Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе
(Ромашкин нефть ятмаларын ачуның – 75 еллыгына, Татарстан нефте табылуга 80 ел тулуга багышлана)
Энҗе ХӘСӘНОВА, Фирая ГЫЙЛӘҖЕВА,
Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Бурычлар:
– Ромашкин нефть ятмалары, Татарстан нефте хакында мәгълүмат бирү. Нефтьнең составын, аны эшкәртү ысулларын карап китү;
– анализлау сәләтен формалаштыруны дәвам иттерү, тәҗрибә мәгълүматларын теоретик белемнәр белән туры китерү. Мәгълүмат чыганаклары белән эшләү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам иттерү;
– укучыларның социаль юнәлешле шәхес сыйфатларын формалаштыру, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, танып-белү сәләтләрен, кызыксынуларын һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү; гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрү, шулай ук укучыларда туган җиргә, туган телгә, туган халкына карата тирән мәхәббәт, ихлас ярату хисләре тәрбияләү. Нефтьчеләргә ихтирам хисе тәрбияләү аша һөнәр сайлауга этәргеч ясау.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы һәм экран (Рower Point программасында төзелгән презентация); якташ язучыларның әсәрләреннән төзелгән күргәзмә:
—Мастера изобразительного искусства нефтяного региона Республики Татарстан: альбом /отв. ред. Р.Х.Миннуллин. – Казань: Рухият, 2006.
— “Там, где растут ромашки”. Очерки и воспоминания ветеранов НГДУ “Лениногорскнефть”. – Альметьевск: отдел оперативной полиграфии КИВЦ объединения “Татнефть”, 1993.
-“Там, где растут ромашки”. Очерки и воспоминания ветеранов НГДУ “Лениногорскнефть”.– Тверь, АООТ “Тверской полиграфический комбинат”, 1998.
-“Чишмә җыры” китабы, ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгының Лениногорск типографиясе, 1998.
-“Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. – ТОО “СТАР”, 1997.
Сылтамалар:
Татар Иле РОМАШКИНО НЕФТЬ ЧЫГАНАГЫ (tatarile.tatar)
http://protatarstan.ru/shegerdege-neft-muzee
Официальный сайт « ГАПОУ «Лениногорский нефтяной техникум» » (lntrt.ru)
Картины о нефтяниках: (yandex.ru)
Кичә барышы
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәрестән тыш чараны Әдип Маликовның Әнвәр Бакиров көенә иҗат иткән “Нефтьчеләр җыры”белән башлап җибәрәбез. (Аудиоязма яңгырый, 1 нче слайдта –текст.)
- Без барасы юллар зәңгәр
Тау, урманнар арасы.
Таулар кичеп, җирне кисеп
Девонга юл саласы.
Кушымта:
Без булган җирдә
Уяна девон,
Тыңлыйлар кырлар
Фонтаннар җырын.
- Бирешмибез җил-давылга,
Ярсу безнең йөрәкләр.
Хезмәт белән илне зурлап
Яшәү безнең теләкләр.
Куш.
- Биек, биек вышкаларга
Байрак элдек таң белән,
Зур бәйрәмгә Татарстан
Килде җиңү, дан белән.
