Сертотмас үрдәк

№ 193

(6 – 7 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге)

Миләүшә ӘХМӘТГАЛИЕВА

Казанның  КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәренең югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның татар телендә һәм инглиз телендә сөйләшү күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар:

– балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер-береңне тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру;

– матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту; балаларның тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруларына, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш-гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү;

– балаларның татар һәм инглиз телләрен өйрәнүгә кызыксынуларын уяту, сүзлек запасын арттыру, сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, тапкырлыкларын, күзәтүчәнлекләрен, хәтерне  үстерү;

– инглиз телендә өйрәнелгән темалар буенча материалны ныгыту һәм гомумиләштерү, сүзләрне фонетик яктан дөрес әйтү; җәнлек исемнәрен, цифрларны,төсләрне җөмлә эчендә танып аңлауны, җөмләләрдә дөрес итеп куллануны камилләштерү.

Интегральләштерү: танып белү, аралашу, матур әдәбият, нәфасәти үсеш.

Җиһазлар: уенчык үрдәк, әкият иленең капкасы, йозак рәсемнәре, А.Алиш портреты, «Серле капчык», капчыкта үрдәк, эт, керпе, куян, бүре, аю, төлке уенчыклары, салават күпере  рәсеме, пиктограммалар.

Методик алым һәм ысуллар: әдәби сүз, уеннар, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, мактау, мөстәкыйль эш, үстерешле диалог, рәсемнәр һәм пиктограммалар куллану.

Алдан башкарыла торган эш:

– физминутка сүзләрен өйрәнү;

– Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку;

– инглиз телендәге «Rainbow» шигырен өйрәнү.

Эшчәнлек барышы

(Балалар тәрбияче белән бергә төркемгә керә.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез әле,  алар белән исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Без бүген әкиятләр иленә сәяхәт итәрбез. Әкиятләрне олылар да, балалар да бик ярата.

Әкият өйрәтә безне

Батыр,тырыш булырга.

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

Матурлыкка, дөреслеккә

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны

Фаш итә ул әкият.

(Елаган тавыш ишетелә, тәрбияче үрдәк уенчыгын кулына ала.)

Тәрбияче. Ай, кем елый анда?

Балалар. Үрдәк.

Тәрбияче. Ни булды сиңа, үрдәк? Ник син шундый моңсу, күңелсез? Балалар, әйдәгез сорыйк әле үрдәктән, нәрсә булды икән аңа?

Балалар. Нәрсә булды сиңа, үрдәк? Ник елыйсың?

Үрдәк. Мин үземнең әкиятемнән качкан идем, ләкин кайсы әкияттән качканымны оныттым. (Елый.)

Тәрбияче. Ай-яй-яй! Бер дә дөрес эшләмәгәнсең син, үрдәк! Өйдән олылардан башка чыгарга ярамаганын белмисеңме әллә син? Балалар, без үрдәккә булыша алырбызмы икән? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе шул, дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк. Әйдәгез, искә төшерик әле, сез нинди әкиятләр беләсез? (Балалар җавабы.) Бигрәк күп әкият беләсез икән! Аларның кайсысында үрдәк бар? («Сертотмас үрдәк» әкиятендә.)

Тәрбияче. Димәк, нинди әкияткә барабыз инде без бүген?

Балалар. «Сертотмас үрдәк» әкиятенә.

Тәрбияче. Әйдәгез, киттек алайса! Тылсымлы сүзләрне бергәләп кабатлыйк әле. (Балалар бергәләп кабатлыйлар.)

Күзләрне йомабыз,

Өчкә кадәр саныйбыз:

Бер, ике, өч.

Бер әйләнеп алабыз,

Әкият иленә барабыз,

Үрдәккә булышабыз.

Тәрбияче. Менә «Әкиятләр иле»нең капкасына килеп җиттек. Карагыз әле, балалар, күпме йозак эленгән анда. Һәр йозакта әкияти биремнәр язылган. Шул биремнәрне чишеп кенә йозакны ачып, үрдәкне коткарып һәм үз әкиятенә кайтарып була. (Тактада әкият иленең капкасы ясалган, аңа йозаклар эленгән.)

1 нче йозактагы бирем

Тәрбияче (йозактагы биремне укый). «Сертотмас үрдәк» әкиятен кем язган?(Абдулла Алиш)

Тәрбияче. Абдулла Алишның тагын нинди әкиятләрен беләсез? (“Песиләр һәм күселәр”, “Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык”,“Бикбатыр белән Биккуркак”, “Чукмар белән Тукмар”,“Куян кызы”,“Каз белән Аккош”)

Тәрбияче. Әйе, балалар, Абдулла Алиш сезне бик яраткан, сезнең өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч һәм тирән мәгънәле. (А.Алиш портретын тактага элеп куя.)

2 нче йозактагы бирем

Тәрбияче. Ә икенче бирем безнең үрдәк эзләгән «Сертотмас үрдәк» әкияте турында. Без сезнең белән әкиятнең эчтәлеген искә төшерербез. Бу биремне үтәр өчен сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк:

– Йорт хуҗасы, этен ияртеп урманга киткәндә, нәрсә әйтеп калдырган? (“Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!” – дигән.)

– Ни өчен хайваннар хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәргәннәр? (“Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!” – дигәннәр.)

– Үрдәк беренче булып нәрсәне очраткан һәм аңа нәрсә сөйләгән? (Керпене очраткан. Үрдәк аңа хуҗаның өйдә булмавын да, ни өчен урманда йөрүен дә сөйләп биргән.)

– Керпе үрдәккә нинди киңәш биргән? (“Саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр” – дигән.)

– Керпедән соң үрдәккә нәрсә очраган? (Куян.)

