Сәламәтлек аланы

Сәламәтлек аланы

(II сыйныфта сәламәтлек сәгате)

 

Әлфия Шиһапова,

Фасил Әхмәт исемендәге Кәркәүч авылы

төп гомуми белем бирү мәктәбенең

югары квалификация категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 

Аңлатма язуы

Педагогик эшчәнлекнең максаты – шәхесне һәрьяклап үстерү, аңа физик , рухи – әхлакый тәрбия бирү.

Сәламәтлек – сәламәт яшәү рәвеше. Һәр укытучы, шәхси үрнәк күрсәтеп, укучыларны, тормыш белән яшәргә өйрәтә. Башлангыч мәктәп  укытучылары  физкультура һәм сәламәтләндерү дәресләреннән тыш, башка дәресләрдә дә физкультура минутлары үткәрәләр. Тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар, дәресләрдән тыш вакытта физкультура – спорт чаралары оештыралар. Ә ял көннәрендә укучылар һәм ата – аналар белән бергә походларга, экскурсияләргә баралар. Уку елы башында һәм ахырында мәктәпнең барлык укучылары өчен спартакиада, “Күңелле стартлар”, “Әти – әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән бәйгеләр уздырыла.

Мәктәптә табигатькә чыгу өчен һәр мөмкинлек файдаланыла.

 

Сәламәтләндерү дәресләренең максатлары, бурычлары

  • Кече яшьтәге укучыларны авырмыйча яшәү рәвешенә табигый чыныгу юлы белән өйрәтү.
  • Физик һәм рухи яктан үзүсеш юлын күрсәтү, өйрәтү.
  • Балаларда табигатьнең кырыс якларын да ярату, хөрмәтләү хисе уяту.
  • Укучылар, укытучылар, ата- аналар коллективын сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсендә туплау.
  • Халык педагогикасының милли үзенчәлегенә нигезләнеп балаларны физкультура, сәламәтләндерү чараларына һәм спортка тарту, сәламәтлекне сакларга өйрәтү.

 

Матур кеше – сәламәт кеше. Ә кешенең ни дәрәҗәдә сәламәт булуы аның хәрәкәт активлыгына бәйле.

 

Сәламәтлек аланы

 

2 сыйныфта сәламәтлек сәгате

 

Максат: балалар шәхесенең төрле яклап үсешенә ярдәм итү,

аларның яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыту,

халык педагогикасының милли үзенчәлегенә нигезләнеп

балаларны физкультура, сәламәтләндерү чараларына һәм

спортка тарту, сәламәтлекне сакларга өйрәтү.

Җиһазлау: магнитофон, әкият каһарманнары, мәкальләр язылган

плакатлар, гимнастик эскәмия, спорт җиһазлары

 

Дәрес барышы:

 

Укытучы. Бүген сәламәтлек дәресе урман аланында узар.Мин аны “Сәламәтлек аланы” дип атадым. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай атадым икән мин аны?

Балалар җавабы. Урманда саф, чиста һава, дару үләннәре үсә, матур, рәхәт.

Укытучы. Әйе, балалар, кешеләрял итәрөчен урманга килә, ял йортлары, шифаханәләр урман буйларына салына.

 

Һәр кеше үзен хөрмәт итә,                           

Үз бәхетен үзе кайгырта.

Булмый җан саулыгын  алмаштырып

Дөньядагы  иң зур байлыкка.

 

Кешеләр генә түгел, җәнлекләр дә сәламәтлекләрен кайгыртып яши. Бүген без кайбер җәнлекләр белән очрашып сөйләшербез. Юлда очраган каршылыкларны, киртәләрне көч, җитезлек һәм зирәклек белән җиңәрбез. Урманга барганда, табигатьне яхшырак күзәтү өчен, күзләргә гимнастика ясап алыйк.( “Күзләр белән ату” уены уйнала.) Кузгалыйк, балалар, хәерле сәгатьтә!

 

Балалар бүлмә уртасына чыгып баса, алар каршына әтәч чыга.

 

Әтәч. Мин Әтәч – Кызыл Кәпәч. Сез мине беләсез инде. Мин көн саен йокыдан иртән иртүк торып бар кешене уятам, көндәлек режимны төгәл үтәргә тырышам. Аннан зарядка ясап алам. Теләсәгез, сезне дә өйрәтәм. (Кул күнегүләре ясала).

Укытучы. Әйдәгез, әтәч турында җырлап алыйк.

 М. җәлил сүзләренә “Әтәч” җыры башкарыла.

Укытучы. Балалар, әгәр режим белән яшәсәгез, көн дәвамында ниятләгән эшләргә дә өлгерерсез, нык ихтыярлы, оешкан, үз дигәнегезгә ирешүче кеше булып та үсәрсез.

Әтәч. Сез миңа бик ошадыгыз, мин дә сезнең белән барам. Ай, мин бу басмадан чыга алмыйм, куркам.

Балалар. Курыкма, әтәч, безенң арттан кулларыңны як – якка җәеп ипләп кенә чык.

“Чокыр” аша гимнастик эскәмия буйлап чыгалар.

