«Мин – Россия гражданы»

№63

12 декабрь – Россия Конституциясе көне

(Мәктәптә паспорт бәйрәме)

Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы,  VIII сыйныф җитәкчесе

Быел – VIII сыйныф укучыларымның паспорт ала торган елы. Паспортны, әлбәттә, мәктәптә түгел, район үзәгендә тапшыралар. Ләкин сыйныф укучыларым белән кеше тормышындагы әлеге истәлекле вакыйганы мәктәпкүләм чара итеп билгеләп үтәргә булдык. Cценариен журнал укучыларына да тәкъдим итәм.

Чараның максаты. Укучыларны паспорт системасы тарихы белән таныштыру, паспортның Россия гражданнары өчен әһәмиятен күрсәтү; төп документка сакчыл караш, хокукый нормаларга һәм дәүләтебезнең төп документына хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Россия һәм Татарстан флаглары, герблары, гимн язмалары, һәр укучының кулында паспорт.

Укытучы. Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм. Быел VIII сыйныф укучылары кулларына илебезнең төп документы – паспорт алды. Паспорт алу – кеше тормышында иң дулкынландыргыч вакыйга. Бу – олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу дигән сүз. Шәхесне раслаучы әлеге документ яңа хокуклар бирә, бурычлар һәм җаваплылык өсти. Мин сезнең, укучылар, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының лаеклы гражданнары булуыгызны, бу исемгә тап төшермичә, намус белән яшәвегезне телим. «Россия Федерациясе гражданы» исемен горур йөртүегезгә, өлкәннәрнең ышанычларын аклавыгызга ышанам.

Кичәбезне  Татарстан Республикасы гимны белән башлап җибәрик.

1 нче укучы.

Нинди матур минем туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага озын елгалар.

2 нче укучы. Без Туган илебез, аның данлы үткәне, онытылмас батырлары булуы белән чиксез горурланабыз.

3 нче укучы.

«Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,

Батырлар исемен атадым.

Батырлар утларга керделәр

Тик исән булсын дип, Ватаным.

4 нче укучы.

Илемнең хуҗасы булганга,

Мин җиргә нык басып атладым.

Кешеләр күтәрде Ватанны,

Кешене күтәрде Ватаным.

5 нче укучы.  

Кулыбызда кызыл тышлы паспорт.

Россиян мин – нинди горурлык!

Туган илнең данлы үткәне бар

Илем өчен горур булырлык.

6 нчы укучы. Ә сез беләсезме? «Паспорт» сүзе безгә француз теленнән килеп кергән. XIII гасырда ул порттан портка чыгу өчен рөхсәт документы булган. Ә менә Германия илдә паспорт системасы кертүче ил булып санала. Бу илгә, XV гасырда сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр белән бергә, Европадан хәерчеләр, сукбайлар, караклар үтеп керә башлаган. Менә шулар үтеп кермәсен өчен кешегә документ бирә башлаганнар.

7 нче укучы. Россиядә шәхесне ачыклаучы документ Петр I заманында бирелә башлый. Петр I нең 1790 елгы 30 октябрь Указы нигезендә була ул. Россиядә кешеләрнең кайда яшәүләрен, кайларга күчүен ачыклау ихтыяҗы туа.

8 нче укучы. 1917 елда, совет власте урнашкач, паспорт системасы бетерелә, ләкин 1932 елда ул яңадан торгызыла. Бу елларда кешеләрнең күченеп йөрүенә бик зур киртәләр куела. Аеруча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә күчеп китү тыелган була. Ләкин паспорт системасының яңадан кертелүе Бөек Ватан сугышы елларында туганнарын, якыннарын югалткан кешеләрнең бер-берсен табуында бик зур роль уйный.

9 нчы укучы. Илебез территориясендә паспорт барлыкка килүгә 300 елга якын вакыт үткән. Хәзер паспорт – Россия Федерациясенең һәр гражданы өчен мәҗбүри документ. Паспорт гражданның гражданлыгын, аның хокук һәм ирекләрен күрсәтә, шулай ук гражданга бурычлар да йөкли. Илдәге паспорт системасы халык турында мәгълүмат бирә, ә бу мәгълүмат илнең социаль-икътисади үсешен планлаштыру өчен дә кирәк.

10 нчы укучы. Кешенең төп документы – Россия Федерациясе гражданы паспорты – 14 яшь тулгач бирелә. Үсеп килүче яшь буын – дәүләтебезнең, илебезнең, җәмгыятебезнең ышанычы һәм өмете ул.

1 нче укучы. Паспорт кечкенә китапчык формасында ясалган. Зур битле кәгазьгә караганда ул йөртер өчен уңайлы. Китапчык рәвешендәге паспорт 1894 елда гамәлгә керә.

2 нче укучы. Без, кулыбызда паспорт тотып торучы VIII сыйныф укучылары, паспорт алганчы һәр укучы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларын – дәүләт гимнын, флагын, гербын, аларның нәрсә аңлатканын белергә тиеш дип саныйбыз.

Укытучы. Сезнең кулларыгызда Россия Федерациясе гражданы паспорты. Мин аны һәркайсыгыз әйбәтләп, игътибар белән карап чыккандыр, дип уйлыйм. Әйдәгез, минем сорауларга җавап биреп карагыз әле.

  1. Сезнен паспортыгыз ничә битле? (19 битле)
  2. Паспортның беренче битендә нәрсә язылган? (Россия Федерациясе гражданы паспорты)
  3. Паспорт иясенең шәхси имзасы кайсы биткә куела? (2 нче биткә)
  4. Фото урнаштырылган биттә тагын нәрсәләр язылган? (Фамилия, исем, атасы исеме, җенесе, туу датасы, туу урыны)
  5. Паспортта тагын нинди мәгълүматлар языла? (Хәрби бурыч, гаилә хәле, балалар)
  6. Граждан теләге белән тагын нинди мәгълүматлар языла ала? (Кан группасы, резус-фактор)
  7. Паспортта гражданның дине турында мәгълүмат буламы? (Юк)
  8. Паспортта гражданның милләте күрсәтеләме? (Юк)
  9. Паспортны ничә яшьтә алыштырырга кирәк? (20 һәм 45 яшьтә)
  10.  Ничә яшьтән паспорт алыштырылмый? (45 яшьтән)

Булдырдыгыз, афәрин, укучылар!

3 нче укучы. Без – Россия Федерациясе гражданнары, Татарстан уллары һәм кызлары.

4 нче укучы.

Татарстан – минем республикам –

Россиянең матур җирендә.

Халык аңа үзе исем кушкан,

Бәхет теләп гомер-гомергә.

5 нче укучы.

Башка илләр миңа кирәк түгел,

Хыялым юк минем ул хакта.

Туган җирләремнең гүзәллеге

Кергән күңелләргә яшь чакта.

6 нчы укучы.

Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә, –

Батырлар күп татар илендә.

Татарстан – минем республикам –

Россиянең матур җирендә.

7 нче укучы. Әйе, туган илебез – Россия. Һәр кеше өчен Туган ил төшенчәсе төрле образларда килеп баса.

8 нче укучы. Минем өчен ул – ата-анам йорты. Туган нигезем.

9 нчы укучы. Минем өчен туган мәктәбем һәм дусларым.

10 нчы укучы. Минем өчен өй каршында үскән каеным, миләшем, аңа кунып сайраган сандугач җыры.

1 нче укучы.

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

2 нче укучы.

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә – барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

3 нчы укучы. Димәк, безнең Туган илебез – дөньядагы иң зур, табигый байлыкларга иң бай ил.

4 нче укучы. Үз гражданнарына булыша, алар турында кайгырта, аларны яклый торган ил.

5 нче укучы. Үз гражданнарына белем алырга, хезмәткә, ял итәргә, фикер һәм сүз иреге, иҗат һәм вөҗдан иреге бирә торган, дәүләтнең идарә эшләрендә катнашуга хокук бирә торган ил.

6 нчы укучы. Россиянең төп көче һәм даны – аның гражданнары. Илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган Россия гражданнарының саны санап бетергесез.

7 нче укучы. Алар илебезне чиксез яратканнар, аның проблемаларын үзләренеке итеп кабул иткәннәр, Илебезне дошманнардан саклаганнар, фәнни ачышлар ясаганнар, җир сөргәннәр, күмер чыгарганнар… Алар бары тик иленә тугры булган гражданнар гына Россияне көчле, үлемсез, чәчәк атучы ил итә алуына ышанганнар.

8 нче укучы. Без дә нәкъ шундый гражданнар булырга телибез.

Туган илебезгә соңгы сулышыбызга кадәр тугры булырга…

Бергә. …ант итәбез!

9 нчы укучы. Укуыбыз, эшебез белән Россиягә хезмәт итәргә…

Бергә. …ант итәбез!

10 нчы укучы. Илебез бәйсезлеге өчен тормышларын биргән батырлар эшен дәвам итәргә…

Бергә. …ант итәбез!

(Россия Федерациясе гимны яңгырый.)

Укытучы. VIII сыйныф укучылары әзерләгән чыгыш тәмам. Аларны тагын бер мәртәбә Россия гражданнары булуы белән котлыйбыз. Илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез. Паспортларыгызны саклап, кадерләп тотыгыз. 

(Чарада Ә.Исхак, Н.Дәүли, Р.Вәлиев, З.Туфайлова шигырьләре файдаланылды.)