Разил Вәлиевның «Сөембикә» бәетен өйрәнү

(11 нче сыйныфта татар әдәбияты, тарих, музыкадан интеграль дәрес)

Ләйсән ВОЛКОВА,

Нурлаттагы 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Разил Вәлиевның иҗаты турында туплаган белемнәрне ныгыту;

– Сөембикә манарасының тарихы турында мәгълүмат бирү;

– шагыйрьнең “Сөембикә” бәете белән танышу;

–үз милләтеңә ихтирамлык хисләре, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Туган тел укытучысы. Исәнмесез, укучылар!

Укучылар. Исәнмесез!

Туган тел укытучысы. Укучылар, әйдәгез әле, бер-беребезгә хәерле көн, сәламәтлек телик! Бер-беребезгә елмайыйк! (Укучылар бер-берсенә елмаеп, хәерле көн, сәламәтлек телиләр.)

– Хәерле көн, укучылар! Сәламәт булыгыз! Бүгенге әдәбият дәресебезне башлап җибәрәбез.

  1. Үткән дәрес темасын кабатлау

Туган тел укытучысы. Укучылар, 1 нче слайдка карагыз , бу шәхес сезгә танышмы?

Укучылар. Әйе, ул – Разил Вәлиев.

Туган тел укытучысы. Дөрес, афәрин! Үткән дәрестә без аның иҗаты белән танышкан идек. Әйдәгез әле, искә төшерик, Разил Вәлиев кем ул?

Укучылар (көтелгән җавап). Р.Вәлиевул язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре.

Туган тел укытучысы. Ул нинди исемнәргә лаек?

Укучылар. Ул Татарстанның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы,

Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.

Туган тел укытучысы. Ул кайчан һәм кайда туган?

Укучылар. Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылында туган.

Туган тел укытучысы. Аның бала чагы турында нәрсәләр беләсез?

Укучылар. Разил Вәлиев сигез балалы ишле гаиләдә олы малай булган. Бәләкәй чагыннан ук йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Дәү әтисе аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытларында ул машина йөртүче ярдәмчесе булып эшли, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, болында ирләр белән беррәттән печән чаба.

Туган тел укытучысы. Разил Вәлиев башлангыч белемне кайда ала? Аннан соң кайда укый?

Укучылар. Башлангыч белемне туган авылында алып, 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел университетның журналистика факультетында укый. Аннары, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге әдәбият институтында югары белем ала.

Туган тел укытучысы. Рәзил Вәлиев нинди жанрларда иҗат итә?

Укучылар. Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм журналистик язмалары узган гасырның 60 нчы елларында район газетасында басылалар. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта: «Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» һ.б. журналларда, күмәк җыентыкларда күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.   III. Дәреснең төп өлеше

Туган тел укытучысы. Афәрин, укучылар! Бик яхшы, үткән дәресне барыгыз да әйбәт үзләштергәнсез. Укучылар, икенче слайдка карагыз әле, анда сез нәрсә күрәсез? Ул бина кайда урнашкан?

Укучылар. Бу – Сөембикә манарасы. Ул Казанда урнашкан.

Туган тел укытучысы. Әйе, Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Сөембикә манарасы турында.

Туган тел укытучысы. Сез бүгенге дәрескә үз алдыгызга нинди максатлар куяр идегез?

Укучылар.

– Минем Сөембикә манарасы турында күбрәк беләсем килә.

– Минем манараның исеме ни өчен “Сөембикә” дип аталганын беләсем килә.

– Минем Сөембикәнең кем икәнлеген беләсем килә һ.б.

