Серле әкият

№ 201

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Кем көчле?» татар халык әкиятенә нигезләнгән күнел ачу кичәсе)

Эльзирә БӘДРЕТДИНОВА,

Алабугадагы 3нче «Теремкәй» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Кичә барышы

(Әбинең ишегалды. Өйдән радио аша татар халык җыры ишетелә. Әби кайтып керә.)

Әби.

Ай-яй, каз бәбкәләремне саклап йөреп,

Никадәр вакыт үткән бит.

Оныкларымның кунакка

Килер вакыты җиткән ич.

(Ишек артында балалар тавышы ишетелә.)

Балалар. Мәрьям әби, син өйдәме?

Әби. Әнә килеп тә җиттеләр. (Балалар тавышы ишетелә.)

Әби. Керегез, кер, сезне күргәч, күңелләрем сөенә. (Балалар керә.)

1 нче бала.

Исәнме, әбекәй, бездән башка

Әйбәт кенә тордыңмы?

2 нче бала.

Әбекәй, син безне

Сагынып өлгердеңме?

Әби.

Исәнмесез, оланнар,

Бик сагындым мин сезне.

Бик тә яратам бит мин,

Балалар, үзегезне.

3 нче бала.

Безгә нинди күчтәнәч,

Әби, син әзерләдең?

Әби.

«Кем көчле?» дигән әкият

Үзегезгә сөйләрмен.

Ә аннан соң коймаклар белән

Үзегезне сыйлармын.

Әйбәтләп утырыгыз да

Игътибар белән тыңлагыз.

Бу әкият бик серле,

Сүземә ышаныгыз.

(Балалар эскәмияләргә утыралар. Әби әкият сөйләгәндә эчтәлеккә туры килгән рәсемнәр экраннан да күрсәтелеп барыла.)

Әби.

Борын-борын заманда

Булган, ди, бер кеше.

Беләсезме, бу кешенең

Нарый булган исеме.

Көннәрдән бер көнне Нарый

Чыгып киткән, ди, юлга.

Бүген безнең сөйләшүебез

Нәкъ менә шул турыда.

Бара, бара, ди, Нарый,

Як-ягына да карый.

Ялтыравык бозга килеп кергәч,

Нарый бәлага тарый.

Шома бозга басу белән

Аягы таеп китә

Һәм Нарый аркасы белән

Әйләнеп барып төшә.

Балалар, әйтегез әле, бу елның кайсы фасылы була? Боз кайчан барлыкка килә? (Экранда боз рәсеме. Балаларның җаваплары.)

Әби. Оланнар, кыш турында шигырь беләсезме? (Бер яки ике бала шигырь сөйли.)

Әби. Ә сезнең кыш көне иң яраткан бәйрәмегез нинди? Ни өчен яратасыз?

Балалар. Чыршы бәйрәме. Кыш бабай килгән өчен, бүләкләр алып килгән өчен яратабыз.

Әби. Кем, кем килгән өчен дисез? (Балалар: “Кыш бабай!” – дип кычкырып җавап биргәндә, буран тавышына әйләнә-әйләнә, Кыш бабай килеп керә.)

Кыш бабай.

Бу җил-буран инде мине

Кая китереп ташлады?

Әллә каян гына ишетелә

Балалар тавышлары.

Бәрәкалла, собханалла,

Чакырдыгызмы, балалар?

Сагынып та инде мине

Өлгердегезме, оланнар?

4 нче бала.

Әйе, без инде сине

Сагындык, Кыш бабай.

Синең белән берәр уен

Уйныйк әле, Кыш бабай!

(Балалар түгәрәккә басалар. Кыш бабай уртада. «Бөрлегәнем, бер генәм» татар халык көенә.)

Кыш бабай (түгәрәк эчендә җырлап йөри).

Ызз… ызз.. итәрмен,

Ап-ак карны тетәрмен.

Очыртырмын туздырып,

Битегезне кыздырып.

Балалар (каршы якка баралар).

Ызз… ызз.. итә бир,

Ап-ак карны тетә бир.

Безнең битләр сау булыр,

Алма кебек ал булыр. (Туктап, башларын чайкап, бит алмаларын күрсәтәләр.)

Кыш бабай.

Ырр… ырр.. итәрмен,

Ап-ак карны тетәрмен.

Өегезне күмәрмен,

Кардан таулар өярмен. (Кулларын югары күтәреп, тау ясап күрсәтә.)

Балалар.

Ырр… ырр.. итә бир,

Ак карны тау итә бир. (Түгәрәктә йөриләр.)

Балалар таулы булыр,

Шуарга җайлы булыр. (Шуу хәрәкәте ясыйлар.)

Кыш бабай.

Ыжж… ыжж.. итәрмен,

Таулар аша үтәрмен.

Елга-суларыгызны

Шоп-шома боз итәрмен. (Куллары белән тау аша үткән, боз өстен күрсәткән хәрәкәт ясый.)

Балалар.

Ыжж… ыжж.. итә бир,

Суларны боз итә бир.

Бергәләп чыгарбыз без,

Бозыңда шуарбыз без. (Тимераякта шуган хәрәкәт ясыйлар.)

Кыш бабай.

У.. у… итәрмен,

Кар тауларын тетәрмен.

Сезнең белән саубуллашып,

Инде кайтып китәрмен. (Кул болгап, әйләнә-әйләнә чыгып китә.)

Балалар.

У… у… итә бир.

Кар тауларын тетә бир.

Без чакыргач, Кыш бабай,

Син безгә тагын кил.

