С. Сөләйманова шигырьләрендә метафора һәм чагыштыруларның кулланылышы

 

Гөлнур АХУНОВА,

Түбән Камадагы 33 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Чулпан ГАЛИМОВА,

Түбән Камадагы 33 нче урта мәктәпнең

 рус теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Нәрсә ул шигырь? Аваз һәм иҗекләре матур яңгырашлы итеп билгеле бер тәртипкә салынган сөйләм.

Һәр чор  телгә зур таләпләр куя. Мәдәниятле кеше телдәге сүзләрне, күптөрле чараларны дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдалана белергә тиеш. Телнең стилистик чараларын һәм аларның кулланылышын белү әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып санала.

Телдән функциональ стильләр зур урын тоталар. Электән матур әдәбият әсәрләре үзләренең сәнгатьлелеге белән аерылып торган. Шул тарихи җирлектә сәнгатьле сөйләм үсеп чыккан һәм формалашкан. Аны өйрәнә торган фән тармаклары барлыкка килгән.

Әсәр нинди генә жанрда язылмасын, язучының төп коралы – сүз. Оста язучы, әдип кулында  гади сүз дә яңа нурлар белән балкый ала, музыкаль аһәң булып яңгырый башлый. Алар телдә аерым стильләр булып үсеп китәләр, нәтиҗәдә шуларны өйрәнә торган стилистика фәне туган.

Стилистика – сүзләрнең мәгънә үзгәрешләре һәм сөйләм төзелеше белән бәйләнешле фән. Ул тел чараларының һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарының бер максатка ярашлы рәвештә куллану һәм алардан нәтиҗәле итеп файдалана белү юлларын өйрәнә.

«Саҗидә Сөләйманова шигырьләрендә метафора һәм чагыштыруларның кулланылышы» дип исемләнгән эшнең предметы да  стилистика фәне белән бәйле. Өйрәнү объекты – татар шигъриятенең үзенчәлекле каләм иясе Саҗидә Сөләйманованың шигырьләре.

Эшнең максаты – Саҗидә Сөләйманова шигъриятендә кулланылган метафоралар һәм чагыштыруларны өйрәнү. Бурычлар:

  1. Тел-сурәтләү чаралары хакында теоретик әдәбият белән танышу.
  2. С. Сөләйманова шигъриятен стилистик калыпта тирәнтен өйрәнү, анализлау.
  3. С. Сөләйманова иҗатының тел-стиль чараларына күзәтү ясау.
  4. Шигырьдәге метафоралар һәм чагыштыруларны барлап анализлау.

Татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова  – үзенең табигый сәләте, сихри моңы һәм әсәрләрендәге җанлы сөйләмнең эчке яңгырашы белән кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтүче һәм хәрәкәткә китерүче лирик шагыйрәләрнең берсе. Ул әдәбиятка соңлап килә, үзенчәлекле иҗат җимешләрен калдырып, тиз дә китә. Шуның белән бәйле теманың актуальлеге көчәя: С. Сөләйманова иҗаты, шигъриятенең теле әле җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән. Татар шигърияте дөньясында әлеге автор популяр, шигырьләре эмоциональ, теле дә стилистик җирлектә тикшерү өчен бик кулай.

С. Сөләйманова иҗатының тел-стиль үзенчәлекләре

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова – үзенчәлекле язмыш һәм иҗат иясе. Замандашлары, якыннары аның тормышта сабыр, акыллы, йомшак шәхес булуын искә алалар. Үзенең шундый сыйфатлары шигъриятенә дә салынган. Бу хакта шагыйрәне якыннан белгән Г. Афзал: «…ул әзрәк символист та кебек, әзрәк романтик та, тик ул таш бәгырьле кырыс реалист кына түгел. Аның табигате дә матур, кешеләре дә күркәм, аларның уй-тойгылары да шигъриятле, гүя ул дөньяны сафландырырга, бизәргә генә килгән диярсең».

Күп каләм ияләренә хас: Саҗидә Сөләйманова кулында көчле корал – сүз. Сүзләрне ул үзенчә тезә, алар ярдәмендә күңел фикерләрен үзенчә шәрехли. Телебезнең сыгылмалылыгын нечкә тоемлап, сүзләрнең стилистик төсмерләреннән оста файдалана шагыйрә. Дәлилләр өчен  «Тормыш, исәнме!» җыентыгыннан бер шигырьне карыйк. «Уфа – минем яшьлегем» шигыреннән сөйләмнең сүз-сурәт ярдәмендә оештырылышына күп мисаллар табарга була:

Әллә күрәчәгем монда,

Әллә киләчәгемме?

