап, пәригә, җен-шайтанга, (Шүрәлегә төрттереп.) Шүрәлегә әйләнеп йөриләр икән. Нигә, ишеткәнең юкмыни?

      Шүрәле. ( Үпкәләган һәм еламсыраган кыяфәттә.) Нәрсә, син мине мыскыл итәсең? Кешеләр үзләре гаепле! Мин бары тик әкият герое. Тукай абый мине әкият кызыграк булсын өчен шулай килбәтсез итеп сурәтләгән. Беләсегез килсә, мин эчмим дә, тартмыйм да, наркотикның нәрсә икәнен дә белмим, безнең нәсел өчен ят нәрсә ул! (Залда утыручыларга карап.) Шулай бит, дусларым!

Зал. Шулай, шулай! Дөрес әйтәсең!

Әкиятче. Юк, Шүрәле, һич шикләнмә, бүгенге тамашада син, чыннан да, әйбәт Шүрәлесең. Без моңа бик шат! Гел кеше кытыклап, куркытып йөрмәссеңдер бит?!

      Былтыр. (Шүрәленең иңбашына егетләрчә сугып.) Йә, үпкәләп барма әле тиз генә. Мин бит синең тышкы кыяфәтеңә карап кына әйтүем. Үзең күреп торасың, кешеләр  начар гадәтләрдән сакланмыйлар, шүрәле, җен-пәригә охшап йөриләр, дип әйтергә генә теләгән идем.

Әкиятче. Әйе, Былтыр улым, дөрес әйтәсең. Шунысы куркыныч: Җир йөзендә чын Шүрәлеләр күбәя бара. Моңа юл куймаска кирәк!

         Аю. (Укучыларга карап).Менә шуның өчен дә, дусларым, күбрәк саф һавада йөрегез, сәламәтлегегезне ныгытып, минем кебек нык, көчле булыгыз! «Аю бал ашый, бал ярата» дип сөйләсәләр дә, исерткеч балны авызыма да алганым юк. Менә кичә генә бик тә тәмле балы булган кырагай кортларның умартасына юлыккан идем. Безелдек «уңганнар» сезгә дә күчтәнәч итеп кәрәзле умарта  балы җибәрделәр, йәгез әле, татлы бал белән, мәтрүшкә салып, чәй кайнатып алыйк, күңелләр дә күтәрелеп китәр. (Чәй хәстәрли башлый).

         Барысы бергә. Дөрес, дөрес, ягез әле шулай итик, мәтрүшкә салып, чәй эчеп алыйк. (Бар да куанышып.) Әле дә урманга килгәнбез! Бигрәк инде күңелле!!!

         Әкиятче.

Нинди хозур , рәт-рәт тора чыршы нарат,

Төпләрендә ятканым бар хәл җыеп күккә карап.

         Былтыр.(Кеше буларак,барсыннан да өстенлек алып.) Тик урманга килгәч, үзегездән соң җыештырып китегез, чүп-чарыгызны калдырмагыз!

Барысы бергә. Ярый, ярый, калдырмабыз!

Шүрәле. Ул чагында, дуслар,  уен-көлкене дәвам итик, уйныйк әйдә бераз «кети-кети».

         Куян. (Бик куркып кына, куак астыннан гына башын чыгарып, үзе тынычсызланып, кишер кимерә.) Безнең белән түгел, әнә залдагылар белән уйна «кети-метиеңне». Могаен, араларында тәмәке тартырга яратучылар бардыр. Әнә шуларны кытыкла елатканчы!

Шүрәле. (Залга карап.) Бармы арагызда андый укучылар? Минем гадәтне беләсез, кытыкларга яратам. (Җылы һәм шаяру тон белән.) Бу юлысы көлдерер өчен генә. Көлгән кеше шат була, начар эшләр эшләми. Әйе, әйтәләр ич, имеш, биш минут көлсәң – гомер бер елга озыная,  бер тәмәке тартсаң – биш  елга кыскара, диләр.

       Төлке. (Уртага чыга, кемнәндер үч  алырга теләгән уй белдереп.) Мин беләм кем тәмәке тартырга яратканын…Мисал өчен… Менә… «Ну – погоди!»да кем? Кем әле безнең?… Йә, әйтегез әле, пожалысты! (Авызында тәмәке булган кебек, ишарәләп күрсәтә.)  Тәмәке тарта?  (Залга карап). Сез оныттыгызмыни? Әлбәттә, мин дә түгел, сез дә түгел! Куян да түгел, кем соң ул?

       Залдан. Бүре!!!

       Бүре. (Уфтанып.) Бүген барыгыз да миңа бәйләнә…(Төлке янына килә, аңа җылы мөнәсәбәттә карап.) Юкны сөйләмә инде син, төлке түтәем! Тартмыйм мин  хәзер. Шатлыклы нәрсә түгел инде ул…(Уфтанулы паузадан соң.) Әнә куян да хәзер агач артыда кишер кимереп утыра…Ничек качышлы уйный торган идек аның белән, ә? Балалар «мүлти-пүлти»дә безгә  ничек яратып карыйлар иде!..Эх! (кулын селтәп.) Җан сурәтебезне экраннан да алып ташладылар… Эшсез калдым менә, минем кебекләрне хәзер «безработник» диләр. Яңадан экранга кайчан чакырырлар, ансын белмим… Хәзер әнә начар гадәтле кешеләрне дә эшкә алмыйлар диләр. Шулай, вакытында зур хаталык җибәргәнмен-бөтен ил алдында тәмәке тартканмын… (Залга карап, ышандырырлык итеп.)   Инде тәүбә иттем бу эшләрдән! Тартмагыз сез дә, зыяннан башка бер файдасы юк аның!

      Куян. (Алга чыга, батыраеп китә, бик гаҗәпләнеп,бот чабып.) Нинди үзгәреш!!!

      Төлке. (Бик тә кыйланып.) Просто – восхитительно!!!

Шүрәле. (Алгарак чыга, барыннан да  канәгать төстә) Ай эм о, кей!

Все будет хорошо, безнеңчә әйтсәк, бар да әйбәт булыр, дип ышаныйк! Этиз олрайт! Бай,бай! Гудбай!!!

     Аю. Менә инде хәзер безне бөтен дөнья аңлаячак!

      Былтыр. Шулай булгач, әйдәгез әле, дуслар, начар гадәтләрдән сакланыйк! Әкиятнең очына чыктык, бугай. Шүрәле  генә кытыклаганнан үлмәбез, эчеп, тәмәке тартып, наркотик кулланып йөрсәк, үлемгә бер  адым калачак. Сәламәтлекне саклыйк, табигатьне саклыйк!!!

Шүрәле. (Былтыр янына килә.)Дус булып яшик! (Кул бирешәләр, залда бу гадәти булмаган күренешкә кул чаба башлыйлар.)

Барысы бергә. Дус булып яшик!

     Әкиятче. Укучылар! Дөрес, безгә бүген Тукай абыйның әкиятен бераз үзгәртергә туры килде килүен, тик бу безгә бик тә кирәкле иде шул.

Былтыр. (Барсын уртага чакыра.)

Йә, булмаса, әйдәгез!

Тезелешеп басыгыз!

«Шүрәле»нең көенә

Биеп күңел ачыгыз!

(Күңелле бию көенә Шүрәле кыяфәтенә киенгән укучылар чыгып  бииләр, калганнар аларга кушылалар).