«Могҗизалар кыры» уены:  “Кошлар – безнең дусларыбыз”

«Могҗизалар кыры» уены:  “Кошлар – безнең дусларыбыз”

 

Наилә Тумакова,

 башлангыч сыйныф укытучысы, Чувашия Республикасы, Батыр муниципаль округы, Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе

 Зилә Закирова,

башлангыч сыйныф укытучысы, Чувашия Республикасы, Батыр муниципаль округы, Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе

 

 

Максат:

  • укучыларнын безнең урманнарда, әйләнә-тирәбездә яшәүче кошларны белүләрен тикшерү;
  • укучыларның аңлау, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • фикерләрен үз сүзләре белән әйтеп бирә белүләренә ирешү;
  • укучыларда табигатькә, тирә-юньгә, шәфкатьле һәм кайгыртучан булу, бер-берләренә карата хөрмәтхисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: барабан, призлар, бүләкләр, кисмә хәрефләр.

Уенның барышы: Зал бәйрәмчә бизәлгән, зур хәрефләр белән  «Кошлар – безнең дусларыбыз! »  дип язылган. Кошлар рәсемнәре.

 

Уен барышы:

 

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар һәм хөрмәтле кунаклар! Без сезне үз арабызда күрүебезгә бик шат. Без сезнең белән һәр җомга саен беренче каналдан
яратып карый торган “Могҗизалар кыры” уены уйнарбыз. Безнең бүгенге уен
темасын табышмак чишеп табабыз.

 

Җылы яктан иң беренче

Алар кайтып җитәләр.

Яз килүен сөенешеп,

Безгә хәбәр итәләр.     (кошлар)

 

Хәзер сезнең белән үзебезнең урманнарда, әйләнә-тирәбездә яшәүче кошлар турында белүләребезне күрсәтербез, ә кемнәр белми, бүгенге уеннан соң алар да белә башларлар дип ышанып калабыз.

Уен өч турда үтәчәк, ахырдан финал уены һәм традицион суперуен булачак.

Уенда 3нче сыйныфлар катнаша: 3нче А,Б, сыйныфлары. Безнең сыйныфта балалар күп барыгыз белән дә берьюлы уйнап булмый, безгә бары 9 уенчы гына кирэк.

 

Уенны башлар алдыннан мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырып үтәм:

-уен барышында бер-берегезгә әйтергә ярамый;

-әгәр уенчы хәрефне дөрес әйтмәсә, уенны икенче уенчы дәвам итә;

-әгәр ул сектор «П» да тукталса уенчы уенын дәвам итә ала яки приз — ала;

-әгәр ул сектор «Б» да тукталса(банкрот) бөтен очколар яна, йөреш икенче кешегә күчә;
-әгәр ул сектор «О» да  туктаса, йөреш икенче кешегә күчә;

-әгәр уенчы 3 хәреф белсә, ул уенчы приз ала;

-әгәр ул «2х» та тукталса, очколар 2 гә тапкырлана.

Уенны башлыйбыз.

1 тур.

Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус-тату яши. Ул – игенченең ярдәмчесе. Җәй буена меңнәрчә корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр.  (сыерчык)

 

Музыкаль тәнәфес

 

2 тур.

Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була. Үзе кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Җирдә – язгы сулар тавышы, һавада аның җыры. (тургай)

 

Шигъри тәнәфес

 

3 тур.

 

Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Оялары – тәрәзә башында, йорт кыегында, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (чыпчык)

 

Тамашачылар белән уен.

  1. Иң күп ашаучы кош? (песнәк)
  2. Кайсы кош каты тешли? ( кошларның теше юк)
  3. Нинди кош тавышсыз оча? ( ябалак)
  4. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (саескан)
  5. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (карлыгач)
  6. Сан буенча иң күп таралган кошлар? (чыпчыклар)
  7. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый? (күке)
  8. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (кара каргалар)

 

Финал.

Бу кош турында мәкальләр дә бар. Кайсы кошның … канаты очканда ныгый. Яки ул кош, биектән курыкмас.  (бөркет)

 

Супер уен.

Кошлар – җир йөзендзә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә. Аларны чебенкош дип атыйлар. Ә иң зур кош ничек атала? ( Африка тәвә кошы – страус)

 

Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Сез безнең сорауларыбызга төгәл итеп җавап бирдегез. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз.  Кошларны яратыйк, саклыйк, кайгыртыйк, аларга ярдәм итик. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Урман, кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.