Шәүкәт Галиев шигырьләрендә кунакта

(1 – 4 нче сыйныфлар өчен әдәби кичә)

Роза ЯКОВЛЕВА,

Казандагы 82 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларны Шәүкәт Галиев шигырьләре белән таныштыру;

– сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү;

– укучыларның телдән сөйләм телләрен үстерү, туган телдә дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү, кызыксынучанлыкларын арттыру. Юморның тәрбияви әһәмиятенә төшендерү;

– әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш, китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

Материал: Галиев Ш. Шәвәли хәйләсе. – Татар. кит. нәшр, 1998; Балачак әдипләре. – Казан, 2000.

Җиһазлау: Ш.Галиев китапларыннан күргәзмә, интерактив такта, презентация, укучылар ясаган рәсемнәр.

Кичә барышы

(«Үткенлек» (Ш.Галиев сүзләре, М.Шәмсетдинова көе) җыры яңгырый. Компьютерда слайдлар күрсәтеп барыла. Экранда Шәүкәт Галиевның портреты һәм түбәндәге сүзләр чыга.)

Мин ышанам: гасырларда

Бар безгә дә урыннар –

Вәкаләтле илче булыр

Оныклар һәм туруннар.

(Экранда Ш.Галиевның балачагын яктырткан рәсемнәр күрсәтелә. Сәхнәгә Ана һәм Шәүкәт малай чыга.)

Шәүкәт. Әнкәй, төшемдә акбүз атка атландым!

Ана. Мәртәбәгә ирешерсен, балам!

Шәүкәт. Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда!

Ана. Бөтен күмәчме?

Шәүкәт. Түп-түгәрәк.

Ана. Гомерең озын булыр, ашлы, сулы… (Ана баласын кочаклый, чыгып китәләр.)

(Сәхнәгә алып баручы кыз һәм егет чыга.)

Кыз. Кадерле укучылар, кунаклар, хәерле көн.

Егет. Сезне күрүебезгә без бик шат. (Бер малай керә.)

Шәвәли. Исәнмесез.

Кыз. Бик яхшы. Малай, син монда нишләп йөрисең? Сиңа кем кирәк? Без кичә үткәрәбез. Татар халкының күренекле балалар шагыйре Шәүкәт абый Галиевның шигырьләрен сөйлибез.

Шәвәли. Беләм. Шуңа мин монда да.

Егет. Син кем соң?

Шәвәли (Шәүкәт Галиевның «Мин» шигырен сөйли).

Мин – Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин – бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин,

Мин,

Мин бик

Тыйнак мин!

Кыз. Тыйнаграк икәнсең шул. Син әллә Ш.Галиевның Шәвәлиеме?

Шәвәли. Әйе, мин – Шәвәли, Шәүкәт Галиев бабамның оныгы. Кичәдә мине дә катнаштырыгыз әле.

Егет. Әйдә, Шәвәли, рәхим ит. Бик вакытлы килеп җиткәнсең. Бүген балалар бик күп шигырьләр сөйләрләр. Аларның барысы да Шәүкәт Галиевныкы. (Шәвәли утыра.)

Кыз. Шәүкәт Галиевның шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык, наянлык бик күп.

Егет. Чыннан да, аның кыярлары – түбәтәйле, песие -мөгезле һәм сакаллы; чебиләре самолетта оча, куяны физзарядка ясый…

Кыз. Ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атып, филне бәреп ега, үрдәкләре башсыз… Ышанмыйсызмы? Тыңлагыз алайса. (Укучылар «Түбәтәйле кыярлар», «Физзарядка ясый куян», «Башлары кайда?» шигырьләрен башкаралар.)

Кыз. Әмир, син үскәч кем булырга җыенасың?

Егет. Белмим инде. Әллә космонавт булырга инде?!

Кыз. Ай-һай, бик җитди һөнәр иясе булырга җыенасың. Аның өчен үзеңне чыныктырырга кирәк.

Егет. Шәүкәт Галиев шигырендәге кебекме?

(Укучы «Космонавт булабыз дип» шигырен сөйли.)

Кыз. Әмир, син сабантуйларында катнашырга яратасыңмы?

