Рус мохите шартларында татар гимназиясе эшен ничек заманча оештырырга?
Рәмзия НИГЪМӘТУЛЛОВА,
Алабугадагы 1 нче гимназия директоының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияләү яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан җитди бурычлар булып тора. Билгеле, мондый шәхес, гомумкешелек сыйфатларына таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнәгать технологияләренә яраклы белгеч итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать милләтебезнең халык педагогикасын укыту-тәрбия процессының нигезенә куеп кына тормышка ашырып була.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 2015 – 2030 елларга Милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Укучыларда туган телгә, тарих һәм Татарстан халыкларының этномәдәни мирасын үзләштерүгә кызыксынуны арттыру әлеге Концепциянең көтелгән нәтиҗәләренең берсе булып тора.
Тәрбия халыкта туган тел белән барлыкка килә. Кешеләрне рухландыручы гореф-гадәтләр, йолалар, буыннан-буынга күчеп, камилләшеп, бүгенге көнгә кадәр җиткән. Бала, өлкәннәр белән аралашып, кирәкле күнекмәләргә өйрәнә, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштерә. Ата-бабаларыбыз тормышында сыналган иманлылык, әхлаклылык, гаделлек, әйберне исраф итмәү, ата-ана һәм күрше хакы, туганлык, кардәшлек җепләрен саклау, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Балалар милли җанлы булып үссен, татар булулары белән горурлансын дисәк, һәр гаиләдә балаларга сабый чактан ук халыкның милли мирасын өйрәтү мөһим. Үз чиратында бу эш мәктәптә дәресләрдә һәм төрле дәрестән тыш чараларда дәвамчанлыгын табарга тиеш. Милли мәктәп һәм гимназияләрнең төп бурычы да шуннан гыйбарәт.
Безнең 1 нче гимназия – беренчедән, Алабуга шәһәрендә ныклы адымнар белән эшләп килүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап, аны киләчәк буынга тапшыручы белем йорты һәм мәхәлләнең милли-мәдәни үзәге булса, икенчедән, гомумкешелек кыйммәтләре нигезендә рухи-әхлакый тәрбия бирүнең эксперимент җирлеге. Бүгенге көндә гимназиябез коллективы алдына тирән белемле, фундаменталь фәннәрнең төрле өлкәләрендә иҗади тикшеренү эшчәнлеге алып барырга сәләтле укучылар тәрбияләү бурычы тора. Безнең гимназияне тәмамлаучы, иң беренче чиратта, югары дәрәҗәдә әхлаклы, белемне мөстәкыйль тупларга сәләтле булырга тиеш.
Гимназиябез коллективы шушы максат-бурычларны тормышка ашыру юлында тырыш хезмәт куя. Әйе, горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Бердәм республика тесты укучыларыбызның татар теленнән белем дәрәҗәләренең төп күрсәткече булып тора. Узган уку елында укучыларыбыз татар теленнән төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшырды. Әйтик, Алия Галиуллина 100 балл җыйды. Чыгарылыш сыйныф укучылары гимназиядә алган белем дәрәҗәләрен БДИ күрсәткечләре белән дә раслады Айнур. Ситдыйков, рус теленнән 100 балл җыеп, шәһәребезне республика күләмендә танытты.
Сәләтле укучыларны күрү, барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, әйләнә-тирәгә таныту, сәләтле укучыда үз-үзенә карата ныклы ышаныч булдыру – бүгенге көн укытучысының төп бурычларыннан берсе. Укучыларыбыз муниципаль, төбәкара, республика олимпиадаларында зур үрләр яулый. 2015/2016 уку елында олимпиадаларда җиңүчеләребез һәм призерларыбыз 24 укучы булса, узган уку елында аларның саны тагын да артты. Шулай итеп, гимназиябез Алабуга районы мәктәпләре арасындагы рейтингта укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәлелеге буенча – IV, республика олимпиадасы нәтиҗәлелеге буенча – I урында. Математика, инглиз теле, тормыш иминлеге нигезләре буенча төбәкара олимпиадаларда укучыларыбыз – призерлар. Әйтик, татар теленнән республика олимпиадасында IX, XI сыйныф укучыларыбыз призерлар булса, татар әдәбияты олимпиадасыннан алар җиңүче булып кайтты. Республика буенча татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасындагы рейтингка күз салсак, 2015/ 2016 уку елы белән чагыштырганда, гимназиябез узган уку елында 7 позициягә өскә менеп, 14 нче урынны яулады.
