Шәүкәт Галиеның «Светофорның өч сүзе» шигыре ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү» шөгыль план-конспекты

№ 91

Энже ЗАКИРОВА,

воспитатель детского сада №334 г Казани

         Программа эчтәлеге: Шәүкәт Галиевның «Светофорның өч сүзе» шигыре белән таныштыру; светофорның төсләре һәм аларның нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту; транспорт һәм юл билгеләрен искә төшерү; сөйләм телен үстерү; сорауларга тулы иттереп җавап бирергә өйрәтү.

Тәрбияви бурыч: балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту культурасын, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү.

         Метод һәм алымнар:әңгәмә, сораулар, уен, аңлату, рәсемнәр карау,бәя бирү.

         Сүзлек өстендә эш:җәяүлеләр, тротуар, шоссе, светофор, юл билгеләре, җәяүлеләр юлы.

         Җиһазлар: рәсемнәр,тротуар, шоссе, светофор, юл билгеләре,светофор төсләре.

Шөгыль барышы

– Балалар, әйдәгез яхшы кәефләр белән шәһәр урамы буйлап сәяхәтебезне башлыйк. Әйдәгез, юлга кузгалыйк.(Тәрбияче балаларга тротуар рәсемен күрсәтә.)

– Балалар, бу нәрсә?(Тротуар) Әйе, дәрес . Ә машиналар йөри торган юл ничек атала?(Шоссе рәсемен күрсәтә.) Алсу, кабатлап әйт әле кешеләр йөри торган юл ничек атала? Ә машиналар йөри торган?(Тәрбиче 3-4 баладан сорый.)

– Әйе,бик дәрес җавап бирдегез.Балалар, тротуардан йөрүчеләр җәяүлеләр дип әйтелә.Әйдәгез,барыбыз бергә кабатлыйк.Җәяүлеләр тротуарның уң ягыннан йөриләр, шуңа күрәбез тротуардан барганда безгә баруы бик җайлы.Уң кулларыгызны күтәрегез әле, ярый бик яхшы.Балалар, ә сезнең шосседа нинди транспортланы күргәнегез бар? (Җиңел машина,йөк машинасы, тролейбус, автобус)Бик яхшы җавап бирдегез,бик күп төрдәге транспортларны беләсез икән. Ә хәзер әйдәгез әзерәк ял итер өчен физминутка ясап алыйк.Минем арттан кабатлагыз.Көннәр җылына.(Урында атлыйлар.)

Чыгыйк урамга.(Йөгерәләр)

Уйнама юлда!(Аяк очларында йөриләр,куллар өскә күтәрелгән.)

Бул иътибарлы!(Урында атлыйлар.)

– Ял иттегезме? Ял итсәгез кире урыннарыгызга утырыгыз.Һәм без шәһәр урамы буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Тәрбияче светофор рәсеме күрсәтә.

– Балалар, бу нәрсә? Әйе бик дөрес, бу – светофор. Әйдәгез, барыбыз бергә кабатлыйк. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз светофор нәрсә өчен кирәк?(2-3 баланың җавабын тыңлау.) Бик дөрес җаваплар бирдегез, светофор куркынычсызлыклар булдырмас өчен кирәк.

– Балалар, танылган шагыйребез Шәүкәт Галиев светофор турында бик матур бер шигырь язган. Шигырьнең исеме «Светофорның өч сүзе» дип атала. Мин сезне хәзер шигырь белән таныштырам. Ә сез иъгтибар белән тыңлагыз.

Светофорның өч сүзе

Урамнарны

Күзәтеп

Ваемсызны

Кисәтеп.

Чатта тора

Светофор

Сакта тора

Светофор

Янып тора

Өч күзе

Күреп тора

Ич безне

Әйтеп тора

Өч сүзне.

-Кузгалма!-ди

Кызыл күз.

Сабыр!-дия

Сары күз.

Ярый!-дия

Яшел күз.

Без дә аңа

Карыйбыз.

Күзебезне

Алмыйбыз

Ни әйткәнен

Аңлыйбыз.

-Кузгалма!-ди

Кызыл сүз,

-Сабыр!-дия

Сары күз,

-Ярый!-дия

Яшел сүз!

– Балалар, менә сез шигырь белән дә таныштыгыз. Шигырь матур, кызыклы, эчтәлекле. Балалар, Ш.Галиев светофорның төсләрен ничек аңлата? Тагын бер тыңлап алыгыз әле төс аңлаткан урыннарын: Кузгалма!-ди, кызыл күз, -Сабыр!-дия, сары күз,-Ярый!-дия яшел күз.Димәк, кызыл төстә нишлибез? Сары төстә нишлибез? Яшел төстә нишлибез? Бик әйбәт. Барсы да истә калсын өчен, мин сезгә “Кайтаваз” уены уйнап алырга тәкъдим итәм. Бу уенда җөмләнең соңгы сүзен кабатларга кирәк.

– Без шәһәрләрдә күрәбез светофорлар.(Светофорлар-2)

– Юлдагы һәр кешене кисәтә алар.(Кисәтә алар-2)

– Кызыл утта син тукта!(Син тукта-2)

– Сары утта бул әзер.(Бул әзер-2)

– Яшел ут киттек хәзер!(Киттек хәзер-2)

–  Балалар, светофордан тыш тагын ниләр бар юлда? (Юл билгеләре)

Бик дөрес, әйдәгез кабатлыйк “юл билгеләре”. Ә нәрсә өчен кирәк алар?

(3-4 баланың җавабы)

(Тәрбияче балаларга зебра рәсемен күрсәтә.)

– Кайсыгыз белә бу нәрсә? Зебраны икенче төрле җәяүлеләр юлы дип тә әйтеп була. Димәк, без юл аркылы чыкканда җәяүлеләр юлыннан чыгабыз. Ә хәзер әйдәгез, “Светофор” уены уйнап алабыз. Сез җәяүлеләр. Мин светофор. Алда нәрсә?(Зебра) Сез юл аркылы чыгарга тиеш буласыз. 2 командага бүленеп кара-каршы утырасыз, светофорның сары төсе янганда сез урыннарыгыздан торасыз, яшел- юл аркылы чыгасыз, кызыл урыннарга утырасыз. Ә мин карый сез бүгенге шөгылдән нәрсәләр үзләштергәнсез икәнегезне. Шулай итеп уенны башлыйбыз. (Уен 2 тапкыр кабатлана.)

– Инде җәяүлеләр булдык, ә хәзер шоферлар да булып карыйк. Түгәрәк ясап басыйк әле .

– Тәгәрмәчкә тын өрәм (Насос белән тәгәрмәчкә һава тутыру хәрәкәте ясала.)

– Һәм моторны кабызам (Терсәктән бегелгән кулларны алгы якка әйләндерәләр.)

– Машинама утырам.(Роль тоткан, боргалыйлар.)

– Һәм еракларга китәм. (Пи-пи-пи сигнал тавышы күрсәтеп урындыкларга утыралар.)

– Балалар, сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Без сезнең белән нинди сүзләр өйрәндек? (Сүзләрне кабатлау) Без бүген кайсы шагыйрьнең шигыре белән таныштык? Шигырьнең исеме ничек? Сезгә ошадымы?Бүгенге шөгыль бик әйбәт кенә узды. Рәхмәт, булдырдыгыз балалар.