Уйларым артыннан мин дә

Агыйдел кичәм инде.    («Уфа – минем яшьлегем»)

Шигырь арттырып сурәтләү, ягъни гипербола белән башланган. Гипербола башка төр сурәтле тел алымнары – чагыштыру, метафора һәм метонимия белән үрелеп килә. Биредә дә Агыйдел кичү гиперболасы белән янәшәдә уйлар артыннан кичү фигыль метафорасы кулланыла.

Йолдызлы күктә яр өсте,

Килсә дә кайсы яктан.

Аста кар ята, ә өстә

Чияләр чәчәк ата. («Уфа – минем яшьлегем»)

Шигырь укуны дәвам итеп, чагыштырудан тыш, автор метафорасына юлыгабыз.

Ярлары текә, яралы,

   Убылган упкыннар. («Уфа – минем яшьлегем»)

Яра сүзенең төрле мәгънәгә ия булуыннан күп кенә шагыйрьләр һәм әдипләр файдаланыла. Күңел яралану, йөрәк ярасы кебек күчерелмә мәгънәле вариантлар телебездә актив. С. Сөләйманова убылган упкынны яралы итеп күрә.

Алдагы юлларда да үзенчәлекле җанландыруга, аһәңле автор метафораларына юлыгабыз:

Яшерми кеше күзеннән.

С. Сөләйманованың иҗат стиленә хас  -тай, -тәй, -дай, -дәй кушымчалары ярдәмендә чагыштырулар шигырьдә тагын табылды:

Ургылган дулкыннардай

   Чыңнары, һай, моңнары.

   Агыйдел дулкыннарыдай

Җырлары, моңнарына. («Уфа – минем яшьлегем»)

Шигырьдәге чагыштыруларның янә дә бер төренә – бәйлекләр ярдәмендә чагыштыруга тукталыйк.

Бакчадан килеп чыгар күк,

Кош булып кунар сыман. («Уфа – минем яшьлегем»)

Шигырь эчтәлегендә яшеренгән яшьлек хакында сүз бара. Игътибарга лаек искиткеч стилистик күренеш: фигыль метафорасы, аны шул ук вакытта автор метафорасы дип әйтергә дә мөмкин (яшеренгән яшьлек), күк, сыман бәйлекләре ярдәмендә чагыштыру үзара гармониядә килеп, сәнгатьле сурәт тудырганнар. Шагыйрәнең иҗади таланты, осталыгы шуларда чагыла.

С. Сөләйманованың иҗатын бәяләп, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев: «…Ул – чор кызы, аның омтылышы, хисе якты, газаплары да җиңеп чыгарлык, күз яшьләре дә кояш нурында бик тиз кибәрлек. Шигырьләренең холкы да кызларча: тыйнак, сабыр, җирдәге һәр аһәңне нечкә тоючан, әмма кирәк чакта усал, кискен дә…Хисләрен ул кычкырып әйтмәс, анысы да юл арасында булыр», – дип язган.

И.Юзеев әйткәнчә, юл арасындагы хисләрен шагыйрә сүз сәнгате иткән –метафора, чагыштырулар аша юллаган. Мисалга, «Ни белән үлчәнә гомер» шигыре тулысынча метафораларга нигезләнә. Шагыйрә гомер үлчәме итеп  йөргән юлларны, уй-чаткысы булып йөзгә төшкән юл-юл сырларны сайлый. Гомерне үлчи торган юллар да менгән үрләр, калган эзләр. Фәлсәфи фикерләү салынган шигырьдә гомер үлчәме төшенчәсе тагын да тирәнәя, автор үзенчәлекле метафоралар белән тасвирлап яза.

Шул рәвешле, тормыш, гомер турындагы фикерләвен С. Сөләйманова үзенә генә хас метафоралар белән бәян итә. Бу төр метафораларны автор метафоралары диләр. «Ни белән үлчәнә гомер» шигыре автор метафораларына корылган.