– Аю, хуҗа юктан файдаланып, ни эшләргә уйлаган? (“Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән”, –  дип уйлаган.)

– Бүре хуҗа өенә нинди уй белән киткән? (“Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән”,  – дип киткән.)

– Төлке белән үрдәк нәрсә турында сөйләшкән? (Төлке, үрдәкне алдалап, үз өенә алып кайткан һәм аның балалары аны ашап бетергәннәр.)

– Ни өчен үрдәк һәлакәткә юлыккан? (Чөнки ул сер саклый белмәгән.)

– Кыргый хайваннар ни өчен хуҗага зыян сала алмаганнар? (Чөнки хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.)

Тәрбияче. Балалар, менә күрдегезме, күп сөйләшү, серне саклый белмәү нәрсәгә китерде. Абдулла Алиш үзенең әкиятендә күп сөйләшүнең, сер саклый белмәүнең  начарлыкка алып баруын аңлаткан. Серне саклый белергә өйрәткән.

3 нче йозактагы бирем

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Ә алдагы биремдә әкияттәге йорт кошлары турында шигырь сөйләп, ял минуты уздырып алырга диелгән. Әйдәгез әле, ял итеп алыйк:

Ишегалдында йөри

Әтәч, үрдәк, чеби…

Әтәч, үрдәк, чеби. (Әтәч сүзенә тез өстенә ике кулны йодрыклап куябыз, үрдәк сүзенә ике кулның кырларын куябыз, чеби сүзенә ике кулның учын аска каратып куябыз.)

Зарядкага бастылар (кулларны өскә күтәреп басабыз)

Канатларын җилпи-җилпи (канат кагабыз)

Йөгерешеп алдылар. (әкрен йөгерү)

Әнә оча тилгән (маңгайга кул куеп өскә  карыйбыз)

Безне алырга килгән,

Качыйк тизрәк тилгәннән. (чүгәлибез)

Барыбыз да урындамы:

Әтәч, үрдәк, чеби… әтәч, үрдәк, чеби. (куллар хәрәкәте кабатлана)

4 нче йозактагы бирем

Тәрбияче. Бу бирем “Дөресен әйт” дип атала. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез миңа шул җөмләдә бер сүзне алмаштырып, әкият эчтәлегенә туры килерлек итеп җавап бирерсез. Башлыйбыз, игътибарлы булыгыз:

Йорт хуҗасы этен ияртеп, кибеткә киткән. (Урманга)

Кош-кортлар хуҗаны эзләргә казны җибәргәннәр. (Үрдәкне)

Иң беренче үрдәк төлкене очраткан. (Керпене)

Куян хуҗаның өенә кишер ашарга киткән. (Алмагач кимерергә)

Аюның варенье ашыйсы килгән. (Бал)

Бүре үрдәккә хуҗаның кайда икәнен күрсәткән. (Юк, күрсәтмәгән)

Төлке үрдәкне авылга алып кайткан. (Үзенең оясына)

5 нче йозактагы бирем

Тәрбияче. Ай-яй, балалар, безнең алдагы биремебез катлаулырак икән! Бу биремне үтәр өчен безгә инглиз телен белергә кирәк. Тырышып карыйбызмы?

Без хәзер сезнең белән “Серле капчык” уенын уйнарбыз. Безнең капчыкта әкият геройлары бар. Сез капчыкка кулны тыгып, нәрсә алганыгызны карамыйча гына, аның ни икәнен һәм нинди төстә булуын инглиз телендә әйтергә тиеш буласыз. (Капчыкка үрдәк, эт, керпе, куян, бүре, аю, төлке уенчыклары салынган. Балалар уенчыкларны берәрләп алалар һәм нәрсә икәнен карамыйча гына әйтәләр.)

Бала. It is a duck. (dog, hedgehog, hare, wolf, bear, fox)

Тәрбияче. What colour is the duck?

Бала. It is yellow.

Тәрбияче (барлык уенчыкларны алгач). Let’s count how many animals are  there?

Балалар (уенчыкларны саныйлар). One, two, three…

“Нәрсә юк?” уены

(Уенчыклар өстәлдә. Балалар аларны игътибар белән карый. Аннары берсен яшереп куям.)

Тәрбияче. And now close your eyes. (Күзләрне  йомыгыз.) What is missing? (Тәрбияче бер уенчыкны алып куя.)

Балалар. It is a fox. (2 – 3 тапкыр уйнала.)

Тәрбияче. Well done! That’s great! Булдырдыгыз, балалар

6 нче йозактагы бирем

Тәрбияче. Хәзер алдагы биремгә күчәбез. Инглиз телендә шигырь сөйләп күрсәтергә дигән. Сөйлибезме, балалар?

Тәрбияче. (Салават күпере рәсеме күрсәтелә.) Look! It is a rainbow. It is beautiful! Мин сезгә пиктограммалар күрсәтәм, ә сез шуның буенча салават күпере турында шигырь сөйләрсез. Tell me a poem about a rainbow. (Пиктограммалар күрсәтелә.)

Балалар. Rainbow purple, rainbow blue,

Rainbow green and yellow too.

Rainbow orange, rainbow red,

Rainbow smiling over head. (Тәрбияче һәр биремне үтәгән саен капкадагы йозакларны алып куя.)

Тәрбияче. Менә без барлык йозакларны да ачтык, сертотмас үрдәккә үзенең әкиятенә кайтырга булыштык. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Сез бүген бик күп яхшылыклар эшләдегез. Зирәк, өлгер, акыллы һәм тәртипле дә булып мине дә шатландырдыгыз, рәхмәт!

Ә хәзер, балалар, әйдәгез, кунаклар белән дә саубуллашыйк.

Балалар. Сау булыгыз!