Минем Кече Ватаным: Югары Кәминкә авылы

Минем Кече Ватаным: Югары Кәминкә авылы

 

Минем Кече Ватаным: Югары Кәминкә авылының

«Җиде чокыр»,  «Ташкичү елгасы»,  «Бүләклек» диеп аталган тарихи урыннары

 

(Авылның географик яки табигый тарихи урыннарын өйрәнү)

 

Роза ЗИГАНШИНА,

Чирмешән районы Югары Кәминкә

 төп гомуми белем мәктәбенең

 тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

 

Кереш сүз

Кешене – хәтер, халыкны буыннар хәтере яшәтә. Тарих битләренә күз салсак, күп кенә гыйбрәт алырлык мисалларга юлыгырбыз, анда батырлык үрнәкләре дә, казанышлар һәм югалтулар да, тәвәккәллек галәмәтләре дә, ялгышулар булуын да күрербез. Баксаң, бүгенге кыенлыклар да яңалык түгел, аларның ишләре белән әти-әниләребез, ерак бабаларыбыз да очрашканнар икән. Безгә гасырлар дәвамында туплана килгән тәҗрибәдән файдалану, сабак алу комачауламас.

Теманың актуальлеге: тарих ул – гасырлар дәвамында буыннар язмышын хәл иткән вакыйгалар тупланышы, борынгы бабаларыбыз калдырган илкүләм әһәмиятле эшләр. Мондый истәлекләр, борынгылардан калган эзләрне хәтердә саклау – безнең бурычыбыз.

Максат: авылыбызның тарихи урыннарын өйрәнү киләчәк буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, тарихны киләчәк буыннарга тапшыру максатында эшләнә.

Бурычлар:

–Авылның тарихи урыннарына кагылышлы тарихи чыганаклар белән танышу.

–Тарихи урыннар турында мәгълүмат белүчеләр белән әңгәмә үткәрү.

–Тарихи урыннарга экскурсия ясау.

Туган авыл, туган нигез. Кеше өчен иң кадерле сүзләр. Туган җир, туган туфрак… Кеше дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын. Һәр төбәкнең, һәр авылның тарихи үткәне, истә кала торган урыннары бар. Ул ерак гасырларга барып тоташа. Авылыбыз Югары Кәминкә каян килеп чыккан? Аның  нинди тарихи урыннары бар? Шушы сорауларга җавап табу өчен, без туган авылыбыз тарихына күз салырга булдык.

Җиде чокыр

Түбән Кәминкә җирләре белән чиктәш, Олы Кәминкә елгасының уң як ярында элек мәгарәләр булган. Аларны таш казып алудан барлыкка килгән диеп тә, качкыннар яшәү өчен казылган землянка диеп тә, Пугачев гаскәрләре бер төркеме яшәгән урыннар диеп тә сөйлиләр.Мәгарәләр җидәү булып, һәркайсы аерым, бер-берсе белән тоташмаган иде. Эчләре ярыйсы ук иркен, берничә таш өстәл, урындык, ятак шикелле урыннары бар иде.

Колхоз төзелешләренә күпләп таш кирәк булгач, С-80 тракторы белән төрттереп, Ташкичү тауларының сыртлары ишелеп, таш карьерлары ачылды. Җиде чокыр да шулай ишелде, бетерелде[1].

Ташкичү елгасы

Ташкичү атамасын безнең авылда элек-электән үк берничә төрле мәгънәдә кулландылар. Бу – Олы Кәминкә елгасы аша кичү урыннары. Елга төбе, таш белән табигый рәвештә түшәлеп, хәтта язгы ташкыннардан соң да нык калган, батмаган.

Олы Кәминкә елгасын Ташкичү атамасы белән дә атап теркәп калдырганнар.

Ташкичү  таш кисү мәгънәсен дә аңлаткан. Ике Кәминкә арасындагы елганың уң як ярындагы таулардан нинди генә ташлар чыгарылмаган. Төзелеш өчен төрле кисәк ташлар, яндырып известь җитештерү өчен известьле ташлар, гипс җитештерү өчен алибастр, йомшак комташлар, каты мунча ташлары…

Бер уңайдан аз гына булса да күкертле ташлар җыйнап, күкерт тә җитештергәннәр. Сугыштан соңгы елларда да авыл ир-атлары таш яндыру базларында хезмәт куйганнар.

«Язгы ташкыннардан соң елга үзәненнән үземнең дә күкерт, төрле төстәге буяу-ташлар, акбур җыйганым булды», – диеп искә ала истәлекләр авторы Ясәви абый Шәмсетдинов[2].

