Шәһит киткән бабам васыяте

Лариса  ЗИҺАНШИНА,

Казандагы 184 нче  гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

…Сталинград өчен барган сугышларда башын салган йөз меңнәрчә укчының берсе мин. Бу сугыш турында тарих битләреннән укып, исән кайткан ветераннардан ишетеп беләсездер инде. Коточкыч сугыш булды ул. Таш өстендә таш калмады. Һәр карыш җир өчен тешебез, тырнагыбыз белән көрәштек.

Шул каты сугышларның берсендә нимес снаряды кыйпылчыгы яралады мине. Эчемне кулым белән кысып тотып, иптәшләремнән калмаска, алга барырга омтылдым. Ахыр чиктә хәлем бетеп егылдым. Бер мизгелдә туган авылым, хатыным, балаларым күз алдыма килде.

Бәхил бул, туган авылым Кәркәүч! Су буенда утырткан агачларым, инде сез дә мине бүтән күрә алмассыз. Сарабикәм, япь-яшь килеш ике бала белән  тол каласың. Ул балаларны ничек итеп аякка бастырырсың? Мине көтмә, ялгызың яшәмә. Балаларга әти,үзеңә терәк булырдай кеше очраса, кияүгә чык. Болай да сиңа кадер-хөрмәт күрсәтә алмадым.

Яшь чагымда бигрәк беркатлы булганмын шул. Хәрби кием ошый дип, Казанга хәрби курсларга киттем бит. Аңарчы Алгай мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы идем. Сугыш туктап торган араларда исәпләп-санап чыктым:12 ел гомеремнең 6 елын гына бергә яшәп калганбыз икән. Рәнҗемә миңа. Хатларымны да еш яза алмадым. Сведловски якларыннан язган хатларымны алып укыгынсыздыр. Без Уралмаш заводын сакладык. Анда гына калсам, бәлки үлмәгән дә булыр идем, күңел ут эченә ашкынды шул. Дошман Идел-йортка пычрак кулларын сузганда, үзебез турында уйлап торырлык идемени? Фронтка-ут эченә җибәрүләрен сорадым.

Гәүдәм Мамай курганында, туганнар каберлегендә ятса да, җаным-сезнең янда, дип уйлагыз. Минем исемемне шунда килеп табарсыз. Без өч туган – Гайфетдин, Габделмәүлә, Габделхак өчебез дә биредә ятабыз. Күрше авыл кешесе Хуҗага васыятемне әйтеп җибәргән идем, җиткергәндер, шәт.

Оныкларым! Изге сугышта шәһит киткән, чит җирләрдә ятып калган солдат бабагызның васыте шул сезгә: без яши алмаган гомерне дә яшәгез, тормышның, тынычлыкның кадерен белегез! Сезнең матур яшәвегез өчен миллионлаган солдатларның каны түгелүен, гомерләре өзелүен онытмагыз! Без күрсәткән батырлыкны буыннардан-буыннарга җиткерегез. Сугыш гарасаты беркайчан да кабатланмасын!

 

Әбием һәм бабамның сугышка кадәр төшкән соңгы фотосүрәтләре

 

 

Мамай курганында, туганнар каберлеге

 

Шиһапов Габделмәүлә бабам сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Сталинград янындагы каты сугышларда бабамның авыр яралардан ятып калганын, күрше авыл кешесе күргән, кайтып  карт әбиемә сөйләгән. Әбием инде бакыйлыкка  күчте. Аның бабам турында сөйләгән истәлекләрен сезгә дә ирештерәсем килде. Ул фронттан кайта алмаган, Ватан азатлыгы өчен һәлак булган солдат монологы итеп язылды.