Серле йомгак
(Уртанчылар төркемендә танып белү эшчәнлеге)
Ләйсән ӘХМӘТШИНА,
Апас районы Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат. Балаларның бияләйләр, перчаткалар турындагы белемнәрен баету һәм тирәнәйтү, йон җебе белән таныштыру.
Бурычлар:
– татар хакының кул эшләре белән таныштыру, тәрбияченең сөйләмен аңларга, сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам иттерү;
– сенсор культураны, сүзлек байлыгын, сөйләмнең грамматик төзелешен үстерү;
– татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, чисталык, пөхтәлек, тырышлык, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: ноутбок, экран, үтә күренмәле төрле төстәге буяулы су салынган савытлар, төрле төстәге йон йомгаклары, кыскычлар, су салырга савытлар; «Бәйләгән киемне тап», «Парын тап» дидактик уеннары, «Бармак» уены, «Әби» видеоязмасы; Зарипова З.М. һ.б «Туган телдә сөйләшәбез» (4 – 5 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек)
Белем бирү формалары һәм ысуллары: сорау-җавап, дидактик уен, күрсәтмәлек, гамәли эшчәнлек.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, иҗади сәнгать.
Сүзлек: перчатка.
Эшчәнлек барышы
- Оештыру өлеше
Тәрбияче.
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә? (Тәрбияче балаларны җыя.)
Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн телибез.
Балалар.
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн безгә!
Хәерле көн сезгә!
- Төп өлеш
Тәрбияче. Балалар, бүген мин сезгә менә нәрсәләр алып килдем. (Кәрзин белән йомгакларны күрсәтә.) Бу нәрсә, балалар?
Балалар. Болар – йомгаклар. (Индивидуль һәм күмәк кабатлаулар.)
Тәрбияче. Әйе, болар – йон җебеннән ясалган йомгаклар. Балалар, бу йомгакларны алыгыз әле. (Балалар кәрзиннән йомгаклар ала.)
Тәрбияче. Гүзәл, синең йомгагың нинди төстә? (Тәрбияче йомгакларның төсләрен сорап чыга.) Аларның сары, зәңгәр, кара төстә булуларын бер сүз белән ничек әйтергә була?
Балалар. Төрле төстәге, төрле төсле. (Индивидуль һәм күмәк кабатлаулар.)
Тәрбияче. Ә зурлыклары буенча нинди алар?
Балалар. Төрле- төрле.
Тәрбияче. Йомгаклар нәрсәгә охшаган?
Балалар. Минем сары төстәге йомгагым кояшка охшаган, минем кызыл йомгак алмага охшаган һ.б.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, йомгакларны тәгәрәтеп карыйбыз. (Тәгәрәтәләр.) Йомгаклар тәгәриме? Ни өчен тәгәри?
Балалар. Аның почмаклары юк. Алар шар формасында.
Тәрбияче. Бу йомгаклар нәрсәдән ясалган?
Балалар. Җептән.
Тәрбияче. Әйе, бу йомгаклар йон җебеннән ясалган. Менә шулай җепне урый-урый йомгак килеп чыга. Йомгакларны аз гына сүтеп, сез дә урап карагыз. (Сүтеп күрсәтә, балалар кабатлый.) Игътибар белән тотып карагыз әле, йон җебе нинди?
Балалар. Йомшак, калын, җылы.
Тәрбияче. Йон җебе нәрсә өчен кирәк дип уйлыйсыз?
Балалар. Бәйләр өчен.
Тәрбияче. Ә сез бәйләгән киемнәрне аерасызмы? Әйдәгез, кәрзингә йомгакларыгызны салыгыз да «Бәйләгән киемне тап» дигән уен уйнап алабыз.
III. «Бәйләгән киемне тап» дидактик уены
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Рәсемнәрдәге бу киемнәр фабрикаларда станоклар белән бәйләнгән. Ә сез әбиләрегезнең, әниләрегезнең бәйләгәнен күргәнегез бармы?
Балалар. Бар.
Тәрбияче. Алар нәрсә белән бәйлиләр?
Балалар. Энә белән.
Тәрбияче. Бәйләр өчен йон җебен кайдан алалар?
Балалар. Кибеттән алалар, дәү әниләр эрли.
