Музей педагогикасы нигезендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларда гражданлык үзаңы тәрбияләү

№ 92

Алсу ГАЙНУЛЛИНА,

Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы, музей җитәкчесе


2015 елда мәктәбебездә музей эшли башлады. Шушы кыска вакыт аралыгында анда бик күп экспонатлар тупланды. Бу – мәктәбебез укучылары, педагоглар һәм әти-әниләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Тарих укытучысы һәм мәктәп музее җитәкчесе буларак, үземә укучыларны музей педагогикасы нигезендә милли һәм гражданлык үзаңы тәрбияләү, балаларда музей экспонатлары аша халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын барлау, балаларда әйләнә-тирәне танып белү, аның күпкырлылыгын күзаллауны үстерүне максат итеп куям. Чөнки сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларда әйләнә-тирәне, бигрәк тә урын-вакыт аралыгын күзаллау үсеше түбән дәрәҗәдә була.
Музей педагогикасы – музей предметлары аша тарихи-мәдәни мирасны барлый, өйрәнә торган фәнни-тикшеренү өлкәсе, балаларда чынбарлыкның кыйммәтен аңлап бәяли торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия, белем бирү эшчәнлеге ул.
Музей педагогикасының бурычлары:
– үз халкыңның һәм башка халыкларның тарихына, мәдәниятенә карата уңай караш тәрбияләү, ягъни толерантлык нигезләре формалаштыру;
– укучыларда эстетик, рухи-әхлакый сыйфатлар, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү;
– гражданлык, милли үзаң тәрбияләү;
– тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне таный белергә өйрәтү.
Музей педагогикасы аша гражданлык үзаңын ничек тәрбияләп була? Иң беренче чиратта, «Нәрсә ул гражданлык?» дигән сорауга җавап бирәсе килә.
Гражданлык – туган җиреңне, илеңне, халкыңны ярату, аның гореф-гадәтләренә, милли традицияләренә хөрмәт белән карау. Бу очракта ул «ватанпәрвәрлелек», «ватанга мәхәббәт», «патриотлык» дигән төшенчәләрне дә үз эченә ала. Чын граждан, илен ярату белән беррәттән, илнең Төп законы – Конституцияне, кеше хокукларын һәм иреген хөрмәт итә, дәүләт алдындагы конституцион бурычларын төгәл үти. Гражданлык үзаңы тәрбияләү кече яшьтән башлана. Туган җиреңне, өеңне, яшәгән урамыңны, әти-әниеңне, туганнарыңны ярату – гаиләдәге гражданлык үзаңының бер чагылышы. Үсә төшкәч, бала милләтнең үткәне, аның гореф-гадәтләре, йолалары, фольклоры белән таныша башлый. Бала аңында «патриотлык» дигән төшенчә ныгый башлый. Бу исә – гражданлык үзаңы үсешенең икенче баскычы. Туган илгә – Ватанга мәхәббәт, милләтнең үткәненә ихтирам хисләре тәрбияләү балалар бакчасыннан һәм мәктәптән башлана.
Балалар – безнең киләчәгебез. Ә үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк. Музейдагы экспонатлар – үткәннең бер чагылышы, ул – тарих. Музей балаларны «тарих дөньясы»на алып кереп китә. Музейдагы экспонатлар укучыларда зур кызыксыну уята. Күп экспонатларның нәрсә икәнен, ни өчен кулланганлыгын балалар күзаллый алмый.
Хәзерге заман музей педагогикасында төрле формалар һәм методлар кулланыла. Шулардан музейларга экскурсия, лекция, консультация, фәнни укулар, төрле түгәрәкләр һәм студияләр, олимпиада һәм викториналар, сугыш ветераннары, хөрмәткә лаек кешеләр белән очрашулар, әдәби кичәләр, тарихи уеннар, милли бәйрәмнәр уздыруны әйтергә була. Укытучыга мультимедиа, медиа-арт, виртуаль музей дигән заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмгә килә. Тик әлеге санап үтелгән формалар һәм алымнар арасыннан укучыларның мөмкинчелекләренә туры килгәнен сайлап алу зарур. Чөнки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар фәнни эзләнүләр, тикшеренүләр алып бара, рефератлар, проект эшләре яза алмыйлар. Бала үз күзе белән күргән, тотып караган предметны күбрәк истә калдыра. Шунлыктан үз эшчәнлегемдә музей экспонатларын демонстрацияләү, экскурсия-сәяхәт, төрле темага караган презентацияләр карау, музейдагы экспонатларның килеп чыгышы тарихы белән таныштыру, сугыш, тыл ветераннары белән очрашулар, тарихыбызга, туган телебезгә багышланган чаралар, бәйрәмнәр үткәрү, кул эшләнмәләре ясау кебек формаларны кулланам. Коры сөйләү, рәсем күрсәтеп кенә баланы үткән белән кызыксындырып булмый. Сыйныфтан тыш чара буларак мәктәбебездә «Яшь тарихчы» түгәрәге эшләп килә. Әлеге түгәрәктә без татар халкының көнкүрешенә, милли кимнәренә хас булган үзенчәлекләрне өйрәнәбез, төрле кул эшләнмәләре эшлибез.

Мондый шөгыльләр укучыларның танып белү һәм иҗади активлыгын, эстетик зәвыгын, кул моторикасын үстерүгә ярдәм итә.
Шулай ук без, укучыларның әби-бабайлары, әти-әниләре ярдәме белән татар халкының инде онытылган милли йолаларын өйрәнеп, «Милли йолалар» дигән альбом эшләдек. Анда инде онытылган «Зәрә боткасы», «Печән өсте», «Исем кушу» һ.б. йолалар урын алды.
Мәктәбебез укучылары музейга бик теләп йөри. Әлеге кечкенә генә бүлмәдә тарихыбызның үткәне генә сакланып калмый, андагы экспонатларның күбесе – балалар үзләре туплаган материал. Ә шушы тарихка үз өлешеңне кертү үзе бер горурлык , гражданлык түгелме соң? Бүгенге көндә Казанда белем алучы элекке укучыларыбызның кайтып, музейга экспонатлар тапшыруын күргәч, күңел сөенә.
Музеебыздагы экспонатларны без төрле чаралар үткәргәндә дә кулланабыз. Мәсәлән, «Әбиемнең күңел сандыгы», «Батырлар даны мәңгелек», «Сугыш чоры балалары» кебек чараларда.
2018 ел республикабызда Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шул җәһәттән, бөек галимебезнең: «Милләтне өч нәрсә саклап калыр: ул – тел, милли кием, милли гореф-гадәт», дигән сүзләрен китерү урынлы булыр:
Әйе, инде күптән әйтелгән бу гыйбарә бүгенге көндә дә үз кыйммәтен һәм мөһимлеген югалтмаган. Безнең бурыч – киләчәгебез булган балаларда милли тел, кием, гореф-гадәтне үстереп, аларны илебезнең, халкыбызның чын гражданнары , патриотлары итеп тәрбияләү.