Муса Җәлил тормыш юлын чагылдырып әзерләнгән квест-уен
Муса Җәлил тормыш юлын чагылдырып әзерләнгән квест-уен
(5 – 6 нчы сыйныфлар өчен)
Фәридә НАСРЕТДИНОВА,
Апас урта мәктәбенең
география һәм биология фәннәре укытучысы
Чараның максатлары һәм бурычлары:
– Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тудыру;
– актив тормыш позициясен күрсәтергә омтылу һәм туган якка карата горурлык хисе тәрбияләү;
– Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатын өйрәнү аша үсеп килүче буыннарга патриотик тәрбия бирү.
Чараның барышы
Укытучы. Исәнмесез, кадерле балалар! Бүген без кичәбезне татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, поезд белән сәяхәткә кузгалачакбыз. Сәяхәткә чыкканчы, без сезнең белән Муса Җәлилнең биографиясе, аның иҗаты белән алдан таныштык. Безнең чарада ике «Җитезләр» һәм «Тапкырлар» командалары катнаша. Һәр команданың капитаны билгеле. Беренче тукталышта ике командага да маршрут картасы бирелә. Сәяхәтебездә, һәр тукталышта төшеп, көтеп алучылар әзерләгән төрле биремнәргә, сорауларга җаваплар бирәчәкбез. Безне бик күп кызыклы һәм гадәти булмаган очрашулар көтә. Барлык биремнәрне үтәү өчен, бездән тырышлык, белем сорала. Иң соңгы тукталышта сезне тәмле сюрпризлар көтәчәк. Сәяхәтебез бик кызыклы һәм уңышлы үтәр. Алга, дуслар!
Муса Җәлил – 1906 елның 15 февралендә дөньяга килеп, күп кенә рухи яктан кыйммәтле шигырьләр, балладалар язып калдырган шәхес.
Беренче тукталыш «Кем тизрәк?»
Укытучы. Муса Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторлары юк диярлек. Җырлар арасында балалар өчен дә үзенчәлекле җырлар шактый.
Кайсы команда күбрәк җыр исемнәрен яза, шул команда бу тукталышта җиңүче булып исәпләнә.
Көтелгән җаваплар: «Әтәч», «Карак песи», «Суык бабай», «Сәгать», «Парашютсыз курчак», «Җиләк җыйганда», «Сагыну».
Икенче тукталыш «Кем зирәгрәк?»
Укытучы. Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора. Ул, югарыга очар өчен, канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә. Ике кулы артка каерылып бәйләнгән… Менә-менә җилкәләрен киереп, чылбырларын өзәр дә һавага күтәрелеп китәр кебек. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре берсеннән-берсе батыр, туган илләрен ныграк яратучы, берсеннән-берсе фашистларны ныграк күралмаучы кешеләр иде. Кемнәр соң алар? Кайсы команда күбрәк һәм тизрәк җәлилчеләрнең исемен атый, ул команда бу тукталышта «зирәк» исеменә лаек була.
Көтелгән җаваплар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев.
Укытучы. Муса Җәлилнең ике «Моабит дәфтәрләре» туган илебезгә кайтты. Анда 93 шигырь бар. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенчесендә 33 шигырь язылган. Ул дәфтәрләр хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт музеена тапшырылган. Беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов, икенчесен чит ил кешесе Андре Тимерманс, төрмәдән алып чыгып, безнең илгә тапшыра.
Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре» өчен, зур тикшеренүләрдән соң, 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә.
3 нче тукталыш «Кем тапкыррак?»
Укучылар, ни өчен бу дәфтәрләрне «Моабит дәфтәрләре» дип йөртәләр?
Көтелгән җаваплар: «Моабит дәфтәрләре» – Берлинның Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр циклы. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалиф (яңа әлифба) белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча «Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге» дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган. Беренче дәфтәрдә – илле шигырь, икенчесендә алтмыш ике шигырь һәм ике өзек тупланган, егермесе ике дәфтәрдә дә кабатлана.
4 нче тукталыш «Кем игътибарлырак?»
Укытучы. Моабит дәфтәрләре күп гасырлар татар әдәбиятының горурлыгы һәм даны булып санала. Бөтен дөньяда танылу алган Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләр дөньяның 56 теленә тәрҗемә ителгән.
Сезнең каршыгызда ребус. Игътибар белән карап, бу ребусны чишеп, тиешле сүзне табабыз.
Ребус:
4 1 ө=о 1 1 2 3 3 5 2 н=ф 4 5 4 2 5 3 4
70 3 6 5 7 6 7 80 10 4 80 20 6 80 4 50
Көтелгән җавап: «Моабит дәфтәрләре».
Бишенче тукталыш «Афәриннәр тукталышы».
Укытучы. Укучылар, без Муса Җәлилнең байтак шигырьләре һәм әкиятләре белән таныш. Каршыгызда аның шигырьләрен һәм әкиятләрен чагылдырган рәсемнәр. Шушы рәсемнәрне карап, шигырьләрнең һәм әкиятләрнең исемнәрен белергә.
Көтелгән җаваплар: «Кызыл ромашка», «Сәгать»,«Әтәч», «Карак песи», «Беренче дәрес», «Себерке».
Алтынчы тукталыш «Командирлар тукталыш».
Укытучы.
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Бу тукталышта командирлар көч сынаша. Бирелгән хәрефләр җыелмасыннан Муса Җәлилнен тормыш иптәше һәм кызы исемнәрен язарга:
н | у | м | ч | п | ә | н | л | и | а | ә |
Котелгән җаваплар: Муса Җәлилнең тормыш иптәшенең исеме – Әминә ханым. Кызының исеме –Чулпан.
Укытучы. Афәрин, хөрмәтле укучылар. Без, ниһаять, максатка ирешеп, соңгы тукталышка килеп җиттек! Бу тукталышта сезне тәмле сюрпризлар көтә.
Бүгенге квест уенында катнашкан һәрбер укучыга рәхмәтемне белдерәм һәм зиһен сандыгыгызны Муса Җәлил турында күп мәгълүматлар белән баеткансыз дип ышынып калам.
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен…
(Талгын музыка.)
Кулланылган әдәбият исемлеге:
- Муса Җәлил. Әсәрләр. «Мәгариф» нәшрияты, 2004ел.
- https://shigriyat.ru/authors/djalil/2
- https://intertat.tatar/news/musa-lil-shigyrl-re
- https://vk.com/wall–82724249_3459
- https://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/musa-lil-m-any-krshtshlren-isk-aldylar