Укытучы. Укучылар, күз алдыгызга китерегез:1943 елның җәе. Туплар гөрелтесе ишетелми, сугыш кайдадыр еракта, әмма шул ук вакытта ул бөтен җирдә – борчулы йөзләрдә, фронттан килгән өчпочмаклы хатларда, «батырларча һәлак булды» дигән кара кәгазьләрдә, ятимнәрнең китек күңелендә… Совет солдаты Рейхстаг түбәсенә Кызыл байрак кадаганчыга хәтле ике елга якын вакыт бар. Аңа кадәр бөтен Европа аша диярлек узасы, адым саен җимерек шәһәрләр, яндырылган авылларны очратасы бар. Илне илбасарлардан арындыру өчен күпме кеше гомере биреләчәк әле. Ә Шөгер авылы басуында исә башка фронт һәм алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән – бораулаучылар, алны-ялны белми, “җир мае”н эзли. «Тәвәккәл таш яра» дигән гыйбарә нефть эзләүчеләр турында әйтелгәндер кебек. Алар үз дигәннәренә ирешә: Шөгер авылының гына түгел, Татарстанның исемен бөтен дөньяга яңгыратып, нефть фонтанын аттыра! Ил чималга, коралга сусаган хәлиткеч чорда гади генә бер татар авылында җир мае табылуның бу вәхшәтле сугышта Җиңүне якынайтуда өлеше һичшиксез зур. Киләчәктә «кара алтын»га, аны табучы, җир куеныннан суыртып алучы фидакарь затларга багышлап күпләгән җырлар, китаплар язылачак – болары әле соңрак, ә 1943 елның җәендә бораулаучыларның башында бары бер генә уй: җир куенында яткан хәзинәгә нихәтле тизрәк төшеп җитеп булачак – сугыш шулхәтле иртәрәк тәмамланачак…
80 ел элек нефть табылу Татарстанның язмышын тулысынча үзгәртә. Слайдта (2 нче слайд) сурәтләнгән әлеге скважина иң авыр сугыш елларында беренче нефтьне биргән. Шуның белән без көч алдык, һәм якты киләчәккә өмет туды. Без һәрвакыт бу хакта хәтерләячәкбез һәм үз тарихыбызны саклаячакбыз. Бүгенге чараны без туган төбәгебезнең зур байлыгы – кара алтынга багышларга булдык. Нефть. Аның турында без нәрсәләр беләбез? Нәрсә ул нефть? Ул каян килгән? Нәрсә өчен? Ничек эшкәртелә? Ә ул чыннан да кирәкме? Ә ул әйләнә-тирә мохиткә ничек тәэсир итә? Бүген без шул хакта сөйләшербез. Эшебезне төркемнәрне барлаудан башлыйк. Төркем җитәкчеләре үзләренә иптәшләр җыйганнар. Әйдәгез, алар белән танышыйк. (Укучылар төркемнәргә бүленеп утырганнар.)
Без –геологлар. (3 нче слайд) Без сезгә нефтьнең нәрсә икәнлеге, составы буенча нинди нефть төрләре булуы, аның үзлекләре,төп нефть чыганаклары нәрсәгә бәйле булуы турында хәбәр итәбез: “Нефть уннарча метрдан алып 5–6 км һәм тагын да тирәндәрәк ята. Иң күп ятмалары 1 – 3 км тирәнлектә урнашкан. Ятмалар җыелмасы чыганак барлыкка китерә. Беренче эзләнү эшләре нефть һәм газның җир өслегенә чыгу урыннарында (биредә коелар төзелә) яки сулыклар өслегендә үткәрелә. 1866 елдан нефтьне эзләү һәм чыгару скважиналар бораулау алымы белән алып барыла. XX йөз башында – структур геологик төшерүләр, структур бораулау, 1930 елларда структураларны ачыклауның геофизик алымнары киң кулланышка керә. XX йөзнең 2 нче яртысында эзләү-разведка эшләре диңгездә киң үсеш ала. Нефть чыганаклары җир кабыгының барлык горизонтларында: кайнозойда, мезозойда, палеозойда, протерозойда ачылган. Нефтьнең дөньякүләм запаслары 143 миллиард тоннадан артык, шул исәптән Россия Федерациясендә – 8,2 миллиард тонна (төп запаслар Көнбатыш Себердә). Россия Федерациясендә 2300 дән артык чыганак билгеле, шуның 10 сы, шул исәптән Ромашкино нефть чыганагы уникаль булып исәпләнә. Татарстан территориясендә 160ка якын чыганак ачылган, аларда палеозой утырмаларындагы нефтьнең күләме 1 миллиард тонна чамасы исәпләнә. Төп сәнәгый тупланмалар, структур-тектоник яктан караганда, Көньяк гөмбәзгә, запасларының зур булмаган өлеше – Татар гөмбәзенең Төньяк күтәрелешенә һәм http://tatarile.tatar/tt/encyclopedia/melekesskaya-vpadina көнчыгыш читенә туры килә. Татарстан территориясендәге нефть чыганакларының төп үзенчәлекләре: газ «эшләпәсенең» булмавы, нефтьле катның чагыштырмача юкалыгы, файдалы катламнарның литологик-фациаль яктан еш үзгәрүе, аларның даими булмаган күп кенә кечкенә катламнарга бүлгәләнүе, ятманың су өсте өлешенең зур мәйдан алып торуы һәм башкалар…
Без –химиклар. (4 нче слайд) Сезне нефтьнең үзлекләре белән таныштырырбыз. (Укучыларның өстәлләрендә инструкция карталары ята.)
Нефть үзлекләрен ачыклау буенча тәҗрибә ясап алыйк.
Хәзер без, тикшеренүләр үткәреп, план буенча нефть үзлекләрен ачыкларбыз.
