Нәкый Исәнбәт – татар әдәбиятының алтын баганасы

№ 194

Гөлсинә  БАЙДУЛЛОВА,

Казандагы 14 нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы

Гөлфия ВӘЛИЕВА,

Казандагы 14 нче гимназиянең I квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: экскурсиядә катнашучыларны мәшһүр татар әдибе һәм күпкырлы галимнең иҗади эшчәнлеге белән таныштыру.

Бурычлар:

– Нәкый Исәнбәт шәхесенә карата хөрмәтуяту;

– татар әдәби мирасы өчен горурлык хисләре, татар нәфис сүзенә мәхәббәт тәрбияләү;

– Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында мәгълүматларны популярлаштыру.

Экскурсия төре: автобус экскурсиясе.

Вакыты: 2 сәгать.

Быелгы җәйдән Казанда татар телендә дә экскурсияләр оештырыла башлады. Җәяүле экскурсияләр вакытында Иске Татар бистәсенең төп истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Татарча экскурсияләр маршруты «Иске шәһәр» мәдәни объектлары буйлап оештырыла. Әлеге экскурсиядә катнашкан туристлар сәгать ярым вакыт аралыгында элеккеге Казан ГЭСы яныннан, Мәрҗани урамы буйлап, Мәрҗани мәчете яныннан, Каюм Насыйри урамы буйлап сәяхәт кыла. Профессиональ гид аларны әлеге маршрут буйлап урнашкан мәдәни мирас объектлары тарихы, күренекле шәхесләр тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштыра. Ә без исә Казан буйлап татар телендә автобус экскурсиясе үрнәгетәкъдим итәбез. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Нәкый Исәнбәт – татар әдәбиятының алтын баганасы» дигән экскурсия ул. Әлеге тематик экскурсия туган якны өйрәнү белән кызыксынган V – IX укучылары, казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен тәкъдим ителә.

Билгеләнгән вакыт дәвамында туристлар татарның халык академигы, галим, язучы, әдәбият һәм тел белгече, укытучы, филолог, фольклорчы, драматург, тәрҗемәче, сүзлекләр төзүче Нәкый Исәнбәтнең Казан чоры тормышы белән танышачак.

Нәкый Исәнбәт – XIX гасыр ахырында туып, Габдулла Тукайлар заманында ук шигырьләр язып бастырган әдип ул. Башта ул шагыйрь булып таныла. Бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган., бик күпләрнең яратып җырлый торган «Син сазыңны уйнадың» җырының сүзләрен әдип 26 яшьлек егет чагында иҗат итә. Аның гомере озын булды: 92 яшькәчә яшәде. Эшләгән эшләре исә аннан да күбрәк, колачлырак булды. Юкка гына аны энциклопедист галим димиләр. Үз гомерендә ул Беренче бөтендөнья сугышын, Октябрь инкыйлабын, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышын кичерә. Аның өлешенә Россия империясе һәм СССР таркалуы туры килә. Ул татар халкының тугрылыклы улы булып кала, алтыннан да кыйммәтрәк хәзинәне эзли һәм таба. Татарлар яшәгән ерак авылларга экспедицияләре нәтиҗәсендә, Нәкый Исәнбәт табышмаклар, әкиятләр, легендалар, мәкальләр таба һәм бастыра.

Әлеге материал яшь экскурсоводларга да, профессионалларга да кызыклы булыр һәм гамәли эшчәнлеккә кертелер дип өметләнәбез.

Экскурия барышы

Экскурсовод. Исәнмесез, Казаныбызның хөрмәтле кунаклары!

Без сезне «Нәкый Исәнбәт – татар әдәби иҗатында «чакрымнар  баганасы»» дигән экскурсиягә чакырабыз. Сез олпат татар әдибенең Казан чоры тормышы белән танышырсыз.

Нәкый Сираҗетдин улы Исәнбәт –татар әдәбияты әһелләре арасында иң зурысы, күпкырлы талант иясе. Ул – драматург та, шагыйрь, тәрҗемәче, галим-фольклорчы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Нәкый Исәнбәт (Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров) XIX гасыр белән XX гасыр чигендә – искечә 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнварында) элекке Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Салават районы) Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. 15 яшенә кадәр Уфадагы «Хәсәния» мәдрәсәсендә укый. Ун яшендә «Шүрәле» дигән шигъри формадагы әкиятен яза. Бу әкиятне абыйсы клубта укый. Башлангыч иҗатында ук Габдулла Тукай йогынтысы нык сизелә. Ни өченме? Чөнки ул балачактан ук Тукай иҗаты белән илһамлана.

