Мирсәет Яруллин – авылыбыз горурлыгы

№ 107

(Композитор Мирсәет Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган эзләнү эше) 

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  

Юлда кешеләрнең, язмышларның,

Очратмыйсың нинди төрләрен

Берүзе өч композитор биргән

Гаиләне бармы күргәнең?

Авылны бармы күргәнең? – дип тә өстәр идем мин. Бер гаиләдән мәшһүр өч композитор чыгу тарихта бер генә әле. Һәм алары да безнеке – Мамадышныкы! Безнеке – Кече Сонныкы! «Авылыбызның моң чишмәсе», – ди Яруллиннарны авылдашларым! Әтиләре Заһидулла ага Яруллин «Тукай маршы»н иҗат иткән. Аның олы улы Фәрит Яруллин – «Шүрәле» балетын, кечесе Мирсәет Яруллин «Кеше» ораториясен яза. Быел, исән булса, Мирсәет Яруллинга 80 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан эзләнү эшемнең максаты  итеп, туган авылым тарихында зур урын тоткан композитор Мирсәет Яруллиның формалашу еллары: музыка училищесында һәм консерваториядә укыган студент чорын өйрәнергә булдым.

Фәнни эшемне үтәгәндә үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

– Авылыбыз мактанычы булган Яруллиннарның гаилә тарихы белән танышу;

– Мирсәет Яруллинның формалашу еллары: музыка училищесында һәм консерваториядә укыган студент чорын өйрәнү;

– Авылым тарихында мәртәбәле урын тоткан композитор Яруллиннар иҗатына яшьбуында олуг мәхәббәт тәрбияләү.

Мамадыш районы Кече Сон авылының тарихы композитор Заһидулла Яруллин һәм аның уллары – талантлы композитор, беренче татар балеты авторы Фәрит Яруллин һәм танылган композитор Мирсәет Яруллин исемнәре белән бәйләнгән. Композитор Яруллиннар татар музыкасының үсешенә зур өлеш кертте. Заһидулла Яруллин – татар музыка остасы, танылган гармунчы, оста пианист, композитор-методист, татар профессиональ музыкасын башлап җибәрүчеләрдән берсе, аның эшкәртелешендә күп кенә халык җырлары киң танылу тапты, ул популяр «Тукай маршы» авторы!

Заһидулла Яруллин 1964 елда 75 яшендә вафат була. Аны туган авылы – Кече Сон авылында җирлиләр. Заһидулла Яруллинның «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек музыкаль әсәрләре бүгенге көндә дә милләтебезнең йөзек кашы булып санала.

Улы – композитор Фәрит Яруллин инде 1939 елда Тукайның халык әкиятләренә нигезләп язылган әсәренә балет репертуарында иң яхшы әсәрләрнең берсе булган «Шүрәле» балетын иҗат итә. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карый. Татарның мәшһүр композиторы Фәрит Яруллинның иҗаты һәм тормышы хакында язучы Рашат Низамиев «Ут һәм җыр» дигән роман-хроника иҗат итте.     

Гаиләдәге музыкаль традицияләрне Мирсәет Яруллин дәвам иттерә. Аның тарафыннан Р.Харис, И.Юзеев һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләренә күпләрнең күңелен әсир иткән җырлар язылган. «Кеше» дигән беренче татар ораториясе композиторның татар музыкаль мәдәниятенә керткән мөһим өлеше булды.

Формалашу еллары

Мирсәет Яруллин 1938 елның 12 июлендә хәзерге Мамадыш районы Кече Сон авылында туа. Фәрит абыйсы кебек үк, Мирсәеттә дә музыкага мәхәббәт бик кечкенәдән башлана. Ул инде 5 яшьтә гармунда уйнарга өйрәнә. Башлангыч сыйныфларда укыганда үзе дә көйләр чыгара.

Бервакыт Кече Сон авылына гастрольгә Сара Садыйкова килә. Заһидулла абыйның хәлен белергә кергәч, кечкенә Мирсәетнең дә ни дәрәжәдә музыка белән мавыгуын сораша. Ул малайның язган көен тынлап карый да аны, нотага салып, үзе белән алып китә. Соныннан: «Мирсәетнең жырын мәктәптә жырлап күрсәттем», – дип хат юллый.

