Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә, уен технологияләрен куллану
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә, уен технологияләрен куллану
Рәсимә ХӘМИДУЛЛИНА,
Биектау районы Чыпчык урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Аннотация к статье «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә, уен технологияләрен куллану» (Использование игровых технологий при работе с детьми с ограниченными возможностями).
В статье рассматривается применение игровых методов на занятиях с детьми с умственной отсталостью (УО) (интеллектуальными нарушениями, с тяжелыми и множественными нарушениями развития). Анализируются современные подходы к коррекции, предлагаются различные игровые методы работы на уроках и занятиях.
Ключевые слова: нейропсихологическая коррекция, системное недоразвитие речи, УО, тяжелые речевые нарушения.
Мөмкинлекләре чикле укучылар белән эшләү, гади укучылар белән эшләүгә караганда, күпкә аерыла һәм күпкә катлаулы. Алар гади укучылар кебек дәрестә укытучы кушканнарны үтәп, укытучыга ияреп эшли белмиләр. Аларның дөньясы тоташ эмоцияләргә корылган. Дәресне күтәренке рух белән башлаган бала 10 минуттан нервланырга, уку әсбапларын җыеп куярга мөмкин. Шуның өчен әлеге балалар белән эшләгәндә, дәресләр күпкә кызыклы, мавыктыргыч һәм биреләсе материал күпкә үтемле булырга тиеш.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүдә иң мөһим бурыч булып, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү тора. Әлеге укучыларның күпчелегендә танып белү активлыгы җитлекмәгән була. Алар уку эшчәнлегенә өлгерә алмыйлар, мөстәкыйльлекләре түбән. Укытучыга еш кына балаларның дәрестә актив булмавын күрергә туры килә, аларны кызыксындыру да авыр, игътибарларын җәлеп итү тагын да катлаулырак. Дәрестә төгәл уйланылган эшчәнлектә дә балаларның битараф күзләрен күреп, кәеф кырылырга мөмкин. Шуңа күрә һәр бала дәрестән кирәкле мәгълүмат алсын өчен, материалны ничек тә үзгәртеп, җайлаштырып бирергә кирәк. Мин монда иң үтемле чара буларак уен технологиясен атар идем. Һәм укучыларның уку эшчәнлеген оештыруда уен ситуацияләрен кулланып, укытуны кызыклы һәм эффектив итәргә мөмкин дип саныйм.
Уенны куллану дәресне кызыклырак һәм мавыктыргычрак итәргә ярдәм итә. Ул акыл һәм ихтыяр активлыгын үстерә. Катлаулы һәм шул ук вакытта мавыктыргыч шөгыль буларак, ул зур игътибар таләп итә, хәтерне тирәнәйтә, сөйләмне үстерә. Уен күнегүләре хәтта иң пассив һәм начар әзерләнгән укучыларны да җәлеп итә ала, уңышларына уңай йогынты ясый.
Уеннарны дәреснең барлык этапларында да кулланырга мөмкин: укучыларның белемнәрен тикшергәндә һәм ныгытканда, яңа материалны өйрәнгәндә. Уеннарны коллектив, төркемләп, индивидуаль оештырырга мөмкин.
Мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләгәндә, мин түбәндәге уен ситуацияләрен һәм алымнарын кулланам:
Һәр көн дәрес башында балалар белән музыка һәм шигырьләр ярдәмендә уеннар үткәрәбез, алар баланың игътибарын оештыруга, һәркемнең кәефен күтәрүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, укытучы белән укучы арасында уңай психологик тирәлек урнаштырабыз. Дөрес сайланган оештыру моментлары ярдәмендә укучылар гади һәм иркен формада шигырьләрне истә калдыралар, шуның белән без интеллект бозылган затлар хәтерен активлаштыра алабыз. Әлеге укучылар шигырьне тиз истә калдыра алмыйлар. Ә берничә көн дәвамында уен рәвешендә кабатланган шигырь аларның хәтерендә күпкә тиз саклана.
Запустим кораблик бумажный,
Пускай он плывёт далеко.
Урок у нас сегодня важный,
Добыть ведь знания нелегко!
Монда шуны искәртеп үтәргә кирәк: мондый төр татар балаларында рус теле бик аксый. Шуның өчен мин дәресләрдә күбрәк рус теле шигырьләре кулланам. Эшчәнлекнең башыннан ук без тормышта көн дә кулланыла торган рус сүзләре белән танышабыз, көн саен әлеге сүзләрне кабатлап барырга тырышабыз.
Шулай ук әлеге укучылар үзләрен дәрестә тоту кагыйдәләрен дә төгәл үтәмиләр. Алар аны тиешле әйбергә дә санамыйлар. Моның өчен мин үзеңне дәрестә тоту кагыйдәләре булдырдым. Менә алар:
- 1. Дәрестә тырыш бул,
Тыныч һәм игътибарлы бул.
На уроке будь старательным,
Будь спокойным и внимательным.
- 2. Барысын да калышмыйча яз,
Укытучыны бүлдермичә тыңла.
Всё пиши, не отставая,
Слушай, не перебивая.
3.Барысы да аңлашылсын өчен,
Ачык итеп сөйләгез.
Говорите чётко, внятно,
Чтобы было всё понятно.
- Әгәр җавап бирергә теләсәң –
Кулны күтәрергә кирәк.
Если хочешь отвечать –
Надо руку поднимать.
Укучыларны дәреснең темасына китерү өчен дә уен оештыру нәтиҗәле. Ул укучыларның хәтерен, игътибарын һәм фикерләвен активлаштыра. Мәсәлән, дәресне темага туры килгән табышмак, ребус белән башларга, тема буенча сораулар бирергә мөмкин. Әлеге уенга йомгак ясап, дәреснең темасын хәбәр итәбез.