Язучы Кояш Тимбикова С. Сөләйманова иҗаты хакында: «Шагыйрә бөртекләп җыйган һәр табышын олы шигъриятебез дәрьясына тамчылап өсти», – ди татар шигъриятенең ихтирамлы шәхесе Сибгат Хәким дә әлеге шагыйрә иҗатының үзенчәлекле, кабатланмас булуына басым ясый: «Саҗидә Сөләйманованың шигырьләре беркемне дә кабатламыйлар», – дип ассызыклый.

С. Сөләйманованың шигъри телендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр һәм күптөрле сәнгатьчә сурәтләү чаралары зур роль уйный, туры мәгънәдә йөргән гомумкулланыштагы сүзләр яңа семантик төсмерләргә ия булалар. Алар тормыш күренешләрен һәм вакыйгаларны тирәнрәк аңларга, авторның бәяләвеннән чыгып, кайбер нәтиҗәләр чыгарырга мөмкинлек бирә.

 С .Сөләйманова шигырьләрендә метафоралар. Метафора һәм чагыштыруларның аермасы.

Татар теленең төрле стильләрендә – матур әдәбият стилендә, публицистик сөйләмдә, өлешчә, фәнни әсәрләр телендә, эпистоляр стильдә, халык сөйләмендә чынбарлык күренешләренең охшашлыгына нигезләнгән күчерелмә мәгънәле сүзләр киң таралган. Охшашландыру, сурәтләү алымы буларак, сөйләмнең эмоциональлеген күтәрә һәм эчтәлекне ачуда, чынбарлыкны, әйләнә-тирәне аңлауда уңышлы санала. Борын-борыннан ул халык сөйләмен баеткан. Телнең туктаусыз үсүе һәм яңаруы андагы эчке мөмкинлекләрдән уңышлы файдалану зарурлыгын китереп чыгарган. Предметларны бер-берсенә охшашландырып  сурәтләү алымы – процесста барлыкка килгән сүзләр сәнгатьле сөйләмнең яңгырашын көчәйтә, тормыш күренешләрен кыска, җыйнак һәм образлы итеп бирә. Аларның төп функцияләре дә шунда: бу алым аркылы чынбарлыктагы күренешләрне тирәнрәк аңларга һәм вакыйгаларны ачык итеп төшенергә мөмкинлек туа. Метафора, чагыштыру, тасвирлый сыйфатлау (эпитет) арасында тыгыз бәйләнеш бар. Алардагы гомумилек семантик билгеләрнең охшашлыгына кайтып кала. Бу алымнар сөйләмдә үзара бер-берсе белән бик нык керешеп китә. Сүзне туры мәгънәдә куллануны троплар диләр.

Ф. Хатиповның «Әдәбият белеме» дәреслегендә тропларның асылын аңлатыр өчен, бик кызык мисал китерелә: «Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялыйлар» дигән мәкаль чынлыкта яшь малның боз ялап торуын аңлатмый,  бәлки өлкәннәр сөйләшкәндә, яшьләр дәшмичә, колак салып тыңлап торалар, акыл җыялар дигәнне белдерә. Ләкин бу уңай белән сорау туарга мөмкин: фикерне әнә шулай төгәл, туры мәгънәсендә әйтергә мөмкин булгач, нигә кирәк соң күчерелмә сөйләм? Чөнки сурәтлелектән, конкретлылыктан тыш, күчерелмә сөйләмнең мәгънәсе бик киң. Әлеге мәкальне башка байтак очракларга карата кулланырга мөмкин.

Тропларның аеруча типик, киң таралганы – метафора. Ул үзе әле тагын бик күп төрләргә бүленә. Грекча метафора күчерү дигәнне аңлата. Кайбер дәреслекләрдә аны чагыштыруның бер төре дип тә карыйлар. Ләкин кайбер галимнәр бу фикер белән килешмиләр, алар арасында күпмедер аерма барлыгын күрсәтәләр.

Тел белеме өчен метафоралар иң беренче – күчерелмә мәгънәдәге сүзләр буларак өйрәнелә. Метафора – бер атаманың икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше. Метафора грекча metaphora (күчерү) дигән сүздән алынган. Татар телендә полисемиянең иң күп таралган һәм продуктив төре.