Нәкый Исәнбәт Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдәррисе Галимҗан Бурудида укырга хыяллана. Ул – сәүдәгәр улы, Мисырда белем алган, алдынгы карашлы булган, 1905 елдан бирле үзен педагогикага багышлаган. Галимҗан Буруди әтисе акчасына мәдрәсә төзеткән. Шулай итеп, әтисе исемен мәңгеләштергән, мөселманнарның дини уку йортын «Мөхәммәдия» дип атаган.

Тукай урамы, 34- йорты – «Мөхәммәдия»мәдрәсәсе

Без өч катлы кызыл кирпеч бина янында торабыз. Бу – Казанның «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе. Ул 1882 елдан бирле эшли. Мәдрәсәдә 500 ләп шәкерт белем алган. Мәдрәсәгә нигез салудан башлап, анда ислам нигезләре, Коръән тәфсирләре, көнчыгыш телләре, мөселманнарның хокуклары, чисталык дәресләре укытыла. 1889 елда яңа җәдитчә укыту кертелгәч, дөньяви дисциплиналар: математика, география, табигать белеме, рус теле, юриспруденция, психология, логика, фәлсәфә һ.б. укытыла башлый. Уку вакыты – 12, ә 1913 елдан соң – 14 ел. 1905 – 1906 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләрнең ислах (үзгәртеп кору) хәрәкәте үзәгенә әверелә. 1901 –1907 еллларда бу мәдрәсәдә әдәбият һәм драма түгәрәкләре эшләгән, кулъязма газеталар чыгарылган. 1907 елда педагогик курслар да ачыла.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, дөньяви фән, мәдәният, икътисад һәм сәясәт өлкәләрендә танылган галимнәр укытып чыгарып, татар мәгърифәтчелеге тарихында үзенең якты эзен калдырган. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Нәкый Исәнбәт тә була.

Нәкый Исәнбәт Казанга 15 яшендә килә. Мәдрәсәне ул экстерн белән тәмамлый. Биредә кулъязма журналлар булдыруы, үзешчән театрларга, шулай ук «Шәрык клубы»на йөрүе  дә мәгълүм.

Ул төрле елларда педагогик курсларда укыта.

Нәкый Исәнбәт бик тугрылыклы ул булган. Ил тарихында дингә каршы чор булганын хәтерлисездер. Узган гасырның 30 нчы елларында мулла булган әтисен Благовещенск шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Казанда Нәкый әтисен өйдә кундырырга калдыра. Көнче каләмдәшләре, бу хакта әйтеп, аның өстеннән донос яза. Матбугатта бастырган мәкаләсендә Нәкый әтисеннән ваз кичәргә җыенмавын әйтеп яза. Бу – кыю адым. Ул вакытта күп кенә кешеләр, үз тормышларын саклап калу өчен, туганнарыннан баш тарткан. Ә Нәкый, киресенчә, атасы алдында тугрылыклы булып кала.

Нәкый Исәнбәт – яхшы әти дә.

Татарстан урамы, 7 нче йорт

Уңда – күпкатлы кирпеч йорт. Биредә Н.Исәнбәтнең дүрт улының берсе – Празат яшәгән. Ул да туган тел, иҗат, сәнгать белән бик иртә кызыксына башлый. Празат Нәкый улы Исәнбәт – Татарстанның атказанган артисты, сәнгать эшлеклесе. Йорт диварында – өч мемориаль такта. Шуларның берсе шушы йортта 1981 – 2001 елларда яшәгән Празат Исәнбәт истәлегенә куелган Әтисе һәм улының театрда бергә эшләгән вакытлары да була, ә ул янәшәдә генә.

Татарстан урамы, 1 нче йорт – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Уңда – җилкәнле бина – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Ул тамашачылар өчен ишекләрен 1986 елда ача. Режиссер Празат Исәнбәт әтисе сценарие буенча «Хуҗа Насретдин», «Муса Җәлил», «Мулланур Вахитов», «Банкрот», спектакльләрен сәхнәләштерә. Бәлки алар үзләре дә тамашачылар арасында утыргандыр яки сәхнә артында булганнардыр…

– Кадерле туристлар, сезне, автобустан чыгуыгызны сорыйм һәм Фонтан мәйданына чакырам.

