Мәңге яшәр Сәйдәш моңнары
№ 106
Гөлсинә ГӘРӘЕВА,
Яр Чаллы шәһәренең 19 нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе
Сәхнә түрендә Салих Сәйдәшев портреты эленгән. Иң яхшысы, экран белән эш итү. Һәрбер чыгышка күрсәтер өчен материаллар табарга була.
Салих Сәйдәшевнең “Совет Армиясе” маршы яңгырый. Пәрдә алдына 5 укучы чыга. ”Замандашлары сөйли” циклыннан бер-бер артлы сөйлиләр.
1 укучы. Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар музыкасының үсешендә тулы бер дәвер булып санала.
(Муса Җәлил, татар халык шагыйре, Советлар Союзы Герое.)
2 укучы. Салих Сәйдәшев бөтен иҗаты белән татарныкы гына түгел, мин әйтер идем, ул барлык төрки халкының: казах, үзбәк,кыргыз, азәрбайҗанның популяр композиторы. Без, башкорт композиторлары, аны бик яратабыз, әсәрләрен һәрвакыт дулкынланып тыңлыйбыз.
(Заһир Исмәгыйлев, Башкортстан халык композиторы)
3 укучы. Салих Сәйдәшевягымлыкөйләр авторы, татарның профессиональ музыкасына нигез салучы буларак тарихка кереп калыр.
(Андрей Эшпай, мари композиторы)
4 укучы. Татар музыка мәдәниятен үстерүдә Салих Сәйдәшев зур өлеш кертте. Аның музыкасы – халыкның җаны, аның җырлары – халыкның холкы.
(Филипп Лукин, Россиянең халык артисты)
5 укучы. Безнең фикеребезчә, Салих Сәйдәшевнең “Совет Армиясе” маршы бу темага иҗат ителгән маршлар арасында алдынгы урынны дәгъвалый.
(Әхмәт Жубанов, Казахстанның халык артисты, музыка белгече)
Марш көчлерәк яңгырый, пәрдә ачыла. Сәхнәдә укучылар хоры. Иң элек М.Хөсәеннең “Сәйдәш моңнары” шигыре укыла. Хор башкаруында ике җыр. “Чияләр чәчәк атсын” (Ә.Ерикәй), “Бибисара” (Ә. Ерикәй) башкарыла.
Алып баручы. Хәерле кич, тамашачылар, Сәйдәш музыкасын яратучылар. Бүгенге кичәбезне татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 118 ел тулуга багышлыйбыз. Хор башкаруында сез аның ике җырын ишеттегез. Сәйдәш музыкасы бүгенге көндә дә яши, сәхнәләребездә яңгырый.
Бетховен дисәк без Германияне, Шопен дисәк Польшаны, Моцарт дисәк Австрияне уйлыйбыз.Ә Сәйдәш – Салих Сәйдәшев дисәк, без сөекле Татарстаныбызны, ямьле Кама-Идел буйларын, гүзәл Казаныбызны Кремле, Сөембикә манарасы, Кабан күле, Кол Шәриф мәчете белән күз алдына китерәбез. Әдәбиятта без иң беренче Тукай дисәк, музыкада Сәйдәш исемен әйтәбез.(Бу абзац Айрат Арсланов чыгышыннан)
Сәйдәш моңнары… Бу сүзләрдә никадәр тирән мәгънә, никадәр туган җиргә мәхәббәт, никадәр тылсымлы, серле көч ята.
“Хуш авылым” (Х.Фәтхуллин сүзләре)
Алып баручы. Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Әтисе крестьян чыгышыннан, башта бер купецта кучер булып эшли, соңнан вак сәүдәгәр булып китә. Салихның туарына 15 көн кала ул дөнья куя. Әнисе Мәхүпҗамал апа вак һөнәрче гаиләсеннән. Шәфкатьле, ярдәмчел, хөрмәтле кеше була ул.
