Өч аю өчен савыт

 Гөлфирә ШӘРИПОВА,

Чаллыдагы

130 нчы  балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат. Икенче кечкенәләр төркеме өчен эшчәнлек балаларны

төрле зурлыктагы савытлар әвәләргә өйрәнү.

Бурычлар:

Белем бирү: балаларның савыт-саба әзерли торган материаллар турындагы белемнәрен актуальләштерерү; балаларны пластилинны кысу һәм сусуның,  бармаклар белән тигезләүнең яңа алымнарын кулланып ябыштырырга өйрәтү;

тәрбияче җитәкчелегендә кыенлыкларны мөстәкыйль җиңү тәҗрибәсен (рефлексив метод нигезендә) һәм кыенлыкларны «белгән кешедән сорау» ысулы белән җиңү тәҗрибәсен формалаштыру;

Үстерү: предметларның үзлекләрен: төсен, формасын, үлчәмен аерып ала һәм атый белүне ныгыту; өчкә кадәр санау күнекмәсен беркетү; фикерләү операцияләрен анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү, күзаллауны, сөйләмне, логик фикерләүне үстерү, кулларның вак мускулатурасын ныгыту.

Тәрбия бирү бурычы: әвәләү шөгыленә кызыксыну уяту, эшне ахырына җиткерергә өйрәтү.

Җиһазлар: өч аю (бибабо), өстәл һәм өч урындык; балчык, пластмасса, пыяла, тимер, агач савыт; поднос, әвәләү өчен такта, бертөрле төстәге, әмма төрле зурлыктагы өч кисәк пластилин.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Сез әкиятләр яратасызмы? Сезнең яраткан әкиятегез нинди? Без күптән түгел генә нинди әкият укыдык? («Өч аю») Әкият сезгә ошадымы?

Тәрбияче өч аюны тәртип буенча күрсәтә: Мишутка, Настасья Петровна, Михайло Иванович.

Иң кечкенә аюны әйтегез. Иң зур аюны әйтегез. Аюлар белән кызык хәл булган: чираттагы сәфәрдән соң аюлар өйләренә кайтып төшке аш ашарга теләгәннәр, өстәлдә савытлары юк икән. Мишутка елап җибәргән: «Минем савыттан кем ашады, аны кем ватты?» Мишутканы шатландырырга һәм аның өчен яңа савыт ясарга телисезме?

Дидактик уен «Савыт-сабаны нәрсәдән ясыйлар?» Балалар төрле материалдан эшләнгән савытлар урнашкан өстәл янына киләләр.

Тәрбияче.  Өстәлдә нәрсә тора? (касәләр) Алар нәрсәдән ясалган? (пыяладан, агачтан һ.б.) Пыяла савыт ничек атала? Агач савыт ничек атала?  (пыяладан, агачтан) һ.б. Без  Мишутка өчен, мәсәлән, пыяладан тәлинкә ясый алабызмы? (юк) Ни өчен? (Бездә пыяла юк, һәм без пыяла савыт-саба ясый белмибез).  Агачтан Мишутка өчен савыт ясый алабызмы?  Без Мишуткага ярдәм итә алдыкмы? Нигә булдыра алмадыгыз? (савыт ясап була торган материал юк). Нишләргә соң? Мишутканы ничек тынычландырырга? Табакны нәрсәдән ясарга? Безнең балалар бакчасында нинди материал бар?

Әгәр балалар үзләре пластилинны атамый икән, тәрбияче балаларга безнең бакчада пластилин һәм Мишутка өчен савытны пластилиннан ясый алуыбыз турында сөйли. Балалар бертөрле төстәге, әмма төрле зурлыктагы өч кисәк пластилин булган өстәлләр янына утыралар.

Тәрбияче. Мишутка өчен без кайсы кисәктән савыт ясарбыз? (Кечкенә). Ни өчен? (Мишутка – аюларның иң кечкенәсе һәм аның савыты иң кечкенәсе).

Тәрбияче савыт ясау алымын күрсәтә.

Балалар тәрбияче белән бергә этаплап савыт ясыйлар.

Тәрбияче. Хәзер Мишутканың яңа савыты бар. Яңа савыт бик ошады, ди, ул шатланды.

Тәрбияче балаларга Мишутканың ничек шатлануын күрсәтергә тәкъдим итә. (Балалар бер аякта сикерәләр, әйләнә-тирәдә әйләнәләр, парлап бииләр һәм балалар өстәл янына утыралар).

 

 «Настасья Петровна өчен савыт» уены.

Настасья Петровнаның тавышы ишетелә: “Минем савыттан кем ашады, аны кем ватты?»

Тәрбияче. Әйдәгез, әни аюга да савыт ясыйк. Без нинди пластилин кисәге алырбыз? (кечкенәсе). Ни өчен? (әни әтидән кечерәк һәм аның савыты да кечерәк) Савытны ничек ясарсыз? (балалар алгоритмны әйтәләр). Әни аюга үзегез савыт ясагыз. Хәзер инде Настасья Петровнаның да яңа савыты бар.

 

«Михайло Иванович өчен савыт» уены.

Михайло Ивановичның тавышы ишетелде: ”Минем савыттан кем ашады,  аны  кем ватты?»

Тәрбияче. Әйдәгез, әти аю  өчен дә савыт ясыйк.  Тәлинкәне ничек ясарсыз? (балалар алгоритмны әйтәләр).  Әти аюга үзегез савыт ясагыз.

Хәзер Михайло Ивановичның да яңа савыты бар. Сез ничә савыт ясадыгыз?

Савытлар нәрсәсе белән охшаш?  (формасы һәм төсе белән). Нәрсә белән аерыла? (зурлык) Иң кечкенә савыт кемнеке?  Кемнең савыты зуррак ?  Кемнең савыты иң зуры? Барлык аюлар да канәгать һәм хәзер тыныч кына ашый алалар.

Балалар тәлинкәләрен подноска куялар һәм Өч аю янына илтәләр. Тәрбияче әйтүенчә, балалар бик күп савытлар ясаганнар: алар аю гаиләсенә һәм аларга киләчәк кунаклар – куяннар гаиләсе, тиеннәр һ.б. өчен җитәрлек.

Йомгаклау: Без бүген кемгә булыштык? Тәрбияче балаларны мактый һәм алар өч аюга ярдәм итә алганнарын әйтә, чөнки алар яңа алымнар кулланып пластилин белән эшләргә, аннан әйбер ясарга  өйрәнгәннәр.