Уен технологияләрен барлык төр дәресләрдә дә кулланырга кирәк.
Мәсәлән, математика дәресендә кулланырга мөмкин булган берничә уен төрләре:
1.«Чәчәк бәйләме төзибез»
Балалар үз эш урыннарында геометрик фигураларны төсе, формасы, зурлыгы буенча сортларга аералар. Сортларга аеру барышында укучылар чәчәкләрнең санын исәплиләр, аларны зурлыгы, төсе, формасы буенча чагыштыралар. Шулай итеп, алар геометрик фигураларны, төсләрне истә калдыралар, балада санау күнекмәсе ныгый.
2.«Саннарга үз урыннарын алырга ярдәм ит»
Укытучы 0 дән 9 га кадәр саннарны тәртипсез урнаштыра һәм укучыларга: «Цифрлар адашкан, аларга үз урыннарын алырга ярдәм итегез», – дип мөрәҗәгать итә. Укучылар саннарны тәртип буенча куялар. Гади укучылар моны тиз генә башкарсалар, мөмкинлеге чикле, аң үсеше артта калган укучы өчен бу катлаулы эш санала.
Шулай ук укучыларга саннар белән карточкалар таратырга мөмкин. Укучыга әлеге карточкаларны саннарны арту яки кими бару, шулай ук пар саннар, пар булмаган саннар тәртибендә урнаштырырга кушам. Бу уенны белемне актуальләштерү яки телдән исәпләү этабында кулланырга отышлы.
Математика белән табигать белеме фәннәре буенча бердәм уен ситуацияләре булдырырга мөмкин. Мәсәлән ,«Тере компьютер» уенын балалар яратып уйныйлар. Укучыларга 0 дән алып 9 га кадәр саннар язылган карточкалар өләшәм. «Сыерның ничә мөгезе бар?», «Филдә ничә борын?», «Кырмыскада ничә аяк?» кебек сораулар бирәм. Дөрес җавап язылган карточканы балалар күтәрергә тиешләр. Әлбәттә, биремнәрне төрләндерергә дә мөмкин. Мәсәлән, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан «Чыршыда ничә алма үсә?» кебек сораулар да бирергә була. Ул вакытта 0 карточкасы кутәрелә.
Уку дәресләрендә сөйләм үсеше өстендә эшлибез. Предметларны, рәсемнәрне күзәтәбез һәм чагыштырабыз. Мәсәлән, мин мондый биремнәр куллануны отышлы дип саныйм: бу предметлар турында белгәннәреңне сөйлә; мөмкин кадәр күбрәк охшашлык һәм аермаларны тап; рәсем буенча хикәя уйлап тап, күрсәтелгән рәсемгә табышмак төзе.
Шулай ук әлеге төр балалар белән эшләгәндә, кул моторикасын үстерү өчен уеннар да мөһим алым булып тора. Кер элә торган кыстыргычлар белән уйнау кул моторикасын үстерү өчен гади, яхшы тренажер дип саныйм мин. Бала белән кыстыргычлар ярдәмендә уйнауны кертеп санарга, төсләрне танырга өйрәнеп була. Укучылар белән эшләгәндә, еш кына төрле төстәге, зурлыктагы һәм формадагы кер кыстыргычлары кулланам. Дәресләрдә кыстыргычлар төрле хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә, үсемлекләргә һәм төрле предметларга «үзгәрә». Әлеге алым бала кулының вак моторикасын үстерергә, тою күнекмәләрен, пространствода күзаллауларны ныгытырга, сөйләмнең коммуникатив функциясен һәм күзаллауны үстерергә ярдәм итә.
Хезмәт, рәсем дәресләрендә балалар белән пластилин, балчык, тозлы камыр ясау белән шөгыльләнү бик кызыклы, мавыктыргыч. Гади шарлардан һәм колбасалардан башларга, әкренләп биремнәрне катлауландырырга кирәк. Иң мөһиме, материал йомшак һәм пластик булсын. Пластилин кебек материаллар ярдәмендә башкарылган эшләр бала бармакларының сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген үстерә, бу үз чиратында сөйләмне яхшыртырга ярдәм итә. Балаларның үз куллары белән әвәләп ясаган фигуралары, бөҗәкләр, хайваннар, үсемлекнең исемнәре кабатлана, хәтерләрендә кала.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: уен мизгелләре, иҗади биремнәр һәм кызыклы күнегүләр бик күптөрле һәм алар уку эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыра. Дәресләрдә уйнау укучыларның сөйләм үсешенең кимчелекләрен төзәтергә, сүзлекне баетырга һәм танып белү эшчәнлеген активлаштырырга мөмкинлек бирә. Мөмкинлекләре чикләнгән укучылар уеннар нәтиҗәсендә анализлау кунекмәләренә өйрәнәләр, акыл, күзаллау, фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерәләр, иптәшлек хисләре тәрбияләнә. Уен мәктәп укучысы тормышындагы роле зур коррекцион тәэсиргә ия һәм уку процессына уңай мотивация формалаштыруның нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора дигән нәтиҗә ясарга була.
Бала нинди генә кимчелекләр белән дөньяга килмәсен, үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп яшәсен иде. Безнең бурыч аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү, тәрбия һәм белем бирү. Тагын шуны әйтәсем килә: барлык дәреслекләр дә, методик ярдәмлекләр дә бары тик рус телле балалар өчен эшләнелгән. Безгә әдәби уку, татар теле дәресләрен Хәйдәрованың Татарский язык (татар теле) дәреслеге белән эшләргә тәкъдим итәләр. Ә татар телен камил белгән татар укучысы өчен бу дәреслек бармый. Шуның өчен мин татар теле, әдәби уку дәресләрен И.Мияссарова дәреслеге белән алып барам.