Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл…
Кырлайдагы Г.Тукай музее заллары буйлап
(проект яклау дәресе конспекты)
Гөлфия СИТДИКОВА,
Казан шәһәре Мәскәү районының
20 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең максаты:
1. Музей технологиясен кулланып, укучыларныңГ.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү, бөек шагыйрь иҗатына ихтирам тәрбияләү.
2. Танып- белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, мөстәкыйль эшли, башкарылган эшнең нәтиҗәсен башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен, универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.
Дәрес төре: проект яклау дәресе (экскурсия форматында).
Дәрес тибы: тикшерү, мәгълүмат туплау элементлары белән проект эшчәнлеген йомгаклау.
Алымнар: төркемнәрдә эшләү, проект яклау.
Җиһазлау:Г.Тукайның дәүләт әдәби – мемориаль музей комплексын чагылдырган презентация, компьютер, мультимедиа проекторы, Г.Тукай әсәрләреннән ,аныңтурында китаплардан торган күргәзмә.
Дәрес барышы.
- I. Оештыру. (Укытучы сүзе)
II. Төп өлеш. (Проект яклау)
1нче укучы.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —«Кырлай» диләр;
Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин беразторган идем;
Җирнеәз-мәзтырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Улавылның, һичонытмыйм, һәрьягы урман иде,
Улболын, яшелүләннәрхәтфәдәнюрганиде.
Зурмы, дисәң, зуртүгелдер, буавылбиккечкенә;
Халкыныңэчкәнсуыбиккечкенә — инешкенә.
Г.Тукай “Шүрәле”
2нче укучы
Тукай… Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне.
Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы улларыннан берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара, татар галәмендә халыкка хезмәт итү ягыннан аңарчы күрелмәгән маяк булып балкый.
“Аерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.”
(Г.Тукай. “Туган җиремә”)
Слайд1. ( “Кырлай юлы”)
3нче укучы.
Без сезне мәшһүр Казан артының Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музеена чакырабыз.
Музей беренче тапкыр 1971 нче елда авыл китапханәсе бинасында ачыла. Ә 1979 нчы елның 25 нче апрелендә Татарстан республикасының дәүләт музее филиалы буларак, сап-сары юан нарат бүрәнәләрдән салынган ике катлы,дүрт балконлы яңа йортта үзенең олы тормышын башлап җибәрә.
Яңа Кырлай авылындагы музей Габдулла Тукайәдәби-мемориаль музей комплексы составына керә.
1нче укучы
Слайд 2.( Г.Тукайның әдәби- мемориаль музее тышкы яктан)
Музей бинасы татар халкының төрле бизәкләреннән, орнаментларыннан файдаланып милли стильдә эшләнгән. Музей алдында күренекле рәссам, скульптор Бакый ага Урманче эшләгән һәйкәл – шагыйрь тора. Әйтерсең, ул ерак юллар йөреп, “дөньяга иң элек күзе ачылган урын”га кайткан да, ачык карашын Казан ягына төбәгән хәлдә , кунакларны көтеп утыра.
2нче укучы
Шагыйрьне ныграк аңлау өчен, аның туган якларын барып күрү кирәк диләр. Бу сүзләрдә, чыннын да хаклык бар.
Әйдәгез, без дә Казан арты тарафларына сәяхәт итик.
Слайд 3. (Кушлавыч әйләнә тирәсе)
Әтнә юлы өстендәге авылларның берсе кечерәк кенә инеш буенда, тау башында яшеллеккә күмелеп утыра. Әнә шул инде ул Кушлавыч!
Булачак шагыйрьнең бишеге тирбәлгән бәләкәй генә авыл. Шагыйрь туган йорт.
Слайд 4.(Кушлавычта Тукай туган йорт).Урам яктан киртә белән әйләндереп алынган бу йортта Габдулла бу йорттта яшь ярым-ике яшькәчә торган.
3нче укучы.
Тукайны чын мәгнәсендә халык үстерә, аңа назын бирә, күңеленә моң – миһербан иңдерә,зирәк һәм акыллы улы итә. Дүрт яшьлек Габдулланы Казанның Печән базарыннан Мөхәммәтвәли дигән бер һөнәрче агай асрау бала итеп өенә алып кайта. Булачак шагыйрь ике ел гомерен “эш кешеләре”арасында үткәрә.
Слайд 5. (Кустарь йорты).