Юлның сул ягында –сәүдәгәр бай кызы М.Апанаеваның XIX гасырда төзелгән йорты – кирпечтән, якты яшел төскә штукатурланган. Бинада «Шәрык клубы» урнашкан, анда татар зыялылары җыела торган була. 1906 елда монда беренче татарча спектакль уйнала. Ул вакытта театрның узенең аерым бинасы булмый.

Янәшәдә генә Казанның табигый энҗесе – Кабан күле

Нәкый Исәнбәт, әлбәттә, Кабан күле буенда йөргән… Бәлки, бүгенгесе турында уйлагандыр һәм үткәннәрне искә төшергәндер. .

Кабан күленең сул як ярында – корылмалар. Алар арасында – «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы. Биредә яшь Нәкый Исәнбәт урам себерүче булып эшли.

Совет власте урнаштырылганнан соң, язучылар өчен авыр вакытлар була: саксыз сүз – төрмә, Себергә сөрүләр.

Яраткан эше белән тыныч кына шөгыльләнү өчен, Нәкый Исәнбәт бер сәяси партиягә дә, язучылар берлегенә дә керми; төрле оешмаларда эшли, шул исәптән урам себерүче, төрле авылларда укытучы булып эшли.

Ул Себергә этнографик экспедиция оештыра, татар халкының рухи мирасын: әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр җыя.

Нәкый Исәнбәтне дөньякүләм танылган кешеләр белән чагыштырырга мөмкин:

  1. Лев Николаевич Толстой – бөек рус язучысы, фикериясе, философ. Ул халык арасында, авылларда йөри, халык белән сөйләшә, үз әсәрләренә, геройларына материал эзли. Нәкый Исәнбәт Татарстан, Башкортостан, Себер авылларына экспедициягә йөри.
  2. Антон Павлович Чехов – рус язучысы, прозаик, драматург, табиб. Ул Себер буйлап каторжник юлын уза, Сахалин утравында була, «Сахалин утравы» китабы өчен материал җыя, авыруларны дәвалый.

Нәкый Исәнбәт тә Себердә була, татар фольклорын эзли, төрле мәктәпләрдә татар балаларын укыта.

  1. Владимир Даль һәм Сергей Ожегов төрле елларда рус теле сүзлекләрен төзи, «тере рус сүзен» эзли. Исәнбәт 2 томлык «Татар теленең фразеологик сүзлеге»н төзи.
  2. Колумб яңа җирләр эзли, Американы таба. Исәнбәт, «геолог» буларак, җир асты байлыкларыннан, алтыннан кыйммәтрәк хәзинә эзләгән һәм тапкан. Татар фольклоры ул – әкиятләр, легендалар, җырлар, мәкальләр. Аларда татар халкының нәфис сүзе яңгырый. Ул җыелган материалны анализлый, системалаштыра, дөньяның башка халыкларының сәнгать сүзләре өчен үрнәк булдыра.

Нәкый Исәнбәт – А.С.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны», «Таш кунак»,  А.С.Грибоедовның «Акыллылык бәласе», Ж.Б.Мольерның «Тартюф» пьесаларын, Шекспирның «Король Лир», «Гамлет» һ.б. әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шулай итеп,  ул татар халкының белеем офыкларын киңәйтә.

Сезне, ханымнар һәм әфәнделәр, автобус янына үтүегезне, урыннар алуыгызны сорыйм. Без Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасына барабыз. Анда Нәкый аганың нәфис сүзе яңгыраган.

Горький урамы, 13 нче йорт – КәримТинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

1850 елда архитектор Скаржинский тарафыннан төзелгән ике катлы әлеге бинада 1933 елда Кәрим Тинчурин инициативасы буенча татар театры урнаша. Н.Исәнбәт 30 пьеса яза. Тамашачылар артистларны, сценарий авторларын, режиссерларны көчле алкышларга күмә…

Нәкый Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» пьесасының сценариен яза, төп рольне артист Хәлил Әбҗәлилов башкара. Әбҗәлилов – патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туганнан туган энесе.

Узган гасырның 50 нче елларында сугыш темасы интернационализм позициясеннән торып яктыртыла.

Нәкый Исәнбәт «Муса Җәлил» пьесасын 1955 елда иҗат итә. Бу –легендар татар шагыйре һәм аның фашист тоткынлыгында булган көрәштәшләренең тормышы һәм үлеме турындагы оптимистик фаҗига. Ул татар әдәбиятында героик-патриотик пафосны көчәйтүгә ярдәм итә. Ватанга хыянәт итү турындагы барлык гаепләүләр инде алынган була. 1956 елда Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә.

