Республикамның Төп кануны

№ 175

Алсу КӘБИРОВА,

Балтач районы Сосна төп мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Максат: Татарстан Республикасы Конституциясе турында мәгълүмат алу.

Бурычлар:

– Татарстан Республикасы гражданнарының конституцион хокуклары һәм бурычлары белән танышу. Гражданнарның дәүләт эшләрендә катнашу мөмкинлекләрен өйрәнү;

– гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, документ белән эшләү күнекмәләрен үстерү; коммуникатив сыйфатларны үстерү;

– Татарстан Республикасы Конституциясенең тарихын өйрәнү һәм үзенчәлекләрен табу. Укучыларда патриотизм һәм гражданлык сыйфатлары формалаштыру.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор, презентация, таблица, кластер, Татарстан Республикасы Конституциясе, видеофильм.

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! «Парламент дәресе»н башлыйбыз.

Татарстан Республикасы гимнын тыңлау өчен барыгызның да басуын үтенәм.

II. Яңа материалны аңлату

Укытучы. Укучылар, соңгы елларда илебездә «Парламент дәресе»н үткәрү матур традициягә керде. Без бүген сезнең белән шушы матур традицияне дәвам иттерер өчен җыелдык. «Парламент дәресе»без нәрсә турында булачак соң? (Укучылар фикерен тыңлау.)

Укытучы. Укучылар, иң беренче минем сезгә бер риваять сөйлисем килә.

Б.э. к. IV гасырда Кытай философы Шан Ян, үзе уздыра торган реформаларга мөнәсәбәтне күздә тотып, бернинди икеләнүләргә урын калдырмый торган һәм общиначыларны дәүләт законнары көченә ышанырга мәҗбүр итә торган махсус указ чыгара. Указның асылы шуннан гыйбарәт: башкаланың төньяк капкасыннан көньяк капкасына бер бүрәнә күчергән һәр затка 10 алтын тәңкә бүләк вәгъдә ителә. Моңарчы мондый зур бәянең ишетелгәне дә булмый. Халык гаҗәпләнә, әмма урыныннан да кузгалмый. Шуннан соң мәйданда бүләкнең 50 алтын тәңкәгә кадәр арттырылуы турында хәбәр ителә. Ниһаять, берәү табыла, ул, бөтен халык алдында бүрәнәне иңнәренә салып, шәһәрнең бер башыннан икенче башына күчереп куя. Чыннан да, аңа бөтен халык алдында 50 алтын тәңкә тапшырыла. Боларны Шан Ян общиначыларны законнар көченә ышандыру өчен эшли.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителә. Бу дата республикабыз өчен бик зур әһәмияткә ия. Әлеге документ беренче тапкыр Татарстан  өчен махсус язылган. Республиканың Төп законында Татарстан  халкына нәрсә кирәк, аның  нинди ихтыяҗлары, таләпләре бар – барысы  урын алган. Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә ничә ел үтсә дә, әлеге әһәмиятле вакыйга үзенең кыйммәтен югалтмый! Шушы вакыйгага багышланган видеофильм карыйк әле. Игътибар белән карагыз, таблица тутырганда бу мәгълүматлар сезгә кирәк булачак. (Видеофильм карау.)

Укытучы. Татарстан Республикасында кануннар кайда туа соң? Татарстан парламенты Дәүләт Советы дип атала. Анда 100 депутат бар. Алар халык тарафыннан сайлап куела. Дәүләт Советы закон проектларын тикшерә, кабул итә. Президент исә имза куя, закон гамәлгә керә.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы. Укучылар, хәзер караган видеофильм мәгълүматларын кулланып, таблица тутырырбыз. Сезнең максат: дөрес җаваплар язу.

Кануннар кайда туалар?

1 Закон сүзенең синонимы
2 Кем ул депутат?
3 Татарстан парламенты узган гасырда ничек аталган?
4 XXI гасырда ТР парламентының исеме
5 Дәүләт Советында ничә депутат?
6 Дәүләт Советы рәисенең исем-фамилиясе
7 ТР парламенты ничә комитеттан тора?
8 Илнең Төп законнар җыентыгы ничек атала?
9 ТР Конституциясе ничәнче елда кабул ителә?
10 6 ноябрь нинди көн?
11 Законнар кайда туа?

 

Укытучы. ТР гражданнарының нинди хокуклары бар соң? 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче бүлеге «Кеше һәм граждан хокуклары, ирекләре һәм бурычлары» дип атала. 24 нче маддәдән алып 58 нче маддәгә кадәр хокук һәм бурычлар турында язылган.

ТР Конституциясе буенча гамәли эш

(Укучылар алдында ТР Конституциясе бар. Алар шуннан хокукларны табып, чиратлап укыйлар. «Татарстан Республикасы гражданнарының бурычлары» исемле кластерны тутыру. Конституция текстын файдаланып, укучылар гражданнарның бурычларын ачыклыйлар.)

IV. Өй эше бирү

«Татарстан Республикасы Конституциясе» темасына эссе язарга.

V. Дәресне йомгаклау

Мини-КВН

1. Дәүләтнең рәсми эмблемаларының берсе.

2. Илнең халыкара мөнәсәбәтләрдә бәйсез булуы.

3. Гражданлыкны раслаучы документ.

4. Билгеле бер вакыт эчендәге барлык керемнәрне һәм чыгымнарны исәпләүче финанс планы.

5. Гадел хөкем чыгару хакимияте.

5. Үз Ватанын сөюче, халкына тугры кеше.

6. Кешенең үз-үзен тотышын көйли торган кагыйдәләр.

7. Илнең Төп законнар җыентыгы.

8. Хакимиятнең закон чыгару органы.

рф7