 

Укытучы. Балалр, гәүдәгезне төз тотыгыз. Сылу, матур булып үсәрсез.

Каршылырына бака чыга.

Җырлый- җырлый килә.

 

Бака.

Иртә- кичен юынам,

Судан башка яшәмим.

Чумам, йөзәм, чәчрәтәм,

Көнне шулай уздырам.

Сезгә дә бар киңәшем:

Юын иртән һәм кичен.

 

Әй, балалар, кая болай юл тоттыгыз?

Балалар. Урманга, табигать кочагына. Әйдә безнең белән. Анда бик матур күл бар, шунда йөзәрсең.

Бака. Мин сезне бик еш күзәтәм. Суны бик яратканыгызны беләм. Тик кайберәүләрегез елга, күл суларын да эчкәли. Ничек уйлыйсыз: елга – күлләрдән су эчәргә ярыймы?

Балалар. Юк, анда бик күп микроблар була, авырулар барлыкка килергә мөмкин.

Укытучы. Билгеләнгән урыннада гына су коеныгыз, елга – күл сулары эчмәгез, ашказаны – эчәк авырулары, йогышлы авырулар белән чирләп китүегез бар.

Каршыда “сазлык” очрый. Бака балаларны “сазлыктан” алып чыга. Сикерү күнегүләре ясыйлар. Бака балаларга үзе яраткан күнегүләрне ясата.

Су буенда бакалар

Бик иртә уяналар,

Бата – калка, бата – калка,

Битләрен дә юалар.

Аннары тезелешеп,

Зарядка да ясыйлар:

Алга да иеләләр,

Артка да иеләләр.

Аякларын тып – тып итеп,

Кулларын чуп – чуп итеп,

әкрен генә суга чумалар.

Бака. Карагыз әле, без урман аланына килеп тә җиткәнебез түгелме?

Аларны куян каршы ала.

Куян. Рәхим иегез “Сәламәтлек аланы”на!

Балалар. Нинди матур монда!

Бер бала үги ана яфрагы, икенчесе – кычыткан, өченчесе – чәчәк, бака үләне ала.

Куян. Дуслар, нигә дип җыйдыгыз бу үләннәрне?

Бака.

Мин үз үләнемне таптым.

Исемем сәер булса да,

Мине бик хөрмәтлиләр,

Киселсә дә, канаса да, иң әйбәт дару, диләр.

1 нче бала.

Үги ана яфрагы –

Үләннәрнең патшасы.

Суык тигән кешеләрнең

Дәвалый ул барчасын.

2 нче бала.

Бу – кычыткан, зәһәр үзе.

Чагадыр кул тидерсәң.

Шаянрак балаларны

Үрле – кырлы сикертә.

Тик барыбер шифалы ул,

Сызласа кул – буыннар,

Яфрагында, сабагында

Яшәү көче – суы бар.

Куян. Сез бик күп нәрсәләр беләсез икән, мине дә өйрәттегез, рәхмәт.Элек мин, кар өстендә яланаяк йөреп, аяксыз кала яздым. Ярый әле, Айболит бабай терелтте. Аякларны җылыда йөртергә, туңдырмаска кушты. Ул киңәшләрне сез дә исегездән чыгармагыз.

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлады,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны куркытты,

Ул урманга элдертте.

Куян. Мин сезгә куян күчтәнәче әзерләдем.

Берәр кызгылт йомырка өләшә.

Балалар. Безенең әниләр дә йомырка кызартты. Дәрә җыйдык, “Карга боткасы” пешердек.

Укытучы. Әйдәгез, Сабан туена әзерлегебезне кунакларга да күрсәтик. Иң элек, арганлыкны бетерү өчен, күнегү ясап алыйк.

  1. Элмәк уены.
  2. Кәрҗиннән тупны алып, икенчесенә салу.
  3. Кыршау киеп йөгерү.
  4. Кәрҗингә туп кертү.
  5. Кәшәкә белән туп тәгәрәтү.
  6. таяк тартыш.
  7. Әтәч көрәше.
  8. Укытучы. Безне матур итеп каршы алганы, ял иттергәне өчен урман аланына рәхмәт әйтеп, бер җырлап алыйк инде.

“Зәңгәр күл” җыры җырлана.

Укытучы. Әйтегез әле, балалар, без нәрсәләрне истә тотарга һәм үтәргә тиеш?

Балалар.

  • Көндәлек режимны үтәргә;

 

  • Саф һава, су белән дус булырга;

 

  • Дару үләннәреннән дөрес файдаланырга;

 

  • Хәрәкәтле уеннар уйнарга;

 

  • Спортны яратырга.

 

Укытучы. Халкыбыз борын – борыннан сәламәтлек турында кайгыртып яшәгән. Халык авыз иҗатында да чагылыш тапкан ул. Мин хәзер сезгә мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итәрсез.

  • Хәрәкәттә — бәрәкәт
  • Саулык – зур байлык
  • Сәламәт тәндә — сәламәт акыл
  • Саф һава – тәнгә дәва
  • Чисталык – сәламәтлек нигезе

 

Дәресебез тәмам, балалар, көнегез файд