Рәдиф Гаташның «Гөлтуран» исемле шигырьләр җыентыгына рецензия

Рәдиф Гаташның «Гөлтуран» исемле шигырьләр җыентыгына рецензия

 

 

                                               РәзиләГАЯЗОВА,

Казандагые  110 нчы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Рәдиф Гаташның «Гөлтуран» исемле шигырьләр җыентыгы 2014 елны Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Җыентык филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамовның «Тамырлары шәрекътә» дип аталган кереш сүзе белән башланып китә. Рәдиф Гаташ – алтмышынчы еллар башында татар  шигърияте  мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәң белән чыккан талантлы шагыйрь. Аның шигырьләрен рәхәтләнеп, онытылып укыйсың. Чордашларының уй-хисләрен, яңарышка омтылышын ул үзенең яңгыравык тавышы белән мәйданнарга алып чыкты. Шигырь бәйрәмнәрендә, колачын җәеп, романтик шигырьләрен укыды.

Белгәнебезчә, ХХ йөз башының әдәбиятыбызга тизләтелгән үсеш китергән Көнчыгыш-Көнбатыш синтезы безгә Тукай, Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиев феноменын бирде. Меңьеллык тарихы булган шәрык шигъри казанышлары Европа иҗтимагый-мәдәнияте белән кушылды. Татар шигърияте өчен Шекспир, Гёте, Байрон, Шиллер, Гейне, Пушкин кебек талант ияләренең шигъри фикерләре көтеп алган рухи азык, бик тансык иде. Рәдиф Гаташ татар шигъриятенә Шәрыкъ стилен кертте һәм үз иҗатында куллана башлады.

Рәдиф Гаташның әлеге китабы алты бүлектән тора.

«Бу – сезгә кылган догам» дип аталган беренче бүлектә кешенең иң матур, иң саф хисләрен чагылдыручы мәхәббәт турындагы романтик шигырьләр урнашкан. Бүлектә «Җиде төн» дип аталган гарәп мотивлары да, бөек Тукайның әнкәсенә булган хисләрне чагылдыручы «Сосна пүчинкәсе авылы зиратында» дип аталган шигырь дә, 1912  елны язылган «Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы» да, Гыйракта яуган ракеталар турында да автор үз хисләрен тирән, киң, соклангыч итеп сурәтли, тормышта ни генә булмасын, анда һәрвакыт мәхәббәткә урын барлыгын автор укучыга аңлатырга тели ( “Синең хат”, “Ләйләләр язса”, “Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!”, “Без кемнәр соң?”, “Бу — сиңа кылган дога”, “Шәкерт бабамның яшел дәфтәрендә сакланган җыру”, “Бишенче каләм. Синең хат”, һ.б.)

Икенче бүлек «Чулпан йолдыз калыкканда» дип атала. Бу бүлектәге шигырьләрдә мәхәббәт, ярату, сагыну хисләре тормышның чынбарлыгы аша күрсәтелгән. Шигырьләрдә автор риторик сорауларны күп куллана, тормышта каралар барлыгын белгән килеш, акларын күрергә тырышам, ди. (“Кыз хыялы”, “Олыгайгач, бер дога”, “Синең бүләгең – Ләйлә сурәтенә”, “Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне”, “Нинди сер соң бу юлларда?” һ.б.).

Өченче бүлек мәхәббәт турында. Шагыйрь иҗатында аермачык ике чорны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Беренче чор шигърияткә кызыклы бер яңа талант килүен чагылдырган романтик яшьлек шигырьләреннән тора. Аның төп күрсәткечләре – «Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары!», «Европада татар шагыйрьләре». Икенче чор исә, робагый һәм газәлләр дәвере. Бу чор лирикасы мәхәббәт хисен җырлауга багышланган. Шагыйрь биредә колоритлы ачышлар ясый.

“Газәлләр диваныннан” дип аталган бүлектә авторның мәхәббәтен югалту һәм табу хисләре сурәтләнә. Автор тормышның табу, югалту һәм тагын табу сызыгы белән барганлыгын әйтергә тели. Чөнки газәлләр бүлегенә эпиграф итеп алынган шиъри юлларда да ул бу фәлсәфәгә укучы игътибарын юнәлтә:

Безне нык үзгәрткән дөнья

Башка син уеңда да…

Кабатлыйм, димәк, язмыш шул..