- Торышы.
- Төсе.
- Исе.
- Майлылыгы.
- Тыгызлыгы.
- Эрүчәнлеге.
- Януы.
Беренче үзлеген билгеләп карыйк әле.
– Нефтьле пробиркаларга игътибар итегез. Аларның халәте нинди?
– Нефть нинди төстә?
– Нефтьнең исе бармы?
– Майлылыгы су белән чагыштырганда билгеләнә.
– Судан җиңелрәкме, авырракмы? Нефтьне акрын гына сулы стаканга салыйк. Нефть белән нәрсә булды? (Өслек буйлап таралды.)
– Нефть судан җиңелрәк яки авырракмы?
– Карагыз әле, без нефтьнең эрүчәнлек үзлеген ачыкларга тиеш.
– Суда нинди матдәләр эри?
– Стаканда нинди үзгәрешләр күрдегез?
– Нефть турында нәрсә әйтә аласыз?
– Нефтьнең янучанлыгын тикшереп карыйк әле. (Укучылар нефтьне яндырып карый.)
– Нефтьнең нинди үзлекләрен белдегез?
Укучыларның якынча җавабы. Нефть (фарсычадан) – үзенә генә хас исле янучан майлы сыеклык, файдалы казылма. Углеводородлар һәм кислород, күкерт, азот кушылмалары катнашмасы. Көрән, сары-яшел, кара, сирәк кенә төссез була. Нефтьтә эрегән газлар, минераль тозлар, металлар бар. Органик эретмәләрдә эри. Тыгызлыгы, күкерт, майлар, фракция, асфальтен, парафиннар күләме, җылылык бирүчәнлеге һәм башкалар буенча классификацияләнә.
Без –тарихчылар. (5 нче слайд) Сезгә Ромашкино нефть чыганагы турында сөйлисебез килә: “Ромашкино нефть чыганагы – Бөгелмә шәһәреннән көнбатыштарак, дөньядагы иң зур 10 чыганакның берсе. 1948 елда хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кырыенда 3 нче скважина белән ачыла, бу урында истәлек стеласы куелган. 1952 елда гамәлгә кертелә. 1973 елда Ромашкино нефть чыганагы составына 1943 елда ачылган Шөгер нефть чыганагы да кертелә. Ромашкино нефть чыганагында төп эшкәртү объектлары булып Д1-Д0 һәм Бобрики горизонтлары тора. Девонның терриген утырмаларында 19,5 меңнән артык скважина борауланган. 1970 елда максималь чыгарылышы 81,5 миллион тонна, 6 ел дәвамында 80 миллион тонна дәрәҗәсен тота, 1999 елга 11,1 миллион тоннага кадәр кими. Бобрики горизонты утырмаларында 13 нефть ятмасы билгеләнә; максималь нефть чыгышы 1980 елда якынча 7 миллион тонна (карбон), 1999 елда 2,9 миллион тоннага төшә. Нефть чыгару су этем юлы белән катлам басымы режимында алып барыла. 60 ел эчендә Ромашкино нефть чыганагында 2,2 миллиард тонна нефть чыгарыла, шуның 90% тан артыгы – девон утырмаларыннан.
Без – туган якны өйрәнүчеләр. (6, 7 нче слайдлар) Сезгә Лениногорск нефть музее турында мәгълүмат җиткерәсебез килә: Нефть музее 1968 елның 1 октябрендә «Татбурнефть» тресты бинасының бер залында ачыла. Аның фондында нефть сәнәгате тарихын чагылдырган материаллар гына түгел, ә төбәгебез тарихы турындагы материаллар да булып, барлыгы 350 экспонат саклана. Нефть музеен оештыручы инициаторлар рәтендә «Лениногорскнефть» идарәсенең элекке җитәкчеләре белән беррәттән, шәһәр җитәкчелеген дә атап була. 1973 елда музей иске бинадан Тукай урамының 2 нче йортына күчерелә. Ул вакытта экспонатлар саны артып, ике меңгә җиткән була. Экспонатлар һәм материаллар берничә зур залда урнаштырылган. 55 ел эчендә музей нефть тарихын яктырта алырлык бай мәгълүмат тупларга өлгергән.
Хәзерге вакытта Нефть музее Ленин проспектының 3 нче йортында урнашкан. Музейда кунаклар гел булып тора. Танылган нефтьчеләр, мәктәп укучылары, студентлар һәм кунаклар аны үз итеп өлгерде инде. Музей залларында сакланучы кыйммәтле материалларга карау белән нефть компаниясе үткән 80 еллык тарих күз алдына килеп баса. «Татнефть» компаниясе тарихында әлеге музей зур роль уйный. Бу тарихны онытырга безнең хакыбыз юк.
