САБАНТУЙ
САБАНТУЙ
(Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына бәйрәм үткәрү өчен сценарий)
Нәзифә РӘШИТОВА,
Казандагы «Инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган
18 нче мәктәп»нең татар теле укытучысы
Аннотация
Әлеге материалда кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары белән татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрү өчен өчен сценарий тәкъдим ителә. Укучыларда татарларның яшәү рәвеше, йолалары, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты һәм милли киемнәре турында белем бирү, татар халык уеннарының әһәмиятен билгеләргә өйрәтү максатлары куела.
Ачкыч сүзләр: Сабантуй, бәйрәм, тарих, уен, йола, гореф-гадәт, җыр-бию.
Максат: Укучыларда татарларның яшәү рәвеше, йолалары,гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты һәм милли киемнәре турында белем бирү, татар халык уеннарының әһәмиятен билгеләргә өйрәтү.
1 нче алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн ! Сабантуй – татарларның милли бәйрәме. Татарлар һәм башка төрки халыклар бу бәйрәмне язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу белән бәйлиләр. Тик гел алай булмаган. Казандагы ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры профессор Энгель Таһировның мәгълүматлары буенча, татар Сабантуена – өч мең ел, ул башта яз һәм табигатьнең җанлануы бәйрәме булган.
2 нче алып баручы. Сабантуйларның прототибы булган бу бәйрәмнәр Җыен дип аталган борынгы төрки-татар халыкларында. Җыен вакытында кабиләләрнең юлбашчы һәм аксакаллары дала халкының төрле хуҗалык һәм сәяси мәсьәләләрен караганннар. Иң мөһиме – спорт ярышлары, көч сынашулар үткәргәннәр.
Сабан туе
Луиза Батыр-Болгари музыкасы
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Күңелле сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый ,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Кушымта :
Без җырлыйбыз сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.
Күбәләкләр безнең белән
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Сабантуй күбәләкләр һәм
Кошлар өчен дә бәйрәм.
Кушымта :
Без җырлыйбыз сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.
Әти-әниләребезгә
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
1 нче алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Без бүген татар халкының олы бәйрәме Сабан туена җыелдык. Сабантуй ул – хезмәт бәйрәме, Сабантуй – ул дуслык бәйрәме, Сабантуй ул – һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабантуйлары!
2 нче алып баручы. Кышкы суыклар инде узган. Кояш нурлары җир өстен назлый. Матур, җылы көннәр башланган чак. Әйе, Сабантуй татар халкының милли бәйрәме .Язгы чәчү эшләре беткәч үткәрелә ул. Җиләкле болыннарга печән чабарга төшкәнче була ул. Халкыбызның милли туе ул – Сабантуй, илебезнең туе.
1 нче укучы
Ил ул җирдән генә түгел,
Халыктан да гыйбарәт .
Ә Сабантуй кеше аша
Илнең рухын күтәрә,
Ил куәтен күтәрә.
1 нче алып баручы. Әйе, Сабантуй – ул борынгыдан килгән бәйрәм. Бу бәйрәм халкыбызның гасырлар буена туплап килгән акылын, уңганлыгын чагылдыра.
Сабан эшләре беткәч, татар халкы хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә. Аның исеме Сабантуй шуңа күрә дә. Ул хәзер шәһәрләрдә дә зурлап уздырыла. Бу бәйрәмдә татар халкының борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла.
2 нче алып баручы. Тарихка күз салсак, хәзерге Сабантуеның башта борынгы күчмә һәм ярымкүчмә халыкларның бәйрәме булуы турында андагы милли спорт ярышлары да сөйли. Алар арасында билбаулар белән милли көрәш. Билбаулар белән көрәш хәзер киң таралыш алып бара, дөнья чемпионатлары үткәрелә, бу спорт төрен Олимпия уеннары исемлегенә кертү буенча да эш алып барыла.
2 нче укучы.
Ак сөлге
Әнәс Ихсанов
Сабантуйга сөлге җыялар,
Сөлгесез бит булмый
Сабантуй,
Тазамы син?
Әйдә мәйданга
Чык та ак сөлгегә билең куй!
