Мультфильмнар аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Татарстанда яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләре белән таныштыру

 

Гүзәл ХӘСӘНШИНА, Алсу ГОБӘЕВА,

Казандагы 114 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре  

Хәзерге көнгә карасак, Татарстан – күпмилләтле республикаларның берсе. Казанны гына алсак та, күпме милләт вәкилләре һәм төрле этник кешеләр яши. Аларның һәрберсенең үз гореф-гадәтләре, фольклоры бар, һәр кешегә, әлбәттә, бу – бик якын. Безнең балалар бакчасына да төрле милләтеннән булган балалар йөри. Һәм аларның һәрберсе үз гореф-гадәтләрен, фольклорын белергә, сакларга, якларга хаклы.

Иң беренче эш итеп, мультфильмнар төшерү проектын башлар алдыннан  без үз алдыбызга максат һәм бурычлар куйдык.

Максатыбыз: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыкларның традицияләре белән таныштыру.

Бурычлар:

– балаларда мультфильм ясауга теләк булдыру;

– эзлеклелеген үзләштерүдә элементар техник белем һәм күнекмәләрне үстерү;

– төрле милләт халыкларының этно-мәдәни традицияләрен, фольклорын кулланып, балаларның сөйләм, сәнгать һәм иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү, белемнәрен ныгыту;

– балаларда төрле милләт вәкилләре белән үзара тату яшәү  сыйфатларын формалаштыру.

Мультфильм ясаганда түбәндәге этапларны алдык.

  1. Төрле милләт халыкларына хас сюңет уйлау.
  2. Атрибутлар табу (пластилиннан курчаклар ясау).
  3. Мультфильм өчен кадрларны фотога төшерү.
  4. Тавыш яздыру (программа ярдәмендә).
  5. Монтажлау (bolide movie creaton-программасын кулланып).
  6. Төшерелгән мультфильмны карау.

1 нче этап

Уйланылган (төрле халык гореф-гадәтләре, фольклорына нигезләнгән һәм образланган) уен ситуациясен тудыру: Балалар- беренче- элек өйрәнелгән күнекмәләрне куллана алына; икенче- яңа чишелешләр эзлиләр; өченче- мөстәкыйльлек инициативасын күрсәтәлә. Шулай итеп, балаларда уңай хис-кичерешләр, үз гамәлләренә ышаныч, иҗат итү теләге уятыла башлый.

Без беләбез инде: хәзерге көндә әти-әниләрнең дә күпчелеге төрле сәүдә үзәкләренә юнәлә. Алар, гомумән, “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Бәби туе”, “Яңгыр боткасы” һ.б. йолаларны белми. Эшебезне иң элек, рус, татар телләре дәүләт телләре буларак кабул ителгәнчә, балаларны башта рус, татар телләре белән таныштырудан башлыйбыз, фольклорын барлыйбыз. Шуннан соң гына чиктәш башка яисә безнең белән бергә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләренә, фольклорына күчәбез. Әлбәттә инде, балаларга милли киемнәр белән танышу, аларны бизәү, төрле телләрдә шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр ятлау, төрле уеннарын өйрәнү бик ошый.

Сюжетларга килгәндә, балалар аларны  үзләре уйлый. Шулай итеп, аларның фантазияләре эшкә җигелә.

Төрле сюжет сызыкларыннан иң ошаганын сайлап алып, эшне башлыйбыз. Атрибутлар ясау бик кызыклы. Балаларга төрле мультфильмнар төшерү өчен геройлар (пластилиннан курчаклар) ясау – шулай ук төп мәсьәләләрнең берсе. Аларны без пластилин, тозлы камырдан да, төсле кәгазьдән кисеп тә ясыйбыз.

Шулай итеп, балалар белән берлектә, киң күләмле, дәвамлы эш алып барыла. Эшчәнлектә ФДББС буенча куелган биш төрле белем бирү өлкәләре дә катнаша: балалар рәсем ясый, кисә, әвәли, ябыштыра, бии, җырлый,саный, сөйли, фикер йөртә.

Бу күпкырлы лабороториядә без һәрвакыт яңа шартлар тудырырга тырышабыз, кызыксындырабыз,төрле материаллар, оригиналь технологияләр кулланабыз, сайлап алу мөмкинлеге бирәбез. Балалар бик кызыксынып эш алып баралар, икенче төрле әйтсәк, алар монда кайныйлар, иҗат итәләр. Шуңа эшләрендә күңелсез, бер төрлелек юк. Балалар өчен  бик кызык: тулысы белән әлеге процесска кереп китәләр. Бу эштә, билгеле, безгә бакча мөдире, әти-әниләр белән хезмәттәшлек бик зур ярдәм итә. Шул рәвешле “Point” һәм “Stop mot:on” кушымтасында эшне үзләштерәбез, яссы һәм күләмле мультфильмнар ясарга, кадрлар төшерергә, фон сайларга өйрәнәбез.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: быел Татарстанда Халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре елы буларак, әлеге проектның кызыклы һәм уңышлы булуы нәкъ менә милли традицияләрнең заманча технологияләр белән үрелеп баруында, дип уйлыйбыз.

Файдаланылган әдәбият

  1. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма/ К.В.Закирова. – Казан: Татар. кит. нәшр.,2010. – 175 б.
  2. Иң матур сүз /төз. К.В.Закирова. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.
  3. Шәехова Р.К. Сөенеч. – Казан, 2016.