«РУХИЯТ» КИТАПЛАРЫН УКЫЙБЫЗ

Резеда ШАРИПОВА,

Әлмәттәге 25 нче урта мәктәпнең

югары квалифиция категорияле

информатика укытучысы

2024 елда «Татнефть»нең «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм итү проектын оештыручылар, ТР нефть төбәге муниципаль районнары администрацияләре һәм ТР Язучылар берлеге белән берлектә, «Рухият»  китапларын укыйм дип аталган «Татнефть» проектын башлап җибәрделәр. Бу проектның максаты – 1997 елдан бирле «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм итү программасы кысаларында басылган әсәрләргә укучыларның кызыксынуларын һәм ихтыяҗын өйрәнү, әдәби берләшмәләрне популярлаштыру һәм аларга ярдәм итү өчен иң күп укылучы китапларны ачыклау. Бу мөһим проект катнашу өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

 «Укучылар конференциясендә» мәктәп укытучылары

 

Тәрбия – балаларны гүзәл холык белән холыкландыру, һөнәр һәм мәгьрифәткә өндәү, укырга һәм язарга өйрәтүдән гыйбарәт булыр.

Р.Фахреддин

 

2019 елда укучыларны укытуның инновацион ысулларын гамәлгә кертү буенча эш башланганнан бирле, шактый үсеш булды. «Мәгариф» журналында  9 нчы (1081)/2021  санда «Дәрестән тыш эшчәнлек» бүлегендә басылган мәкаләдә мин укучылар белән эшләүнең инновацион ысулларын, шул исәптән, этномәдәни тәрбияне куллануны җентекләп тасвирлыйм. Мисалларның берсе – Лего конструкторын этномәдәни тәрбия өлкәсенә кертү. Дәресләр рухи мирасны саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан планлаштырылган. Уен процессы аша, бигрәк тә конструкция аша, укучылар Ватаныбыз символикасына кушылалар, үзләренең сүзлек запасын киңәйтәләр һәм төрле халыкларның мәдәнияте белән танышалар.

Проект татар теле укытучыларының, китапханәчеләрнең һәм мине, информатика укытучыларының хезмәтен берләштерде!

Г.Низамова һәм  Р. Шәрипова

Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» III Бөтенроссия фестиваль-конкурсы кысаларында, укытучыларның ачык белем бирү форумы материаллары битләрендә тәкъдим ителгән эшләрнең берсе китапханә кулланучылары арасында укучылар кызыксынуларын формалаштыруның нәтиҗәле ысулларын тикшерә. Китапханәче Низамова Гөлнараның эше әңгәмәләр, китапханә дәресләре, викториналар, уеннар һәм конкурслар кебек төрле чаралар үткәрүгә багышланган. Китапханәдә оештырылган чаралар мәктәпнең «Волшебники» хореография коллективының уникаль бию чыгышлары белән баетыла.

Укучыларның уку активлыгын арттыруда китапханәче һәм әдәбият  мөгаллимнәре мөһим роль уйный. Безнең мәктәп укучылары Казандагы «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды кебек төрле проектларда, шулай ук «Глаголица» уку бәйрәмендә актив катнашалар. Анда алар танылган Россия язучысы Тамара Крюкова белән очрашырга мөмкинлек алдылар. Бу күпкырлы эш хәзерге вакытта да дәвам итә. «Рухият» китапларын укыйм» мәдәни проекты кысаларында безнең мәктәп укучылары Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныша ала. Китапханәче һәм әдәбият укытучысы белән берлектә, укучылар әсәрләр турында фикер алышалар, тәэсирләр алмашалар, үз күзаллауларын киңәйтәләр һәм эчке дөньяны уку аша баеталар.

Р. Фәхретдин исемендәге гимназиядә кунакта

Низамова Гөлнараның эше «Мәктәп укучыларының уку культурасын формалаштыруның мөһим факторы буларак, тере әдәби мохит булдыру» дигән тикшеренүе белән раслана. (I чыгарылыш/ТР ГБУК «Республика яшүсмерләр китапханәсе»  (Казан шәһәре)).

Бу тикшеренү әдәби процесста катнашучыларның аралашуына һәм хәзерге укучыны тәрбияләүгә ярдәм итүче дискуссия мәйданчыгы булдыру өчен интернет-ресурсларны куллануны тасвирлый. Бу әдәби җәмгыять үсешендә мөһим адым һәм укучылар арасында фикерләр, идеяләр белән актив алмашуга ярдәм итә.

