Музей – тәрбия учагы

№ 93

Рәзинә ГЫЙЛЬФАНОВА,

Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төбәгебездә булган музейлар миңа катлаулы хезмәтемдә зур ярдәмче булып тора. Шода авылындагы «Мирхәйдәр Фәйзи», Карадугандагы «Себер тракты» һәм «Муса Җәлил», Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музейларында  еш кунак без. Туган авылым мәктәбендәге Кәшифә Тумашева исемендәге музей да яшь буынга тарихыбызны өйрәтүгә бик зур өлеш кертә.

Чыннан да, укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Аларның специфик үзенчәлеге бар. Беренчедән,  алар – укыту-тәрбия учагы, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән эшләнгән, тәртипкә китерелгән, һәм алар дәресләрдә  кызыклы күрсәтмәлелелек ролен үти. Мәктәптәге күп чаралар музейда үтә. Икенчедән, музей укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее ул – җыелган кыйммәтле әйберләр җыю урыны гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару мәйданчыгы да. Музеебыз экскурсоводлары – мәктәп укучылары. Алар туган як тарихы белән башкаларны да таныштыра. Мәктәпкә килгән барлык кунакларда музейга чакырыла. Алар үз чиратында авылыбыз тарихы, аның үткәне, киләчәге турындагы уй-фикерләрен, теләкләрен әйтәләр; музейдагы дәфтәргә экскурсия турындагы фикерләрен язалар. Кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлап киткән шәхесләрнең музейдагы язмаларын укыгач, укучыларда туган якларына карата зур горурлык хисләре уяна. Бу –  үзе тәрбия түгелмени?! Нинди генә тәрбия әле!

Музей ишеген ачып керүгә, йөрәкләрне җилкендереп, туган авылым табигате, картасы һәм аның матур урыннары төшерелгән картиналар галереясе каршы ала. Шулай ук бу бүлектә колхозыбыз тарихына караган альбомнар, авылыбызның хезмәт алдынгылары турында газета язмалары, күп санда фоторәсемнәр тупланган. Аларны караганда, балалар үз әби-бабаларын танып, алар өчен горурлану хисләре кичерә. Хезмәт тәрбиясенә, профориентациягә багышланган сыйныф сәгатьләренә бу материаллар – үзе бетмәс хәзинә. Укучыларда туган авыл белән горурлану хисләре туа. Бу  хис икенче залга узганда да озата бара. Түрдә – зур ак мич. Янында – сәке, агач өстәл, урындыклар. Өстәл өстендә, кукыраеп, җиз самавыр утыра. Шулай ук элеккеге авыл тормышын гәүдәләндергән бик күп  экспонатлар тезелеп киткән. Ирексездән күңел мич артыннан чыгучы табагач тоткан Акъәбине көтә. Әхлак тәрбиясе шул түгелмени?! Өлкән яшьтәге апалар күзләрен бетереп, йөрәк җылыларын биреп чиккән сөлгеләрен, намазлыкларын да алып килеп, безнең музейга тапшыралар. Хәзерге яшьләрнең дизайнга булган мөнәсәбәтләре башка, аларга чиккән сөлгеләр кирәк түгел. Шулай итеп, музей бик кирәкле  ядъкарләр җыела торган урын да булып тора.

«Мәктәбем – горурлыгым» бүлегендә мәктәпнең бер гасырлык тарихы, аның директорлары, укыткан укытучылары, чыгарылыш укучылары турында материаллар, альбомнар, ветеран укытучыларның, элекке укучыларының истәлекләре, уку алдынгыларының фотографияләре тупланган. Пионер тарихына караган экспонатлар – галстуклар, значоклар, байраклар, укучы формасы бар. Совет чорын гәүдәләндергән бу почмак – шулай ук тәрбия чарасы. Музейда сирәк очрый торган экспонатлар да бар. Мәсәлән, гражданнар сугышы чорыннан калган штыклар, кылыч, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның котелоклары, документлары, орден-медальләре, сугыштан язган хатлары – әнә шундыйлардан. Музейда булучыларны биредә тупланган эш коралларыннан – туку орчыклары, җеп эрләгеч, жилпуч, чабагач, агач көрәк, урак, киле, шулай ук тормыш-көнкүреш кирәк-яракларыннан төрле керосин лампалары, шахтер лампасы, керосинка, төрле йозаклар, үлчәүләр, бизмән, кистән, хатын-кызларның һәм ирләрнең милли киемнәре, чабата, бишек, XVIII – XX гасыр акчалары, заемнар, гарәпчә язылган иске китаплар, догалар, бизәнү әйберләре, төрле значоклар җәлеп итә. Бу экспонатлар укыту-тәрбия процессында киң кулланыла. Музейның бер бүлеге «Унсигездә алар солдат иде, егермедә инде ветеран…» дип атала. Анда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз турында стенд, Әфганстанда һәлак булучы сугышчылар турында Хәтер китабы, әфган сугышыннан язылган хатлар урын алган. Шунда ук «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!» дигән почмак урнаштырылган. Анда Бөек  Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында гаять бай мәгълүмат тупланган. Уртада репрессия корбаннарына багышланган стенд урын алган. Язучы Ибраһим Сәлаховның авылдашыбыз Разит Рияз улы Алкинга язган хатлары, алар турында истәлекләр тупланган. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләр өчен бар нәрсә үз урынында.

