Милләт кызы Фатиха

Милләт кызы Фатиха

(Күренекле иганәче, җәмәгать эшлеклесе, татар халкына дөньяви белем бирү тарафдары Фатиха Габделвәли кызы Аитовага багышланган кичә)

Нәзифә РӘШИТОВА,

Казандагы

«Инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган

18 нче мәктәп»нең татар теле укытучысы

 

Рузилә ХУҖИНА,

Казандагы

Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче  гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

 

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,

 Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!

Г.Тукай

 

Илһам Шакиров башкаруында ,,Ак калфакның каралган чагы, туганнарның сагынган чагы…” җыры яңгырый.

 

Фатиха Аитова: Казаныма  ява карлар, алгысынып,

Күңелләрдә нидән болай ак моңсулык?

 

1 нче алып баручы: Кешелек үзенең яшәеше дәверендә гаять бай тормыш  тәҗрибәсе туплаган.  Аның бер өлешен яшь буынны  мөстәкыйль тормышка әзерләү тәшкил итә. Һәр милләтнең, һәр халыкның бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре бар.

Фатиха Аитова:       Тартып өз гомер дисбесен,

Чәчелсен төймәләре!

Давыллап ярга бәрелсен

                                               Язмышның көймәләре.

         2 нче алып баручы: Белем – мәгърифәтне  башкаларга тарату сыйфаты татар халкында элек-электән яшәп килгән. Һәм елдан-ел үзенең көчен арттырган. Татар халкының беренче фәлсәфәчеләре, алдынгы карашлы кешеләре барлык иҗтимагый проблемаларны гыйлем-мәгърифәт юлы белән хәл итәргә омтылалар, халыкны белемгә, һөнәргә өндиләр, хатын-кызларны укытырга, акылга ирек бирергә кирәклеген күрсәтәләр. Искелеккә  кискен төстә каршы чыгалар, кешенең хөр фикерле булуын алга сөрәләр.

        1 нче алып баручы: Татар халкының  рухи тормышы, мәгърифәте, мәдәният тарихында зур абруй казанган, мәртәбәле тарихчы-галим, фикер иясе, фәлсәфәче, мөгаллим Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани  киң урын алып тора. Ул үз гомерен ахыргача татар шәкертләрен тәрбияләүгә, фәнни эзләнүләр алып барырга, гыйлем-мәгърифәт  таратуга  багышлый. Ш.Мәрҗани уку-укыту эшенә күп яңалыклар кертә. Аның дәресләре тирән эчтәлекле, бай фәнни мәгълүматларга таянып үткәрелә.

“Укымак  –… гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер.” ( Г.Тукай)

Ш.Мәрҗани кайбер әсәрләрендә шулай ук уку-укыту, аң-белем тарату, татарлар арасында мәгариф эшенең торышы турында фикерләрен күрсәтә. Аның фәлсәфи фикерләре, алдынгы карашлары бик күп яшьләрнең эшчәнлегенә этәргеч бирә. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,” – ди ул.

Фатиха Аитова:     Ни газизрәк – бу ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз!

Ул мөкаддәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!…

Сөт калыр, ватан китәр!

Сөт калыр, ватан китәр!

        2 нче алып баручы: Үз халкын бәхетле һәм гыйлемле итү теләге  Мәгариф тарихында онытылмаслык эз калдырган  Фатиха Габделвәли  кызы Аитованың  яшәү максатына әверелә. Аның тормышы мәгариф белән тыгыз бәйләнгән була.

Шулай булмыйча, үзенең  халыкка кылган игелекләре, мәгарифкә булган олы хөрмәтләре белән  тарихта билгеле булган  миллионер Габделвәли Яушев гаиләсендә  Троицк каласында  дөньяга килә ул. Фатиха   матурлыгы, уңганлыгы белән  күпләрне сокландыра.

Гаилә татар-мөселман дөньясында абруй казанган  галимнәр белән аралашып яши. Шуңадыр  аның кулын Казан бае Сөләйман Аитовка сорарга заманның билгеле галиме, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗани үзе килә. Фатиха белән Сөләйманның туенда ата  булып олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани утыра. Кечкенәдән мәгърифәтле гаиләдә тәрбияләнгән Фатиха Сөләйманга  чыкканда бер шарт куя: гаиләдән бирнә итеп бирелгән  акчага татар кызларын укытыр өчен мәктәп салдырыру өчен тотарга. Сөләйман әфәнде риза була.