Яшьтән жыр-моңга гашыйк егет үз язмышын музыка белән бәйләргә карар кыла. Үсәли урта мәктәбен тәмамлагач, ул әтисе биргән «скрипка ачкычы» белән Казан музыка училищесына юл тота. Мирсәет Яруллин II курста укыганда Рөстәм Яхин белән таныша. «Рөстәм абый турындагы иң беренче истәлекләрем яшьлек елларым, музыка училищесында укыган вакытым белән бәйле», –дип яза ул үз истәлекләрендә: «Училище баскычының уеп алынган мәйданчыгында без «Беломор» тартып тордык. Ул моңа хәтле кайда укыганым, нинди музыка коралларында уйнавым белән кызыксынды. Мин сөйләп бирдем, күбрәк баян белән шөгыльләнүемне әйттем. «Рояльдә кирәк, Мирсәет. Рояльне алгы планга куярга кирәк», – дип әйткәнен хәтерлим. «Нәрсә язасың?» – дип кызыксынды. Мин ул вакытта җырлар яза идем. 1957 елны Мәскәүдә яшьләрнең Бөтендөнья фестивале булды. Фестиваль уңаеннан Татарстан комсомолының өлкә комитеты татар композиторлары арасында иҗади конкурс үткәрде. Шунда I урынны Рөстәм абыйның «Яшьлек бәйрәме» дигән җыры алды, ә II – III урыннарны минем җырларым алды («Син керәсең йөрәгемә» һәм «Фестиваль җыры», икесе дә Ә. Ерикәй сүзләренә)». Бу – М.Яруллин өчен көтелмәгән зур шатлык була.

1958 елда Казан консерваториясенең композитор бүлегендә укый башлый ул. Консерваториядә укыган елларда да Рөстәм Яхин белән иҗади эш дәвам итә.

Профессор Альберт Леман классында музыка язу серләрен үзләштерә. 1962 елда скрипка белән оркестр өчен концерт яза. Диплом эше итеп Муса Җәлил шигырьләренә «Сандугач и» вокаль-симфоник поэмасын яза. Консерваторияне 1963 елда тәмамлый һәм шунда ук аспирантурада кала. Аспирантурада Мирсәет Леман, Литинский, Җиһанов җитәкчелеге астында иҗат итә. Шушы чорларда Луиза исемле биюче кызга гашыйк була һәм гаилә корып җибәрә. Уллары Айдар дөньяга килә. 1964 елда Казан консерваториясендә укыта башлый. М.Яруллин – скрипка һәм симфоник оркестр өчен концерт, «Сандугач һәм чишмә» вокаль симфоник поэмасы, симфоник оркестр өчен «Балалар сюитасы», Ринат Харис сүзләренә «Кеше» ораториясе, шулай ук «Бөрлегән», «Күпме күзләр күреп онытылган», «Якын дустыма», «Кояш нурлары», «Эзтабарлар җыры», «Жыеныгыз ерак юлга», «Җирдә бер кояш», «Мәктәпкә барасы бар», «Янар чәчәк» кебек популяр жырлар иҗат иткән.

Мирсәет Яруллин – музыка күгендә балкып янган якты йолдызларның берсе. Кырык елдан артык Мирсәет Яруллин Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә полифония һәм аранжировка дәресләрен укыта. 1995 елдан алып вафатына кадәр татар музыкасы сәнгате факультеты деканы булып эшли.

Авылдашыбыз Мирсәет Яруллин 1977 – 1989 елларда Татарстан Республикасының композиторлар берлеген җитәкли. 1989 елдан Идел-Урал республикаларындагы композиторлар берлекләрләре берләшмәсе рәисе булып тора. Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Мирсәет Яруллин Казанда 2009 елның 6 апрелендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат була.

Йомгаклау

Яруллиннар музее агачтан бик матур итеп үзләре яшәгән йорт янына авыл башына төзелгән иде. Ләкин янгын чыгып, ул музей янды. Шуннан соң Яруллиннар музее 1997 елда мәктәп бинасына күчерелде. Җитәкчеләребез һәм авыл халкы тырышлыгы белән XVIII гасырга кадәр төзелгән борынгы архитектура корылмасы мәдрәсә бинасы торгызылды. Бик күп күренекле шәхесләр укып чыккан бу мәдрәсә бинасы 2016 елның 12 июлендә (Мирсәет Яруллиннарның туган көне) Яруллиннар музее буларак эшләп китте. Безнең музейның төп максаты – композитор Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарның иҗатын, тормыш юлларын тагын да тирәнтенрәк өйрәнеп халыкка җиткерү.

Заһидулла Яруллин, Фәрит Яруллин, Мирсәет Яруллин – татар халкының горурлыгы. Яруллиннарның татар музыкасының якты маяклары – профессиональ музыка өлкәсендәге хезмәтләрен өйрәнеп, түбəндəгелəрне əйтə алам: композиторларыбызның иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы; үз чордашлары һәм бүгенге укучылар тарафыннан югары бәяләнә. Безнең өчен аларның иҗат мирасларын тулысынча өйрәнү төп бурыч булып тора.