Борынгы чорда һәм урта гасырларда күренешләрне гомуми рәвештә тиңләштерү киң урын алган була. Мисалга XVI гасырда иҗат иткән татар шагыйре Мөхәммәдьярны алырга мөмкин, Ул «Нуры содур» әсәрендә кешегә мөрәҗәгать иткәндә, җәүһәр һәм гәүһәр сүзләрен ачыклау өчен, сүзтезмәдән һәм гомуми төшенчәләрдән файдалана.

Чагыштыруның төп асылы  охшату, тиңләү, янәшә куеп сурәтләүдән гыйбарәт. Биредә метафораларга хас җыйнаклык, кыскалык, сөйләм объектының беренче планда күренмәве мөһим шарт түгел.

Телдә барлык сүзләр дә бертигез дәрәҗәдә метафоралашмый. Терминнар, мәсәлән, метафора булырга гомумән яратмый. Метафора күп мәгънәле исем-сүзләрдән (аеруча һәркемгә билгеле кош-корт, хайван, үсемлек, ел фасылы, табигать күренеше исемнәреннән) һәм фигыльләрдән ясала.

Саҗидә Сөләйманова үзенең иҗатында метафорадан да, чагыштырудан да актив файдалана. Саҗидә Сөләйманова шигырьләреннән мисалларга күз салыйк.

Поезд бара, таулар яра,

    Кыя ташлар кыелып кала. («Поезд бара»)

«Поезд бара» шигырендә сүз сәнгате, метафораның көче тулаем файдаланылган. Күчерелмә мәгънә фантастик сурәт кенә тудырып калмый, шигырьдәге эпизодка җан өсти, хәрәкәтне көчле динамикада тасвирлый.

Лексикологиядә, стилистикада метафораларны берничә тел белгече тарафыннан тәкъдим ителгән классификация буенча төркемләү тәртибе   йөри. Морфологик классификация, лексик классификация, гомумтел метафоралары, гомумпоэтик метафоралар, автор метафорасы.

С. Сөләйманова шигырьләрендә чагыштыруларның мәгънәви бүленеше.

Чагыштыру – сүзне күчерелмә мәгънәдә куллануның иң гади төре. Чагыштыруны эченә алган әйтелмә ике кисәктән тора: чагыштырылган әйберне (күренешне) белдергән сүз һәм чагыштыру өчен файдаланылган әйбернең исеме. Чагыштыруның ике төп төре бар: логик чагыштыру һәм сурәтле (образлы) чагыштыру. Логик чагыштыруда күчерелмә мәгънә юк.

Мисалга,

Сиңа, Казан, яңа җырларымны

Тукай тарта, гүя кисәтә:

– Гөлбакчага керсәң, күңел кошы,

И алданма купшы бизәккә,

Һәр мизгеле елның исәптә

(«Туган илгә булган тугрылык»)

Ә кибәннәр, гүя үрелеп

Колак сала ерак гармунга.

(«Бүген монда сәер бер тынлык»)

Кайвакыт чагыштыру болай караганда логик чагыштыру гына кебек: гадәттәгечә зурлыкны, күләмне, төсне һәм башканы белдерә, ләкин бер үк вакытта ул ике әйбер арасындагы охшашлыкның кайсыдыр аерым үзенчәлекне яки чагыштыруга гадәттәгечә булмаган яңгыраш бирә, ягъни билгеле бер әйберне башка шундый әйберләрдән аерып торырлык итеп күз алдына бастыра.

Чор оркестр гүя,

                                               кеше гомере –

                        әйтерсең лә шуның бер кылы.

                                                                       («Еллар аркылы»)

   Тормыш!

Син дә Идел – елга кебек,

Ярлар тулса ярып яңасын,

Бозлар туңса ватып, кайнап, ярсып

Агасың да һаман агасың,

Агым көчен кайда аласың?

(«Елга ага»)

Халык авыз иҗатында һәм аеруча язма матур әдәбиятта чагыштыруның билгеле бер синтаксис әйләнмәгә корылганнар – катлаулырак төрләре дә күп. Менә, мәсәлән, синтаксис параллелизм рәвешендәгесе. С. Сөләйманова шигырьләре арасында синтаксис параллельләргә корылып язылган «Кеше» шигыренә тукталырга мөмкин:

Лачын диләр,

канат кагып горур очканга.

Лачын булсам, җирне сөймәс идем.

Мин – кеше.