Шул исәптән, Шөгер нефть-битум заводының музей комплексы турында да әйтеп китәргә кирәк. Шөгер авылында Завод урамындагы 7 нче йортта урнашкан ул. Биек тауның итәгендә – тупас таштан салынган, тышкы яктан борынгы ныгытманы хәтерләткән бина… Шандор-тауның тирән ятмаларында нинди серләр саклана? Беренче битум заводына нигез салучы кем булган? Кызыксынучылар булса, сылтама аша (http://protatarstan.ru/shegerdege-neft-muzee) әлеге музей комплексына виртуаль сәяхәт ясый аласыз…”
Ә без – Нефтьчеләр. (8 – 11 нче слайдлар) Киләчәгебезне нефть белән бәйләргә җыенган кешеләр – Лениногорск нефть техникумы студентлары. Сезне нефть эшкәртү ысуллары һәм нефтьнең тормыш-көнкүрештә кулланылышы белән таныштырырбыз. “Нефтьне эшкәртү һәм нефтехимия 500 төрдәге продукт бирә: парафин, вазелин, каучык, пластмасса, парафиннан азык аксымнары һ.б. Иярчен газдан алынучы продуктлар: этиленнан этил спирты, эреткеч, пластмасса; бутадиен-эреткеч; пропилен-пластмасса, бутен – синтетик каучук. Бу чималларны чыгаруда Түбән Каманың “ТАНЕКО” АҖ, “ТАИФ-НК”, Казанның «ТНХИ-Х» ҖЧҖ, “ТЭПС” нефть эшкәртү заводлары зур өлеш кертә. Безнең техникум турында күбрәк беләсегез киләме? Рәсми сайт « ГАПОУ «Лениногорский нефтяной техникум» » (lntrt.ru) Әлеге сылтама аша танышырга була.
Сезнең алда “Экологлар” төркеме. (12 нче слайд) Без сезгә нефтьнең әйләнә-тирә мохиткә зыяны турында сөйләрбез. “Нефть һәм газ чыганакларын эксплуатацияләүне башлаганчы, кеше бу табигый ресурсларны чыгаруның тискәре яклары турында уйламаган. Нефть һәм газны ягулык итеп куллану табигатькә зур куркыныч тудыра. Бу продуктлар яну аркасында, атмосферада күп күләмдә углерод газы, төрле күкерт кушылмалары, азот оксиды һ.б. чыгарыла. Кеше планетаның су бассейннарын игътибарсыз пычрата. Ел саен теге яки бу сәбәпләр аркасында дөнья океанына 2 – 10 млн.тонна нефть ташлана. Спутниклардан күренгәнчә, океан өслегенең 30% диярлек нефть пленкасы белән капланган. Урта диңгез, Атлантик океан һәм аларның ярлары аеруча пычранган. Нефтьнең литры 40 мең литр диңгез суыннан кислород ала. Бер тонна нефть океан өслегенең 12 квадрат километр өслеген пычрата. Аны диңгез суында 0,1 – 0,001 мл/л күләмендә концентрацияләгәндә, балык уылдыклары берничә тәүлек эчендә үлә. 1 гектар диңгез өслегендә нефть пленкасы булса, 100 миллионнан артык балык үләргә мөмкин. Диңгезләргә һәм океаннарга нефть кертү чыганаклары шактый күп.
Без – әдәбиятчылар. (13 нче слайд) Нефтьчеләр тормышын чагылдырган әдәби әсәрләргә күзәтү ясап китик әле. Безнең мәктәп китапханәсендә нефтьчеләр тормышын яктырткан әсәрләрдән Шамил Бикчуринның “Каты токым”, Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы”, Җәмит Рәхимовның “Кыядагы чәчәкләр”, Туфан Миңнуллиның “Монда тудык, монда үстек”, Рафаил Төхфәтуллинның “Чатта тукталу” кебек әсәрләре белән бергә якташ шагыйрьләребезнең нефть темасына язылган шигырьләре дә бихисап.
