РӘШИТ РӘХМӘТИ АРАТНЫҢ ТЮРКОЛОГИЯ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ
РӘШИТ РӘХМӘТИ АРАТНЫҢ ТЮРКОЛОГИЯ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Гүзәл АХСАНОВА,
Казандагы
№158 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Рәшит Рәхмәти Арат (Г.Рәхмәти, Габдерәшит Рәхмәти, Г. Рәхмәтуллин) – Истанбул университеты профессоры, Төркиянeң тaриxи-чaгыштырмaлы төрeк тeл бeлeмe мәктәбeнә нигeз сaлучы һәм борынгы уйгур-караханиларның төрки әдәби һәйкәлләрен беренче булып өйрәнүче кеше. Галимне хаклы рәвештә төрки лингвистиканы Аурупа дәрәҗәсенә күтәрүче шәхес буларак искә алалар.
Бөек тюрколог Рәшит Рәхмәтинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге, тюркология фәнен үстерүдә үзеннән керткән бәяләп бетергесез зур өлеше, аның хезмәтләре бүгенге көндә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Тюрколог, тел белгеченең фәнни-методик хезмәтләренең фәндәге потенциаль мөмкинлекләрен ачыклау – замана тюркология, филология белемнәренең бер актуаль юнәлешен тәшкил итә ала. Булачак тюрколог, филологлар өчен әлеге юнәлештәге эш – аеруча кирәкле һәм файдалы дип билгели алабыз. Галимнең фәнни-методик эшчәнлеген өйрәнү эше бүгенге көндә актуаль мәсьәлә дип саныйбыз.
Булачак галим мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казахстанның Кызылъяр (Петропавловск) шәһәренә күчеп, анда төрки-татар җәдид мәктәбендә һәм рус гимназиясендә укый.
Рәшит Арат Рәхмәти Маньчжур Харбинындагы татар җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Гражданнар сугышы көннәрендә Рәшит Рәхмәти имам Әхмәдибәй һәм Хөсәенбәйләрнең ярдәме белән чикне уза. 1922 ел ахырында, ай ярымнан соң, Германиядә белем ала башлый. 1923 елның язында Рәшит Рәхмәти Берлин университетының фәлсәфә факультетында укуын дәвам итә. Ул танылган тюркология профессоры Билли Банг Каупның шәкерте, соңрак, аның ассистенты булгач, борынгы уйгур текстлары белән кызыксына башлый.
Уйгур язуы Чингисхан сарайларында өйрәнелә һәм монголларның иң беренче алфавиты да уйгур хәрефләреннән гыйбарәт була. Бу төрек кулъязмалары Аурупага XX гасыр башында китерелгән һәм бүгенгәчә алман, француз һәм Британия музейларында һәм архивларында саклана. Рәшит Арат Рәхмәти Берлин университетында эшләгән вакытта бу хезмәтләрне өйрәнүче тюркологлар арасында беренче күренекле татар галиме була.
Р.Рәхмәти Аурупада яшәгән чорында матбугат эшендә актив катнаша. Шундый эшләренең берсе – “Ерак Шәрек” журналының редколлегиясендә булуы белән аңлатыла. Журнал Ерак Көнчыгышта чагыштырмача даими эмигрант басмаларының берсе санала. Ул татар эмигрантларының чит илдә булуы барышында кичергән барлык проблемаларны һәм афәтләрне чагылдыру, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү вазифасын үз өстенә ала. Басма Харбинда журнал форматында (соңрак газета форматында) 1920 елдан 1925 елга кадәр кайбер вакыт аралыгы белән чыга.
Редакциядә Имам Гыйниятулла Әхмәди (1879/1880 – 1926), нәшир һәм формаль баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Рәшит Рәхмәти эшли. Ниһаять, өченче хезмәткәр булып “гади” мөхәррир вазыйфаларын башкаручы, шулай ук сәнгать хикәяләренең тулы бер сериясе авторы Хөсәен Гәбдүш (1901 –1944) тора.
1924 елда журнал белән бер исемле Х.Гәбдүшнең символик хикәясе басылу тарихы кызыклы. Әлеге әсәр буенча фикер йөрткәндә, журналның төп көче “фәрештә сабырлыгына ия булган озын чәчле егет” була (әлеге персонаж астында Рәшит Рәхмәти Арат шәхесе сурәтләнә).
Рәшит Aрaт филoлoгия өлкәсeн өйрәнү ысуллaрын тaриx өлкәсeндә дә куллaнa. Aның “Бoрынгы төрки шигыйрьләр” мoнoгрaфиясe төрки әдәбият тaмырлaрын өйрәнүдә aлыштыргысыз чыгaнaк рoлeн үти. Рәшит Рәxмәти Aрaтның әсәрләрe эчтәлeкләрe бeлән мәҗмугaның руxынa, юнәлeшeнә туры килә. Тугaн ил, милләт, бeргәлeк, aзaтлык, xөрлeк, тaртышу-көрәш тeмaлaры өстeнлeк итә.
Билгеле булганча, төркиләрнең олуг ядкәре саналган Угыз каган дастаны Париж Милли китапханәсендә саклана һәм төркиләр мәдәнияте өчен зур кыйммәткә ия. Бу шедевр шулай ук лингвистлар Рәшит Арат Рәхмәти һәм аның остазы Билли Банг-Кауп тарафыннан фәнни өйрәнелә һәм төрек телендә бастырыла (Die Legende von Oghuz Qaghan, SPAW Phil. – ТСС. XXV. Берлин, 1932). Бу дастан төрек телендә 1936 елда Истанбулда чыга. 1970 елда ул борынгы төрки әдәбиятның 1000 классикыннан торган җыентыкка кертелә һәм бүгенге көндә ул милли мәдәният хәзинәләре исемлегендә.