2014/2015 уку елында гимназиябезнең укытучылар коллективы тарафыннан муниципаль бәйгегә тәкъдим ителгән «Дəүлəт мəгариф стандартларын гамәлгә ашыру шартларында, милли-төбəк компонентын исəпкə алып, үстерелешле белем бирү мохите оештыру» эксперименталь проектыбыз җиңү яулады һәм бүгенге көндә нәтиҗәле эшләп килә. Традицион рәвештә проект кысаларында «Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын куллану» дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла. Эшебезнең нәтиҗәсе буларак, әлеге конференция материаллары җыентык рәвешендә бастырылып чыгарыла.
Хәзерге вакытта гимназиябездә өч музей эшләп килә. Җирле язучыбыз Фазыл Шәехка багышланган тарихи-әдәби музей, халыклар дуслыгын чагылдырган төрек музее һәм әле яңа гына ачылган Алабуга мәгарифе тарихын өйрәнүгә багышланган музей. Әлеге музейларның эшчәнлеге милли үзаңы формалашкан, башка милләтләрнең мәдәниятен хөрмәтләүче, толерант шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән булуы белән укыту-тәрбия процессының мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.
Мәктәп һәм гимназия шартларында башка чит илләрдә яшәүче тугандаш халыклар белән дуслык элемтәләре урнаштыру, аларның телен үзләштерү, үзара хезмәттәшлек килешүләре төзү, ул халыкларның тормыш-көнкүрешен өйрәнү дә укучыларга этномәдәни һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, 2009 елның 15 декабрендә гимназиябез белән Төркиянең Сафранболу шәһәре Мостафа Антеп углу мәктәбе арасында мәгарифне, мәдәниятне, ике илнең дә телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан үзара килешүгә кул куелган иде. Гимназиябез Төркиянең әлеге мәктәбе укучылары белән иҗади элемтәдә яши. Шуның нәтиҗәсе буларак бездә «Сафранболу» клубы ачылды, төрек теле дәресләре укытыла, бу халыкның тарихы, гореф-гадәтләре өйрәнелә башлады. Гимназиябез укучылары һәр елның апрель аенда Сафранболу мэриясе чакыруы буенча халыкара балалар фестивалендә катнашып, мәктәп укучылары белән очраша, бәйрәмнәрдә бергәләп чыгыш ясыйлар.
Нәүрүз, сабантуй, Сөмбелә бәйрәмнәре, «Гимназия гүзәле», «Йолдызлар парады» үткәрү дә гимназиябездә күркәм гадәткә әйләнде.
Һәр милләт үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре, йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас бизәк-аһәңнәр белән тулыландыра. Төрле чаралар, дәресләр аша, халкыбызның рухи, мәдәни байлыкларыннан файдаланып, бала йөрәгенә матурлык, инсафлык орлыклары чәчү, әхлаклы, белемле, һәр яктан да сәламәт балалар тәрбияләү – һәр укытучының изге бурычы.
Зур тизлек белән үскән үзгәрешләр һәм яңалыклар чорында милли гимназияләр дә үз йөзләрен, дәрәҗәләрен саклап калырга, милли мәгарифне алга этәрергә тиеш. Яңарыш җилләре гимназияне уратып уза алмый, эзләнүләр, яңалыклар таләп итә. Милләтебез зыялыларын кечкенәдән үк тәрбияләү һәм үстерүдә дәвамчанлык булдыру максатыннан, киләчәктә гимназия базасында, балалар бакчасы һәм уку йортын берләштереп «Милли белем бирү үзәге» ачу – моның ачык мисалы.
Гомумəн, ирешелгəн нəтиҗəлəребез сөенечле, əмма алда торган бурычлар тагын да колачлы, чөнки милли мəгарифне бары тик яӊалыкка омтылып кына үстереп була.