Шул сөлгедәй намусың пакъ булса,
Ак сөлгегә көчең хак булса,
Көрәш әйдә , башың югалтып,
Сөймәс мәйдан куркак , сак булсаң.
1 нче алып баручы. Сабантуй бик борынгы да, яңа да бәйрәм ул. (М.Хәбибуллинның “Илчегә үлем юк” әсәреннән инценировка)
“…Сәлим хан. Инде барыгыз да тыңлагыз. Бер атнадан Чәчкә туе җитә. Күрше-күләнгә хәбәр салынды – кунакка дәштек. Чәчкә туе хакында атна буена һәр мәхәлләдә сөрән алыгыз, калаларга чаптарлар җибәрегез. Мин әйттем.
Бусагабаш Камай.
- Кардәш кыпчаклар Чәчкә туен Сабан туе ди йөриләр , ханиям.
Сәлим хан :
– Чәчкә туемы, Сабан туемы, Җыенмы – безнең өчен ул иң кәттә, иң күркәм бәйрәм. Сый-хөрмәтне мулдан әзерләгез. Бөек кала тарханы сиңа әйтүем. Кем …Карабай тархан мондамы үзе? Ишетәсеңме хан йөзенә, хан йортына кызыллык килерлек булмасын.
Карабай тархан :
- Мин монда, ханиям, монда. Барсын да эшләрбез.
Сәлим хан.
- Сабан туена Чәчкә ананы да дәшегез. Ил анасы исемен йөрткән Чәчкә анага хөрмәтем зурдыр. Шулай дип җиткерегез үзенә, Олуг хан сәне үзе дәште, дәгез. Инде китегез.
5 нче укучы.
Колын-колынкай
Ләбиб Лерон
Һай бу көннәр, һай бу төннәр
Бигрәкләр озак үтә –
Ярышка барасы атлар
Сабантуй көнен көтә.
Ат чабышы ничек узар –
Шуны беләсе килә:
Колынкайның Сабантуйны
Бик-бик күрәсе килә.
2 нче алып баручы. Игенчелек Идел буенда яшәгән борынгы бабаларыбызның төп кәсебе булган. Идел буе татарларында ул шулай көнкүрешнең төп тармагы булып калган, гореф-гадәтләрендә игенчелеккә бәйле йолалар туган.
Бу йолаларның барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар – ул – иггенчелек эшен изгеләштереп карау,аңа табыну.
6 нчы укучы.
Иген игү – илеңә, халкыңа игелек күрсәтү дип бәяләнгән. Игенче хезмәтенә тирән ихтирам буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчкән.
(Игенче булып киенгән бер укучы олы хөрмәт белән зур гына ап-ак калачны Чәчкә-анага тапшыра.)
Чәчкә ана.
Кадерле балалар, котлы булсын Сабан туйлары! Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Игенчеләр үстергән ипи кадерен белик.
5 нче укучы. Карале, дускай! Игътибар итче! Чып-чын туй бит бу! Сабантуйның нинди бәйрәм икәнен беләсез. Сабантуй. Сабан һәм туй. Ике тамырдан торган кушма сүз дә бит әле. Туйның нәрсә икәнен беләбез инде. Тик Сабан дигәне ни аңлата соң әле? Сабан ул – яз көне чәчелеп шул ук елда көз көне җыела торган ипи, ашлык.
7 нче укучы. Басу-кырда арыш, бодай, арпа, тары һәм башкалар) үсә. Игенчеләр яз көне җиргә орлык чәчеп, көзен исә күп итеп җыеп алалар. Мондый ашлык сабан ашлыгы була. Димәк, Сабан эшләре (язгы чәчү эшләре) тәмам булгач, кешеләр шатланышып, туй шикелле бәйрәм итәләр. Шул Сабантуй бәйрәме була инде. Бүгенге бәйрәм.
8 нче укучы. Икенче төрле “Мәйдан” дип тә йөртәләр, чөнки халык ул көнне мәйданга җыела Бәйрәм итә, җырлый, бии, күңел ача, көрәшә.