Ут шикелле диләр,

кулы тисә – эш яна.

Ут булса, соң әллә сүнмәс идем? –

Мин – кеше.

Алтын диләр,

бик кирәгем чыкса куштаннарга,

алтын булсам, бер сатылыр идем.

Мин  – кеше!

Ярага – тоз, арага ут сала

дошманнар,

корыч булсам да бер эрер идем, –

                                                             Мин – кеше.

Синтаксик әйләнмәләр һәм параллельләр ярдәмендә гомер үтү мәгънәсе сурәтләнгән:

Сузган юллар, аккан сулар белән

Уза тора еллар, гомерләр.

Юл тузаны каба сулышыңа

Су юшкыны куна күңелгә.

(«Сузган юллар, акрын сулар белән»)

Чагыштыру белән икенче бер метафораны ачыклап, төгәлләп яисә тагын да тирәнрәк сурәтләүгә омтылган очраклар бар:

Сыкылы-бәсле кыш иде,

Чатнама салкын кич иде.

Ак бәллүр тәрәзә – ак рәшә,

Бик якын ят аһәң янәшә.

(«Сыкылы-бәсле кыш иде»)

…Син әле яшь тай сыман гамьсез чибәр…

(«Син әле яшь тал сыман зифа, сылу»)

«Бүтән мәхәббәт» шигырендә С. Сөләйманова мәхәббәтне каршылыклы мәгънәләр салынган чагыштырулар аша бәяли:

Бер карасаң, ул сихерче, иблис,

Йә канатлы ап-ак фәрештә, –

Бөтереп алып сине, давыллатып,

Әйләндерә җылы вальста.

(«Шагыйрә»)

Кайчакта чагыштырыла торган күренешләрнең берсе шигырь эчтәлегеннән аңлашыла. Мисалга, «Чал карчыга» исемле шигырьдә диңгез ярына бәрелә торган дулкын чал карчыга белән чагыштырылган. Шигырьгә исем дә шуңа бәйле бирелгән:

Дулкын, дулкын, чал карчыга сыман,

Ник киләсең җәеп канатың?

(«Чал карчыга»)

С. Сөләйманова шигырьләрендәге чагыштырулар, беренче карашка, гади генә кебек. Әмма шигырь өлгесендә алар – автор тарафыннан сүзне күчерелмә мәгънәдә кулланып иҗат ителгән матур стилистик бизәк. Шагыйрь чагыштыруларның һәр төрен дә күпләп кулланган.

Тел белеме кануннары буенча, чагыштыруларның ачык күренеп торган тышкы билгеләре була. Алар:

1) кебек, сыман, шикелле, төсле бәйлекләре;

2) гүя, әйтерсең лә рәвешендәге теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр;

3) бул, ит кебек ярдәмче фигыльләр;

4) -дай/-дәй, -рак/-рәк,-ча/-чә аффикслары;

5) рәвеш, дәрәҗә, кыяфәт кебек бәйлек ролендә йөргән сүзләр;

6) ничек, шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмедә белдереләләр.

Алда карап үтелгән классификациядән тыш, чагыштыруларның бәйләүче чаралары ягыннан камилрәк төркемләүне В. Хаков тәкьдим итә. Чагыштырулар чагыштыручы һәм чагыштырылучы.

Кая минем алтын тарагым

(«Шагыйрә»)

дигән шигъри юлларда лирик герой үзен су анасына охшата, моны автор сыман бәйләүче чарасы ярдәмендә ясалганнарга бүлә. Бу бүленеш тел белеменең морфология тармагына нигезләнә.

Чагыштыру чараларына бәйлекләр, кушымчалар, теркәгечләр, мөстәкыйль сүзләр  керә.

Саҗидә Сөләйманова шигырьләрендә кебек бәйлеге ярдәмендә чагыштырулар күп очрый.

Диңгез аръягыннан килгән шаһның

Шаһинәсе кебек атлавың.

(«Бер ханымга»)

Тал чыбык билләре,

                                 Бал кебек телләре.

                                                                                       ( «Туй җыры»)

 Иренемә төшеп эреде

Гәрәбә кебек яшең.

                                                                       («Каен»)

Күк бәйлеге ярдәмендә чагыштыру шагыйрәнең телендә алай ук еш очрый торган күренеш түгел. Мисаллар аз:

Хәстәрли, сыный күк шагыйрь

                                        Кичен дә, иртәсен дә.