Журнал һәм газета битләрендә, даими рәвештә, укучылар һәм чакырылган кунаклар катнашында уза торган төрле вакыйгалар яктыртыла. Мәсәлән, «Әлмәт таннары» газетасының 2024 елның 8 маендагы 18 (13596) санында «Укучылар конференциясе» дигән мәкалә басылып чыкты. Бу мәкаләдә укучылар өчен «Рухият» нәшриятының китапларын укуның мөһимлеге ассызыклана. Бу вакыйга укучыларның тормышында уку һәм әдәбиятның ролен ассызыклап, кызыклы перспективадан яктыртылды. Бу мәкалә мәгълүмат материалы гына түгел, ә яшь буын өчен илһам чыганагы да булып тора, аларны укырга һәм үз-үзләрен үстерергә этәрә. Мондый чараларны басма матбугатта даими яктырту уку һәм мәдәниятне популярлаштыруга ярдәм итә.

«Рухият китапларын укыйбыз»  мобиль кушымтасы

Цифрлы технологияләрнең тиз үсеше җәмгыятьне үзгәртә, белем, күңел ачу һәм төрле чараларга керү өчен җиңеллек тудыра. Уку эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр укучыларны тәрбияләүдә һәм укытуда төп роль уйный. Информатика өлкәсендә алынган белемнәр укучыларга Р.Фәхретдиннең әдәби мирасын өйрәнүдә яңа мөмкинлекләр бирү максатыннан мобиль кушымта булдыру өчен кулланыла. Проект эшчәнлеге кысаларында укучылар тарафыннан эшләнгән «Рухият китапларын укыйбыз» мобиль кушымтасы җиңел керү һәм куллану уңайлылыгын тәэмин итә.

 

Гыйлем тарату, халыкка ярдәм бирү өчен тырышу – иң гүзәл гайрәттер.

Р.Фахретдин

Р.Фәхретдиннең бу юллардагы үгет-нәсихәтләре хәзерге мәгълүмати технологияләр дөньясында да актуаль булып кала.

 

Гыйлем өйрәнү – эшләрнең иң олысы һәм теләкләрнең иң газизе.

Р.Фахретдин.

 

Рәсем 5- китапханә мөдире Г. А. Низамова оештырган китаплар күргәзмәсе

Һичшиксез, бөек Р.Фәхретдиннең югарыда язылган сүзләре белем алуның иң кыйммәтлесе булуы турында сөйли. Чөнки кечкенәдән, балачактан ук, укый башлагач, бала үзенең белемнәрен тулыландыра. Әдәби әсәрләрне уку интеллект һәм фантазияне генә үстерми, шәхес формалаштырырга, әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга һәм мәдәни мирасны үстерергә ярдәм итә.

Әлеге проект кысаларында Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2024 елның апрелендә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мемориаль музей директоры Гимранова Диләрә катнашында укучылар конференциясе үткәрелде. Анда 9 нчы сыйныф укучылары тарафыннан булдырылган «Мәдәният китабы» мобиль кушымталары тәкъдим ителде. 9,11 нче сыйныф укучылары Каюмова Ләйлә, Муханов Данила әлеге проект белән Халыкара конференция-конкурста икенче урынны яуладылар.

Конференциянең бай программасы кызыклы булды. Ризаэтдин Фәхредтиннең «Үгет-нәсыйхәт» китабы буенча проект-буктрейлер күрсәтелде. Укучыларга Ризаэддин Фәхреддиннең «Назидание» китабын уку башлангыч сыйныфлардан башлап барысын да җәлеп итте.

Югары сыйныф укучылары, китап укыганнан соң, бәяләмәләр язганнар.

Менә мәктәп дәфтәрләреннән алынган кайбер юллар «Үгет-нәсыйхәт» китабы, чын мәгънәсендә, илһамлы әсәр. Ул   тирән фикерләр белән тулы.

Укучыларның эш-рецензияләре күргәзмәсе

Автор тормышның төрле аспектларын тикшерә, укучыга кыйммәтле дәресләр һәм киңәшләр тәкъдим итә. Һәрбер гыйбрәтле хикәя уйланырга этәрә һәм яхшырак эшләргә дәртләндерә.

Укучыларның рәсемнәре

Мин «Назидание» китабын үз-үзләрен камилләштерүгә һәм тирә-юньдәге дөньяны тирәнтен аңлауга омтылучыларга тәкъдим итәм (авторы Харисов Данис, 7а сыйныф укучысы), ә 7в сыйныф укучылары Кузнецова Елена һәм Храмушина Анастасия бәяләмәдә түбәндәгеләрне билгеләп үттеләр:…

 «Укучылар конференциясе»н оештыручылар

Безгә Ризаэтдин Фәхредтиннең «Назидание» китабы бик ошады. Бу китапта автор баланы тәрбияләдә мөһим сыйфатлар режимны үтәү һәм төгәллек дип саный.