Милләтебезнең талантлы улы – Туфан атлы гәүһәр таш
Милләтебезнең талантлы улы – Туфан атлы гәүһәр таш
(Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган сыйныфтан тыш чара)
Наилә ЯКУПОВА,
Гөлия ХАФИЗОВА,
Казандагы
70 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Максат: Туфан Миңнуллинның тормыш юлы белән танышу, иҗаты белән кызыксыну; балаларда бу шәхес белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: драматургның портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация, күренекле шәхесләрнең драматург турында фикерләре.
Аның иҗаты – Идел кебек киң…
Фикерләре – Идел кебек тирән…
Аның исеме – Идел кебек мәңгелек!..
Сәхнәгә Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасыннан бишек җырын җырлап, бер укучы керә.
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам-багалмам,
Үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры,
Күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем,
Яшәрсеңме син?
Әнием, диеп, кадерлем, диеп,
Сандугачкаем,
Дәшәрсеңме син?
Гомерем сукмагын зур юллар буйлап,
Өмет йолдызым,
Үтәрсеңме син?
Илеңнең данын Намус, Вөҗданың,
Балам, әй, балам,
Итәрсеңме син?
(Сәхнәгә ике алып баручы чыга.)
1 нче алып баручы. Бигрәкләр дә матур, моңлы җыр. Күңел кылларын тибрәтеп,
балачакларга алып кайта.
2 нче алып баручы. Син беләсеңме, бу җырның авторы Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин икәнен?
1 нче алып баручы. Беләм, әлбәттә. Әйдә әле, тамашачыларны аның тормыш юлы белән таныштырып үтик. (Экранда презентация.)
Көннәр көзгә авышкан чакта
Кырларда игеннәр өлгергән,
Бакчада алмалар
Кып-кызыл булып пешкән чорда
Бик матур бер авылда,
Августның ахырында
Габдулла бабай йортында
Менә бер малай туган.
Исемен аңа әтисе
Туфан диеп куйдырган.
2 нче алып баручы. Әйе, чыннан да, Хәсән Туфан иҗатын үлеп яраткан Габдулла абзый, 1935 елның 25 августында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килгән улына Туфан дип исем кушкан.
1 нче алып баручы. Туфан Миңнуллин, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбәгендәге Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында хезмәт юлын хисапчы буларак башлап җибәрә. Казахстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып та эшли. Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укып, аны тәмамлап кайткач, берникадәр вакыт Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер була. 1964–1967 елларда Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир һәм «Чаян» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.
2 нче алып баручы. 1968 елдан ул профессионал язучылык хезмәтенә күчә. Туфан Миңнуллин, елдан-ел иҗат активлыгын арттыра барып, 60 лап пьеса, 20 ләп кыска күләмле сәхнә әсәре, повесть, күпсанлы хикәяләр, юморескалар, публицистик әсәрләр, мәкаләләр яза, әдәбият һәм сәнгать турында чыгышлар ясый.
1 нче укучы.
Өермәләр булып, Туфан ага
Килеп керде халык күңеленә.
Дөреслекне һәрчак сөя белде,
Яратты ул хак сүз сөйләргә.
Борчылды ул гел милләте өчен,
Янды, көйде, дулкынланды да,
Аямыйча, кызганмыйча үзен,
Утлы күмерләргә салды ла.
1 нче алып баручы. Т.Миңнуллин – татар балалар драматургиясе үсешенә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Аның «Азат», «Гафият турында әкият», «Айга сәяхәт», «Айбулат», «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае», «Акбайның яңа маҗаралары», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай нигә күңелсез?», «Бик бүлтәймә, Бультерьер» исемле бөтен бер серия әкият-пьесалары, «Иптәш командир!», «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» кебек комедияләре республиканың курчак һәм драма театрлары, шул исәптән Татар дәүләт академия театры репертуарында тотрыклы урын биләп торган әсәрләрдән саналалар.
2 нче алып баручы. Әйдә әле, шушы урында туктап торып, укучылар башкаруында
Т. Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектакленнән бер өзек карап китик. (Сәхнәдә укучылар башкаруында Т. Миннуллинның әлеге спектакленнән бер өзек тәкъдим ителә.)
