Минем яраткан гаиләм

№ 213

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үстерү эшчәнлеге)

Язилә ЗАРИПОВА, Гөлсу ГАБДРАХМАНОВА,

Балтач районы Сосна балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат:

– балаларның гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

– гаилә әгъзалары турында табышмаклар чишү белән кызыксындыру;

– үзләренең нинди республика, район, авыл, урам, ничәнче йортта, кемнәр белән (гаилә әгъзаларының исемнәрен әйтеп) яшәүләре турында хикәя төзеп, сөйли белүләренә ирешү;

– схематик рәсемнәр белән эшләргә өйрәтү;

– балаларда гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт, ихтирам, үз гаиләсе, туган йорты белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Материал: салават күпере төсләрендәге (7 төрле) шарлар, өй, малай, песи рәсемнәре, гаилә әгъзаларын белдергән график рәсемнәр, һөнәрләрне күрсәткән рәсемнәр (җөмлә төзү өчен), һәр баланың үзләре яшәгән өй фоторәсеме, балалар санынча кояш һәм болытлар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.

Ягез әле, балалар,

Ясыйк матур түгәрәк.

Мин – синең дустың,

Син – минем дустым,

Кулга-кул тотыныйк,

Бер-беребезгә елмайыйк.

– Балалар, сез елмайганда берегездән-берегез матурлар. Гел шулай бер-берегезгә елмаеп кына торыгыз, дус, тату булыгыз.

– Балалар, мин сезгә нинди матур шарлар алып килдем. Игътибар белән карагыз әле, алар нәрсәне хәтерләтә?

Балалар. Салават күперен.

Тәрбияче. Бик дөрес. Минем кулымда да нәкъ салават күпере төсләре шикелле җиде шар. Ягез әле, һәрберегезгә берәр шар биреп чыгыйм. Салават күпере төсләре тәртибендә тезелик. Ә хәзер бер уен уйнап алыйк. Һәрберегез кулыгыздагы шарлар төсендәге яшелчә яки җиләк-җимеш әйтегез. (Әйтеп чыгалар.) Ә хәзер чәчәк исемнәре әйтегез. (Әйтеп чыгалар.)

Тәрбияче. Балалар, ә сез беләсезме, салават күпере ул – гаилә  символы. Гаиләдә сезне яратып, кадерләп кенә үстерәләр. Ә сез әти-әниләрегезне яратуыгызны ничек белдерәсез?

Балалар. Кочаклап, үбеп, матур сүзләр әйтеп.

Тәрбияче. Ә нинди матур сүзләр әйтәсез?

Түгәрәктә “Кояш һәм болыт” уены

Тәрбияче. Кояш һәм болыт. Сез ничек уйлыйсыз, әниегез шат булса сез аны нәрсәгә охшатыр идегез? (Кояшка.) Ә кайгырса? (Болытка.) Хәзер мин әйткән нәрсә әниегезне шатландырса, кояшны күтәрегез, ә кайгыртса – болытны күтәрегез. Мин башлыйм, сез дәвам итегез.

– Матур рәсем ясадыгыз. (Кояш)

– Иптәшегез белән сугыштыгыз. (Болыт)

– Боткагызны ашап бетермәдегез. (Болыт)

–Уенчыкларыгызны җыештырып куйдыгыз. (Кояш)

– Китапны ерттыгыз. (Болыт)

– Курткагызны пычраттыгыз. (Болыт)

Тәрбияче. Балалар, хәзер мин сезне бер малай гаиләсенә кунакка чакырам. (Урындыкларга утыру. Тактага өй, малай, песи рәсемнәре ябыштырылган.) Ләкин бу малайның исемен сез үзегез белегез. (“А” хәрефен күрсәтү.) Малайның исеме шушы хәрефне белдергән аваздан башлана. (Нинди аваз икәнен, [а] авазыннан башланган малай исемнәре әйтәләр.)

Тәрбияче. Бу малайның исеме Азат. Ә монысы – Азат гаиләсе яши торган өй. Ә Азат кемнәр белән яши икән? Ул үзенең гаилә әгъзалары турында матур шигырьләр язган. Тыңлагыз әле.