Рәшит Aрaт Төркиядә тюркoлoгик тикшeрeнүләрнe oeштырудa зур рoль уйный. Тюркoлoгия өлкәсeндә аның aбруe гaдәттән тыш югaры булa. Биредә ул мең еллык тарихы булган борынгы төрки шигъриятен өйрәнү белән дә актив шөгыльләнә (Eski Tür kŞiiri, Ankara 1965). Галим проваславие, буддизм һәм ислам диннәре йогынтысында язылган төрки шигърият мисаллары арасында 35 текстны аерым рәвештә карый. Ул аларны тәрҗемә итеп кенә калмыйча, кыйммәтле филологик комментарийлар да бирә. Бу эш төрки телләрне өйрәнүдә үзенең уникальлеген бүген дә югалтмый.
Мәгълүм булганча, 6645 бәеттан торган “Котагду Белек” (1069) иң борынгы төрки ядкәр А.Вамбери һәм В. Радловлар ярдәмендә фәнни дөньяда популяр була. Йосыф Баласагунлы тарафыннан язылган әлеге әдәби һәйкәл Р.Арат Рәхмәти тарафыннан яңадан карала. Профессор үз эшен Мисырда, Герата һәм Ферганда сакланучы кулъязмаларга нигезләнеп, яза. Ул беренче тапкыр Котадгу Белек текстын 1947 елда бастыра һәм 1959 елда төрек теленә тәрҗемә итә. Милләттәшебез вафатыннан соң Истанбул университеты галимнәре Рәшит Рәхмәти туплаган материалларга нигезләнгән әлеге киң текстның (1979) грамматик күрсәткечен бастыралар. Шулай итеп, тюркологиядә “Котадгу Белекнең” беренче гыйльми күзәтүе Рәшит Арат Рәхмәти исеме белән бәйле.
Беренечеләрдән булып лингвистлар арасында Н. Ильминский һәм А.С. Бевериджаларда зур кызыксыну уяткан 400 битле Бабурнамә тюркологиядә Рәшит Арат Рәхмәти тарафыннан өйрәнелә. Нәтиҗәдә бу кулъязма Төркиядә Р.Р.Арат тырышлыгы белән танылу ала (R.R.Arat: Babur, Vekayi – Tercüme I-II, Ankara, 1943–1946). XVI гасыр төрки прозасының бәяләп бетергесез кыйммәтле үрнәге, төрки телдәге беренче тарихи энциклопедия тюркологиянең төрле өлкәләренә багышланган монографияләр һәм диссертацияләр өчен искиткеч чыганак булып тора.
Энциклопедист, профессор Рәшит Рәхмәти Арат беренче текстуаль транскрипция дәреслеген оештыра “TürkIlmî Transkripsiyon Kılavuzu” (1946). Бүген Төркиядә барлык тарихи һәм диалектологик материаллар аның шушы эшләренә нигезләнгән.
Рәшит Арат Рәхмәти үзенең остазы Билли Банг Каупның методларын кулланып, тюркология өлкәсендә методология һәм чагыштырмача-тарихи грамматик концепцияләр эшләгән, ул Европада һәм Төркия университетларында тиз үсеш алган. Димәк, аның күп кенә телләрне белүе һәм тюркология буенча фәнни эшләр бастырып чыгару нәтиҗәсендә, профессорны төрки-татар дөньясында популяр итә.
1940–1950 елларда профессор Р. Рәхмәти Истанбул университетының Төркия институтында ачылган бу китапханә филиалының директоры була. Гомеренең соңгы елларын профессор Рәшит Рәхмәти Анкарада Төркиянең мәдәният институтында үткәрә, үзенең шәхси китапханәсен дә ул шушы институтка мирас итеп калдыра. Бу еларда Р. Рәхмәти бик күп хезмәтләр язган һәм алар “Төрек мәдәни тикшеренүләре” дип аталган журналга басылып чыккан.
Галим махсус белем алган тарихчы булмаса да, илдә тарихи хезмәтләрдә ихтыяҗ зурлыгын, бу өлкәдә тикшеренүләр азлыгын белеп эшләгән. Аның гөмумтөрки мәсәләләрне яктырткан хезмәтләре байтак: “Тюркологиянең гомуми проблемалары”, “Төрки телләрнең классификациясе”, “Көнчыгыш Төркстан илләре һәм халыклары” һ.б.
Р. Рәхмәти бөтен тормышы һәм язган әсәрләре белән төрки халыклар тарихында тирән эз калдырган шәхесләрдән берсе.
Файдаланылган әдәбият
- Devlet N. Türkiye’ye Katkıda Bulunan TatarBaşkurtlar; Türkiye Cumhuriyeti Devletinin Kurutuluş ve Gelişmesine Hizmeti Geçen Türk Dünyası Aydınları Sempozyumu Bildirileri (23-26 Mayıs 1996). Kayseri, 1996. S.161-173. (in Turkish).
- Mustafa Ö., Professor, Dr. Rashid Rakhmati Arat, Journal Tatarica // Kazanskiy Federal’nıy Universitet. – 2015. – №4. – S. 189-194.
- Mustafa Ö., Tarihî — Karşılaştırmalı Filoloji ve Reşid Rahmeti Arat. – Dr. Talât Tekin Hatıra Kitabı – İstanbul, 2017. – S. 763-778.
- Зәкиев М.З., Мәхмүтов Х.Ш., Надиров И.Н., Хисамова Н.Ш, Рәхимова А.Р. XX Gasırnın kürenekle tyurkologı Rәşit Rәxmәti Arat – Казань: Изд-во “Мастер Лайн”, 2001. – Б. 19-42.