Олимпиадага әзерләнүче укучыларны дөрес язарга өйрәтү юллары

Рәйсә ӘХМӘТОВА,

Чулпан ГАБДЕЛГАНИЕВА,

Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Соңгы елларда, башка фәннәр белән беррәттән, татар теле һәм әдәбияты буенча да олимпиадалар үткәрү киң кулланыла башлады. Әлеге олимпиадаларда татар теле гыйлеменең яки әдәбиятның мәктәп программасына кергән барлык тармаклары буенча да сораулар бар. Укучы фонетика, лексикология, морфология, синтаксис, стилистикага караган сорауларда компетентлы булырга, теге яки бу грамматик күренешне аңлатып бирә алырга, тәкъдим ителгән темага иҗади эш башкарырга тиеш. Шуның өстенә татар теленнән олимпиадага барган укучы, бу эшләрне башкарганда, үзенең орфографик һәм пунктуацион яктан да белемле булуын күрсәтсә генә, зур уңышка ирешә ала.

Орфографиягә өйрәтүдә төп максат – укучыларга аңлы үзгәртүгә нигезләнгән орфографик ныклы күнекмәләр бирү һәм орфографик кагыйдәләрне гамәлдә файдалана белергә күнектерү. Гади укучы өчен бу– авыр һәм катлаулы эш, чөнки ул төрле яклы һәм катлаулы психик эшчәнлеккә һәм күптөрле кагыйдәләр белүгә нигезләнә. Һәрберебезгә билгеле булганча, олимпиадага барырдай сәләтле бала, гадәттә, грамоталы була. Шуны исәпкә алып, кагыйдәләр белән турыдан-туры эшләүгә тотынганчы, татар телендә орфографик нормаларның бозылу сәбәпләре белән таныштырырга кирәк. Нигездә ике сәбәп аркасында бозыла:

1. Җирле диалект үзенчәлекләре тәэсирендә;

2. Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу сәбәпле.

Беренче сәбәп җиңел аңлашыла һәм ул бер үк типтагы хаталардан котылу өчен диалекталь сүзләрнең әдәби телдә дөрес әйтелеш һәм дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерү җитә. Икенче сәбәп тирәндәрәк. Мәгълүм булганча, узган гасырныћ 20–40 нчы елларында ике тапкыр татар халкының язуын алыштыралар. 1926 елда халыкка мең ел хезмәт иткән гарәп язуыннан – латин графикасына, 1939 елда латиннан рус графикасына күчерәләр. Соңгы күчеш әзерлексез, ашык-пошык башкарыла: рус алфавитына 6 хәреф өстиләр дә татар сүзләрен рус хәрефләре белән бирү юлларын уйлап табалар. Татар теленең байтак авазлары «хәрефсез» калалар, мәсәлән,  [къ, гъ, w] һәм башкалар. Аларны белдерү өчен, рус телендә шуларга охшашлырак авазларның хәрефләрен куллана башлыйлар, бу авазларны аеру өчен, өстәмә кагыйдәләр уйлап чыгарыла. Нәтиҗәдә, бер төрле языла, икенче төрле укыла торган бик күп сүзләр килеп чыга (кадерле, сәгать, давыл һ.б.). Шуңа бәйле рәвештә бик күп орфографик хаталар барлыкка килә. Әлеге мәгълүмат олимпиадник өчен язу тарихы буенча да күзаллау булдырырга ярдәм итә.

Иң беренче, сүзлек белән эшләүгә  зур игътибар сорала. Телебездә орфографик кагыйдәләргә сыеп бетмәгән авыр язылышлы сүзләр күп. Укучы әдәби әсәрләр укыганда, күнегүләр эшләгәндә, бертөрле язылыштагы сүзләрне аерым төркемнәргә туплап, үзенә кыен язылышлы булып тоелган сүзләрдән шәхси сүзлеген булдыра. Аны һәрдаим тулыландырып бара. Орфографик сүзлекләрдән дә системалы файдалану күзәтүчәнлекне үстерә, сүзләргә хәреф составы ягыннан анализ ясарга өйрәтә, күрү хәтере аша язылышы авыр үзләштерелә торган сүзләрне укучыларның хәтерендә ныгыта һәм орфографик ялгышларны булдырмаска ярдәм итә.