Нәкый Исәнбәт театрда драматург булып эшли, ә укытучылык эшчәнлеген театр техникумында алып бара. Хәзер ул театр училищесы дип атала. Ул күрше урамда.

Гоголь урамы, 2 нче йортКазан театр училищесы

Кызыл-ак тонда штукатурланган ике катлы, кирпеч бина 1922 елда төзелгән. Бу – Казан театр училищесы бинасы. 1929 елдан биредә Нәкый Исәнбәт студентлар укыта.

Үзе гаиләсе белән күрше урамда яши.

Мөштәри урамы, 13а йорты (мемориаль такта куелган).

Ике балконлы, үзенчәлекле матур тәрәзәле, ике катлы кирпеч йортны сәүдәгәр Дмитрий Чернояров XIX гасырның икенче яртысында үз гаиләсе өчен төзеткән. 1917 елда варислары Аргентинага эмиграцияләнә. 1931 – 1957 елларда бу йортта Нәкый Исәнбәт хатыны Гөлсем белән яши. Кызганыч, 1967 елда Гөлсем ханым вафат булган. 1970 елда Нәкый Исәнбәт икенче тапкыр өйләнә. Аның исеме – Наҗия, кызы бар.

Беренче каттагы тәрәзәләр арасына барельефлы мемориаль такта куелган.

Әйе, Нәкый Исәнбәт – татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкарьләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энциклопедист та. Әйтергә мөмкин, ул XIX гасыр татар энциклопедист-мәгърифәтчеләре К.Насыйри, Ш.Мәрҗаниләрнең күпкырлы гыйльми эшчәнлекләрен дәвам иттерүче, алардан үрнәк алып, бу юлда соклангыч нәтиҗәләргә ирешүче була.

40 меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч томлы «Татар халык мәкальләре», 50 мең берәмлектән гыйбарәт ике томлы «Татар теленең фразеологик сүзлеге», һәркайсы бишәр-алтышар йөз битле «Татар халык табышмаклары» белән «Балалар фольклоры» китаплары, мәшһүр «Идегәй» дастанының халыктан үзе язып алып бастырган варианты – болар үзләре генә дә тулы бер гыйльми институтның күпьеллык тырыш хезмәтенә торырлык.

Әмма әлеге санап үтелгәннәр – әдип гыйльми мирасының бер өлеше генә. Моны, язучының архивын күздән кичергәч, бик ачык күрәсең. Бу хакта әдипнең үз кулы белән язып калдырган һәм «Нәкый Исәнбәтнең бастыру планына кертелү сорый торган әсәрләре һәм гыйльми-иҗади хезмәтләре» дип аталган исемлек-проспектында да әйтелә. Анда, мәсәлән, шундый хезмәтләр теркәлгән: «Борынгы татар әдәбияты тарихы буенча хезмәтләр һәм хрестоматияләр (барлыгы 4 томда) – күләме 200 басма табак; татар мәдәнияте тарихы – күләме 50 басма табак; мифология һәм ырым-юраулар, йолалар – күләме 50 басма табак; татар халык мәзәкләре (махсус җыентык) – күләме 50 басма табак; этнологик сүзлек – күләме 50 басма табак; аңлатмалы сүзлек (4 томда) – 200 басма табак…».

Совет чоры чиновник-түрәләре Н.Исәнбәтне мөстәкыйль фикер-карашлары өчен бик үк өнәп бетермәсәләр дә, хезмәтләрен күреп һәм җәмәгатьчелек фикеренә колак салып булса кирәк, бүләк һәм мактаулы исемнәр бирүдә артык саранланмыйлар. Ул Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, «Татарстанның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәргә лаек була, ә 1986 елда аңа «Татарстанның халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.

 

1992 елда татар галиме, энциклопедисты 93 яшендә мәңгелеккә китә. Ул Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратындаҗирләнә.

Нәкый Исәнбәтнең исеме мәңгеләштерелгән. Казанда бер урам аның исемен йөртә, ул яшәгән йортта – истәлектактасы. Ул туган авылда музей бар.

Бер сүз белән әйткәндә, Нәкый Исәнбәт – татар халкының горурлыгы, татар әдәби иҗатында «чакрымнар баганасы».