Оригами – иҗатка юл башы

Фирүзә СОЛТАНОВА,

Актаныштагы Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы

Һәр бала – иҗат әһеле, кечкенә артист, рәссам, шагыйрь… Алдында торган иҗади бурычны дөрес чишү юлларын баланың үзеннән башка беркем дә белә алмый. Ә безнең – өстәмә белем бирү педагогларның беренчел эше – бала алдында һәрвакыт иҗади максат торуын тәэмин итү. Балада нинди генә юнәлештә булса да кызыксыну уятып, аны үстерергә, бу өлкәдә өстәмә белем һәм күнекмәләр бирергә бурычлыбыз.

Безнең Актаныш балалар иҗат үзәгендә гамәли иҗат берләшмәләре уңышлы гына эшләп килә. Балалар үзләре сайлаган юнәлешләр – балчыктан әвәләү, кисү-тегү, сәйлән үрү, агачка рәсем төшерү, макетлаштыру, оригами  буенча даими дәресләргә йөри. Дәресләрдә алар төрле материаллар белән эшли. Тукыма, күн, агач, кәгазь, төрле буяулар булсынмы, балчык, гипс яисә гап-гади тозлы камырмы – һәркайсының үзлекләре белән якыннан  таныша, алар белән технологик дөрес эш итү тәртибен өйрәнә.

Белем һәм күнекмәләр алу белән беррәттән өстәмә белем бирү дәресләре – зур тәрбияви мәктәп тә әле ул. Иң беренче чиратта, гамәли иҗат белән шөгыльләнү балаларга эстетик зәвык, матурлыкны күрә-бәяли белү сәләтен үстерү мөмкинлеге бирә. Шулай ук берләшмәләрдә эш барышында үзара дуслык, аңлашу, бер-береңә ярдәм итү төшенчәләрен күреп, аңлап үсәләр, бер-берсенең уңышларына, уртак уңышларга сөенергә өйрәнәләр. Бер үк кызыксынуларга ия булу фикердәшлек тойгыларын да үстерә, бераз гына сәламәт конкурентлык орлыклары да сала. Бу – үзе үк балаларны тырышлыкка, иҗадилыкка, яңа, үзенчәлекле башлангычларга этәрә.

Актаныш балалар иҗат үзәгендә оригами балалар берләшмәсе инде ун елдан артык эшләп килә. Бүгенге көндә бөтен дөньяда киң таралыш ала барган оригами сәнгате  балаларда зур кызыксыну уята.

Нәрсә ул оригами? Бер үк вакытта гади дә, серле-катлаулы да булган бу сәнгать белән һәркайсыбыз балачактан таныш. Кәгазьне бөкләп фигуралар ясау моннан 2500 еллар элек, кәгазь белән бер  үк чорда барлыкка килгән дип исәпләнелә.

Ни өчен кирәк сон ул оригами? Дөньянын төрле почмакларында бу сорауга төрле җавап ишетергә мөмкин булыр иде. Японнар өчен оригами  милли мәдәниятнең, тарих һәм тормыш философиясенең аерылгысыз өлеше. Инглизләр өчен ул үзара аралашуга сәбәп булган ял, буш вакытны уздыру чарасы. Голландиядә оригами эшләнмәләргә көндәлек тормышны, йортны-интерьерны бизәүче арт-объектлар буларак өстенлек бирәләр, ул – аларда бары тик тагын бер гамәли сәнгать төре.

Ә бездә исә оригами педагогик юлдан атлый. Ул – балаларда төрле күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән эш төре, педагогик алым. Оригаминың бу яктан үзенчәлекләре бик күп. Ул балаларны куллар белән аңлы эшләүгә күнектерә, кул чукларының вак моторикасы камилләшә, бармаклар төгәлрәк эшли, күз чамасы үсә. Оригами игътибарны туплый, хәтерне яхшырта, фикерләү процессларын активлаштыра, интеллектуаль һәм зәвык үсешенә этәргеч бирә.

“Баланың иҗади сәләтләренең чишмә башы – аның бармак очларында. Бармаклардан юл алучы нечкә генә инешләр иҗади фикер чыгынагын туендыралар. Сабыйның нәни учларында уңганлык, осталык никадәр күбрәк булса, ул шулкадәр акыллырак”. Күренекле педагог В.А.Сухомлинскийның бу сүзләренең хаклыгына эшчәнлегем аша кат-кат инанам.

Психология күзлегеннән караганда оригами – эмоциональ бушану, ял ысулы да. Мәктәптә 5 – 6 сәгать укып арып түгәрәккә килгән бала өчен анысы да бик зур әһәмияткә ия.

Оригаминың тагын бер үзенчәлеге: ул – тернәкләндерү көче (реабилитация). Моны исәпкә алып, Балалар иҗат үзәге күп еллар дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Өмет торналары” дип аталган районкүләм оригами бәйгесе оештырып килә. Балалар елдан-ел активлашалар, иҗади эшләре дә камилләшә бара. Ике ел рәттән бу бәйгене  республикабызның Мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә республика күләмендә дә уздырдык, бик күп балага югарырак кимәлдә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек булды.

Оригами – зур чыгымнар таләп итми торган шөгыль. Бердәнбер эш материалы – ул гади кәгазь, эш өчен уңайлы, бала иҗаты өчен иң аңлаешлы. Өстәмә белем бирү дәресләрендә укучылар чагыштырмача яңарак төрдәге модульле оригамины үзләштерәләр. Фигуралар бер бит кәгазьдән  генә түгел, ә бик күп кечкенә кисәкләрдән – модульләрдән җыела. Уенчыклар күләмле, матур килеп чыга. Ел дәвамында балалар бик күп шундый  кул эшләре ясыйлар. Аларны күргәзмәләрдә күрсәтәләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Баштарак укытучы җитәкчелегендә, әзер схемалар буенча гына эшләгән укучылар ел ахырына мөстәкыйль рәвештә эшли, яңа уенчыклар уйлап таба, иҗат итә башлыйлар. Шулай итеп, үзләренең хыял-фантазияләрен реаль уенчыкларда тормышка ашыралар. Үз куллары белән эшләгән әйберләр балага иҗат шатлыгы тоярга мөмкинлек бирә. Ә бала дәресеңә сөенеп килә, вакытның узганын да сизми яраткан эше белән шөгыльләнә, саубуллашып кайтып киткәндә күзләрендә нур балкый икән, монысы инде без – бала шәхесенең иҗади, һәм гомумән, һәрьяклы үсешенә юнәлеш бирергә омтылучы педагоглар өчен зур шатлык.