5 нче укучы. Мәйдан уртасында колга. Сабантуйның матурлыгын, бәеклеген күрәстеп, зәңгәр күккә ашкан ак колга җәйге җилдә чайкалып утыра, җиңелчә сызгырып, тыныч хезмәткә мәдхия җырлый. Ул Сабантуй тәмамлангач та чайкалып утырыр. Ул колга күпләрнең сөлгеләрне бөтереп, бил алышкан чакларын хәтерләтер.
1 нче алып баручы. Әнә шулай кадерле, бик кадерле Сабантуй дигән халык бәйрәме.
3 нче укучы.
Сабантуй
Мөдәррис Әгъләм
Сабантуйларда алга карый халык,
Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.
Сөлгеләр тотыла, һәр авыл
Батырын күзәтә билгеле…
Мәйдан күк кысыла йөрәкләр,
–Бирмә, билеңне!
–Бирмә!
Дошманнар таптаса җиреңне, Сорамый:
“Син батыр идеңме?”
Мәйдан күк кысыла бар халык:
–Бирмә, илеңне!
–Бирмә!
2 нче алып баручы. Кадерле балалар, сезне зур мәйданга чакырабыз! Сабантуе уеннары башлана.
2 нче укучы.
Сабан туе, Сабан туе
Шундый кызык, күңелле.
Ник чыкмаска көрәшергә,
Мин соң егет түгелме?
Батыр калу өчен әле,
Миңа бераз иртәрәк.
Тик шулай да сабантуен
Үзем башлап җибәрәм. (Көрәш дәвам итә)
2 нче алып баручы. Көрәш тәмам, хәзер мәйданны җырчыларга бирәбез.
Җыр-биюсез бер бәйрәм дә
Узмый, шуны белегез.
Балаларыбыз бик уңганнар,
Концерт карап китегез! (Җырлар, биюләр башкарыла)
1 нче алып баручы: Сабантуй уеннарын дәвам итәбез, дуслар!
Кашыкка салып күкәйне
Йөгерегез тизрәк.
Күрик әле бу ярышта
Кайсыгыз җитезрәк! (Кашыкка күкәй салып йөгерү уздырыла)
2 нче алып баручы.
Икегезгз ике капчык,
Йәгез әле тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дз бүләк алыгыз.
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та:
Сабантуй бүген бездә.
7 нче укучы.
Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән? (Чүлмәк вату ярышы уздырыла)
1 нче алып баручы. Менә дуслар, көтеп алган Сабан туе да тәмам. Тагын бер елга сау бул, Сабан туе.
Барыгызга да саулык-сәламәтлек телибез. Хәзер бергәләп яраткан җырыбызны башкарыйк.
Сабантуйлы Татарстаным
М.Имашев музыкасы
Ә. Шәрипов сүзләре
Сабантуйга дәшеп кошлар сайрый,
Җәйге җылы талгын җил исә.
Сабантуйга дәшеп кояш балкый
Болыннарда чәчәкләр үсә.
Кушымта :
Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,
Эх, урарга иде җир шарын!
Күрсен иде дөнья Сабантуйлы
Татарстан дигән ил барын!
Тальян моңы дәшә Сабантуйга,
Җилкендерә һәрбер йөрәкне.
Сабантуйга дәшеп кызлар җырлый,
Яңгырата бәтен төбәкне.
Кушымта :
Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,
Эх, урарга иде җир шарын!
Күрсен иде дөнья Сабантуйлы
Татарстан дигән ил барын.
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Урманнарда күке моңлана.
Сабантуй дәшеп чишмә чылтырый,
Күңелләрдән якты моң ага.
Кушымта :
Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,
Эх, урарга иде җир шарын!
Күрсен иде дөнья Сабантуйлы
Татарстан дигән ил барын.
Кулланылган әдәбият :
- Мәктәптә бәйрәм бүген (балалар өчен җырлар). – Казан, “Мәгариф”. 2003.
- М. Әбибуллин “Илчегә үлем юк”, Казан, 1996.
- “Салават күпере “журналы, 2001 (5–6).
- “Салават күпере” журналы, 2003 (5–6).
- “Салават күпере” журналы, 2004 (6).