Тарих битләрен актарганда, халыкның горурлыгы булган, эшләгән эшләре, ирешкән уңышлары белән ил күгендә якты эз калдырган шәхесләр белән танышасың. Чын мәгънәсендә олы тормыш юлы узган бу затлар. Кайда туып ускән, яшәүгә көч-илһам каян алганнар икән дип куясың. Кешеләрне, тормышны яратып, хезмәтен, иҗатын халыкка багышлаган шәхесләр арасында минем туган төбәгемдә туып үскән кешеләр дә бик күп. Димәк, игелекле туган туфрагым аларга яшәү көче биргән, сайлаган кыйблаларына тугрылыклы калырлык ныклык өстәгән.  Яшәү кыйбласын, тормышын театр, сәнгать дөньясы белән аерылгысыз дип исәпләгән Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашева – әнә шундыйларның берсе. Аның өчен бәхет – сәхнә, спектакльләр, сәнгать, газиз халкына хезмәт итү була. Юкка гына музей һәм аның иң зур залы бу олы шәхескә багышланмагандыр.

«Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга жибәрми – уңга илтә», – дип язган бөек шагыйребез Г.Тукай халык мәдәниятендә бик зур әһәмияткә ия булган сәхнә турында. Чыннан да, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә драма әсәрләрен өйрәнү бик файдалы, дип уйлыйм. Укучылар башлап зур драма әсәрләре белән V сыйныфта таныша башлый. Бу – Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ы. V сыйныф укучылары өчен нинди кызыклы һәм мавыктыргыч әсәр ул! Тик аның сәхнәгә куелышы турында дәреслектә мәгълүмат бирелми. Заманында Мәскәүдә үткән татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында югары бәя алган бу әсәрне сәхнәгә куючы режиссер безнең авылдашыбыз, татар хатын-кызлары арасында беренче һәм бүгенге көнгә кадәр бердәнбер махсус югары белемгә ия булган Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашева була. Балачагы гаять үзенчәлекле булган Кәшифә хезмәт юлын «Зауральская» дигән сәхнә ләкабе белән башлап җибәрә. 1927елда ул Казанда радиокомитетта диктор һәм режиссер булып эшли башлый. Радиода эшли башлагач, аның режиссерлык сәләте ачыла, аны тагын да камилләштерү өчен, Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Бик тырышып сәхнә серләрен өйрәнә башлагач кына, тормыш аңа ачы хәсрәт әзерләп куйган булып чыга. Ике баласы белән ятим калдырып, ире Рәхим вафат була. Тик ул авырлыклар алдында югалып калмый, куйган максатына ирешә. Кәшифә апа гаҗәеп эшчән һәм кешелекле була. Ул һәрчак башкалар өчен борчылып, башкаларны кайгыртып яши. Бу бигрәк тә Сара апа Садыйковага бәйле вакыйгада ачык ачыла. Режиссер М.Фәйзинең «Ак калфак» әсәрен сәхнәләштерергә җыена. Әсәргә музыка яздырырга кирәк. Шул елларда «кирәксез, яраксыз» дип, яраткан эшеннән  читләштерелгән Сара апаны эзләп таба. Сәхнә әсәрләренә бер тапкыр да музыка язмаган Сара апаны «Син булдырасың!» дип, үз-үзенә ышандыра, музыка язарга күндерә. Бу – Сара апаның драма әсәрләренә  музыка язуга  ышанычлы беренче адымнары була. Балалар өчен спектакль куюны да Кәшифә Тумашева башлый. Тормыш кануннарын тирәнтен аңлап, тамашачы күңеленә хуш килерлек җыр-бию, музыка, кием сайлый белүе  уңышка ирешүендә зур роль уйный. Академия театрында 15 ел эшләү дәверендә утызга якын спектакль чыгара. Үзен талантлы режиссер итеп таныткан остазны 1955 елда Республика күчмә театрының баш режиссеры итеп билгелиләр. Театр сәхнәсе өчен хатын-кыз режиссер сирәк күренеш булса да, ул үз хыялына тугры кала. Кәшифә Тумашеваның  тынгысыз хезмәте югары бәяләнә. 1956 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

Музей укытучылар, ата-аналар, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә тора. Укытучылар укучылар белән музейда дәрес-экскурсияләр, тәрбия сәгатьләре үткәрәләр, музей материалларын файдаланып, төрле конкурсларда катнашалар. Музейга экспонатлар туплауда, туган як, туган халкыбызның тарихын өйрәнүдә, төрле чаралар һәм конкурсларда катнашуда ата-аналарның да роле зур. Укучылар үз гаиләләренең тарихын, һөнәр-шөгыльләрен өйрәнеп, нәсел шәҗәрәләрен төзеде. Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек төп максатларга ирешү өчен дә музей материаллары – чиксез бай хәзинә. Җәмгыять, милләт, халык тарихы да онытылырга тиеш түгел.  Аларда – меңнәр, миллионнар язмышы…