Өч кыз
№51
(Мәктәпкә әзерлек төркеме белән әкият сәхнәләштерү)
Эльмира ҖӘЛӘЛИЕВА,
Казандагы 244 нче «Чыршыкай» балалар бакчасының тәрбиячесе
Алып баручы.
Әкият сөючеләр,
Сөйләче, диючеләр,
Ягез әле, килегез!
Әкият сөйлим сезгә,
Тезеп сүзләрен сүзгә,
Сөендерә торганын да,
Көендерә торганын да,
Шомландыра торганын да,
Моңландыра торганын да,
Уйландыра торганын да,
Сөйлим бүген барын да…
Татар өе күренеше. Әни һәм аның кызлары кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Кайсы бәйли, кайсы чигү чигә.Салмак кына татар көе уйный.
Алып баручы. Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әни. Аның булган, ди, өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан. Кызларын бишек җырлары белән йоклаткан, иртәләрен башларыннан сыйпап уяткан. Балаларның тамагы тук, өсләре бөтен булсын диеп, көне-төне эшләгән әни кеше.
Кай арада еллар узып киткән, инде кызлар буйга җиткән.
Әни. Кызларым – күз-нурларым (башларыннан сыйпап), былбыл, сандугачларым, инде үсеп буйга җиттегез. Бәхетләрегез булсын иде. Нинди матур бит бу дөнья!
Татар халык көе “Бормалы су”га кызлар яулыклар белән бию башкара.
Алып баручы. Шулай итеп, көн артыннан көн, ел артыннан еллар үткән, кызлар бер-бер артлы кияүгә киткәннәр. Матур гына яшәп ятканда, әни кеше каты авырып киткән.
Әни чыга һәм кроватка авыр сулап кына ята.
Алып баручы. Ерак түгел урманда, Әни кешенең дусты – Тиен яшәгән.
Урман күренеше. Тиеннең кулында кәрҗин, җыр җырлый.
Тиен. Ашыкмыйча мин таңда
Чикләвек ватам оямда.
Чарт-чорт,чарт-чорт!
Шатланамын да уйныймын,
Күңелсез булса җырлыймын
Лә-лә-лә, лә-лә-лә!
Соңгы вакытта дустым күренми бер дә. Барып, хәлен белеп килим әле.
Тиен ишек шакый.
Тиен. Ишегалдында да күренми. Кая икән минем дустым? (Як-якларга карана, ишекне төртә, ишек ачыла.)
Исәнме, дустым! Шакыйм-шакыйм, эндәшмисең. Хәлеңне белеп китим дигән идем.
Әни. Рәхмәт, Тиенкәй! Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, Тиенкәй. Мин авырып киттем. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтче, хәлемне белергә килсеннәрче.
Тиен. Ярар, ярар, дускаем.
Җилдән җитез булырмын,
Хәзер барып җитәрмен,
Хәбәрләрне әйтәрмен!
Тиен чыгып китә һәм олы кызның өенә килә. Олы кыз, бии-бии, ләгәннәр чистартып йөри.
Тиен шакый.
Олы кыз. Кем бар анда?
Тиен. Бу мин – Тиенкәй. Әниең нык авырып киткән, сине чакыра.
Олы кыз. Бик барыр идем дә бит, ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар, шул.
Тиен. Ләгәннәрен әниеңнән дә кадерлерәкмени соң? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма!
Алып баручы. Тиеннең шулай әйтүе булган, кыз гөберле бакага әверелгән.
Ләгәнне аркасына куеп, олы кыз чыгып китә.
Тиен уртанчы кыз янына йөгерә. Анысы җырлый-җырлый челтәр бәйләп утыра икән.
Тиен ишек шакый.
Уртанчы кыз. Кем бар анда?
Тиен. Бу мин, Тиенкәй идем. Сиңа хәбәр алып килдем. Әниең каты авырып китте. Сине чакыра, кайтып хәлен белсәнә.
Уртанчы кыз. Бик кайтыр идем дә бит, челтәрне бәйләп бетерәсем бар.
Тиен. Синең челтәрең әниеңнән кадерлерәкмени соң? Әнисенең кадерен белмәгән үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул челтәреңнән мәңге аерылма инде.
Алып баручы. Тиеннең шулай әйтүе булган, кыз үрмәкүчкә әверелгән.
Уртанчы кыз челтәр-шәлне ябына һәм чыгып китә.
Тиен кече кыз янына барганда, ул җырлый-җырлый камыр басып ята торган була.
Кече кыз. Камыр басам, тирли-тирли,
Әни көен көйли-көйли.
Тиен ишек шакый.
Кече кыз (камыр баскан урыннан йөгереп чыга). Тиенкәем, син икән соң. Әйдә, түрдән уз. Нигә соң әле син болай күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы?
Тиен. Әйе.Әниегез авырып тора.
Кече кыз. Әйдә, ашыгыйк Тиенкәй, тизрәк барып җитик!
Тиен. И сөекле бала, гомерең буе игелек күр. Кешеләрне бәхетле ит, алар синең яхшылыгыңны онытмаслар.
Икәү Әни кеше янына киләләр.
Кече кыз. Әнием, исәнме! (Кочаклап ала.) Хәлең ничек? Хәзер чәй куеп җибәрәм, сиңа җиңелрәк булып китәр.
Әни. Рәхмәт, кызым! Сине күрү белән, авыруым онытылып та китте.
(Тиенгә борылып.) Тиенкәй, ә минем олы кызым белән уртанчы кызымны күрә алмадыңмы?
Тиен. Күрдем, дускаем. Ләкин алар синең хәлеңне белергә бер дә ашыкмадылар. Мин аларны бака һәм үрмәкүчкә әйләндердем.
Шул вакыт ишектә тавыш була, кече кыз үрмәкүч һәм бакага әверелгән кызларны каршы ала.
Әни (сикереп тора, алларына чыга). Балакайларым минем! (Кочаклап ала.)
Үрмәкүч белән Бака. Кичер, безне әнием! Гомергә дә болай эшләмәбез, әнием! Гафу ит, безне!
Әни. Күптән кичердем, балакайларым. Авыруым да үтеп китте.
Тиен. Әниләрне яратыгыз! Әниләрне рәнҗетмәгез, саклагыз!
Әни. Әйдәгез, бергәләп чәй эчик.
Барысы да өстәл артына утыралар.
Алып баручы. Кызлар кабат үз кыяфәтләренә кайтканнар. Шул көннән башлап, озак, матур гомер кичергәннәр.
Кызлар. Күпме генә җырлар җырласак та,
Шигырьләр сөйләсәк тә,
Бурычыбыз түләнмәс сыман.
“Әни” – һәр кешенең беренче сүзе.
“Әни” диеп буйга җитәбез.
Аларның йөрәк җылысын тоеп,
Гомер юлын атлап китәбез.
Әниләрнең кадерен белик,
Алар исән чакларда.
Соңга калмыйк әниләрне
Бәла-казалардан сакларга!
Күңелле көй яңгырый, әкияттә катнашучылар чыга.