Әби. Елга-суларны бозга әйләндереп, Кыш бабай китеп барды. Ә әкият дәвам итә, һәм Нарый: ”Боз, син нидән болай көчле? – дип сораган. “Көчле булсам, мине кояш эретә алмас иде”, – дигән боз. Ә кояш кая качкан соң әле, оланнар?

5 нче бала.

Мәрьям әби, без

Кояшны яратабыз.

Хәзер бергәләп,

Кояшны чакырабыз.

Балалар (бергә).

Кояш, чык, чык!

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга

Тәти кашык сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Әби. Әнә кояш та чыкты, оланнар. (Экранда кояш рәсеме пәйда була.)

Сез кояш нурлары астында җылынып утырыгыз. Ә Нарый кояштан: ”Кояш, син нидән көчле?” – дип сораган. Кояш: ”Көчле булсам, мине болыт капламас иде”, – дигән. (Экранда болыт рәсеме пәйда була.) “Болыт, син нидән көчле?” – дип сораган Нарый. “Көчле булсам, мине яңгыр тишеп чыкмас иде”, – дигән болыт. (Экранда яңгыр рәсеме барлыкка килә.)

6 нчы бала.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Илдә уңыш мул булсын,

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә эчәргә сөт булсын.

(“Без болытны куабыз” дигән бию башкарылы.)

Әби. Рәхмәт, балалар, болытны да куып тараттыгыз. Ә Нарый яңгырдан: “Яңгыр, син нидән көчле?” – дип сораган.

7 нче бала. Мәрьям әби, мин дә сорыйм әле.

Яңгыр, яңгыр, ни өчен

Җирнең битен юасың?

Җирнең битен юа, юа,

Агартмакчы буласың?

Әби. Беләсезме, яңгыр: “Көчле булсам, мине җир сеңдермәс иде”, – дигән. (Экранда җир рәсеме.)

Балакайларым, без сезнең белән җиргә басып йөрибез, җир өстендә яшибез, уйныйбыз.Әйдәгез, бүген дә сезнең яраткан уеныгызны уйнап алыйк. (“Зилем, зиләле” дигән җырлы-биюле уен уйнала.)

Әби. Булдырдыгыз, оланнарым, ә әкият дәвам итә. Нарый: “Җир, син нидән көчле?” – дигән. “Көчле булсам, мине үлән тишеп чыкмас иде”, – дип җавап биргән җир. (Экранда үлән рәсеме.)

Балалар, ә үләннәр кайчан, кайсы ел фасылында тишелеп чыга? (Балаларның җаваплары.)

Ә хәзер, балалар, үзебез ярата торган “Яз җитә” җырын (Ф.Кәрим сүзләре, Җ.Фәйзи көе) җырлыйк әле.

(Нәүрүзбикә керә.)

Нәүрүзбикә.

Яз – минем ел фасылым,

Исәнмесез, балалар.

Әби.

Яз кызы – Нәүрүзбикәне

Сәламлик әле, оланнар. (Кул чабалар.)

Нәүрүзбикә.

Мин сезгә, балалар,

Уен алып килдем.

Минем таҗым өчен

Чәчәк җыюыгызны телим.

(“Чәчәк җыю” уены уйнала.)

Нәүрүзбикә.

Чәчәкләрегез өчен, балалар,

Бик зур рәхмәт.

Сау булыгыз, таҗ үрү өчен

Миңа китәргә кирәк. (Чыгып китә.)

Әби. Хәзер инде Нарый үләннән: “Үлән, син нидән көчле?” – дигән. “Көчле булсам, мине сыер ашамас иде”, – дигән үлән. (Экранда сыер рәсеме.) Оланнар, сыер ул нинди хайван? Сыер нинди файда китерә? Тагын нинди йорт хайваннарын беләсез? (Балаларның җаваплары.)

Әби. Нарый: “Сыер, син нидән көчле?” – дип сораган. “Көчле булсам, мине пычак кисмәс иде”, – дигән сыер. Оланнар, пычак ни өчен кирәк? (Экранда пычак рәсеме. Балаларның җаваплары.)

(”Кылычлар белән бию” башкарыла.)

Әби. Хәзер пычактан сорый инде Нарый: “Пычак, син нидән көчле?” “Көчле булсам, мине ут эретмәс иде”, – дигән пычак. Утны күз алдына китерегез, балалар. Экранга игътибар итегез. Ут белән уйнарга ярыймы һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Рәхмәт, балалар. “Ут, син нидән көчле?” –дигән сорауны бирә инде хәзер Нарый. “Көчле булсам, мине су сүндермәс иде”, – дигән ут. (Экранда су рәсеме.) Оланнарым, су нәрсә өчен кирәк? (Балаларның җаваплары.)

8 нче бала. Мәрьям әби, мин суга эндәшә беләм:

Йомшак су, йөгерек су,

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын,

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су,

Һәммәсен чиста ю!

Йомшак су, йөгерек су,

Син мине чиста ю!

Әби. Рәхмәт, балам. Ә Нарый: “Су, син нидән көчле?” – дип сораган. “Көчле булсам, мине кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә, тегермәннәр әйләндерергә җигә!” – дигән су.

Шуннан соң Нарый, кешелән дә көчле нәрсә юк икән дип, үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.

(“Кояшлы ил” җырын (Ә.Рәшитов сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) җырлыйлар.)

Әби.

Рәхмәт, оланнарым!

Әйдә, өйгә узыгыз!

Хәзер инде мин пешергән

Коймак белән сыйланыгыз. (Әби һәм балалар чыгып китә.)