Салихның тормышында якты, тирән эз калдырган, булачак композиторның беренче терәге, ярдәм күрсәтүче җизнәсе Шиһап Әхмәров турында бүген әйтмичә калу һич ярамас. Әминә апасы кияүгә чыккач, Шиһап җизнәсе Салихны үзенә тәрбиягә ала. Аның музыка белән кызыксынуын күреп, татарлар бөтенләй диярлек булмаган музыка училищесына укырга бирә. Шиһап Әхмәров үзе менә нинди истәлекләр калдыра.
Укучы.“Мин аңарда музыкаль сәләт барлыгын, музыканы үзләштерергә омтылуын күрдем һәм уңайлы шартлар тудыру өчен кулымнан килгәннәрнең барысын да эшләргә булдым. Шулай бервакыт танышымны очратып:
– Салих өчен пианино яки рояль таба алмассыңмы икән? Кыйммәт булмаса, алыр идек, – дидем. Танышым Салихны белә һәм аны ярата иде. Ул куанып:
– Салих өчен рояльне җир астыннан да табарбыз, – диде.
Дүрт-биш көн үтмәгәндер, танышым рояль табып, аны безгә китереп тә куйды. Салих өйдә юк иде. Ул кайткач мин аны инструмент янына чакырдым да:
– Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлында сиңа уңышлар телим, – дидем.
“Наёмщик” драмасыннан вальс яңгырый. Сәхнәдә укучылар вальс бииләр.
Алып баручы. Язучы Әмирхан Еники Салих Сәйдәшевнең замандашы, аның иҗатына турылыклы дус. Ул Сәйдәшнең яшьлек елларын, серле музыка дөньясына карашларын “Гөләндәм туташ хатирәсе” исемле повестендә чагылдырган. Автор Сәйдәшнең пианинода уйнавын менә ничек сүрәтли.
Укучы. “Ул утырган җиреннән турая биреп, башын күтәрә төште, югары карап, аз гына уйланып торды һәм бер иңбашын сәер генә селкетеп куйды да, кулларын клавишлар өстенә салды. Мин шунда ук аның кулларына игътибар иттем – ак, нәфис, җыйнак кына куллар! Бармаклары бик озын да түгел, ләкин ыспай нечкәләр. Менә ул матур бер хәрәкәт белән кулларын әз генә күтәрә төште дә, ашыкмыйча йомшак-җиңел генә итеп уйный да башлады. Кулларына бөтеләй карамый да кебек, акчарлак канатыдай, алар клавишларга тиеп-тиеп кенә алалар төсле, ә шулай да көй кирәк урында гына әкренәеп, өзлексез – тигез генә ага иде.
Менә ул уйнап бетерде, музыка тынды. Ә көй – ни гаҗәп! – һаман да дәвам итә кебек.
Салих әфәнде үзе дә шуңа колак салгандай аз гына тынып торды, аннары кулларын клавишлар өстеннән сак кына алды да, җиңел генә сулап:
– Менә шул! – дип куйды”.
“Күзләр” драмасыннан Рәйсә җыры. “Сайрый тургай” (Хәбиб Фәтхуллин сүзләре)
Алып баручы. Бала вакытында Салих Сәйдәшев Тукай маршы авторы Заһидулла Яруллин белән очраша. Бу олы җанлы, сизгер һәвәскәр композитор Салихны халык музыкасының байлыгы белән таныштыра. Ул аңа дөньядагы барлык гүзәллекнең бердәнбер чишмәсе халык икәнлеген төшендерә. Менә шул еллардан гомеренең соңгы елларына кадәр Салих Сәйдәшев халык иҗатын өйрәнә. Һәм аның музыкасы һәрвакыт яңа, үзенчәлекле, искиткеч халыкчан. Аның җырларын бөтен җирдә: иген кырларында,эшче-яшьләр клубларында, Кызыл Армия частьларында, мәктәпләрдә, һәр гаиләдә ишетергә мөмкин була ул елларда. Шундый җырларның берсе:
“Җәй айлары” Таҗи Гыйззәт сүзләре.