Ә бәлки, язмыш түгел?!

Беләм: мәңге күңелемдә

Көләч сурәтең яшәр,..

Соңлап килсә дә ярату,

Ул – бәхет, ялгыш түгел…

Рәдиф Гаташ иҗатында мәхәббәт мәңгелек хис итеп сурәтләнә. Ул яшьләрдә генә түгел, соңлап килеп ул, олы яшьтә дә кешене  бәхетле итә ала һәм бу югары хисләр кешегә гомер еллары өсти.

Газәл (гарәп. غَزَل‎, мәхәббәт шигыре-бәете, сөеклегә мәдхия) — мәхәббәт лирикасының шигърияттә киң таралыш тапкан шәкеле. Мәхәббәт югалту газабы һәм шул ук вакытта мәхәббәт гүзәлләге – жанрның асылында торган ике төшенчә. Гарәп шигъриятендә барлыкка килеп, Шәрыкъ классикасында зур урын алган һәм Ауропа шигърият даирәсендә чагылыш тапкан.

Рәдиф Гаташ газәлләрендә төрки шагыйрьләре Нәсими, Г.Нәваи, М. Фөзулиләрнең иҗатына охшашлык күренеп тора. Рәдиф Гаташның «мәхәббәт җырлары» җырлап тора, алар ниндидер бер көйгә салынган кебек тоела һәм укыганда көйлисе килү хисе тудыра (“Кайда ул ил?”, “Каләмгә газәл”, “1913 ел. Зәйтүнә Тукай каберендә”, “Зәйтүнә Мәүлүдева-Рәсүлевага хат”, “Синең газәл”, “Безнең газәл”, “Сездә Нократ күген ябынган төнем” һ.б.). Газәлләр аа, ба, ва, га рәвешле рифмалашкан 3-12 бәетләрдән гыйбарәт, газәл ритмына кабатланган сүз-сүзтезмәләр, ягъни рәдиф алымы хас.

Дүртенче бүлек “Робагыйлар бостаны” дип атала. Робагый, әрбагый, ырбагый (фар. رباعی – дүртләтелгән) – дүртьюллык шигырь, Шәрык шигъриятендә киң таралган лирик жанр. Әлеге дүртьюллык логик-интонацион яктан тәмамланган фикер-хисне белдерергә, мөстәкыйль кулланылырга тиеш. Бостанга кергән робагыйлар фәлсәфи, гыйшкый, әхлакый характерлары белән аерылып тора (“Багышлау”, “Әлвидаг”, “Тарафларга хатлар”, “Бер йолдызның нуры”, “Сагышлы сөйләшүләр”, “Кышкы робагыйлар”, “Җылы язда яуган карлар”, “Моңлы бер мөнәҗәт”, “Гөлләрнең шаһинәсе”, “Моңсу бер бакча”, “Алтынмы, көмешме касәң, алтмышым?”, “Күңел тарафларында”).

Бостан сүзе фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә бакча мәгънәсен аңлата. Рәдиф Гаташның робагыйлар бакчасында тормышның башыннан ахырына кадәр була торган вакыйгалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тормышка караш, уйланулар, үткән белән киләчәкне сурәтләү, чагыштыру, күңел халәтенең төрлелеге автор тарафыннан оста итеп сүз уйнату, юмор чаткыларын, тел төбен яки ярылып яткан хакыйкатьне күрми калу мөмкин түгел. Шагыйрьнең гыйшкы ил телендә риваятьләр булып йөри. Ул качып та, Тукай кебек яшерен дә сөйми, моны илгә белдерүдә гаеп тә күрми:

Пышылдап әйттем, тик ил ишетте.

Сиңа хисне, хуплап, дөнья иш итте…

Күкләр кабул итмәгән салкын сүзең

Мине түгел, җирне бугай өшетте.