Тәрбияче. Нинди хайваннар йон бирә?
Балалар. Сарык, кәҗә, куян.
Тәрбияче. Әминә әби бәйләр өчен йон җебен кайдан ала икән, карыйк әле.
- Видео карау
(Әминә әби йон җебен эрләп, бәйләп күрсәтә, балаларга үзе бәйләгән бияләйләрне посылка белән җибәргәнен әйтә.)
Тәрбияче. Димәк, кулларыбыз туңмасын өчен Әминә әби безгә дә бияләйләр җибәргән икән. Кулларны туңдырырга ярамый. Әйдәгез бармакларны җылытып алабыз.
- Физкультминут
Менә безнең бармаклар
Шаян алар, шук алар.
Бармаклар гел уйныйлар,
Уйный-уйный туймыйлар.
Менә безнең бармаклар –
Баш бармак, имән бармак,
Урта, атсыз һәм чәнти.
Бик дус алар, гел бергә
Шуңа туңмыйлар бер дә.
Ф-ф-ф; ф-ф-ф!
Тәрбияче. Куллар туңмасын өчен, бияләйләрдән башка тагын нәрсә киясез?
Балалар. Перчаткалар киябез.
Тәрбияче. Безнең сөйләмгә «перчатка» сүзе рус теленнән кергән. Без аны бармакчалы бияләй дип тә йөртәбез. Перчатка формасы буенча бияләйләргә охшаганмы? Перчата белән бияләйне ничек аерабыз? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Перчатка да, бияләйләр дә парлы була, өстәлдә яткан перчатка белән бияләйләрнең парлары буталган. Әйдәгез, аларның парларын табабыз.
- «Парын тап» дидактик уены
Тәрбияче. Сарык, кәҗә, куян нинди төстә була? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Балалар, йон йомгакары ничек төрле төстә була икән? (Кәрзиндәге йомгакларга күрсәтә.) Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Әйе, балалар, төрле чәчәкле матур бияләйләр бәйләр өчен аларны әбиләребез элек-электән буяганнар. Ничек итеп буяганнар? Без дә буяп карыйк әле.
VII. Тәҗрибә ясау
(Йон җепләрен төрле төстәге буяу кушылган савытларга салып карыйлар, нәтиҗә ясыйлар.)
VIII. Сюрприз
(Ишек шакыйлар. Хат ташучы керә.)
Хат ташучы. Исәнмесез, балалар! Сез «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче уртанчылар төркеме балаларымы?
Балалар. Әйе.
Хат ташучы. Сезгә Әминә әбидән посылка бар. Рәхим итеп алыгыз.. (Чыгып китә.)
Тәрбияче. Әминә әбинең күчтәнәчләре килеп тә җитте. Әйдәгез, бергәләп ачып карыйк әле. Нәрсәләр бу?
Балалар. Болар – бияләйләр. (Бияләйләрне алалар.)
- Йомгаклау (тикшерү)
Тәрбияче. Бияләйләр безгә нәрсә өчен кирәк?
Балалар. Куллар туңмасын өчен.
Тәрбияче. Аларны нәрсәдән бәйлиләр?
Балалар. Җептән, йон җебеннән.
Тәрбияче. Һәрберегезнең бияләйләре бар. Урамга чыккач, бияләйләребез юешләнсә, алыштырырга Әминә әбидән килгән бияләйләр дә булды. Юешләнгән бияләйләрне нишләтергә кирәк?
Балалар. Киптерергә кирәк.
Тәрбияче. Әйе, балалар, бияләйләрне саклап кияргә, юешләнсә – киптерергә кирәк. Бияләйләр нинди?
Балалар. Бияләйләр җылы, йомшак.
Тәрбияче. Кешеләр элек-электән үк, үзләрен салкыннан саклар өчен, җылы оекбашлар, шарфлар, кофталар бәйләгәннәр. Матур булсын өчен, йон җепләрен төрле төскә манганнарнар. Сезгә Әминә әбинең җибәргән бияләйләре ошадымы?
Балалар. Ошады.
Тәрбияче. Миңа да ошады. Сез бүген бик тырыш булдыгыз, балалар.
Әйдәгез, Әминә әбигә рәхмәт әйтеп, үзебезне мактап кул чабыйк әл