Шәл өмәсе
№ 183
(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен шөгыль) Екатерина МӨХӘММӘТҖАНОВА, Гөлназ ФАЗЫЛҖАНОВА, Казандагы 171 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре Максат һәм бурычлар: • Балаларда туган халкына, туган теленә карата горурлык хисе, мәхәббәт тәрбияләү. • Халык иҗаты, аның бай мирасы белән кызыксыну теләге уяту, шул хисне үстерү, тирәнәйтү. • Балаларның рухи дөньясын баету, иҗатка омтылышы булган балаларның сәләтен үстерү. • Халкыбыз бәйрәмнәрен, йолаларнын, гореф — гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, камилләштерү. Шөгыльбарышы |
(Җәйге авыл. Кызлар эскәмиядә утыралар.)
Алия. Кем килә анда? Миңсылу әби, ахры.
Галия. Әйе, Миңсылу әби шул. Нишләп йөри икән?
Лилия. Безне берәр эшкә чакырырга килә ул.
Алия. Кызлар, “Бармыйбыз”, – дип әйтсәк, ничек булыр икән?
Миңсылу әби. Кызлар, исәнмесез! Хәлләрегез ничек?
Кызлар. Исәнме, Миңсылу әби! Безнең хәлләр яхшы! Сезнең ничек?
Миңсылу әби. Әйбәт, рәхмәт. Ләкин бик тә сезнең ярдәмегез кирәк иде. Сезне “Шәл өмәсе”нә чакырырга килдем.
Кызлар. Миңсылу әби , без бара алмыйбыз шул.
Миңсылу әби. Кызлар, сездән башка бу эшне башкарып чыга алырмын микән?
Галия. Миңсылу әби, без шаяртып кына әйтәбез. Барабыз, барабыз, борчылмагыз!
Миңсылу әби. Рәхмәт сезгә, балалар!
Лилия. Миңсылу әби, ә нәрсә соң ул “Шәл өмәсе”?
Миңсылу әби. Хәзер мин сезгә барысын да сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз!
Авыл халкы элек-электэн хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган, олысы-кечесе шәл бәйләү белән шөгыльләнгән. Кыр эшләре беткәч, көзен, авылда каз, шәл өмәләре башланган. Өмә – әби-бабалардан калган йола. Ул бәйрәмнәр бик күңелле узган. Башта бергәләшеп эшләгәннәр, соңыннан биегәннәр, җырлаганнар. Авылда көз буе гармун тавышы тынмаган. Өмәләрдә татар халкынын гореф-гадәтләре сакланып, буыннан-буынга күчкән.
Алия. Ничек кызык!
Галия. Ашыгыйк алайса.
Миңсылу әби. Әйдәгез, киттек!
(Авыл өе күренеше, кызлар эскәмиягә утыра, әби аларга җеп өләшә.)
Миңсылу әби. Хәзер мин сезгә шәл бәйләү ысулын күрсәтәм.
Лилия. Миңсылу әби, шәл бәйләгән арада безгә үзегезнен бала чактагы берәр вакыйганы сойләгезче.
Миңсылу әби. Сөйлим, кызлар, тынлагыз!
Сабый чакта кичен урамга бик күп бала-чага чыга иде, төрле уеннар уйнап, җырлар җырлап, биеп күнел ача идек. Бик бәхетле вакытлар!
Галия. Миңсылу әби, син күңелсезләнмә инде!
Миңсылу әби. Күңелсезләнмим, сагынып искә алам! Яраткан бер уенымны сезгә дә күрсәтим әле. Ул – “Яулык салыш”. (Кызлар түгәрәктә, көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала – шул җәза ала. Уйныйлар.)
Миңсылу әби. Ә хәзер эшне дәвам итик.
Лилия. Карагыз әле, Галия бигрәк тиз бәйли шәлен. Матур да килеп чыга.
Миңсылу әби. Кызлар, барыгыз да тиз бәйлисез. Искиткеч матур килеп чыга. Кулларыгыз арыгандыр, әзрәк ял итеп алыйк. Ә хәзер мин сезгә “Йозаклы” уенын өйрәтермен. (Уенда катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бербер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга, йозак эчендэ калган уенчы уеннан чыга яисә җәза ала. Уйныйлар.)
Лилия. Миңсылу әби, без дә сина биеп күрсәтик әле .
Минсылу әби. Мин бик шат булыр идем. (Кызлар татар халык көенә бииләр.) Бигрәк матур биисез инде. Яшь чакларым искә тоште. Бик шатландым әле мин. Уйнадык та, биедек тә шәлләр дә бәйләнеп бетте. Булдырдыгыз, кызлар. Әби-бабайларыбыз шәл өмәсендә “Шәл бәйләдем” дип аталган җырны җырлаган. Аны сез дә беләсездер. Әйдәгез, бергәләп җырлыйк.
(Җырлыйлар, Миңсылу әби кызларны чәй белән сыйлый. Саубуллашалар.)