Шагыйрь телендә еш кына Ләйлә, Мәҗнүн исемнәре яңгырый. Ул үзенең гыйшкын легендалар дөньясында итеп күзаллый.

Автор кулланган сурәтләү чаралары, чагыштырулар, метафора, эпитетлар лирик геройның хисләрен тагы да нечкәртә, аңлаешлы итә, урыны белән ул хисләр нечкәлектән өзелеп китәргә дә охшап тора, урыны белән алар мәңге чишелмәслек итеп төйнәп куелган кебек тоела.

Гаташ робагыйларының тематик һәм проблематик диапазоны җитәрлек киң. Милләт, милли гамь, ватанпәрвәрлек кебек иҗтимагый мотивлар аңарда яшь романтик чорындагыдан ким түгел, җиргә ышанычлы һәм ныграк басу, ирешү ихтыяры көчлерәк. Ул шигырьләрен Ватан, халык, мәдәни иман мотивларында сугара.

Бишенче бүлек “Шигърият – Тукай таҗы” дип исемләнә. Бүлек башында ук автор Тукайга багышлап шигырен язып куя һәм гомумән, шигъриятне Тукай мирасы дип атый. Бу шигырьдә автор шагыйрь буларак, иҗат каләменең дөрес эшләвен, үрнәк булып торган Тукай иҗаты биеклегенә тиңләшергә омтылуны таләп итә, Тукайдан хәтта куркып тору хисе дә яшәргә тиеш, дип белдерә, чөнки, шагыйрь исемен йөртү җаваплы эш. Үрнәк шәхесләр, үрнәк иҗатлар, Тукай бөеклеге һәр шагыйрь өчен маяк булырга тиеш. Бу бүлектә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, сәнгатенә бәйле бик күп шигырьләр урын алган – бу бик күркәм, милли, әхлакый мәгълумат. (”Борынгы иҗади бәет”, “Сизәм: яшерен оҗмах багы”, “Нәзыйрә”, “Бу бостанда гөл иреннәре”, “Рәсүл үзе”, “Тукай таҗы”, “Чәчәләрең карасы”, “Кыз җыры”, һ.б.).

Алтынчы бүлек төрки шагыйрьләрнең иҗатын тәрҗемә итүгә багышлана. Юныс Әмра, Сөләйман Назыйф, Кәрим, Н.Хәлил Онан, Әхмәд Һашим, Нәҗип Фазыл, Мәхмүт Әкрәм, Фәтхуллаһ Гөлән, Җаһит Сыткы Таранҗы, А.Ниһат Асья, Фөзүли, Нәсими шигырьләрендә дә Рәдиф Гаташ мәхәббәтне үз иткән җаннарның хисләрен, халәтен, тормышны, кешеләрне яратучы җаннарның яшәү рәвешен сурәтли.

Шулай итеп, Рәдиф Гаташ шигърияте татар әдәбиятына яңалыклар алып килгән. Иҗадилык аның һәр шигырендә сизелеп тора.Телебезгә мәхәббәт  тәрбияләве белән дә аерылып тора. Кешеләрдә ярату,аңлау сыйфатлары тәрбияли.Шулай ук кешелеклелек сыйфатлары да зур урын алган. Аның шигырьләре матур, халыкка анлаешлы гади тел белән язылган.Халык шигырьләрен яратып укый, сәхнәләрдә аның сүзләренә  язылган җырлар яңгырый.Күренекле язучыларыбызның аның турында бары тик  мактау сүзләре генә бар.Әйе, Рәдиф Гаташ – мактауга лаек шагыйрь!

Р. Гаташның “Гөлтуран” җыентыгы ̵ төрле яшьтәге, төрле милләттәге шигырь сөючеләр өчен бостан, ягъни шигырь бакчасы. Бу бакчада яшәү мәгънәсе, әкияти тормыш, матурлык, сафлык, ярату, яратып яшәү рәвеше сурәтләнә. Бүгенге ыгы-зыгылы тормыш юлыннан чапканда нәкъ менә Рәдиф Гаташның “Гөлтуран” җыентыгында тупланган шигърият бостанына кереп чыгарга киңәш итәм.