Еллар узгач, Фатиха Аитованың  улы Йосыф: ”Әнием Шиһабетдин хәзрәтләрен  бик хөрмәт итә иде. Ул әниемнең рухи  атасы булган. Әниемә тигән  100 (йөз) мең сумлык мираска халкыбыз  өчен кыз балалар мәктәбе салдыру теләге Шиһабетдин хәзрәтләренең әниемә  биргән рухи тәрбиясенең нәтиҗәсе,” – ди.

1 нче укучы: Сөләйман Аитов үзе дә  хатыны Фатихага һәрдаим ярдәм итеп  тора, чөнки  ул үзе дә мәгариф өлкәсендә киң мәгълүматлы зыялы була.

Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү. (Г.Тукай)

 

2 нче укучы: Аитова  мәктәбе  җиңел юл белән генә ачылмый.

– Нигә мәктәп ачарга телисез? Нигә кирәк ул татарларга мәктәп? – дигән сорауга ул тыныч кына җавап бирә.

– Халыкка дин өйрәтергә кирәк, шуның өчен ачам ! – ди Фатиха Аитова.

Фатиха Аитованың үз җитәкчелегендә мәктәпнең планы-проекты төзелә, раслана һәм, ниһаять, элекке Екатеринская һәм “Четырех  Евангелистов” (хәзерге Тукай –Татарстан) урамнары чатында йорт салына. Сөләйман  Аитов  әлеге мәктәп салынган  җир  кишәрлеген  алдан ук сатып алган була.

Мәктәп бинасын салу елларында  Фатиха Аитова  күрше урамда урнашкан  Ләбибә Хөсәения мәктәбенең эш алымнары белән дә таныша, өйрәнә.

1 нче алып баручы. 1909  елның 27 авгутында  мәктәп ачыла. Беренче булып дин дәресләре укытыла, догалар һәм намаз уку өйрәтелә. Мәктәбендә намаз укыр өчен намазлыклар җәелгән аерым бүлмә дә булдырылган һәм һәр укучы кызга намаз уку мәҗбүри булган. Шулар белән бергә татар, рус телләре, арифметика, геграфия, табигатьне өйрәнү, матур язу, рәсем фәннәре  дә укытыла. Оешкан көннән алып, дөньяви фәннәр дә укытыла башлый. Габдулла Тукай шигырьләре, көйгә салынып, хор белән җырлатыла.(Фатиха Аитованың һәр эштә булышчысы – Зәйнәп Хәсәни. Ул – нәшер һәм китап кибете тотучы Әхмәхтгәрәй Хәсәни хатыны. Зәйнәп ханым Габдулла Тукай һәм аның иҗаты белән таныш була.)

Укучы кызлар  инспекторлар килгәндә дөньяви китапларны яшерергә дә өйрәнгәннәр. Ана теле, гарәп теле белән беррәттән, мәктәптә француз һәм  немец теле өйрәнүне дә  кирәк тапкан Фатиха Аитова.

Фатиха Аитова:       Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

                                       Саулыгың – минем саулык, авыруым – минем авыруым.

Г.Тукай

 

Укучы кызларыма  тормышка яраклы  һөнәрләр бирү турында бик нык уйланам. Гаиләдә хатын-кыз ана  буларак балаларын да эшкә өйрәтергә тиеш бит.  Шуның өчен аларны милләт  горурлыгы  булырлык  итеп тәрбияләргә кирәк булачак.  Төрле һөнәрләрне үзләштерерүгә  мөмкинлекләр тудыруны да мин, әлбәттә, үз өстемә алам. Бар да яхшы булыр, иншаАллаһ.

Җыр-музыка өйрәтүгә дә игътибар итәргә кирәк булыр.

Мәктәптә кара такта, парталар куярбыз. Дәресләр өчен махсус бүлмәләр           җиһазландырырбыз. Әлбәттә, Сөләйман да булышыр.

3 нче укучы: Фатиха Аитова  укыту эше яхшы сыйфатлы булсын  өчен күрше Ләбибә “Хөсәения” мәдрәсәсенең дә, 1911 елга кадәр иң алдынгылардан булган “Иҗ-Бубый” мәрәсәсенең дә эш алымнарын ныклап өйрәнгән һәм үз мәктәбендә уку-укыту өчен  барлык шартларны  булдыруга  бөтен көчен-кодрәтен куя алган.