Алып баручы. Салих Сәйдәшев балаларның якын дусты булган. Аның замандашы һәм хезмәттәше Хәким Сәлимҗанов үзенең истәлекләрендә болай дип язып калдырган: “Мин үз гомеремдә балаларга “сез” дип дәшкән ике генә кешене беләм. Берсе шагыйрь – Дәрдмәнд булса, икенчесе – композитор Салих Сәйдәшев.Безнең ишек алдында бала-чага һәрчак тулып ята иде. Салих аларның барысы белән дә кул биреп исәнләшер иде”. Билгеле инде, Салих Сәйдәшев балаларга менә дигән җырларын яза. Алар бүген дә яңгырыйлар.
Җырлар:“Килде яз” (Ә.Ерикәй сүзләре) Соло.
“Укучылар вальсы”(М. Хөсәенсүзләре). Дуэт.
“Зәңгәр күл”(Гамир Насрый сүзләре) Ансамбль.
Алып баручы. Без бүгенге кичәбезне юкка гына “Совет Армиясе” маршы белән башламадык. Бу әсәр Салих Сәйдәшев иҗатының һәм гомер юлының төп асылы һәм матурлыгы булып яңгырый. Ул татар милли мәдәниятының гына түгел, ә Россия музыкаль хәзинәсендә зур урын тота. “Совет Армиясе” маршы яңгырамаган тантаналы бәйрәм юктыр. Бу көчле рухлы, дулкынландыргыч маршны композитор 1929 елда, данлы Кызыл Армиянең 11 еллык уңае белән яза. Беренче тапкыр бу марш башкарылганда,залдагы алкышлар куәтле ташкын сыман яңгырап тора, маршны өч мәртәбә кабатларга туры килә.
Һәм тагын бер моңсу хатирә.Сәйдәш үзен соңгы юлга озатканда да шушы маршны уйнарга васыять итеп әйтеп калдыра. Татарстан суверенлыгын игълан иткән минутларда да шушы маршның яңгыравы һәркемнең күңелендә горурлык хисләрен көчәйткәндер. Казан тимер юл вокзалында поездлардан төшүче пассажирларны да шушы көчле марш каршы ала.
Салих Сәйдәшевнең тагын бер маршы мактауга лаек. Ул “Шлем” спектакле өчен язылган танылган “Каршылау маршы”. Әйдәгез, без аны шагыйрь Хәсән Туфанның “Якты авазлар” шигыре белән кушып тыңлыйк.
“Каршылау маршы” яңгырый. Бер укучы Х, Туфанның “Якты авазлар” шигырен сөйли.
Укучы. Музыкасы белән генә түгел, шәхес буларак та Сәйдәшев халык арасында ифрат популяр кеше булган. Аны барысы да яратканнар, үз күргәннәр.Ул үзе дә шундый ук ярату белән җавап кайтарган. Кешеләр белән ул бик тиз элемтәгә керә белгән, мохтаҗларга ярдәмгә һәрвакыт әзер торган. Зур популярлыгына карамастан, кешеләр арасында үзен искиткеч дәрәҗәдә тыйнак тоткан, беркайчан да, беркемне дә авыр сүз әйтеп рәнҗетмәгән. Замандашларының күңелендә ул урта буйлы, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле, гаҗәеп ягымлы, җитез, бик йомшак табигатьле, югары культуралы, гади кеше булып сакланып калган да инде.Аның бу шәхси сыйфатлары иҗатында да чагыла. Аның музыкасы кешелекле, гуманистик музыка. Аңардан сафлык, йөрәк түреннән чыккан хисләр бөркелеп тора. Әнә шул сафлык, самимилек аның әсәрләрен халык күңеленә якын иткән. Салих Сәйдәшев, чын мәгънәсендә, халык композиторы.