1 нче алып баручы. Чын артистлар кебек итеп уйныйлар… Димәк, Туфан абый әйтмешли, «татарларда өмет бар…»
Т.Миңнуллин – җор телле хикәяче, туры сүзле публицист һәм тәнкыйтьче дә. Аның җәмгыятьтә, кешеләр тормышында булып тора торган төрле хәлләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны бәян иткән «Кызыл тышлы дәфтәр»дән яки «Утырып уйлар уйладым» дигән гомуми баш астында матбугат битләрендә, бигрәк тә «Татарстан яшьләре» газетасында даими басыла килгән көндәлек язмалары һәм сатирик «Минһаҗ маҗаралары» хикәяте серияләре укучылар арасында аеруча зур популярлык казана.
2 нче алып баручы. Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан яхшылык эзләп, матурлык эзләп яши. Тапса – сабый баладай сөенә, тапмаса – бөтен җаны-тәне белән борчыла. Һәм үзенең кичерешләрен кәгазьгә төшерә, нинди өлкәдә милләтнең тәрбиясе аксый – шул өлкәне яктырткан әсәрен иҗат итә. Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә ихласлылык һәм халык язмышы өчен борчылу ята.
Берничә укучы, Туфан Миңнуллинга багышлап, Роберт Шәймарданов язган «Милләт улына» шигырен сөйли.
1 нче укучы.
Йөзгә, меңгә берәү туа,
Татарны яклар адәм.
Аның әйткән тансык сүзен,
Язадыр меңәр каләм.
2 нче укучы.
Халкыбызның зыялысы,
Туфан абый, син идең.
Милләт өчен янып-көеп
Яшәде киң күңелең.
3 нче укучы.
Үзең киттең, эшең калды
Җырланасы җырларда.
Даhилыгың көч бирәдер
Көрәшәсе кырларда.
4 нче укучы
Бик кирәксең, Туфан абый,
Кайтарып кына булмый.
Асыл ядкярне җуйганга,
Халкыбыз хаман елый…
2 нче алып баручы. Аның турында Минтимер Шәрип улы Шәймиев болай ди: « Туфан Миңнуллин – гаҗәеп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора…»
1 нче алып баручы. Коеп кына куймый, йөрәгеннән үткәрә, уе-фикере белән милләтенә хезмәт итә бу шәхес.
2 нче алып баручы. Фәрит Мөхәммәтшин: «Туфан Миңнуллин – үзенең тотышы, тормышы белән үрнәк шәхес», – ди.
1 нче алып баручы. Үрнәк булмый чарасы юк, халыкны тәрбияләү эшенә алынган кеше, гомеренең һәр мизгелен «милләтем!» дип үткәрүче шәхес бит ул! Татар милләтенә рухи-әхлакый тәрбияне ул бигрәк тә драма әсәрләре аша бирүгә өстенлек бирә. Драма әсәрләре сәхнәләрдә уйнала.
2 нче алып баручы. Туфан Миңнуллин иҗатында һәм татар театры тарихында аерым урын алып торучы, тамашачыны елатучы һәм көлдерүче комедия – «Әлдермештән Әлмәндәр». Әлмәндәр карт татар халкының рухи байлыгын, физик ныклыгын, тирән акылын, матур гореф-гадәтләрен, намуслы яшәү рәвешен чагылдыра. Күренекле галим Ибраһим Нуруллин «…үлем белән үлемсезлек кебек мәңгелек теманы яктырткан…» дип югары бәя бирә.
Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәреннән өзек.
1 нче алып баручы. Нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин – күпкырлы талантка ия шәхес, аның иҗатына фәлсәфи тирәнлек, халыкчан моң хас. Ул үзенең әсәрләре аша укучысын хезмәтне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне сакларга, яшәүгә дәртне сүрелдермәскә, әхлакый кануннарга тугры булырга өйрәтә.
1 нче алып баручы. Халкыбыз өчен кадерле бу олуг зат турында күпме генә сөйләсәк тә, аны ачып бетереп булмастыр сыман. Күренекле драматург, мәртәбәле шәхес, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы, милләтебезнең талантлы улы… Шулай да ул безнең өчен, барыннан да бигрәк, сабый холыклы чын кеше. Кирәк икән – давылдай гайрәтле, кайчагында – фәлсәфи, күп вакыт – шаян, еш кына – хыялый… Һәм һәрвакыт ихлас!
