Онытырга хакыбыз юк

Онытырга хакыбыз юк

(мастер-класс)

  Илмира ГЫЙМАДИЕВА,

Нурлаттагы 3 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы            

Максат: балаларга патриотик тәрбия бирү; халкыбызның Бөек Ватан сугышы  елларындагы  батырлыклары белән горурлану хисе тәрбияләү, катнашучыларны әдәбият дәресләрендәге эш алымнары белән таныштыру.

Бурычлар:

– Укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү,

сугыш еллары җырлары турында белемнәрне киңәйтү;

–  иҗади сәләтләрне үстерү;

– халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе алу;

– өлкән  буынга һәм хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан солдатларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, рәсемнәр.

 

Мастер-классның барышы

I. Оештыру

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем. Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын.

II. Мотивлаштыру

Бүгенге мастер-классыбызны «Көйне таны» уеныннан башлап җибәрәм. Сезнең өчен  җырларның көе яңгырар. Сезгә  көйне тыңларга һәм җырның исемен билгеләргә кирәк булачак. Ярдәмгә менә шушы спираль-әйләнмә киләчәк. Аның шарты: кәгазь битен бер урында гына тотып, бормыйча укырга кирәк, күз белән генә күзәтергә. (Көйләр яңгырый.)

Беренче көйне тыңлыйбыз. Көйләрне тыңлап билгелибез.

Бу җырларны нинди тема берләштерә дип уйлыйсыз? Әйе, бүгенге мастер-классның темасы да «Онытырга безнең хакыбыз юк» дип атала.

Санап үткән җырларның кайсысында аналар балаларын сугышка озаталар. Әйе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә  Фәтхерахман Әхмәдиев көй иҗат иткән «Солдатлар» җыры. Бу ХХ гасырның дәһшәтле вакыйгасы – Бөек Ватан сугышы турында язылган иң тетрән­дергеч җырларның берсе.

Без шушы җыр белән эшләячәкбез. Мин сезгә    җырның сүзләре буенча кинофильм төшерергә тәкъдим итәм. Моның өчен рәсемнәрдән кадрлар җыярга кирәк булачак. Бер кадр  җырның бер юлы  була. Бу очракта гади  Кроссенс технологиясен кулланабыз.

Сезгә уңышлар теләп, мин залдагы коллегалар белән сөйләшүгә күчәм.

Аңа  биш сорау алымы ярдәме белән җавап кайтарырсыз.

  • Мәңгелек ут кайчаннан бирле яна? (Белешмә өчен: Илебездә иң беренче мәңгелек ут 1957 елның 6 нчы ноябрендә Петербург шәһәрендә кабына.)
  • Бу җырда аналарның йөрәге ни өчен мәңгелек ут белән чагыштырыла?
  • Айларны, елларны кем санап бара?
  • Бу тарихи бәрелешләр кайда була?
  • «Балалар сүз бирде тупларга» җөмләсенең синонимы ничек була?

Яхшы, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Рәсемнәрне җырның куплеты буенча урнаштырыгыз. Хәзер шушы рәсемнәр буенча җырның сүзләренә туры китереп фильм төшерәбез. Фильмны монтажлыйбыз һәм  эшләгән проектыбызны яклыйбыз.

Фильм төшерү әдәби әсәрләр өйрәнгәндә, бик отышлы,чөнки ул уку грамоталылыгын үстерүдә ярдәм итә, балаларда кызыксыну уята.

Эшебезнең нәтиҗәсе – җыр килеп чыкты, аны җырлап күрсәтәбез.

Йомгаклау

Бүгенге мастер-класста эшнең төрле алымнарын формаларын күрсәтергә тырыштым:

Квиз – технологиясендә биш сорау алымы, әйләнмә (спираль) алымы,

гади  кроссенс, проект алымы.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: дәресләрдә мавыктыргыч алымнар, төрле технологияләрне кулланып кына балада туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятып була.

Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Барыгызга да уңышлар телим. Рәхмәт.