Миләүшәләр тәрәз төбемдә
№ 193
(Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән фәнни-эзләнү эше)
Алсу ГАЛИЕВА,
Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе
Асылъяр ХӘСӘНОВА,
Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүче
Фәнни-эзләнү эшенең темасы. Миләүшә гөленең серләре.
Максат:
– табигать дөньясына карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү һәм аларга үзләрен табигатьнең актив субъекты итеп тоярга ярдәм итү;
– балаларда акыл тәрбиясен үстерү, әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;
– балаларда әйләнә-тирә табигатькә карата гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү.
– миләүшә гөлен яфрактан һәм сабактан үстерү, чагыштыру;
– яраткан гөлем турында күбрәк мәгълүмат туплау.
Бурычлар:
гөлгә үсү һәм чәчәк ату өчен шартлар булдыру;
– үсемлеккә үсү һәм чәчәк ату өчен нинди этәргеч кирәклеген ачыклау;
– кайсы үсемлекнең тизрәк чәчәк атуын ачыклау;
– өйне һәм бакча бүлмәсен яшелләндерүдә катнашу.
Эзләнү объекты: миләүшәнең орлыгы һәм сабагы.
Күрсәтмә материал: презентация.
Кулланылган әдәбият:
- Всё о комнатных растениях. — М.: КладезьБукс, 2008. – 256с.
- Плешаков А.А., Новицкая М.Ю. Әйләнә-тирә дөнья. 1 сыйныф, 2 нче кисәк. – М.: Просвещение,
- Воронцов В.В. Уход за комнатными растениями. Практические советы любителям цветов. – М.: : Фитон + Год, 2005.
Кереш өлеш
Тирә-юнебезне матурлаучы, бакчаларыбызны ямьләүче, өйләребезгә матурлык таратучы чәчәкләр һәрберебездә үсә. Чәчәкләрне яратмаучы кешеләр бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Без генә түгел, чәчәкләрне болындагы бал котлары, күбәләкләр дә үз итә. Алар чәчәкләрдән ризык таба, бал җыя.
Төп өлеш
«Гөлләр – өйнең яме», – дия иде әбием. Ә минем әнием өйдә миләүшә гөлләре үстерергә ярата. Ул үзе дә Миләүшә исемле.
Бүлмәләрдә гөлләр үсә [1],
Тәрәз төбен тутырып.
Без тырышып караганга.
Утыралар чәчәккә чумылып.
Безнең өчен чәчәк ата,
Утырткан гөлләребез.
Шундый матур булган өчен,
Сөенә күңелләребез.
Миләүшә гөле безгә Шәрыктагы Африкадан килгән. Бу гөлне моннан 100 ел элек бер Сен Поль исемле кеше таба. Аны алып кайтып утырта һәм күп итеп үстерә. Шуңа күрә гөлнең исеме сенполия, узамбар миләүшәсе була. Аның 8500 төре бар. Аның чәчәкләре бик күп төрле. Ул ел буена чәчәк ата.
Нинди чүлмәк сайларга?
Миләүшә гөле өчен уртача зурлыктагы савытлар кирәк. Кечкенә үсенте өчен 5 сантиметр киңлектәге, ә зур үсенте өчен 8 см киңлектәге савытлар сайлана. Гөлне утырту өчен махсус туфрак кирәк. Бакчадан алып керелгән туфракка утыртсаң, гөл авырырга мөмкин. Миләүшәләр өчен дренаж мәҗбүри.
Якты һәм җылы булсын
Үсемлек яктылыкны бик ярата, ләкин туры кояш нурлары аны үтерәчәк. Миләүшә гөле җылы ярата, ләкин артык кызу һава да кирәкми. Җил кергәнне бөтенләй яратмый. Матур итеп чәчәк атсын, дисәгез, гөл савытын төрле ягы белән яктыга каратып, боргалап торыгыз.
Температура
Иң әйбәт температура +16 – 24ºС.
Суны чамалап сибегез
Миләүшәләргә суны аз гына, яфракларына тигезмичә сибәргә кирәк.
Үстерү ысуллары
Миләүшәне үстерү өчен без ике чүлмәк һәм балчык әзерләдек.
1 нче ысул
Олы гөлдән бик матур бер яфракны кайчы белән кисеп алып, сулы савытка утырттык. Бер атнадан ул тамыр җибәрде. Шул яфракны яртылаш күмеп, туфракка утырттык.
3 атнадан туфрактан кечкенә яфраклар үсеп чыкты.
3 – 4 айдан гөлебез чәчәк ата башлады.
2 нче ысул.
Зур гөлне аерып, туры туфракка утырттык. Ике атнадан гөл яңа яфраклар үстерә башлады.
Ике айдан милүшәбез шау чәчәктә утыра иде инде.
Йомгаклау
Нәтиҗәләр:
- Миләүшә гөле аерып утыртсаң, тизрәк үсә.
- Миләүшәләр яктылык, җылылык, саф һава ярата.
- Артык су яратмый.
- Кәефне күтәрә, якыннарыгызга бүләк итәргә дә була.
[1] Г.Альмираның “Бүлмә гөлләрем” шигыре