Гариф Ахуновның “Хәзинә” романы зур вакыйга − Татарстан нефтенең яңа катламнары ачылган вакыйгага нигезләнгән. Шул ук вакытта ул мәсьәләнең икенче ягына да игътибар итәргә куша. Нефть, бер яктан, Татарстанны күтәрде. Икенче яктан, әсәрдәге Йөзлекәй карчыкның хафалануы безне искәртә кебек. Чөнки уңдырышлы туфрак актарылып, тау-тау кызыл балчык өелде, йөзләгән машиналар җиргә, аркылыга-буйлыга, тирән җәрәхәтләр ясады. Димәк, Йөзлекәй карчык сүзләре, карт-карчыкның искелеге, наданлыгы түгел, ә алдан күрүчәнлеге икән. Бүген без, чыннан да, шундый аяныч нәтиҗәләрне күрәбез. Димәк, җир асты хәзинәсен алдынгы ысуллар белән: чишмәләрне агуламыйча, җирләрне җәрәхәтләмичә, һаваны бозмыйча, ягъни табигатькә зыян салмыйча алырга кирәк. Әсәр бүгенге көндә шул ягы белән тагын да актуаль. Чөнки бу вакыйгаларга, әсәр язылганга, ярты гасырдан артык үтсә дә, без гыйбрәт алдыкмы, алга киттекме, яки хәзинә белән хуҗаларча эш итәргә өйрәндекме соң? Иң аянычы да шунда: әсәрдә күрсәтелгән ачы тәҗрибәдән сабак ала белмәдек, ваемсыз калдык. Безгә кешеләрне, иң олы хәзинәбез − Җиребезне сакларга кирәк! «Хәзинә» романы безнең әдәбиятта әле бик аз яктыртылган. Романның төп идеясе − аның исеменнән үк аңлашылган шикелле. Ә нәрсә соң ул хәзинә? Тыштан караганда, әлбәттә, нефть − «кара алтын» табу һәм шул байлыкны ил, халык файдасына бирү өчен көрәш турында сүз бара. Ләкин болай гына аңлату бик тар булыр иде. Романның төп идеясе вакыйгалар үзәгендә торган геройның берсе − карт мастер Лотфулла абзый сүзләреннән яхшы аңлашыла: «Газеталарда без нефтьне «кара алтын» дип язабыз. Алтын. Димәк, хәзинә. Әмма дә ләкин безнең хәзинәбез нефть кенәме соң? Кешеләр дә хәзинә түгелме?
Без – рәссамнар. (14 – 17 нче слайдлар) Әлеге чарага әзерлек йөзеннән без нефтьчеләр тормышын чагылдырган картиналарны барладык. М.Минһаҗев, М.Шәйдуллин, М.Закиров, И.Кульпин, М.Хәйретдинов, Э.Зарипов, Э.Козлов, С.Иванникова, Л.Жиженко картиналарын таптык. Слайдларда сез аларны күрәсез. Мәктәптә дә әледән-әле нефть темасына багышланган рәсем бәйгеләре булып тора. “Мәгариф” журналы уздырган “Нефтьченең бер көне”, “Нефтьчеләр экология сагында” рәсем бәйгеләрендә (18 нче слайд) безнең мәктәп укучылары да актив катнашалар. Слайдта сез аларның рәсемнәрен күрә аласыз.
Йомгаклау
Укытучы.
Җир йөзендә күпме байлык,
Табигате,һавасы.
Аннан ары җир астыннан
Кара алтын табасы.
Халык кайный, дөнья куа,
Юктыр башка чарасы.
Татарстан нефте белән
Безгә алга барасы.
Нефтьче… Күпме хезмәт, тырышлык һәм шул исәптән җаваплылык. Һәр кеше аңлыйдыр: нефтьче –куркыныч хезмәт. Белгәнебезчә, нефтьче – геолог та, бораулаучы да, монтажчы да, торба үткәрүче дә… Алар җир катламнарын өйрәнеп, тикшереп, нефть ятмаларын эзлиләр, җирне бораулыйлар, скважиналарны кирәкле җиргә урнаштыралар. Шулай ук нефтьне дә кудыралар. Әлеге саналган хезмәтләрнең барысы да “нефтьче” сүзенә берләшә.
Лениногорск җире – Шөгер төбәге үзенең күпсанлы елга-инешләре, сайрар кошлары тулы урман-әрәмәләре, яшеллеккә күмелгән тау тезмәләре, шифалы чишмәләре, гүзәл табигать куенында уза торган мәшһүр сабантуйлары, киң күңелле, кунакчыл кешеләре белән дә дан тота. Килегез, күрегез, шатланып кунак каршыларга һәркем әзер бездә. (19 нчы слайд)