Дөрес язу күнекмәләре булдыруда язма эшләрнең, шул исәптән төрле диктантлар яздыруның әһәмияте бик зур. Олимпиадага баручы укучы эшендәге хаталы сүз астына сызып кына бирергә кирәк, ялгышын ул үзе төзәтеп анализларга тиеш була. Сыйныфташларының кечкенә күләмле язма эшләрен тикшерергә, аннары хаталарына анализ ясарга бирү дә уңай нәтиҗәләргә китерә. Әлеге эш хаталарны күрә белергә генә өйрәтми, ә аларның  дөреслеген дәлилләүне һәм  анализлауны да таләп итә. Бу очракта бала укытучы ролен ала һәм халык әйтемендәгечә: “аңлата-аңлата үзем дә аңладым” килеп чыга.

Мәктәпләрдә укучылар үзләре чыгара торган татарча газеталарның корректоры итү дә олимпиадник өчен начар түгел. Шулай ук элмәтакталар, Интернет челтәре, газета-журнал битләрендәге язмаларга да күзәтү ясаттырып, фәнни-тикшеренү эшенә тартырга була.

 Орфографик лото, кроссвордлар төзетеп, аларны дәрестән тыш чараларда башкаларга тәкъдим иттерү дә отышлы.

Сүзләрнең язылышын күз хәтере белән истә калдыруны арттыру өчен, орфографиягә бөтенләй катнашы юк кебек тоелган җиңел генә иҗади биремнәр дә эшләтергә була. Укучыларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген арттыру өчен, бер үк рәсемдә ике төрле, кайвакытта хәтта өч төрле сурәт тә була алган картиналар тәкъдим ителә. Рәсемнәр билгеле бер темага туплап бирелсә яхшырак. Мәсәлән, табигать, бәйрәм кичәсе, хайваннар һ.б.

Мәсәлән, монда ничә ат күрәсез?

Мондый типтагы рәсемнәр Интернетта бик күп, укучыга өй эше итеп бирергә дә була.

Акрошигырьләр (һәр юлның башындагы беренче хәрефләр шигырьдәге сорауга җавап) белән дә төрле биремнәр үтәтеп була. Мисалга башта үзең бирәсең, аннары төрле сүзләргә язып карарга тәкъдим итәсең һ.б. Мәсәлән, Мәрьям сүзе өчен акрошигырь:

Матур минем күлмәгем –

Әниемнең бүләге.

Рәсеме – чәчкә, яфрак.

Ямь өстенә ямь бирсенгә,

Якын дустымнан бүләк –

Мәрҗәнле чиккән калфак.

Палиндромнар (алдан да, арттан да укыганда, бер үк җөмлә килеп чыга) кергән текстлар да сүзгә игътибарны арттыра.

Ял көне әни барыбызга да эш таба. Кемдер пешерә, кемдер җыештыра. Әти кызык итә. Ул диванда ята.

Өйдә мөстәкыйль әзерләнү өчен Интернет ресурслар тәкъдим итәргә була. Орфограммалар белән эшләргә өйрәтүче сайт: Татар телен – “5”легә!  (http://t-t-5.ru) Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары тупланган belem.ru сайты.һ.б.

Татар телле балалар олимпиадасына тәкъдим ителгән орфографиягә кагылышлы биремнәр катлаулылыгы ягыннан төрле. Әлеге юнәлештә эшләгәндә, һәр баланың кагыйдәләрне белү дәрәҗәсенә карап, истә калдыру мөмкинлекләрен чамалап, алымнарны төрләндерергә мөмкин. Шунысы һәркем өчен бәхәссез: баланы һәрвакыт дөрес язарга өйрәтү укучыдан да укытучыдан да төгәллек, хәтер, сабырлык, тырышлык таләп итә.