( «Шигърият язы белән»)

Эш-хәрәкәтне предмет белән чагыштыру күрсәк тә, шагыйрә дулкынны кошның үзе белән түгел,  аның образы белән чагыштыра.

Текә ярлы, бөдрә таллы Яр Чаллы,

Чабыш атлар сыман Чулман чал яллы.

(«Яр Чаллы»)

Әлеге юлларда сыман бәйлеге ярдәмендә Чулман елгасы чабыш атлары белән чагыштырыла. Монда шулай ук образлылык көчле.

С. Сөләйманованың патриотик рухта язылган шигырьләрендә дә сыман бәйлеге очрый. Яшьлек идиллиясе яшьлек, яну, тормыш символлары (бу очракта – учак) белән чагыштырып бирелә. Чагыштыру чарасы итеп сыман бәйлеге кулланыла.

Тәрәзәләрендә балкый сыман

Без кабызган учак утлары.

(«Әлмәт»)

Лирик шигырьләрендә сыман бәйлеге авторның үзенчәлекле чагыштыруларында урын алган:

                                 Яз айларын көткән кошлар сыман

Талпынадыр күнелем кич-иртә.

(«Йөрәгемә язлар ярсу салды»)

Зур ачылган күз карасы сыман

Карурманның күксел сихере.

( «Зур ачылган күз карасы сыман»)

«Улыма» шигырендә күк, сыман бәйлекләре ярдәмендә чагыштырулар кулланылган:

Минем кулдан синең кулга

Күчте туплар, шарлар,–

Күк шикелле зәңгәрләр дә,

                           Таңнар сыман аллар.

Кушымчалар ярдәмендә чагыштырулар.

С. Сөләйманова шигырьләрендә аңа хас оста, тасвирлы сурәтләүләр, кушымчалар ярдәмендә ясалган формадагы чагыштырулар шактый. Чагыштырулардагы -дай, -дәй,  -тай, -тәй кушымчаларына мисаллар:

Салаватның камчысыдай

Кан йөгерде аркага.

Әлеге чагыштыру – образлы чагыштыру. Шунысы кызыклы: чагыштырыла торган предмет (бу очракта – халәт) – үзе дә фигыль метафорасы. Алар, бергә килеп, көчле сурәт тудыралар.

Кушымчалар ярдәмендә чагыштыруларның күп очракларында чагыштыру предметы итеп символлар алынган:

                        Туктаган тик бер минутка

                            Ярда ярсу чаптар ат.

                            Җәядәй тартылган нукта

                            Салават батыр – уктай.

                                                                            ( «Салават һәйкәле»)

Халык авыз иҗаты исә фразеологик берәмлекләр белән чагыштырган очракларда да автор кушымчалардан файдаланган:

  Ә без икәү балкып торган язда! –

                             Җиде яттай.

                             Сәер бу халәт…

                                                      («Балкып торган язда»)

  Оныттык та мыни

                            Валчыгы да

                           Әҗәл даруыдай чакларны?

                                                                  («Ипи хакында»)

Күргәнебезчә, С. Сөләйманова шигырьләрендә кушымчалар ярдәмендә чагыштырулар, нигездә —дай, -дәй, -тай, -тәй формаларын куллануга кайтып кала.

Теркәгечләр ярдәмендә чагыштырулар.

Җөмлә кисәкләренең, шулай ук җөмләләрнең морфологик нигезен үзгәртмичә теркәп килгән бәйләүче чараларны теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр дип йөртәләр. Гүя теркәгече күренешләрне чагыштыра яисә предметка җанлылык бирү белән бергә эмоциональ мөнәсәбәт белдереп, билгеле бер мәгънә өсти. Нәтиҗәдә С. Сөләйманова иҗатына гына хас аһәңлелек. Лиризм туа:

 Җәйге күкнең зәңгәр гөмбәзеннән

               Бар йолдызлар гүя ычкынган.

                                                  («Җырчыларның зәңгәр күгенә»)

              Тик ымсынып калдым, кыенсынып калдым,

               Сөйгәнемнән, гүя нахак талак алдым.

