Рамазан Кәбировның «Әдәби хакыйкать»ле китабы

№ 154

Әхәт САФИУЛЛИН,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, публицист, журналист

Кама ягы – туган як,

Гөлләр үсә торган як;

Гүзэллеге күңелләрдән

Җырга күчә торган як, –

дип язган иде шагыйрь Р.Әхмәтҗанов «Кама буе – туган як» шигырендә. Композитор Ф.Әхмәдиев көйгә салган бу җырның тууына ничәмә дистә еллар үтсә дә, ул һаман халык күңелендә яши.

Шагыйрь аны, әлбәттә, үзенең туган ягы – Балык Бистәсе төбәген күздә тотып язган, аңа булган сөю хисләрен аны ишеткән һәр кеше үзенең туган ягын искә төшерерлек итеп белдерә алган. Гаҗәп тә түгел, чөнки шагыйрь үзе дә, аны җыр итеп милләтебезгә бүләк иткән композитор да шушы гүзәл як балалары иде.

Балык Бистәсе районы – гөлләр үсә, гүзәллеге җырга күчә торган гына түгел, ә Татарстан мәдәниятенә һәм сәнгатенә бик күп талантлы шәхесләрне биргән як та. Әйтик, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинны кем генә белми! С.Хәким, X.Туфан, И.Юзеевларның лаеклы шәкерте булган бу талант иясе дә – шушы төбәкнең Балтач (Юлсубино) авылында туган шәхес, районыбызның гына түгел, бар татар халкының горурлыгы. Ул, озак еллар «Казан утлары» журналының баш мөхәррире буларак, каләм тибрәтүче яшьләрнең сәләтләрен үстерү-чарлауга һәм, Берлеккә кабул итү комиссиясенең җитәкчесе буларак, аларңың талантын таныту – әгъза итеп кабул итү буенча да зур эшләр башкарды. Аның мәктәп программаларына кертелгән иҗат үрнәкләре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр уздыра, ә күренекле композиторлар тарафыннан көйгә салынган күп шигырьләре халык күңеленә җыр булып керде.

Талантлы шагыйрь һәм журналист, Югары Тегермәнлек егете В. Фатыйхов үзенең остазы турында:

Бистәнең бер газиз улыдыр,

Татарымның даны һәм җаны.

Үз исемен алтын белән язган

Шигъриятнең олуг бер ханы, –

дип тикмәгә генә язмады.

Бу районнан чыккан каләм ияләренең һәрберсе аерым һәм күләмле язмаларга лаеклы, тик кечкенә язмада моны эшләү мөмкин булмаганга, укучылар игътибарын шушы төбәкнең тынгысыз шәхесе, эшенә тәне-җаны белән бирелгән укытучысы, журналист һәм тәнкыйтьче Рамазан Кәбировның быел «Ихлас» нәшриятында басылып чыккан, якташлары һәм кайбер башка язучылар турындагы бай мәгълүматлы «Әдәби хакыйкать» дигән китабына гына юнәлтәсем килә.

Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында туып-үскән Рамазан Кәбиров – гомере буе әдәбиятка гашыйк кеше буларак, бигрәк тә райондаш каләм ияләренең иҗатларын даими күзәтеп баручы һәм алар турында матбугатта эзлекле рәвештә үзенең төнле фикерен әйтеп килүче тәнкыйтьче дә һәм аларның иҗатын дәресләрдә кулланучы укытучы да, тәрбияче дә, туган як тарихын өйрәнүче шәхес тә.

Бөтен гомерен балаларга төпле белем бирүгә, ә аларны югары әхлаклы, әдәпле кешеләр итеп тәрбияләүгә багышлаган Р.Кәбиров кебек фидакарь укытучылар эшләгән бу мәктәптән Чаллы телевидение компаниясенә нигез салган, хәзер «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире X. Шәфигуллин, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире булып эшләгән күренекле журналист-публицист М.Мортазин, Татарстанның атказанган артисты И.Мотыйгуллин, шагыйрьләр В.Фатыйхов, Р.Гарифуллина, «Иделем акчарлагы – 2011» конкурсының Гран-премия иясе Д.Нәгыймуллина, күп җырлар авторлары шагыйрә Д.Галәмиева, Ф.Гыйльфан, композитор Ф.Галәмиев һ.б. кебек талантларның чыгуы гаҗәп тә түгел. Әлбәттә, районның башка мәктәпләрендә дә шундый укытучылар эшли. Әйтик, заманында дан тоткан Олы Солтан мәктәбе дә шундыйлардан иде. Күренекле каләм ияләре В.Нуруллин, М.Миншин, Ә.Хафизулла (классташлар иде), Р.Әхмәтҗанов, Р. Шиһап, Әхәт һәм Ринат Гаффарлар, Р.Гариф, Ф.Солтан, артистлар Р.Шәрәфи, X. Җәләев, Р.Хәйретдинова шушы мәктәптә укыдылар.