4  нче укучы:  Мәдрәсәнең бай китапханәсендә татар, рус, гарәп, фарсы, төрек телендәге әдәби әсәрләр, Рәсәйдә һәм чит илләрдә  басылып чыккан газета-журналлар белән танышырга мөмкин булган. Укучылар махсус формадан, ягъни  куе көрән күлмәк, кара  алъяпкыч, ак яулыктан, бәйрәм көннәрендә ак алъяпкыч  һәм калфактан йөриләр. Дәрес, бу формалар гадәткә  җиңел генә кереп китә алмый. Фатиха Аитова  бу очракта да акыл белән эш итә. Гает бәйрәмендә кызларны үз өенә кунакка чакыра. “Сөләйман абзыегызның сезгә гает бүләге” – форма өчен кирәкле күлмәклек материалны һәм яулыкны шунда  өләшә. “Мәктәпкә шул өс-баш белән йөрерсез,” – ди. Казанның зур бае  биргән бүләк булгач, беркем дә баш тартырга  кыймый инде. Шулай форма тегелә, мөгаллимәләр зәңгәр күлмәктән  һәм энҗеле калфактан йөриләр.

5 нче укучы: Җәй җитү белән  Фатиха Аитова  укучыларын Кабан күле тирәсенә ялга  алып чыга торган була. Бу эшкә шәһәр байларын  да тарта, алардан җигүле атлар сорый. Шундый ялларның берсендә укучылар күренекле әдип Фатих Әмирхан белән дә очрашалар, чөнки  Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан Аитовларның  Исмәгыйль исемле  уллары белән якын дуслар булалар.

             Фатиха Аитова:      Күкләр  биргән данлы хөкем –

Татар булу бәхете.

Миңа язган тәкъдирем ул,

Горурлыгым тәхете.

 

          2 нче алып баручы.  Мәктәптә уку түләүле була. Ярлы, фәкыйрь кешеләрнең балаларына ярдәмне үзе оештыра Фатиха Аитова. Ярлырак  балаларга мәктәптә уку әсбаплары, көн саен сөт бушка бирелгән, кайберләре уку өчен түләүдән азат та ителгән.

Фатиха Аитова укучы кызларны  ил, халык тормышына битараф булмаска, хәлдән килгәнчә җәмәгать эшләренә дә катнашырга өйрәткән. Шуларга мисал итеп, кызларның ак чәчәкләр ясап, туберкулез белән авыручыларга ярдәм йөзеннән, урамнарда шул чәчәкләрне сатып йөргәннәре билгеле.

        6 нчы укучы:  Мәктәптә, еллар үтү белән, укучылар саны арта бара. 1913 елда  ул  200 дән артып китә. Мәктәпнең даны,  Фатиха Аитованың  абруе елдан-ел үсә. Аитова шул елны мәктәпне рус гимназиясе  кебек  урта белем бирүче, 8 еллык итү  теләге белән югары органнарга мөрәҗәгать итә. Патша администрациясе  нык каршы килә. Фатиха Аитова  үзенең алга куйган максатына ирешү өчен бөтен көчен куя. Олы улы Исмәгыйль белән Петербургка Мәгариф министрлыгына барып рөхсәт алуга ирешә.

Шулай итеп, Фатиха  Аитованың  башлангыч мәктәбе 1916 елның 29 октябрендә “Казандагы кызлар гимнзиясе”нә әйләнә. Бу турыда шул вакытта чыккан “Сөембикә” журналы   хәбәр итә.

Кызлар өчен гимназия ачып,

Киләчәккә бирә фатиха,

Гыйлем алу бәхетен татымаган

Милләт кызы – кыю Фатиха.

 

1 нче алып баручы. Гимназиягә күренекле галимнәр дә чакырыла. Биредә Казан университетын тәмамлаган Газиз Гобәйдуллин тарих, Казан Югары курсларында  укучылардан  Мәрьям Мөштәриева – география, Мәрьям  Акимбитова – рус теле, аерым дәресләрдә Маһруй Мозаффария, Мөхетдин Корбангалиев, соңыннан Аитова мәктәбе директоры һәм математика укытучысы, Сарбонна университетын тәмамлап кайткан  Сара  Шәкулова кебек ул заманның күренекле кешеләре укыта.

Аитова  мәктәбе татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну тудыра. Чит өлкәләрдән Оренбург, Уфа, Троицк җирләрендәге мәктәпләр аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә киләләр.

Мәктәпнең даны арта, абруе үскәннән үсә. укучылар саны 230 дан артып китә.

Фатиха Аитова:  Төнге буран уйный урамнарда,
Бүре исә килә бураннардан,

Өне – ерак, кара урманнарда.

Бер …сулкылдау килә …узганнардан.

        2 нче алып баручы. Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Укучы кызлар фронтка  җибәрер өчен эчке киемнәр, тәмәке салыр өчен кечкенә янчыклр тегү эшенә тартылганнар. Беренче тапкыр җибәрелгән шундый янчыклар эченә 1 кадак шикәр, 1 әчмуха чәй, ярты кадак сабын, 1 тартма папирос, 1 тартма энә, 1 кәтүк җеп куелган.

Фатиха Аитова:        Казанымның бүген менә шундый мәле…

Шуып төшкән иңнәреннән шәле.