Чистай – Шентала арасына таш юл күтәргәндә, безнең авылларда читтән килгән кешеләр яшәп, хәтта кыш көннәрендә дә таш кискәннәр-чыгарганнар.

Ташкичү  авылның башлангыч исемнәренең берсе, кабат күчеп килүчеләр төркемнәренең яшәгән җирләре атамасы да булуы ихтимал. Ни генә булса да руслар «Камень» диеп теркәрлек исем булган.

Бүләклек

Авылдан чама белән өч километр ераклыкта, тау башында, матур гына кечерәк урман күренеп тора. Авыл халкы аны яратып, үз итеп “Бүләклек” диеп атый.

Имән, өрәңге, юкә агачлары үскән урманыбыз күпме хатирәләр саклый: колхозчы абыйлар төш вакытларында шунда тукталып тамак ялгаган, бала-чага яз җитү белән кәҗә гөмбәсе җыярга менгән,  ә инде чәчүләр төгәлләнү белән монда зур бәйрәм – Сабан туе үткәрелгән. Ел фасыллары алышынган саен, «Бүләклек» кызгылт-көрән, яшел, сары, кызыл төсләргә керә. Халык бу урманны бабаларыбыздан калган ядкяр итеп саклый.

Тарихи чыганакларга күз салсак, биләмә язуларыннан күренгәнчә, Югары Кәминкә дачасына бирелгән мәйданнарда басулыклар эчендәге урманнар өч авылга «хуҗалык кирәгенә» калдырылган. Авыл халкы аны үз кирәгенә файдаланган, караган-саклаган һәм тиешле салымын да бергәләп түләгән. Казна урманыннан шулай файдалану мөмкин булмаган. Әлеге форсат безнекеләргә шул саклану валларын – кальгаларны төзегән чорларда хезмәтләр өчен бүләк буларак бирелгән диеп уйларга җирлек бар.

Бу урманлыкны халык бик кыен вакытларда гына файдаланган. Агач материалларына булган ихтыяҗ  исә, нигездә, бик күп әрәмәлекләр, куаклыклар хисабына, шул урманны чистартып канәгатьләндерелгән. Сугыш чорында да Бүләклектән туңып харап булган агачларны гына кискәннәр. Калган төпчекләре дә корып, кибеп беткәч кенә чистартылып утынга алынды. Халык бу урманлыкны изге урын, бабаларыбыздан калган ядкяр итеп карый[3].

«Бүләклектән сәнәк, көрәк саплау өчен саплыклар алып кайткан бер карт, шул көннән соң саулыгы киткән, каты авырый башлаган. Саплыкларны яңадан Бүләклеккә илтеп куйгачтын гына савыккан[4]» дигән гыйбарәләр йөри. Шуңа күрә бу урманнан агач түгел, хәтта чәчәк өзәргә дә курыккан авыл халкы.

Бүләклек урманы бүген дә безнең авыл читенең бизәге булып тора. Әби-бабаларыбыздан калган истәлекне яратып, үз итеп саклыйбыз!

Нәтиҗә

Авылыбызның тарихи урыннарын барып карап, аның турында тарихи мәгълүматлар өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килдек:

  • Авылыбызның тарихи яктан гаять кызыклы булган табигый урыннары бар.
  • Гасырлар дәвамында җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булса да, бу урыннар сакланып калган.
  • Алган белемнәребез киләчәктә яңа буыннарга тапшырырлык мирас, якты истәлек булып тора.

 

Йомгаклау

Үткәне юкның киләчәге дә булмый – Тарих галиҗәнаплары әледән-әле безгә моны искәртеп тора. Хәтер тормышка җан өрә.

Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи мәдәниятебез, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.

Кулланылган әдәбият һәм материаллар:

  1. Шәмсетдинов Я.Г. Хәтер җепләре.–Казан: Идел-Пресс, 2015.–382 б.
  2. Шәмсетдинов Ясәви Гафурҗан улы сүзләреннән язып алынды.
  3. Фәйзетдинова Фәния Рәхмәтулла кызы сүзеннән язып алынды.

[1] Шәмсетдинов Я.Г. Хәтер җепләре.—110 бит.

[2] Ясәви Шәмсетдинов сүзләреннән язып алынды.

[3] Шәмсетдинов Я.Г. Хәтер җепләре.—117 бит.

[4] Фәйзетдинова Фәния сүзләреннән язып алынды.