1 нче алып баручы. Без аның драма әсәрләрен карап, кабатланмас геройларына сокландык. Кыска хикәяләрендәге авыл кешеләрен үз итеп яраттык. «Туфан абый ни әйтер?» – дип, парламент мөнбәреннән милләт, халык, туган тел язмышын кайгыртып ясаган кайнар чыгышларын көтеп алып тыңладык.
1нче алып баручы. Туфан абый олы шагыйрь дә булган икән ләбаса! Робагыйларын гына укып карагыз! Аның шаянлыгы, җор теле, Әлмәндәре кебек тапкырлыгы, егетлеге ачыла да куя. Бөтен барлыгы, холкы-фигыле белән шагыйрь ул болай да!
1 нче алып баручы. Менә ул үзе шигырьләр язуы белән мавыгуы турында болай ди: «Мин кулына каләм алып шигырь язган һәр яшь җилкенчәк кебек заманында дәфтәрләр тутырып шигырь яздым. Аннан сон акыл керә башлагач, шагыйрь түгеллегемне аңлап, үземне шуңа ышандырдым. Ләкин шигырь чыгару чире вакыт-вакыт гел бимазалап торды һәм кешегә күрсәтми генә робагый дип аталган дүртьюллыклар язып тордым. Шактый җыелгач, кызык өчен берәүгә укыган идем, боларны бастырырга кирәк, диде. Ташка басылып калсын әле, дип ризалаштым». Һәм аның робагыйлары «Казан утлары» җурналында бастырып та чыгаралар.
Берничә укучы Туфан Миңнуллинның робагыйларын сөйли.
1 нче укучы.
Язлар җитте, кар астына күз йөгерде,
Урам буйлап дәрте ташкан кыз йөгерде.
Кыз артыннан мәңге гашыйк, мәңге иләс,
Күзлек кигән ике кысык күз йөгерде.
Кайдан алдың кашларыңның кыйгачлыгын,
Кемнәр бирде күзләреңнең көләчлеген?
Ходай димсең? Рәхмәт аңа! Ләкин нигә?
Нигә миңа биргән Мәҗнүн иләслеген?
2 нче укучы.
Карт түгел мин һәм
картаймам мәңгегә.
Ышандырып нәрсә әйтим
дәлилгә? –
Галиябану әби булмый һичкайчан,
Бабай диеп эндәшмиләр Хәлилгә.
3 нче укучы.
Үтте язым, җәем, җитте инде
көзләр…
Бу сүзләрне шуның өчен язам,
кызлар:
Туфан абый, зинһар өчен,
картайма, дип,
Берегезнең, бәлки,
бераз күңле сызлар.
4 нче укучы.
Ап-ак карлар явып үткән үзәннәргә,
Ак төс иңгән без табынган
гүзәлләргә…
Сокланып һәм моңсуланып
карап торам
Бабай диеп үзәгемне өзгәннәргә.
1 нче алып баручы. Кичәбез ахырына да якынлашып килә. Туфан аганы аңлау, күзаллау өчен, бәлкем, байтак еллар узу кирәк булыр. Әсәрләре кайсы театр сәхнәсендә куелуына карамастан, ул тамашачыларның иң яраткан спектакле ролендә калачак дип ышанып әйтә алабыз.
2 нче алып баручы. Минемчә, Туфан аганың чиксез кырлы иҗатын, уйларын, фәлсәфәсен, омтылышларын аңларга тырышу табигый булачак, һәр буын үзенең Туфанын ачачак. Ул татарның Шекспиры – тик бөек халык кына Туфанны тудыра ала, Туфанлы халык ул дөньяда бөек халыклар арасында булачак.
1нче алып баручы. Туфан абыйның әсәрләре, еллар узган саен әйтер көчен югалтмыйча, тагын да популярлашыр дигән уйлар белән кичәне тәмамлыйбыз.
(Кичә Туфан Миңнуллинның «Хушлашу» спектакленнән «Хушлашу» җыры белән тәмамлана.)