                                                    («Сабыр канат»)

  …кич җитмичә, чатта бер сын тора,

             Ял-йокымны алган улмыдыр –

             сынлы тылсым,  гүя Казанның ул                              

йөрәгеннән саркып калкына –

(«Шул ук язда»)             

Богауларын өзгән Муса, гүя

              Болай гына ярда утыра.

                                                      («Кайный, шаулый Казан урамнары»)

    Әйтерсең  теркәгече сирәк кулланылган. Әлеге формалы чагыштырулар шулай ук абстракт һәм конкрет предмет-күренешләрне охшашландыруга, функциональ уртаклык тудыруга корылган.

Урамда зонтлар – чатырлар –

       Күчкәндәй күчем явы…

       Әйтерсең төнге серләрнең

       Ишетелә пышылдавы.

(«Тиз генә онтылмале»)

Шагыйрәнең осталыгы шунда: ул чагыштыруларны гаять күп һәм урынлы куллана. Чагыштыруларның төрле формаларыннан берьюлы файдалану да С. Сөләймановага хас үзенчәлекне, поэтик җанлылыкны, образлылыкны арттыра. «Озатканда» шигырендә бер үк строфада гүя теркәгече һәм сыман бәйлеге ярдәмендә егет образы сурәтләнә.

Юл капчыгы белән иңнәренә

        Салды, гүя дөнья хәсрәтен.

        Озак кунак булган солдат сыман

        Куа китте үзенең гаскәрен.

Күк һәм сыман бәйлекләренең параллель кулланылышы синтаксик әйләнмә тудырганнар:

…бакчадан килеп чыгар күк,

Кош булып кунар сыман.

(«Уфа – минем яшьлегем»)

2.6.   Парабола.

С. Сөләйманова шигърияте үзенчәлекле чагыштырулары белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Авторның шигырьләрен бай, эчтәлекле, үзенчәлекле иткән чагыштыруларның бер алымы – парабола.

Парабола билгеле бер сюжетка корыла, ләкин шулай да үзенә башка мөстәкыйль әсәр тәшкил итми, бәлки читләтеп әйтү алымы буларак, үзе нинди дә булса әсәр эченә керә. Күчерелмә мәгънәлелекнең катлаулы бу төренә  шагыйрәнең «Сатылмаска» шигыре ачык мисал. Биредә «сату – алу» чагыштыру өчен җирлек – символ. Шигырьнең мәгънәсе киң колачлы. Базардагы сату – алу кебек дөньяви гамәл белән нәни Апушның кеше кулына калган язмышы чагыштырыла. Игътибар белән карасак, шул ук сюжет сызыгында тагын бер логик чагыштыру «яшеренгән»: мал белән сату итүче базар һәм үги бала белән сату итүче язмыш. Шигъри юллардан алга барган саен, сюжет та   катлаулана, «сату – алуга» карата читләтеп әйтүләр күбәя:

Тәфтиләүләр сызып сула,

Зиләйлүкләр тора чатта.

Сәүдәгәрләр кәеф-сафа:

ала – сата, ала – сата

яшь кызларны, намусларны…

Кайда да бер аңа ватан,

Иле ни дә, теле ни соң, –

Шул ук базар сүзе:

– Сатам…

«Сату – алу» ны туры мәгънәсе белән бирүдән башланган шигырь  ватанны да, илне дә, телне дә сату белән катлауланды. Шигырь эчендә чагыштыру – читләтеп әйтүләр дә күбәйде. Сатылу – сатылмау сүзләренең мәгънә тирәнлеге шигырьнең ахырында ачык тоемлана:

Шулай итеп әйтәсе килә, С. Сөләйманова шигырьләрендә чагыштыруларның катлаулы төрләре – синтаксик параллелизм, парабола кебекләре еш очрый.

Морфологик принциптан чыгып күзәткәндә, бәйлекләр һәм теркәгечләр ярдәмендә чагыштыруларга өстенлек бирелгән.

Бәйлекләр ярдәмендә чагыштыруда кебек бәйлеге гаять актив. Күк, шикелле бәйлекләре шагыйрә тарафыннан алай артык еш файдаланылмаган.

Кушымчалар  —дай, -дәй кушымчалары ярдәмендә чагыштыру  – шагыйрәнең яраткан алымы. Гомумән алганда, кушымчалар ярдәмендә чагыштырулар шигырьләрдә өстенлекле күренеш түгел.