Зал уртасында махсус күтәрмәдә сурәтләнгән күренеш белән без гүя XIX гасыр ахырындагы татар һөнәрчесе өенә аяк басабыз. Әнә алар: пычак, без, читек калыплары, кайчы,энә, уймак,җеп, самовар, чәйнек-чынаяклар. Ян стена буенда агач сандык.
1нче укучы.
1892 нче елда Кырлайдан Сәгъди абзый булачак шагыйрьне тәрбиягә ала.
Слайд 6.(Сәгъди абый йорты). Аның йорты тәбәнәк кенә, салам түбәле, басу капкасыннан кергәч ерак булмый.Сәгъди абзый йортындагы экспонатлар Тукайның Кырлайдагы тормышы турында сөйлиләр
Слайд 7.(Сәгъди абый йортының эчке күренеше).
Кырлай булачак шагыйрь хатирәләрендә иң тирән эз калдыра. Тукай, шагыйрь булып җитлеккәч, әледән –әле туган як темасына мөрәҗәгать итә. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләренең нигзендә ул “дөньяга иң элек күзе ачылган урын”- Кырлайны, аның табигатен, кешеләрен күздә тота.
Слайд 8. (“Кырлай урманы”).
2нче укучы.
“Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәмдә,
Хәтеремдәмәңгекалыртуганҗирем»-
дип язып калдырган бөек шагыйрь үзенең “Туган авыл” шигырендә.
3 нче укучы.
1894 нче елның ахыры, 1895нче елның башларында,әтисе белән бертуган апасы Газизә һәм сәүдәгәр җизнәсе Галиәсгар Госмановлар Тукайны Җаекка (Уральск) алдыралар. Ул анда 12 ел яши. Мәдрәсәне тәмамлый, рус мәктәбендә белем ала,хезмәт юлын башлый, типографиядә эшли.
Слайд 9.( Уральск.Типография.).
Тукай эшләгән типографиянең хәреф җыю бүлмәсе. Менә өстәл, урындык, кара савыты.
1нче укучы.
1907 нче елның сентябрь ахрында Тукай Казанга юл тота. Бу турыда ул “Пар ат” шигырендә мондый юлларны яза:
“Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап».
Тукай Казанда үзенең яшәү урынын берничә мәртәбә алыштырса да, тарихка “Болгар” кунакханәсенең 40нчы бүлмәсе кереп калган.
Слайд 10.(“Болгар” кунакханәсе). Биредә ул төннәр буе утырып “Печән базары, яхут яңа Кисекбаш” поэмасын иҗат иткән.
Менә 40 нчы бүлмәнең эчке күренеше: ике урындык, кәнәфи һәм өстәл. Алар “Болгар” кунакханәсенең үз әйберләре, шагыйрь күреп- кагылып йөргән җиһазлар.
2нче укучы.
Халкыбызның сөекле шагыйреГабдулла Тукай җиде еллык иҗат гомерендә гаять зур мирас калдыра. Казан дәверендә аның 19 китабы басылып чыга.
Тукай үзен 1913 нче елда гына җитлеккән шагыйрь итеп исәпли, зур иҗат планнары кора. Ләкин, аның санаулы көннәре генә калып килә… 1913нче елның 2 нче апрелендә шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый…
3 нче укучы.
Тукай бүген дә безнең арада. Аның исеме халык йөрәгендә саклана. Аның исемен урамнар, мәктәпләр, Татар дәүләт филармониясе йөртә. 1958нче елдан башлап әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән авторларга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә башлады.
Слайд 11.(Тукай безнең көннәрдә).
“Тукай безнең көннәрдә” экспозициясе күренешендә Дәүләт премиясе лауреаты билгесен һәм бу олы бүләккә лаек булган лауреатларның исемнәре күрсәтелгән.
1нче укучы.
Шагыйрьнең җирдәге тормышы кайгылы һәм кыска. Аның күңеле сизгер, тиз җәрәхәтләнүчән һәм ялгыз – йөрәк әрнүе гүзәл сүзләр булып чыга…
Җисми яктан тормыштан китсә дә, Тукай шагыйрь буларак, бу дөньядан китмәде. Аның авазы һаман да яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба.
Тукайның үлемсезлеге – аның шигырьләрендә.
Шагыйрь тормышы белән бәйле урын, аның истәлеген саклаучы музей аны безгә тагын да якынайта.
2нче укучы.
“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.”
(Г.Тукай)
III. Йомгаклау.(Проектның нәтиҗәлеге турында тыңлаучыларга сүз бирелә).