“Наёмщик”драмасыннан Батырҗан ариясе. (Т. Гыйззәт)
Алып баручы. Салих Сәйдәшев композитор гына түгел, ә оркестр белән идарә итүче бик оста дирижер да булган. Бу турыда Әмирхан Еники болай язган.
Укучы.Һай, булса да булыр икән һәркемне үзенә шултикле гашыйк иткән сылу зат, чын мәгънәсендәге нәзакәтле кеше. Дирижёр пультында ул күренде исә, бөтен зал аякка баса,алкышлар, ярсулы диңгез дулкыныдай, инде тынды дигәндә, яңадан көчлерәк яңгырый башлый. Композитор нәфис бармаклары белән йомшак чәчләрен сыпырып, аны җиңелчә күпертә дә, халыкка зур ихтирам белән баш ия. Ул, горур башын салмак йөртеп, әле бельэтажга, әле партерга карап елмая. Бер кулын икенчесе белән кыса-кыса, шул куш кулын төрле якка йөртеп, әйтерсең лә, ул халыкка дуслык-мәхәббәтен җиткерә.
Менә композитор тылсымлы таякчыгын кулга ала, менә ул аны пульт өстендә кинәт шакылдатып куя. Зал тына… Сәйдәшевнең колач җәеп салмак кына селтәнүе белән барлык тамашачылар сагышлы яки ләззәтле моң дөньясына чума…
“Шәрыкъ биюе” яңгырый. Бу әсәр язмада бирелә. Кызлар башкаруында шәрыкъ биюе.
Укучы Клара Булатованың “Таныш көйләр” шигырен башкара. Шуның артыннан ук кызлар ансамбле башкаруында “Өмә җыры”, яки “Эх, күңелле өмәсе” җыры. (Т. Гыззәт сүзләре.”Бишбүләк”драмасыннан).
Алып баручы.Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләр кул дәфтәре Казанга кайткач, һәммә кеше аның матбугатта басылып чыгуын зур түземсезлек белән көтә.
Салих Сәйдәшев шагыйрь Мөхәммәт Садри белән бергәләп нәшрияткә киләләр. Һәм, бәхеткә каршы, Җәлилнең яңа гына беренче китабы төпләнгән була. Алар иртәгә кайтарып бирү шарты белән китапны алалар һәм Шиһап Әхмәровларга барып, җыентыкны кабат-кабат кычкырып укыйлар. Сәйдәш бер шигырьне үз блокнотына язып ала. Ә икенче көнгә яңа җыр туа. Бу мәһшүр “Җырларым” була. Аңарда Салих Сәйдәшевкә генә хас якты лирика, тирән кичерешләр, эчке дулкынлану бар. Җәлил белән Сәйдәш бу җырда икесе бердәй. Авыруының каты булуын, үлемнең вакытсыз якынлашуын сизгәндәй, әйтерсең лә, композитор гомер юлына йомгак ясый.
Җыр. “Җырларым”.(М. Җәлил сүзләре).
Алып баручы.Әйе, татар музыка сәнгатен үстерүдә бөек композитор Салих Сәйдәшевнең өлеше чиксез зур. Аның бөтен татар дөньясына танылган “Зәңгәр шәл” драмасына музыкасы, “Әдрән диңгезе”, “Совет Армиясе маршы” бар. Күпмилләтле илебезнең дуслыгын чагылдыручы “Дуслык турында җыры” бар. Аның музыкасы – халыкның җаны, аның җырлары халкыбыз күңелендә. Шуңа күрә, кадерле безгә Сәйдәш моңнары.
“Дуслык турында җыр”.Барлык катнашучылар башкара. Зал белән башкарылса, тагын да яхшы.
Сценарийда “Мәктәптә әдәби-музыкаль кичәләр”, Казан, 1966ел, “Салих сәйдәшев турында истәлекләр” дигән китаптан материаллар файдаланылды. Үз мәктәбегез, укучыларыгыз мөмкинлегеннән чыгып җырларны алыштырырга була.