Остазым этәргеч бирде

Фәсимә ГЫЙМАЕВА, 

Азнакай районы Чубар-Абдул төп мәктәбенең география укытучысы

Мин – авыл укытучысы. Авыл укытучысы дигәч тә, авыл тормышындагы бетмәс-төкәнмәс эшләре белән авыл күз алдына килә. Әйе, авыл җирендә яшәп хезмәт иткән кеше генә аңлый бу тормышны. Авыл җирендә һәр кешенең һәр баскан адымы, ә бигрәк тә укытучы кешенең һәр көне, һәр хәрәкәте  һәрвакыт игътибар үзәгендә. Чөнки  һәр йортта ул укыткан, хәзерге вакытта укыта торган бала яки аның әти-әнисе яши. Шуңа күрә авыл укытучысы һәр җирдә үрнәк булырга тиеш. Авыл укытучысы – укытучы яки тәрбияче генә түгел, ул артист та, спортчы да, буяучы, бакчачы һәм бик төрле сәләтләргә ия булучы шәхес тә ул. Әле бит һәр кеше әти-әни булган шикелле үк, авыл укытучысы да – әти-әнисенә ярдәмчел бала, иренә-ягымлы хатын, балаларына үрнәк әни яки әти дә. Менә шушы барлык сыйфатларга ия булган авыл укытучысы ул Мин инде диясем килә.

Хезмәт юлымны башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башладым. Инде хәзерге көндә 36 ел эш стажым бар.Шушы укыту дәверемдә мәгариф нинди генә үзгәрешләр кичермәде. Һәм кайда укытуыңа карамастан бу үзгәрешләр бер мәктәпне дә читләп үтми. Менә шушы үзгәрешләргә иярә барырдай, яңа стандартларны өйрәнеп, шул стандартлар буенча эшләрдәй булырга тиеш укытучы. Мин дә – һәр яңалыкны өйрәнеп, заман белән бергә атлаучы укытучыларның берсе. Укучыларга төпле белем бирү белән беррәттән,  ныклы рухлы, туган ягын, гаиләсен яратучы чын патриотлар тәрбияләү – минем максат.

Ләкин авыл җирлегендә балалар саны елдан ел азая бару сәбәпле бер генә предмет укытучысы булып калу мөмкинлеге аз. Бу проблема безнең мәктәпкә дә кагылмый калмады. Һәм инде тагын нинди фән укытыр идем дигән бер чорда, үземнән аз гына өлкәнрәк укытучы Мөхтәрәмә Гомәр кызы: “Син, Фәсимә чын география укытучысы инде”, – дигән сүзләре күз алдыма килеп басты. Аның эчтәлекле ачык дәресләрендә утырганда, ул бала ялына киткәндә аның урынына география укытканда, мин, чыннан да, география фәненә күңелем белән тартыла идем. Мхтәрәмә Гомәр кызының балалар белән карталар буенча төрле илләр буенча сәяхәт итүләренә, координаталар буенча эшләүләренә сокланып, үзем дә дәреснең эченә кереп китә идем. Әлбәттә инде, Мхтәрәмә Гомәр кызы лаеклы ялга китәргә уйлагач, аның киңәше белән мин, география укытучысына яңадан әзерләү белем йортында белем алып, география укытучысы булып киттем. Мөхтәрәмә Гомәр кызы һәрвакыт кечкенә Ватаныбыз территориясен өйрәнүгә, укучыларда экологик культура күнекмәләре бирүгә аерым игътибар бирде. Чатыр Тауга экскурсия дисеңме, Мәллә елгасы буенча походка чыгумы…  Дәреслек битләрендә, карталарда без бөтен дөньяны күрәбез һәм Россияне башка илләр белән чагыштыра алабыз. Россиянең бөеклеген, зурлыгын, матурлыгын, көчен балаларга җиткерә алабыз дип әйтергә ярата ул. Бүгенге көндә дә дәрес буенча берәр шикләнгән сорау туса, аңа шалтыратып  киңәшләшәм. Аны үземнең дәресләремә чакырам, аның сүзләренә һәрвакыт “колак салам”. Ул минем өчен киңәшче һәм остазым булып тора.

География  фәнен укыту миңа елдан ел тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак була бара. Һәр дәрестә мин балалар белән бергә серләр һәм ачышлар белән тулы юл үтәргә, безнең уникаль планетабыз турында сөйләргә, алар алдында минем яраткан география фәненең әле билгеле булмаган бүлекләрен ачарга, табигать күренешләренең сәбәпләрен аңларга, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнергә ярдәм итәргә тырышам.

Балаларга Бөек географ — беренче ачышчылар, Геродот һәм Пифей, Магеллан һәм Колумб, Вилькицкий һәм Папанин, яңа җирләрне кыю тикшерүчеләр турында сөйләгәндә, һәрвакыт аларның никадәр авыр яшәвенә, нинди сынаулар аша узганнарына, үз эшләренә, халкына һәм Ватанына хезмәт итүләренә игътибар итәм. Масштабны һәм Азимут юнәлешен билгеләүче, параллельләрне һәм меридианнарның координаталарын чишкән балаларның никадәр бәхетле булуын күргәч, безнең уртак хезмәтебезнең әһәмиятле нәтиҗәләрен күрү миңа шатлык китерә. Болар барысы да география дөньясы, анда географик тышча законнары гына түгел, ә кеше мөнәсәбәтләре законнары, кешенең табигать белән мөнәсәбәтләре законнары да таныла.

Үз эшеңә иҗади карасаң, үзеңне чолгап алган һәр нәрсәгә битараф булмасаң, Туган илебезгә, Татарстан республикасы Азнакай җиребезгә, үз гаиләңә мәхәббәт тулы булса, уңышка өметләнергә мөмкин.

Ел саен интернет челтәрләрендә өстәмә материал, видеодәресләр күбәя. Алар дәресләрне тагын да тулырак аңларга ярдәм итә. Үзем һәр дәрескә диярлек презентацияләр, кроссвордлар әзерлим. Укучыларым да, бигрәк тә 10 – 11 сыйныфлар, презентацияләр әзерләп килә. 7 нче сыйныфлар өчен кроссвордлар әзерләү отышлырак. Материклар географиясе буенча бер-берсенең әзерләп килгән кроссвордларын чишү аларда тагын да кызыксыну, күбрәк белү теләге уята.  Экология дәресләре, төрле акцияләр, мәктәпкүләм  бәйрәмнәр уздыру, “Чатыртау” табигый дәүләт тыюлыгы  вәкилләре белән очрашулар, “Парклар маршы” кебек бәйгеләрдә катнашу да балаларны бердәм, игътибарлы, сакчыл булырга өйрәтә. Һәр ел саен Дөньякүләм  “Географик диктант”та катнашабыз.

География укытучысы буларак, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы, гүзәллеге кешенең үз кулында булуын, һәрдаим ярдәм итеп торганда гына аны сакларга мөмкин икәнлекне төшендерергә тырышам. Һәр бөҗәкнең, чәчәкләрнең, чишмәләрнең  кеше кебек үк яшәргә хокукы барлыгын, аны рәнҗетү кешелексезлек, көчсезлек икәнен аңлатам. Сүземне Галимҗан Ибраһимовның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”.