Тарих укытучысы. Укучылар. Сөембикә манарысының үз тарихы бар. Шул турыда тыңлагыз әле. (3, 4 нче слайдлар)

Бервакыт Мәскәү патшасы Явыз Иван, Сөембикә ханбикәнең гүзәллеге турында ишетеп, аңа димчеләрен җибәрә. Горур ханбикә рус патшасына кияүгә чыгудан баш тарта. Явыз Иван: “Үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине яу чабып алам”, – ди һәм ишле гаскәре белән Казанны камый. Сөембикә, Казан халкын коткару өчен, рус падишаһына: “Җиде көндә күкләргә тиеп торган җиде катлы биек манара төзесәң, кияүгә чыгам”, – ди. Җиденче көн тәмамлануга патшаның осталары манараны төзеп бетерә. Шул чагында Сөембикә, манараның иң югары катына менеп, аска ташлана. Гүзәл ханбикә рус хөкемдары кулына төшәргә теләмичә, әнә шулай һәлак була. Халык горур кызы хөрмәтенә манараны Сөембикә исеме белән атап йөртә башлаган.

Сөембикә манарасының килеп чыгу тарихы әлегә кадәр төгәл билгеле түгел. Кайбер тарихчылар фикере буенча Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән. 1495 елда Мөхәммәт-Әмин Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәннән соң, Мәскәүгә качарга мәҗбүр булган, хәтта Мәскәү кенәзлеге Ливониягә каршы сугышында рус гаскәре башлыгы итеп билгеләнгән булган. Мәскәү Кирмәненең Боровицкий манарасы (рус) төзегән вакытында Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә яшәгән һәм Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари (рус)) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзер өчен чакырган. 1502 елда Мөхәммәт-Әмин янә Казан тәхетендә утырган һәм үзе бөек манараны төзергә карар иткән. 1505 елда Мөхәммәт-Әмин Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрен үзгәртә һәм бәйсез сәясәтен үткәрә башлаган. Нәкъ бу чорда яңа хәрби манара төзелә башлаган. Төзелеш вакыты: якынча 15071517 еллар.

Бер риваять буенча сәяси көрәш нәтиҗәсендә Мөхәммәт-Әмин ханлыкның күренекле эшлеклесе Кил Әхмәдне үлемгә хөкем иткән, Кил-Әхмәд үлеме алдында «беркайчан бу манара хан исемен йөртмәячәк» дип Мөхәммәт-Әминне каһәрләгән. Чыннан да каһәр сүзләре тормышка ашкан, Әмин манарасы дип аталмаган.

Сөембикә манарасы янында хан-төзүче Мөхәммәд-Әминнең кабере урнашкан, махсус тактада бүтән Казан ханнары рәтендә аның исеме язылган.

Башта яңа манара хәрби манара буларак төзелгән, ләкин Мөхәммәд-Әмин үз фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517 – 1560 елларда) Хан мәчете дип йөртелгән. Сөембикә соңгы елларда манарада яшәгән өчен 1560 еллардан соң халык бу бинага Сөембикә манарасы исемен биргән.

Музыка укытучысы. Укучылар, әйтегез әле, татар халык авыз иҗатының шигъри рәвештә язылган, зур шәхескә яки мөһим вакыйгага багышланган, күп очракта фаҗигалелек, кызгану хисләре белән сугарылган әсәрен ничек атыйлар?

Укучылар. Бәетләр дип.

Музыка укытучысы. Әйе. Рәзил Вәлиев та татар халкының тарихында зур урын алып торган манарага бәйле вакыйгаларга таянып, “Сөембикә” бәетен иҗат иткән. Бәетнең композиторы – Резидә Әхиярова. (5 нче слайд) Ул –композитор, Г.Тукай бүләге иясе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия композиторлар берлеге әгъзасы.

Хәзер шул бәетне рәхим итеп тыңлагыз әле! (6 нчы слайд) (“Сөембикә” бәетенең аудиоязмасын тыңлау.)

– Укучылар, бу бәеттә нәрсә турында сөйләнә?

Укучылар.

– Сөембикәне сагыну.

– Сөембикәгә карата ихтирамлылык хисләре һ.б.

Музыка укытучысы. Әйе, укучылар. Мина барыгызның да фикерләре бик ошады.

Туган тел укытучысы. Ә хәзер бәетне игътибар белән сәнгатьле итеп укыйк әле. Баштан мин сезгә укыйм. (Укытучы укый.)

– Ә хәзер, укучылар, сезне тыңларбыз. (Укучылар бер-бер артлы берешәр куплет укыйлар.)

– Бу бәеттә нинди сүз ешрак кабатлана?