Шигырь тукымасына үзенчәлекле бизәк булып урнашкан теркәгечләр ярдәмендә чагыштыруларның иң активлары гүя һәм әйтерсең теркәгечләре.

Чагыштырулар урынлы кулланылып, билгеле бер сюжетка хезмәт итү юлы белән функцияләре катлауланган очраклар –  С. Сөләйманова иҗатына хас күренеш.

   Матур әдәбият чынбарлыкның көзгесе буларак, җәмгыять тормышының күп якларын эченә ала. Ул  тел чараларын сайлап алуда, милли әдәби тел нормаларын эшкәртүдә һәм үстерүдә зур урын тота. Кешенең хисләренә тәэсир итү матур әдәбият стилендә телнең сәнгатьчә сурәтләү алымнарының күп кулланылышы белән аңлатыла. Образлылык телдә күптөрле үзенчәлекләрне һәм сурәтләү алымнарын куллану нәтиҗәсендә туа.

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова образлылыкка, лирик сурәтләүгә күчерелмә мәгънәдән оста куллану нәтиҗәсендә ирешә. Аның шигырендә хатын-кыз поэзиясенә хас нечкәлек, тәэсирлелек, тойгылы фәлсәфә салынган. Теле исә  – сәнгатьле сөйләмнең матур бер үрнәге.

Сәнгатьле сөйләм үзенчәлекле кулланылуы белән телдәге башка стильләрдән аерылып тора. Беренче чиратта,  ул үзенең нәфислеге, матурлыгы, югары яңгырашы белән игътибарны җәлеп итә. Анда күптөрле сөйләм үзенчәлекләре бергә кушыла. Барыннан да бигрәк, матур әдәбият стилендә сәнгатьчә сурәтләү алымнарына зур урын бирелә һәм язучының үзенә хас алымнары чагылыш таба. Тасвирлау чаралары кешенең хис-тойгыларына, эчке кичерешләренә тәэсир итә.

Шигърият – тирә-як дөньяны образлар аша күзаллап, тел-стиль чаралары аша тасвирлану нәтиҗәсе. Чын талант иясе шигъри телне һәм аның мөмкинлекләрен тагын бер баскычка күтәрә. Саҗидә Сөләйманова иҗаты – моның иң матур үрнәге.

«Саҗидә Сөләйманова шигырьләрендә метафора һәм чагыштыруларның кулланылышы» темасына башкарылган  фәнни эштә әлеге автор иҗатында еш очраган сурәтләү чаралары: метафоралар һәм чагыштырулар тикшерелде. Бу ике сурәтләү чарасының функциональ аерымлыклары ассызыкланды. Саҗидә Сөләйманова иҗатының үзенчәлекле яклары, актив кулланылган тел-стиль чаралары хакында сүз барды. Аның шигъриятендәге чагыштыруларның  мәгънәви бүленеше анализланды.

Әлеге тәртиптә башкарылган анализлау, өйрәнү, тикшерү, чагыштыру ысулларына таянып алып барылган эшне йомгаклау, түбәндәге нәтиҗәләрне санарга мөмкин:

– Саҗидә Сөләйманова – көчле сурәтләү остасы. Аның йөрәктән чыккан лирикасын зәвык белән куллана белгән метафоралар һәм чагыштырулар тирәнәйтә, шигырьләренә затлылык өсти.

– Аның шигырьләрендә метафораларның мәгънәви җирлеге абстрактлылык һәм конкретлылыкның үзара мөгамәләсеннән гыйбарәт. Автор метафоралары  шагыйрә иҗатының ифрат та көчле ягы булып тора.

Чагыштыруларга килгәндә:

– Саҗидә Сөләйманова иҗатында логик һәм сурәтле чагыштырулар кулланылган.

– Автор синтаксик параллельләр, параболалардан еш файдаланган.

Әлеге ысуллар шигырьләрдәге мәгънә тирәнлеген, эчтәлекне баета.

– Шигырьләр тулы һәм кире чагыштырулар үз урынын тапкан. Алар шагыйрәнең «сүз белән сурәт ясау» осталыгын дәлилләп торучы чаралар.

– Чагыштыруларның морфологик нигезенә килгәндә, автор бәйлекләр һәм теркәгечләр ярдәмендә чагыштыруларны еш кулланган.