Шәвәлидә кунакта
№51
(Шәүкәт Галиев шигырьләре буенча төзелгән әдәби-музыкаль кичә)
Эльмира ҖӘЛӘЛИЕВА,
Казандагы 244 нче «Чыршыкай» балалар бакчасының тәрбиячесе
Өй күренеше. Шәвәли тәрәзәдән-тәрәзәгә йөри, кунаклар көтә.
Шәвәли. Күренмиләр әле. Ахрысы, юлда бөкеләр. (Ишектә тавыш.) Исәнмесез, дусларым!
Балалар. Исәнме, Шәвәли!
Шәвәли. Әйдәгез, түрдән узыгыз. Күптән көтеп торам үзегезне. (Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.) Исән-имин килеп җиттегезме?
Бала. Син кунакка чакыру белән җыендык та килдек.
Шәвәли. Дусларым, бу юлы мине ниләр белән шатландырасыз?
1 нче бала. Шәвәли, без шигырьләр, җырлар өйрәнеп килдек.
2 нче бала. Уеннар уйныйбызмы соң?
Балалар. Әлбәттә,уйныйбыз!
Шәвәли. Алайса, башлыйбыз! (Оклау белән шобага салалар.)
Шәвәли. Бала-чага шоба тота,
Яле, кемгә беренчелек чыга?!
1 нче бала. Мин, мин, мин башлыйм! (Үзенә күрсәтеп сикереп чыга.)
Мин – Шәвәли,
Шук малай,
Үткен малай,
Ут малай!
Мин – бик уңган,
Өлгер мин,
Юк-бар белән көлдермим!
Бик тапкыр мин,
Җыйнак мин.
Мин,
Мин,
Мин бик
Тыйнак мин!
Шәвәли. Һай, бу шигырьне мин бик яратам. Ул бит минем турында. (Сөенә.)
2 нче бала. Ә менә минем шигырь сәгать турында:
Шәвәли сәгате
Миңа булды бит әле
Әтиемнең сәгате!
Сәгате дә сәгате –
Әйбәтнең дә әйбәте!
Әйтерсең лә яхшы ат,
Чаба гына сыптыра –
Өйдә ничә сәгать бар,
Һәммәсен узып тора!
Шәвәли. Менә ул сәгать! (Күрсәтә.)
3 нче бала. Кайда әле, гармуным?
Җырлап-биеп бирермен!
“Бииләр итек-читекләр” (И.Якупов муз., Ш.Галиев сүз.) җырына гармун белән бию.
Шәвәли. Булдырасыз, балалар! Минем дә сезгә бүләгем бар. (Яулыкка төргән курайны ала.)
4 нче бала. Ә менә мин курай турында бик матур шигырь беләм.
Шәвәли курайда салмак көй уйный, бала шигырьдән өзек сөйли.
Онытмаган икән курай
Әби аны сандыгыннан алып бирде:
– Бабаң китте, –
Курай тынды
Күптән инде…
Белә иде
Курай ул чак
Күп көйләрне:
“Зиләйлүк”не,
“Туган тел”не,
“Тәфтиләү”не.
Бер кан ла сез,
Бер лә балам,
Сезнең сулыш,
Мә,җан өрчә,
Терелтергә аны булыш!
Моңайган да,
Юаткан да,сөйләшкән күк:
Мин әйтәсе
Сүзләр белән
Ул дәшкән күк!
Хәтерләде
“Зиләйлүк”не,
Белде,белде
“Тәфтиләү”не,
Онытмаган
“Туган тел”не!
Шәвәли. Балалар, туган туфрак, туган йорт һәрчак якын булсын. “Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас,” – дип юкка гына әйтмиләр бит.
5 нче бала. Уйныйк, сөеник, көлик!
Бергәләп күңел ачыйк!
Кошлар безгә шатлансын!
Кояш безгә елмайсын!
Балалар җырлы-биюле халык уены “Миңлебай”ны уйныйлар.
Шәвәли. Дусларым-дускайларым,
Сез нәни кошкайларым!
Сөйли, җырлый,
Уйный, көлә
Барын да булдырасыз!
Сезгә диеп җыеп кердем иң тәмле алмаларны. (Кәрҗиндәге алмаларны тарата.)
Өч бала “Иң тәмле алма” шигырен сәхнәләштерәләр.
1нче бала. Ике бала бер мәлне
Сүз көрәштереп китте:
2 нче бала. Иң тәмле алма-миндә!
3нче бала. Юк,тәмлерәк минеке!
2 нче бала. Мә соң,бүлешеп кабыйк!
3 нче бала. Бир,чагыштырып карыйк?
1 нче бала. Әйтеп куйды соңыннан
Бәхәсне башлаганы:
2 нче бала. Алманың иң тәмлесе –
Бүлешеп ашаганы!
Шәвәли. Эх, балачак-балачак!
Онытылмас бит бу чак.
Бала. Рәхмәт, сиңа Шәвәли! Безнең белән бергә уйнаганың, көлгәнең өчен.
Без инде әкренләп юлга чыгыйк.
Шәвәли. Рәхмәт дусларым сезгә!
Көтеп калам, килегез!
Шәвәли, кул болгап, балаларны озата.