Сары тузганак

Гөлназ САДЕРТДИНОВА,

Алабугадагы 31нче балалар бакчасы  тәрбиячесе

Икенче кечкенәләр группасы өчен рәсем конспекты.

Максатлар һәм бурычлар: чәчәк образын, аның төзелешен һәм формасын бармаклар кулланып рәсемгә төшерергә өйрәтү. Төсләрне (яшел, кызгылт сары, сары) белүне ныгыту. Эмоциональ-эстетик җавап бирергә өйрәтү. Чәчәкләргә  сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: альбом битләре,  кызгылт-сары һәм сары гуашь, модель яки балалар саны буенча тере тузганак һәм бал кортлары, тастымаллар.

Алдан эшләнгән  эш: кырда  йөргәндә үләннәрне һәм чәчәкләрне карау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар,  хәзер елның матур яз вакыты.  Без сезнең белән бөреләрнең бүртүен күзәттек, аннары яфраклар үсеп чыкты. Кайсы чәчәкләр беренче булып чәчәк ата? Кояш кебек сары чәчкләр ничек атала? (Тузганаклар.)

Балалар, шигырь тыңлагыз әле.

Кояш төште

Алтын нурларын сипте

Тузганак үсеп чыкты

Алтынсу кояш төсле.

Тәрбияче. Карагыз әле, нинди матур тузганак чәчәге! Якынрак барыйк. Бу чәчәк нәрсәсе белән кояшка охшаган соң? Кагылып карагыз, ул шундый ук түгәрәк, сары. (Тузганакны күзәтү).

Тәрбияче. Тузганак нинди өлешләрдән тора? (сабак, яфрак, чәчәк).

Сулыш күнегүе «Ах, нинди тәмле ис!»

Балалар утыра. (Яз көне нинди ис иснәргә тәкъдим ителә: һава, үлән, беренче чәчәкләр – тирән итеп суларга; иснәргә – берничә кыска сулыш, «Ах!” ).

Тәрбияче. (бал кортларын кертә). Балалар, бал кортлары  ничә? (күп),  чәчәк бер генә. Бөҗәкләргә чәчәк нектары кирәк. Аны каян алыйк? (рәсем ясарга  була)

Тәрбияче. Без нәрсә белән ясарбыз?  Пумалалар юк бит. Бездә һәрвакыт 10 пумала әзер, алар һәрвакыт безнең белән. Нинди пумала соң бу? Уйлап карагыз әле? Әлбәттә, бу безнең бармаклар! Һәрбер  бармакка үз буявы.

Хәзер мин сезне бармак – пумалалар белән рәсем ясарга өйрәтермен. Бармакны сары буяуга манып чиста кәгазь битенә нокта куябыз, аннары аның тирәсендә түгәрәк буенча күп  нокталар ясыйбыз.

Тәрбияче үрнәкне  һавада эшләп күрсәтә. Менә шулай сары, йомшак чәчәк килеп чыкты. Без тагын нәрсә ясарга оныттык. (сабак һәм яфрак.)

Тәрбияче. Аларны туры сызыклар белән ясарга була. Кем, күрсәтергә тели? (Бала үрнәктә рәсем ясый, һавада балалар белән бергә күрсәтә). Карагыз, безнең төркемдә тагын бер тузганак үскән, ләкин безгә барыбер чәчәкләр җитми. Хәзер сез һәр бал кортына тузганак рәсемен ясагыз.

«Төклетура оча»  көе  яңгырый. Балалар рәсем ясый.

Тәрбияче. Ишетәсезме, нәрсәдер гөжли. Нәрсә икән ул? Үзе канатлы, тиз оча, күлмәге сызыклы, тешләсә – шешеп чыга. (Бал корты.)

Тәрбияче. Исәнмесез, бал корты! Синең исемең ничек?  Майя.

Тәрбияче. Балалар бал корты белән исәнләшегез! Без синең дусларың һәм синең өчен бик күп матур тузганаклар ясадык!

Тәрбияче. Карагыз, нинди матур чәчәкләр килеп чыкты. Хәзер тузганакларны бергә җыйсак, алтын алан барлыкка килер. Безнең бал кортлары аның өстенә утырырлар да татлы нектар эчәрләр!

Тәрбияче. Әйдә безнең белән уйна! «Бал кортлары» хәрәкәтле уены.

Балалар барысы да тырыштылар, бал кортлары бик канәгать. Безнең дәрес бетте.  Саубуллашабыз.