Сәяхәткә барабыз

№ 108

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен эшчәнлек)

Нурия СӘЙФЕТДИНОВА, 

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылындагы «Умырзая» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе  

Максат. Юл билгеләре турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәт күрсәтүче билгеләрне ныгыту.

Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру.

Белем бирү бурычы: хезмәт күрсәтүче билгеләре буенча белемнәрен ныгыту, өлешләрдән дөрес итеп төзергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уен, сөенеч мизгелләре, сорау, мактау.

Җиһазрлау: хезмәт күрсәтүче билгеләренең  рәсемнәре.

Сүзлек өстендә эш: ашханә, кунакханә, ашыгыч ярдәм, хастаханә.

Эшчәнлек төзелеше

1. Психологик көйләү.

2. Төп өлеш:

Диалог.

Балалар сөйләме.

«Танып бел» уены.

Ситуация чишү.

Ял минуты.

3. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Балалар, сез сәяхәткә барырга яратасызмы? Ә сәяхәткә утырып барыр өчен нәрсә кирәк?

Балалар. Транспорт.

Тәрбияче. Нинди транспорт?

Балалар. Җәмәгатъ транспорты.

Тәрбияче. Сез нинди җәмәгатъ транспортларын беләсез? Әйдәгез, без бүген сәяхәткә автобус белән барабыз? Бу нинди билге?

Балалар. Автобус тукталышы.

Тәрбияче. Бу – тылсымлы автобус. Автобусның урындыгында – юл билгеләре. Сез аларны аласыз һәм нинди билге икәнлеген әйтеп утырасыз. Кайсыгыз шофер була? Утырдык. Кагыйдәләрне искә төшереп алыйк. Без кемнәр?

Балалар. Пассажирлар.

Тәрбияче. Ә урамда йөрүчеләрне кем диләр?

Балалар. Җәяүлеләр.

Тәрбияче. Автобуска утыргач, нишлибез?

Балалар. Каешларны эләктерәбез, сөйләшмибез, басмыйбыз.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле нинди билге бу?

Балалар. Кафе, ашханә, туклануурыннары.

Тәрбияче. Әйдәгез, чәй эчеп чыгабыз. Бу – тылсымлы кафе. Карагыз, чәй эчәр өчен юл билгеләре төшерелгән печеньелар бүленеп беткән, аларны җыярга кирәк!

«Танып бел!» дигән уен 

Тәрбияче. Болар нинди билгеләр?

Балалар. Юл билгеләре.

Тәрбияче. Балалар, бу нинди билге?

Балалар. Юлны аркылы чыгарга яраганын искәртә.

Тәрбияче. Юлыбызда әби очрый. Исәнме әбекәй! Нәрсә булды?

Әби. Башым әйләнә. Миңа ярдәм итмәссезме икән?

Тәрбияче. Балалар, әбигә ничек ярдәм итәбез?

Балалар. Телефон кирәк.

Тәрбияче. Бу нинди билге соң?

Балалар. Якында телефон бар дигәнне аңлатучы билге.

Тәрбияче. Дөрес. Ало-ало! Ашыгыч ярдәмме? Безнең әбекәй авырып китте, ярдәм итмәссезме икән? Рәхмәт. Килегез, диделәр. Безгә нинди билге кирәк?

Балалар. «Ашыгыч ярдәм» билгесе.

Тәрбияче. Әбине ашыгыч ярдәм пунктына илтеп куябыз.

Әби. Рәхмәт, балалар! Хәерле юллар телим сезгә.

Тәрбияче. Ардыгызмы, балалар? Әйдәгез, ял итеп алабыз.

«Машиналар һәм светофор» дигән уен

Тәрбияче. Мин светофор булам, сез – машиналар. (Уен уйныйлар.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Афәрин! Сәяхәтебез сезгә ошадымы? (Балалар җавабы.) Миңа да сезнең белән рәхәт булды. Рәхмәт!