Укучылар. “Моңлана, көтә кайтчы” сүзләре.

Туган тел укытучысы. Нәрсә моңлана?

Укучылар. Ай моңлана.

Туган тел укытучысы. “Көтә” сүзе кергән җөмләне укыгыз әле.

Укучылар. “Казан һаман сине көтә”.

Туган тел укытучысы. Казан кемне көтә?

Укучылар. Сөембикәне.

Туган тел укытучысы. Афәрин, укучылар! Әйтегез әле, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бәет шундый моңсу рәвештә язылган?

Укучылар.

Чөнки Сөембикәнең язмышы аянычлы булган.

– Чөнки Сөембикә, рус патшасына кияүгә чыгарга теләмәгәнгә күрә, манарага менеп, аннан аска  ташланган.

– Чөнки ул яшь килеш вафат булган.

Туган тел укытучысы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Сөембикә нинди булган?

Укучылар.

– Ул горур булган.

– Кыю булган.

– Үз динен һәм милләтен яраткан.

– Иренә тугры булган һ.б.

Туган тел укытучысы. Әйе, укучылар, барыгызның да фикерләре белән килешәм.

Сөембикә – халыкның олы вә әрнүле йөрәгендә, хиссият дөньясында иркәләп, буыннан-буынга тапшырыла килгән изге заты, сөенече, ышанычы, өмете. Ул – милләт аналарына, бик күп татар хатын-кызларына хас гүзәл сыйфатларны, күңел нурларын үзенә җыеп алган шәхес. Тарих хәтере башка хатын-кыз образын сакламаган диярлек. Шуңа да аның образына горур мөстәкыйльлек белән язмышка буйсынучанлык, көрәшче холкы белән гаилә учагын саклаучы, алдан күрүчәнлек белән сабырлык бергә укмашкан, халык аны үзенең әсәрләрендә үрнәк-өлге шәхес турындагы әхлакый күзаллавына якынайта, фәрештәдәй изге җан дәрәҗәсенә күтәрә. Андый шәхесләрне тарихи зарурият үстерә, замана чалымнарын өстәп, тулыландыра.

«Сөембикә бәете» – татар тарихының иң фаҗигале чорын чагылдырган халык әдәбияты җәүһәрләренең берсе.

Ә хәзер, укучылар, киләсе слайдка карагыз эле. Анда текст язылган. Сезгә, текстны игътибар белән карап, нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп язарга кирәк. (7 нче слайд)

1.“Сөембикә” бәетен … язган. .

  1. Манараның исеме … исеме белән бәйле.
  2. Манара башта … дип йөртелгән.
  3. Сөембикә искиткеч … һәм … ханбикә булган.
  4. Сөембикә манарасы – Казанның … архитектура истәлеге.

Куллану өчен сүзләр:  Сөембикә, сылу, Рәзил Вәлиев, күренекле, матур, иң, Хан мәчете.

  1. Йомгаклау

Туган тел укытучысы. Укучылар, бүгенге дәрестә сез үзегез өчен нинди яңа мәгълүмат алдыгыз?

Укучылар.

– Мин Разил Вәлиевның күренекле язучы икәнлеген аңладым.

– Мин Сөембикәнең кыю һәм батыр икәнлеген белдем.

– Мин татар хатын-кызларының батыр булулары турында белдем. һ.б.

Туган тел укытучысы. Сез бүгенге дәрескә куйган максатларыбызга ирештек дип уйлыйсызмы?

Укучылар. Әйе.

Туган тел укытучысы. Бик яхшы. Әйтегез әле, сез үзегезгә бүгенге дәрес өчен нинди билгеләр куяр идегез? (Төрле җаваплар.)

– Ә хәзер мин куйган билгеләрне тыңлагыз, һәм сезнең билгеләр белән мин куйган билгеләр туры киләме икәнлеген тикшерегез.

  1. Өй эше

“Сөембикә” бәетен укырга һәм Сөембикә манарасы турында презентация ясарга.

Укытучы. Бүгенге дәрес өчен барыгызга да зур рәхмәт, сау булыгыз!