Минем гаиләм
№ 107
(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшчәшнлек)
Лилия НИГЪМӘТҖАНОВА,
Арча районы Апаз балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат. Гаилә турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гаилә әгъзалары белән таныштыру, аларга хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, алар турында кайгырта белергә өйрәтү, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү (коммуникация).
Белем бирү бурычы: гаилә турында белемнәрен тирәнәйтү.
Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, матур әдәбият, музыка.
Сүзлек: гаилә, туганнар.
Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр, җырлар өйрәнү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, таратма материал, күңелле шакмак, туп, гаилә карточкасы, фотосурәт рамкасы, посылка, ромашка чәчәге, җилем, салфетка.
Кулланылган әдәбият: Нәбиуллина Г.Ә. Татар телендә сөйләм үстерү,
дисктагы җырлар («Туган телдә сөйләшәбез»).
Эшчәнлек барышы
I. Кереш өлеш
Тәрбияче/ Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунак апалар! Хәерле көн!
Балалар.
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн барыбызга да.
1 нче слайд. Кояш рәсеме.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген матур итеп елмаеп, кояш чыкты. Ул безгә карап елмая. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә карап елмаябыз. (Елмаялар.)
II. Төп өлеш
Тәрбияче. Балалар, сезнең иң яраткан кешегез кем ул? (
Балалар. Әниләребез, әтиләребез.
Тәрбияче. Әйе, әниләр, әтиләр.
Сез бүген барыгыз да бик матур итеп киенеп килгәнсез. Чәчләрегезне дә матур итеп үргәннәр. Сезне шулай матур итеп кем киендерде? (Балалардан көтелгән якынча җавап: әни.)
2 нче слайд. Әни рәсеме.
Тәрбияче. Дилә, син әниеңне нинди булганы өчен яратасың? (Бала сөйли.)
Тәрбияче. Әниләрне без бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Алар сезгә матур күлмәкләр алып бирәләр, тәмле итеп ашаталар, өйдә гаилә җылысын саклыйлар.
Нәни дусларым, сезне машинага утыртып бәйрәмнәргә, балалар бакчасына кем алып бара? (Балалар җавап бирәләр.)
Тәрбияче. Сез әтиегезне нинди булганы өчен яратасыз? (Балалар сөйли.)
3 нче слайд. Әти рәсеме.
Тәрбияче. Һәркайсыбызның алыштыргысыз яраткан әтиләре бар. Әтиләребез көчле, батыр, алар – безнең терәгебез.
Балалар, сезгә җылы, матур оекбашларны кемнәр бәйли? (Балалар җавап бирә.)
4 нче слайд. Әби рәсеме.
Тәрбияче. Нәни дусларым, әбиләр алар нинди була? (Балалар җавап бирә.)
Тәрбияче. Әйе, дусларым, әбиләр алар бик сабыр, акыллы булалар. Оныкларын бик яраталар.
Үзегезгә тагын бер сорау биреп узыйм әле.
Әби белән янәшә тек-тек атлап, матур түбәтәйләрен киеп, таякка таянып, кем йөри? (Балалар җавабы.)
5 нче слайд. Бабай рәсеме.
Тәрбияче. Әйе, бик дөрес, бабай. Дусларым, әйтегез әле, бабайлар алар нинди була? (Балалар җавабы.)
Әйе, бик сабыр, эшчән, ак сакаллы булалар. Сезне бик яраталар, шулай бит? Сез аларны яратасызмы? Менә безнең Риназның бабасы әкиятләр дә укый икән.
Балалар, ә кайсыларыгызның апалары бар, ә? (Балалар җавабы.)
6 нчы слайд. Апа рәсеме.
Тәрбияче. Салават, синең ничә апаң бар? Аларның исемнәре ничек?
Зөһрә, синең апаларың кем исемле? Алар нинди?
Алар сезне яраталар, сезнең белән уйныйлар, сезгә бик зур ярдәм итәләр.
Сезнең әле бик батыр абыйларыгыз да бар.
7 нче слайд. Абый рәсеме.
Тәрбияче. Нәридә, синең ничә абыең бар? Алар нинди? (Бала сөйли.)
Сез абыйларыгызны яратасызмы?
Бу фотода сез иң якын кешеләрегезне күрәсез. Боларның барысы бергә ничек атала? (Баллар җавабы.)
Балалар, экранда менә хәзер бер гаилә барлыкка килде.
Бу гаилә нинди? Бик тату, бердәм, гаиләдәге бар кешеләр – бер-берсенә туганнар.
Балалар, без сезнең белән иң якын кешеләребезгә багышланган матур шигырьләр, җырлар өйрәндек. Әйдәгез, аларны искә төшереп үтик әле.
(Балалар түбәндәге шигырьләрне сөйлиләр.)
1 нче бала.
Әти-әни һәм мин –
Без – бер тату гаилә.
Без өйдә бергә булганда,
Гел елмаясы килә.
2 нче бала.