  1. Безне назлар, сөяр өчен

Улым, кызым дияр өчен

… (Әни) кирәк.

  1. Кыю, көчле, батыр бул, ди,

Кадак, чүкеч тоттыра.

Минем бармакка сукканны

Елмаеп карап тора.

Машинада йөрерсен, ди,

Руль борырга өйрәтә.

Барлык авыр эшне эшли,

Мин аны бик яратам. (Әти)

  1. Күп эшләгән, күпне күргән,

Шуңадырмы – картайган.

Шулай да ул якын миңа,

Күз алалмыйм… (бабайдан).

  1. Тәмле коймаклар пешерә,

Безне кунакка дәшә.

Безгә бик тә рәхәт була

Аның белән янәшә. (Әби)

  1. Әле бәләкәй булса да,

Ул бик оста шуыша.

Шаян малай, наян малай

Тәпиләргә тырыша. (Энекәш)

  1. Көн дә күлмәк алыштыра,

Көзгедән күзен алмый.

Шундый матур, кыланчык кыз,

Инде барсын аңлый. (Сеңлекәш)

(Балалар һәрберсенең график рәсемен өй тәрәзәсенә беркетеп баралар.)

Тәрбияче. Менә нинди зур икән Азатларның гаиләсе. Игътибар белән карагыз әле, тагын нәрсәне күрәсез? (Чорма тәрәзәсендәге песигә игътибар иттерү.) Сез ничек уйлыйсыз, песи дә Азатларның гаилә әгъзасымы икән? (Балалар җавабы.

Тәрбияче. Песи – яраткан йорт хайваны. Ул кешеләр белән яши, ләкин гаилә әгъзасы түгел. Песинең үзенең гаиләсе бар: ата песи, ана песи, балалары.

“Азатның туганнары” уены (рәсемнәр буенча җөмләләр төзү).

Язын да, көзен дә,

Җәен дә, кышын да,

Бердәм гаиләбез белән

Без ишегалдында.

Түгәрәккә басабыз

Һәм зарядка ясыйбыз.

Мин уңга, сулга борылам,

Энем куяндай чаба.

Әни кулларын күтәрә,

Әти чүгәләп ала.

Аннан кулларны селкибез,

Башны уңга борабыз.

Кулны алга таба сузып,

Иеләбез, торабыз.

Күзләребез иркәләнә,                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    Кояш биргән яктыга.

Күңелебез күтәрелә,

Кәефебез яхшыра.

Тәрбияче. Балалар, сез Азатның өен күрдегез, кемнәр белән яшәгәнен белдегез. Азатның да сез яшәгән өйне бик күрәсе һәм гаилә әгъзалары турында беләсе килә. Әйдәгез әле, үзегезнең өйләрегез, нинди урамда яшәвегез белән таныштырып китегез. (Өйләренең фоторәсемен тотып сөйлиләр, тактага ябыштырып баралар.)

Тәрбияче. Шушы матур-матур өйләрдә сез кемнәр белән яшисез икән? Таныштырып китегезче. Гаиләгезне чәчәк формасында күз алдына китерегез. (Үзләренең гаилә әгъзаларын график рәсемнәр белән чәчәк формасында тезәләр, сөйлиләр. Үзләренең исемен, гаиләдә ничә кеше булуын, исемнәрен әйтәләр.)

Тәрбияче. Балалар, безнең такта нәрсәгә охшады? (ч

Балалар. Чәчәкле болынга.

Тәрбияче. Бик дөрес. Барыбызның да гаиләләре шушы чәчәкләр кебек матур булсын, беркайчан да шиңмәсен, таҗлары өзелмәсен! Әти-әниләрегезгә, үзегезгә сәламәтлек кенә юлдаш булсын!

– Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Өегезгә кайткач, бу турыда кем белән уртаклашасыз? Мин сезгә бүген үзегез кебек елмаеп кына торган чәчәкләр бүләк итәм. Ә сез теләсәгез, үзегезнең берәр гаилә әгъзасына бүләк итә аласыз.