Авторның бу китабында бу төбәктән чыккан күп кенә күренекле каләм ияләре – М.Укмасый, С. Шәкүров, К.Сибгатуллин, Равил һәм Рөстәм Фәйзуллиннар, М.Миншин, Р. Шиһап, Әхәт һәм Ринат Гаффарлар, Р.Нуруллин, Ә. Гадел, В. Нуруллин, Р.Гариф. Ә.Хафизулла, И.Биектаулы, Р.Гарифуллина һәм гәрчә Язучылар берлеге әгъзалары булмаган үзенчәлекле шагыйрәләр Ф.Гыйльфан һәм Д.Галәми иҗатлары турындагы язмалар тупланган. Тик анда ул татар әдәбиятын якташлары иҗаты белән генә чикләми: «Татар язучылары иҗатында әхлак темасы» бүлегендә күп язучыларыбызның исемнәре һәм иҗат өлгеләре телгә алына, ә М.Җәлил, М.Мәһдиев, К.Булатова, Й.Шәрәпова, Г.Афзал, Ш.Рәкыйпов, Ф.Галимуллин, Ш.Мостафиннарның иҗаты турында аерым язмалар бирелгән. Шулардан «Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре» дигән язманы укып чыккач, ирексездән; «Нигә автор, аны бераз үстерә төшеп, кандидатлык диссертациясе якламады икән?!» – дип гаҗәпләнеп куйдым, чөнки бу тема анда бик тәфсилле тикшерелгән.

Р.Кәбиров, тәҗрибәле укытучы, тәрбияче һәм психолог буларак (балалар психологиясе буенча дипломлы белгеч), мәктәп, укытучы вә ата-аналарның бала турында кайгыртучанлыгын (игътибарлылык, җылы мөнәсәбәт, таләпчәнлек) һәм зур, сәламәт акыллылык чишмәсе булган халык педагогикасын беренче урынга куймыйча торып, яшь буынны югары әхлаклы, әдәпле, кешелекле итеп тәрбияләп булмый дип саный, Ә ул исә күп нәрсәне үз эченә ала: туган тел, китаплар, хезмәт, халык җыр- уеннары, халык авыз иҗаты, халкыбызның көнкүреш гадәтләре, кунакчыллык кагыйдәләре һ.б. Аны куллану тәҗрибәсе буенча Югары Тегермәнлек мәктәбендә хәтта өч республика фәнни-гамәли конференциясе дә үткәрелгән. Узган гасырның 90 нчы еллары уртасында ук X – XI сыйныфларда укыту өчен Р.Кәбиров «Татар халык педагогикасы нигезләре» дигән программа төзи һәм ул Мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан раслана. Башкортстан Республикасы, Омск, Томск өлкәләре һәм башка регионнарда кулланыла.

Әлеге китапта балаларга тиешле тәрбия бирү мәсьәләсенә зур игътибар бирелеп, «Мәгариф һәм әдәп-әхлак бер-берсенә тиңме?» дигән бик мәгълүматлы бүлек урын алган. Анда балаларны (һәм ата-аналарны да) иманлы инсаннар итеп тәрбияләүдә хәзер бик зур роль уйнаган динебезгә кагылышлы күп төрле сорауларга дин әһелләренең җаваплары да урын алган. Балык Бистәсе районында балаларны тәрбияләүдә кулланылган халык педагогикасы тәҗрибәсен республикабызның барлык татар мәктәпләренә дә җиткерә алсак, телебезгә ачыктан-ачык көчле һөҗүм алып барылган хәзерге вакытта аны саклап калу да зур этәргеч булыр иде ул.

Әдәбиятыбызны пропагандалауга һәм аны балаларны тәрбияләүдә куллануга бөтен барлыгы белән бирелгән авторның бу китабы турында профессор Ф.Галимуллин андагы язмасында: «Укучылар аның тормыш һәм әдәбият турындагы күзәтүләре, аңа гына хас бәяләре белән рәхәтләнеп танышырлар һәм авторга рәхмәтле булырлар дигән ышанычта калам», – ди.

Бүген Р.Кәбировның «Әдәби хакыйкать” китабын Брайан (күрмәүчеләр өчен) системасына күчерү буенча әзерлек эшләре бара.

Авторның бу китабы – өченчесе. Моңарчы аның «Балык Бистәсе төбәге мәгърифәтчеләре» һәм «Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы» дигән китаплары дөнья күргән иде. Хәзер ул якташы драматург Сәет ага Шәкүров иҗатына багышланган китап язу белән мәшгуль. Уңышлар телик аңа.