Егет. Әлбәттә, сабан туе – безнең милли бәйрәмебез бит ул. Миңа аеруча көрәш ошый. Сабан туе батыры булсаң, ә… (Уйлана.)

Кыз. Артык хыялланып киттең. Тимерша да шулай батыр булырга хыялланган, ә менә нәрсә килеп чыккан. Әйдәгез, тыңлап карыйк эле.

(Укучы «Камырша» шигырен сөйли.)

Кыз. Кара әле, Әмир, безнең Шәвәли никтер күңелсез күренә. Шәвәли, авырыйсыңмы әллә?

Шәвәли (Шәүкәт Галиевның «Җылы тигән» шигырен сөйли).

Балалар, кешегә салкын гына түгел, артык җылы киенү дә зарарлы икән. Шуны онытмагыз.

Егет. Рәхмәт, Шәвәли.

Шәвәли. Кайбер мәктәпләрдә тәртипсез, җыйнаксыз, әйберләрен өйдә онытып калдыручы малайлар очрый. Сезнең мәктәптә дә андыйлар юкмы?

Кыз. Әйдәгез, башта Шәүкәт Галиевның «Онытылган» шигырен тыңлап карыйк. Укучыларыбыз нәтиҗәне үзләре ясар.

(Укучы «Онытылган» шигырен сөйли.)

Кыз. Әмир, Шәүкәт Галиевның табышмаклары да бар бит. Әйдә, шуларның җавапларын эзлибез.

Егет. Дуслар, башладыкмы? (Залдагы укучылар белән табышмакларның җавапларын табалар.)

  1. Авызына башны тыгып,

Карадым, курыкмадым.

Аннары, башына менеп,

Рәхәтләнеп йокладым. (Мич)

  1. Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним дисәң өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә. (Сүзлек)

  1. Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән,

Сакалын кистермәгән. (Кәҗә)

  1. Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук-тук-тук:

– Тик торганым юк, юк, юк,

Шуңа күрә мин тук, тук! (Тукран)

  1. Көзме, кышмы, язмы, җәйме,

Тыңламый, нишләтәсең –

Кар-буранда, җил-яңгырда

Салмый ул эшләпәсен. (Кадак)

  1. Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан-фәрманга йөгерә ул,

Тормый бер дә үпкәләп. (Футбол тубы)

Кыз. Яхшы, сез Шәүкәт Галиевның Шәвәлие кебек тапкыр һәм шаян икәнсез. Ул бер генә дә аптырап калмый бит.

Егет. Шәвәли, сер булмаса әйт әле, сиңа ничә яшь?

Шәвәли. Мин һәвакыт шаян булырга тырышам, бер дә моңсуланып йөрмим. Ә миңа ничә яшь икәнне дусларым әйтеп бирер.

(Укучы «Шәвәли ничә яшьтә?» шигырен сөйли.)

Шәвәли. Рәхмәт. Бик матур кичә булды. Миңа китәргә вакыт җитте.

Кыз. Әйе, кичәбез ахырына якынлашып килә. Шәвәли, юл аша чыкканда, яхшы кара, игътибарлы бул.

Шәвәли. Ярар, шулай итәрмен. Балалар, сез юл йөрү кагыйдәләрен үтисезме? Онытсагыз, Шәүкәт бабамның «Светофорның өч сүзе» шигырен искә төшерегез.

(Укучы «Светофорның өч сүзе» шигырен сөйли.)

Кыз. Кичәбезне тәмамлар алдыннан башта яңгыраган сүзләргә игътибарыбызны юнәлтәбез. Әйе, нәни Шәүкәтнең төшләре рас була. Әнисе юраганнар тормышка аша.

Егет. Чыннан да, Шәүкәт Галиев халкыбыз шагыйре дигән мактаулы исемне лаеклы йөрткән. Аның шигырьләрен олылар да, балалар да яратып укый, яттан белә.

Кыз. Шәүкәт Галиев шигырьләренең күпчелеге көйгә салынган. Кичәбезне В.Әхмәтшинның Шәүкәт Галиев сүзләренә язган «Җирдә миңа ни кирәк?» җыры белән тәмамлыйбыз.

Егет. Шигырь һәм юмор сөюче дусларыбыз белән саубуллашабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.