 

7  нче укучы:  Сугыш вакытында Фатиха Аитованың  мактап искә алырлык тагын бер фидакарьлеген  – Казанда  1914  елда мөселман яралылары  өчен махсус хастаханә  ачуда  башлап йөрүен яза “Сөембикә” җурналы: “Фатыйха Аитова, Зәйнәп Хәсәниләр хатыннарның мәҗлесләрен оештырып, иганә акчалары җыюны башлап  җибәрделәр. Бик тиз арада җыелган акчаларга хастаханә өчен  50 койка, бер койкага 3 пар эчке кием, 2 җәймә, 3 мендәр тышы, 3 сөлге,1 одеал, 1 халат, йомшак  туфлиләр, кружка, кулъяулык һәм башка вак-төякләр әзерләнде.  Фатиха ханым хәтта  намазлык һәм тәсбих та куйды”.

          1 нче алып баручы: Ләбибә Хөсәения  укучысы (Төффах Гыйльметдинова көндәлегеннән):   “Без яшь чакта әле даими  эшли торган профессиональ театрлар юк иде. Әле яңа гына туып килә иде алар. Алдынгы яшьләрнең гаиләсендә һәвәскәрләр тарафыннан спектакльләр куела башлый. Казанның атаклы бае Сөләйман Аитовның Суконный бистәсе артында, газ заводы районындагы  дачасында, җәен яшьләр  җыела: Аитовларның уллары  Исмәгыйль, Ибраһим, аларның дуслары  Фатих һәм Ибраһим Әмирхановлар, Габдулла Тукай, Сәгыйт Сүнчәләй  һәм хатын-кыз укытучылар. Шунда яшьләр чакырылган  дуслары белән бергәләшеп өй спектакльләре куялар иде. Аитовлар гаиләсендә минем әнием хезмәтче булып тора иде. Кышын мәктәптә  мичләрне ягучы һәм җыештыручы булып эшли. Ә җәй көне  Аитова Фатиха апаның чакыруы буенча дачада була иде.”

Фатиха Аитова:        Шаулый диңгез…
Җил өрәдер…
Җилкәнен киргән кораб!..
Чыкты җилләр,
Купты дулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!   (Дәрдемәнд)

 2 нче алып  баручы: 1917 ел вакыйгаларының да үзәгендә була  Фатиха ханым. 1917 елның апрелендә үткәрелгән  Бөтенроссия мөселман хатыннарының беренче корылтаенда  һәм укытучылар корылтаенда актив катнаша ул.

Совет власте урнашу белән алар “хокуксыз”ларга әйләнә, бар мөлкәтләре тартып алына. Гимназия икенче баскыч совет мәктәбе дип игълан ителә. Уллары Йосыф хатыны Мәрьям  белән әти-әниләренең  бер бүлмәле кечкенә квартираларында яшәргә мәҗбүр була.  Аннан соң алар Казаннан Бакуга күчәләр.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Фатиха апа  Мәскәүдә улы Якуб янында була. Репрессиягә улы  Йосыф та эләгә,  улы Ибраһим да  Сталин  лагерьларында  тоткын   булып яши.

Фатиха Аитова:        Төнге буран уйный урамнарда,

Бүре исе килә бураннардан,

Өне ерак, кара урманнарда,

Бер сулкылдау килә узганнардан.

 

1  нче алып баручы: Фатиха Аитова Бөек Ватан сугышының иң авыр елы – 1942 елда Казанда вафат була. Ул Фатих Әмирхан каберенә җитәрәк,  Габдулла Тукай кабере каршында җирләнгән.

Фатиха Аитова:       Тәрәзләрдә кар челтәрле абагалар –

Казаныма күктән иңгән ак догалар.

 

2  нче алып баручы: Дөрләтәм дә теләктәшлек  ялкыннарын,

Сулыш өреп хәтер-учак кузларына,

Һәйкәл куям шигъри юллар бостанымда

Милләтемнең ир йөрәкле кызларына.

 

Кулланылган әдәбият:

1.Татар акылы.– Казан: Мәгариф, 2002.

  1. Галиев М.Б. Учымда – тургай шәүләсе: шигырьләр/Марсель Галиев. – Казан: Татар.кит.нәшер., 2008.
  2. Зәкия Рәсүлева, Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт йолдызлыгында. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов редакциясендә. Казан: “Матбуган йорты” нәшрияты, 1998.

4.Дәрдемәнд. “Кораб”, “Ни газизрәк?” шигырьләре

5.С. Ю.Әхмәтҗанова  Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар / Сания Әхмәтҗанова; – Казан: татар кит.нәшр., 2012.