Бик яратам әтиемне,
Һәр эштә җитез үзе.
Һичберкайчан ачуланмас,
Кояштай балкый үзе.
(«Рәхмәт, әнием» һәм «Әбием-әбекәем» дигән дигән җырлар башкарыла.)
3 нче бала.
Яратабыз сине, бабай,
Син бит безгә бер генә.
Нурлы йөзле, шат күңелле
Иң шәп бабай – син генә.
4 нче бала.
Минем апай бик әйбәт,
Гел көлеп кенә тора.
– Сеңлем, – дип әйтеп,
Кочып иркәләп тора.
5 нче бала.
Абыйларны яратабыз,
Алар – безне яклаучы.
Усаллардан, явызлардан –
Барысыннан саклаучы.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз.
Хәзер мин сезгә рәсемнәр биреп чыгам, сез җөмләләр төзеп әйтәсез.
Менә бу түгәрәк нәрсәгә охшаган, балалар? Нәрсә килеп чыкканын без соңрак белербез. Җөмлә төзегән бала кәгазъләрне менә бирегә тезеп бара. Балалар, карагыз: нинди чәчәк барлыкка килде? Без гаиләне чәчәкләргә тиңлибез. Менә чәчәкнең бер-ике генә таҗын алсак та, ул таркала. Гаилә дә шулай тулы, тату, бердәм булганда гына гаилә була ала.
Тәрбияче. Нәни дусларым, без хәзер «Күңелле кубик» дигән уен уйнап алабыз. Безнең бүген уеннар күп булачак. Балалар, тезләнеп идәнгә утырабыз.
Менә бу кубикка төрле рәсемнәр ябыштырылган. Хәзер мин бу кубикны берегезгә тәгәрәтәм. Нинди рәсем чыга – сез шул рәсем турында җөмлә төзеп сөйлисез. Аннары иптәшегезгә тәгәрәтәсез.
Афәрин, сез барыгыз да бик дөрес җавап бирдегез.
Тәрбияче. Хәзер ял итик. «Күрсәт әле, үскәнем» уенын уйнап алырбыз. (Көй куела.)
Тәрбияче. Хәзер «Кайсы артык?» дидактик уенын уйнап алырбыз. Мин сезгә сүзләр әйтермен, ә сез кайсы сүзнең артык икәнен белергә тиешсез.
Әни, апа, күрше апа, бабай.
Әни, абый, апа, дус.
Апа, әби, бабай , тәрбияче.
Әби, бабай, иптәш, әти.
Бу сүзләрне ни өчен артык дип уйлыйсыз? (Балалар сөйли.)
Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә.
Балалар сез нинди ягымлы сүзләр беләсез? Әйдәгез туп белән бер уен уйнап алабыз. (Уен уйнала.)
Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Сез ягымлы сүзләрне бик күп беләсез икән.
III. Гамәли эш
Тәрбияче. Балалар тышта нинди ел фасылы? Тиздән нинди бәйрәм җитә әле? (Балалар җавап бирә.)
Тәрбияче. Әйе, Яңа ел ул – гаилә бәйрәме. Бу көнне без бөтен гаилә белән бәйрәм итәбез.
Дусларым, хәзер җайлап кына өстәл янына килегез әле.
Менә бүген безгә Кыш бабай посылка җибәргән. Аның эчендә нәрсә икән, беләсегез киләме? (Балалар җавабы.)
Тәрбияче. Хәзер ачам. Балалар, анда – фотосурәтләр. Кыш бабай сезнең гаилә фотосурәтләрен кайдан алды икән?
Сезнең алдыгызда матур кар бөртекле фото рамкалары. Хәзер сез шул матур рамкаларга үзегезнең фотосурәтләрне ябыштырырыгыз. (Көй куела.) Чиста, пөхтә итеп, кырыйга чыгармыйча ябыштырабыз. Эш барышында карап, күзәтеп йөрим. Балалар, карагыз әле, нинди матур гаилә фотосурәте килеп чыкты. (Эшләрне төгәлләгәннәр, түргә чыгып, үзләренең гаиләләре белән таныштыра.)
Тәрбияче. Бу фотосурәтләрне, бүләк итеп, өйләрегезгә алып кайтып китәрсез һәм өегезнең түрендә бик матур итеп истәлеккә сакларсыз.
IV. Йомгаклау
Тәрбияче. Нәни дусларым, без бүген кемнәр турында сөйләштек?
Безнең эшчәнлекнең максаты әби-бабайларны, әти-әниләрне, абый-апаларны хөрмәт итү, ярату, аларның хәлләрен белү, ярдәм итү иде.
Балалар, сезнең шөгыльләнүегез миңа бик ошады.
Бүген сезнең барыгыз да бик тә тапкыр булды, минем сорауларыма дөрес итеп җавап бирдегез, афәрин! Нәни дусларым, мин сезне бик яратам.
Киләсе эшчәнлекләрдә без тагын да күбрәк белербез.
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмам.