Милли ризыкларыбыз – табын түрендә

Гөлфирә ГАЗИЗОВА,

Казандагы 177 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, укытучы-методист

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.

2 нче алып баручы. Кулинарное искусство татарского народа богато своими национальными традициями, уходящими в глубь веков. В процессе многовековой истории сложилась оригинальная национальная кухня, сохранившая свои самобытные черты до наших дней.

1 нче алып баручы. Халкыбызның тормыш хәле яхшыруга бәйле рәвештә күп кенә ашамлыклар барлыкка килде, кайберләре киресенчә, сирәк әзерләнә башлады. Шул ук вакытта ризыкларыбыз әзерләнүе, бизәлүе һәм тәме ягыннан милли үзенчәлекләрен саклап калды.

2 нче алып баручы. Однако татарская национальная кухня развивалась не только на основе своих этнических традиций, большое воздействие на неё оказали кухни соседних народов – русских, мари, удмуртов, а также народов Средней Азии, особенно узбеков, таджиков. В татарскую кулинарию довольно рано проникли такие блюда как халва, шербет, плов. Плов подавался только во время званых обедов. Наряду с классическим готовился и местный вариант – так называемый «казанский» плов из отварного мяса.

1 нче алып баручы. Бүген бездә гадәти булмаган кичә. Бездә кунакта – татар халык ашлары.

Зурлап олы бәйрәмне                                             Мәктәбебез залына

Җыелдылар күп булып,                                        Җыелды татлы ашлар.

Гөбәдия, бәлешләр,                                                Утыралар тезелеп,

Кабарып, өстәл тулып.                                          Пәрәмәч, өчпочмаклар.

2 нче алып баручы. А какой же стол без чая?  Кто из из нас не испытывал  этого благодетельного напитка на себе! Зимою ли в дороге, когда замёрзнешь от холода, или же в жаркой пустыне, когда на всём делается до того сухо, как будто бы кожа отстанет от тела, — стоит  только выпить 2 – 3 чашки чая, чтобы снова ожить и быть способным продолжать путь.

1 нче алып баручы. Әйе, татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр ризыклары белән чәй – кайчагында иртәнге ашны алыштыра. Чәйне каты итеп, кайнар көе, еш кына сөт белән эчәләр. Чәй белән сыйлау – татар халкында кунакчыллыкның бер билгесе булып тора.

2 нче алып баручы. Чай… Откуда он берёт начало? Родиной чая считают Китай, где он известен уже более 5 тыс. лет.Однажды китайский император Чен Нунг приказал вскипятить себе воду. Несколько листочков, сорванных ветром, попали случайно в котёл. Родился чай. Император, восхищённый ароматом и вкусом, приказал распространить его по всей стране. Оттуда он распространился в Японию, Индию и другие страны Азии.

1 нче укучы. В Россию чай впервые попал в 1638 году: московский посол Василий Старков привёз царю Михаилу Фёдоровичу в подарок от монгольского хана Алтына четыре пуда чая. Новый напиток пришёлся по вкусу, и вскоре чай стал постоянным предметом импорта. К середине XIX в. только в Москве насчитывалось свыше 100 специализированных чайных магазинов и более 300 чайных заведений.

«Смеркалось; на столе, блистая,

Шипел вечерний самовар,

Китайский чайник нагревая;

Под ним клубился лёгкий пар.

Разлитой Ольгиной рукою,

По чашкам тёмною струею,

Уже душистый чай бежал», – писал А.С.Пушкин в своём произведении «Евгений Онегин».

2 нче укучы.

В этом мире много разных, вкусных яств,

Не сравниться им, однако, с чаем лучшим из лекарств.

Может быть, зимою, в стужу, весь продрогнет человек,

Чай нальёт из самовара – счастлив он, здоров навек.

3 нче укучы.  Өстәлнең нуры булып элек-электән самовар булган. Ялт итеп, өстендәге кечкенә чәйнеге белән шаулап утырган самовар рәхәтләнеп гәпләшүгә өндәп торган, күңелләрне күтәреп җибәргән, бәйрәмдә дә, гадәти көннәрдә дә табынны бизәгән.

4 нче укучы. Первая известная фабрика самоваров была основана в 1778 году в Туле. Делали их из листовой красной и жёлтой меди, латуни и серебра. В порядке исключения – из железа и даже из стекла. Самовар принимал разнообразные формы: от цилиндрической до шарообразной. Среди них были малютки и огромные, так называемые «казарменные», вмещающие до 10 вёдер воды. Помимо Тулы самовары стали изготовлять также в Москве, Ярославле, Архангельске. Самовар пришёлся по душе и казанцам.

5 нче укучы.

Гөҗләп утырган самовар

Табынга зур ямь бирә.

Гәпләшеп чәй эчә-эчә

Кич утырабыз бергә.

«Чәй яны – гаилә җаны», дип,

Тиккә әйтмидер халык.

Бердәм булуга ни җитә –

Бардыр бу сүздә хаклык.

(Ә.Фәйзи сүзләренә язылган « Бал корты» җыры башкарыла.)

6 нчы укучы. Из напитков хочется вспомнить и об айране, который вошёл в быт татар ещё до чая. Айран получают путём разбавления катыка с водой. Татары, особенно живущие в окружении русского населения, издавна употребляют также квас, приготовлявшийся из ржаной муки и солода. Во время званых обедов на десерт подают компот из сушёного урюка.

7 нче укучы. Татарларга хас башка эчемлекләрдән балдан ясаган  татлы ширбәтне атап китәргә мөмкин. XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында аны кайбер йолаларны үтәгәндә генә әзерләгәннәр. Мәсәлән, Казан татарлары туй вакытында кияү йортында кунакларга «кәләш ширбәте» чыгарганнар. Ширбәтне эчкәч, кунаклар подноска яшьләргә дип акча салганнар.

Мини-спектакль

«Мука». Какой долгий путь я прошла, пока не превратилась в муку высшего сорта. Ни одна хозяйка не обходится без меня. Я – самый главный компонент в приготовлении теста.

«Яйцо».

Я качусь, качусь, качусь,

Ой, разобьюсь, разобьюсь!

Держите меня.

Это кто самый главный компонент? Разрешите с вами спорить – без меня, без яйца, не получится тесто.

«Масло».

Ой таю, таю,

Скорее на сковороду.

Друзья мои, не спорьте.

Только с вами, без меня, без масла,

          Не получится тесто.

«Чүпрә».

Миннән башка кабартма да кабармас,

Чүпрәсез камыр бернигә дә ярамас.

Ипине дә ипи иткән мин – чүпрә,

Май, йомырка минем янда чүп кенә.

«Хуҗабикә».

Юкка куертасыз бәхәс –

Һәр хуҗабикә белә:

Камыр була әче, татлы

Майны, онны салсаң бергә.

(Татар халык биюе башкарыла.)

8 нче укучы.

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәкчәк.

Авызга кабуга эри –

Телең йотмыйсың чак-чак.

9 нчы укучы. Чәкчәк тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләнә. Ул һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәкчәкне кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төрелгән чәкчәк туйда аеруча хөрмәтле сыйлардан санала.

10 нчы укучы.

Табын түрен һәрчак бизи

Майда пешкән кош теле.

Авыз итми һичтә китми

Килгән кунак, билгеле.

1 нче укучы.

Коймакны һәркем ярата

Һәм ашый тәмен белеп.

Коймак дини бәйрәмнәрдә

Пешерелә иң элек.

2 нче укучы.

Борынгыдан килгән йола –

Бәйрәм табыны мул булыр.

Табын күрке – гөбәдия,

Иң зур нигъмәт шул булыр.

Гөбәдия – бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул – катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш, бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз үтми.

3 нче укучы. Наиболее характерны для татарской кухни изделия из кислого (дрожжевого) теста. К ним прежде всего относится хлеб (икмәк). Без хлеба не проходит ни один обед (обычный или праздничный). Он считается священной пищей. В прошлом у татар существовал даже обычай клятвы хлебом – ипидер. Дети с малых лет приучались подбирать каждую упавшую крошку. За едой резал хлеб старший член семьи. Хлеб пекли из ржаной муки. Лишь зажиточные слои населения употребляли, и то не всегда, пшеничный хлеб. В настоящее время в основном употребляется покупной хлеб – пшеничный или ржаной.

(Бер укучы Н.Дәүлинең «Икмәк» шигырен яттан сөйли.)

(«Буразналар» (Г.Зәйнашева сүзләре, Җ.Фәйзи көе) җыр башкарыла.)

Игенче (чигүле сөлге белән ипи тоткан). Кулымда – яңа гына мичтән чыккан, күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр кадерле, мәртәбәле, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Тормыш падишаһы ул, тормыш падишаһы!

Илнең  даны, табын яме,

Иң тәмле ризык – икмәк.

Нигъмәтләр мул, күңелләр көр,

Дөньялар имин, димәк.

Балалар (барысы бергә).

Дөньяның тиңсез ашы,

Табыннарның кояшы,

Ипекәй, диләр аны.

1 нче алып баручы. Әйдәгез, бераз ял итеп, табышмакларга җавап эзләп алыйк. Алар, әлбәттә, аш-су һәм савыт-саба турында.

         • Үзе суда, койрыгы ярда. үмеч)

         • Сызгыра да, пошкыра,

Өстәлдә, парлар атып,

Кунак көтеп утыра. (Самовар)

          • Өр-яңа савыт – төбе тишек. (Иләк)

          • Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар.

Керер идем – сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм. (Суыткыч)

          • Кашык өстендә аягын салындырып утыра. (Токмач)

          • Кайчысыз киселә,

Җепсез тегелә. (Пилмән)

• Үзе генә ашалмый,

Аннан башка аш бармый. (Тоз)

          • Җир астында тун тышладым,

Өстәлгә мендем – туным ташладым. әрәңге)

Бәрәңге. Әйе, мин – бәрәңге. Халыкта мине «икенче ипи» дип йөртәләр. Миннән бик күп татар халык ашлары пешереп була.

Мактый-мактый ашыйлар

Бәрәңгедән пешкән ашларны.

Кыстыбыйны, пәрәмәчне,

Бәлеш һәм өчпочмакны.

3 нче укучы. Татар халкында эченә берәр нәрсә салып пешергән ашамлыклар үзенчәлекле һәм күптөрле. Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала. Кайбер якта аны күзикмәк дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясыйлар. XIX гасыр азакларыннан кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.

4 нче укучы. Любимым и не менее древним является бэлиш из пресного или дрожжевого теста с начинкой из кусочков жирного мяса (баранины, говядины, гусятины, утятины) с крупой или картофелем. Бэлиш делали больших и малых размеров, в особо торжественных случаях – в форме усечённого конуса с отверстием сверху. Позже так стали называть обычные пироги с различной начинкой, по способу приготовления напоминающие русские.

5 нче укучы. Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч үзенә бертөрле урын алып тора. Элек пәрәмәчне ваклап тураган пешкән ит белән ясаганнар, эремчек пәрәмәче кебек духовкада пешергәннәр һәм иртәнге аш итеп ит шулпасы белән биргәннәр.

6 нчы укучы. Традиционным татарским кушаньем является и эчпочмак (треугольник) с начинкой из жирного мяса и лука. Позже в начинку стали добавлять и кусочки картофеля.

«Бәрәңге». Ә композиторлар, шагыйрьләр минем турында матур җырлар, шигырьләр иҗат итәләр.

(«Бәрәңге» (М.Хөсәен сүзләре, И.Хисамов көе) җыры башкарыла.)

7 нче укучы. Родина этого растения – Чили. Но само слово картофель – из немецкого языка. Первым начали выращивать картофель индейцы Южной Америки 14 тыс. лет назад. В Европу, в Испанию картофель привезли в 1565 году. В Россию он попал в конце XVII в., когда Пётр I прислал из Голландии мешок картофеля. В клубнях картофеля до 20 % крахмала, есть также сахар, белки, витамины.

1 нче алып баручы. Бүгенге кичәдә без икмәккә, татар халкының милли ашларына дан җырладык. Тау хәтле хезмәт җимеше булган бу ризыкларга без битараф карарга тиеш түгел. Дөрес туклану – сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы. Ул кешенең эш сәләтенә һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү гаять зур әһәмияткә ия булып тора.