Мәңге яшә, гимназиям!

Аида ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 11 нче татар гимназиясе директоры

Зөләйха ХАФИЗОВА, Әдилә ШИҺАБИЕВА,

Казандагы 11 нче татар гимназиясе укытучылары                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           

Шушында үткән гомернең

Яшь чагы, юләр чагы,

Акылга мохтаҗ булмыйча,

Рәхәттә йөргән чагы.

Яшьлеккә кире кайтарыр

Сукмаклар юк та югын.

Яшьлегем итеп хәтерлим

Мин 106нчы мәктәп юлын.

Мәктәп, мәктәп!..Кем генә үзенең сабый чагын, балачагының бәхетле мизгелләрен сагынып искә алмый икән?! Кем генә үзенең укытучылары белән очрашулар көтеп яшәми икән?!

Менә шуларны истә тотып, төрле елларда Казандагы 11 нче татар гимназиясендә (элеккеге 106 нчы рус-татар мәктәбендә) белем алган, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән сабакташларны юбилей кичәсенә чакырдык. Без аларны, бер мизгелгә генә булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, мәктәп сукмагы аша үтәргә дәштек.

1951 елның 7 августында Казанның элеккеге Молотов районында 106 нчы татар мәктәбе ачылган. Әминә Абдулла кызы Яхина аның беренче директоры итеп билгеләнә.

Иң беренче укытучылар: Илсөя Нури кызы Исламова, Гадилә Закир кызы Хәлиуллина, Гайшә Гариф кызы Галиева, Оркыя Гариф кызы Мортазина, Хатира Әдһәм кыза Хәсәнова һ.б.

1952/1953 нчы уку елында 19 укучы мәктәпне тәмамлый. Елдан-ел укучылар саны арта. 1958/1959 нчы уку елында татар мәктәбе сигезьеллыкка әйләнә.

1963/1964 уку елыннан мәктәп рус-татар мәктәбе буларак эшли башлый, беренче рус класслары ачыла. Фәтхул Таһир улы Ибраһимов мәктәп директоры була.

Кеше җирдә торса-торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Әлеге шигырь юллары нәкъ менә ветеран укытучы, директор Фәтхул ага Ибраһимовка туры килә.

Фәтхул Таһир улы, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр үтеп, Берлинга барып җиткән һәм сугыштан соңгы авыр елларда да мәктәп җитәкчелеген үз кулына алган. Аның исеме мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаек. Мәктәбебез тарихында иң озак эшләгән җитәкче буларак урын алып тора ул. Чөнки Ф.Ибраһимов мәктәбебезне 1963 елдан алып 1987 елга хәтле – тоташ 24 ел буе җитәкли. Мәктәптә озак еллар җитәкчелек итү дәверендә ул алдынгы, тәҗрибәле директорлар рәтенә баса. Фәтхул Таһир улы эшләгән чорда 106 нчы рус-татар мәктәбендә бик күп хуҗалык эшләре башкарыла: мәктәпкә газ, су кертелә, канализация чыгарыла, спорт мәйданчыгы, мәктәп яны тәҗрибә участогы булдырыла Фәтхул абый хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар район, шәһәр  мәгариф бүлеге тарафыннан Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. «Халык мәгарифе отличнигы», бик күп орден-медальләр кавалеры, хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Без 30 елга якын мәктәбебезне җитәкләгән Фәтхул Таһировичның хәләл җефете Зөһрә апа һәм кызы Лилия белән очрашып сөйләштек, хатирәләрне барладык. Үзе дә 106 нчы мәктәптә лаборант булып эшләгән Зөһрә апаның да безгә әйтер сүзләре, уртаклашыр истәлекләре күп иде.

Һәр мәктәпнең горурлыгы – аның тырыш укучылары. Безнең гимназияне төрле елларда 54 укучы алтын медальгә тәмамлаган. Беренче алтын медаль иясе 1979 елгы чыгарылыш укучысы Сажидә Мөхәммәт кызы Әгъзәмова була.

1980 елларда Дәрвишләр бистәсенә авыллардан татар гаиләләре күчеп килү кимү сәбәпле, I сыйныфка татар балаларын җыю авырлаша. Шундый кыен шартларда якын-тирәдәге бистәләрдәге ата-аналар белән аңлату эшләре алып баралар, укучылар концертлар оештыралар, татар мәктәбе тарихы турында сөйлиләр. Шулай итеп мәктәпкә татар класслары җыялар.

1987 елда Наилә Мортаза кызы Вәлиева мәктәп директоры була. Ул хезмәт юлын 106 нчы рус-татар мәктәбендә пионервожатый булып башлый,  биология укытучысы буларак тәҗрибә туплый. «Илебезгә милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклап, милләт өчен хезмәт итүче, ана телен һәм тарихны хөрмәт итүче яшьләр кирәк. Ә бу зур эшне бары тик мәктәптә, татар мәктәбендә генә тормышка ашырырга була», – дип уйлый һәм бу уен тормышка ашырырга, бу изге эшкә бик теләп алына. Тәвәккәл, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче, җитди җитәкче үзенең эшен киләчәк буынны лаеклы тәрбияли алырдай укытучылар, хезмәткәрләр коллективы туплаудан башлый. Шулай итеп 1990/1991 уку елында 11 нче татар гимназиясенә нигез салына. Наилә Мортаза кызы Совет районының гына түгел, бөтен республиканың иң эшлекле, иҗади эзләнә торган директорларының берсе булып җитешә. Оста җитәкченең армый-талмый тырышуы, үз вазифасына җаваплы каравы нәтиҗәсендә гимназия ел саен районда төрле чараларда катнаша, бәйгеләрдә җиңеп чыга. 2001 чыгарылыш сыйныфы 11 нче татар гимназиясенең беренче карлыгачлары була.

2004 – 2015 елларда гимназияне Зөһрә Фәйзрахман кызы Закирова җитәкли. Бу елларда гимназиябез зур уңышларга ирешә. «Матур мәктәп – 2007» республика конкурсының «Традицияләр мәктәбе» номинациясендә җиңүче була. Яңа инновацион программаларны тормышка ашыручы приоритет милли проект кысаларында 2008 елда 1 млн сумлык грант ота. Зөһрә ханым Закирова үзенең көче, вакыты белән хисаплашып тормыйча, гимназияне капиталь төзекләндерүгә күп көчен куя, гимназиядә тиз арада сыйфатлы ремонт башкарылуга ирешә. Коллективның оешкан, тату булуында да аның роле бик зур булды.

Үзем исә гимназия штурвалы артында 2016 елдан бирле. Уртак тырышлык белән Мәхмүт Хөсәен музее ачтык. Укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә аңардан киң кулланабыз.

Фронтовик, җырчы-шагыйрь М.Хөсәеннең туган көне уңаеннан гимназиябездә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр арасында «Мин омтылдым шигъри кодрәткә» дигән конкурс уздыру матур традициягә әйләнде. «Кеше булу – иң зур дәрәҗәм» дигән темага әдәби-музыкаль кичә  дә үткәрдек.

Гимназиябездә Мәхмүт Хөсәен исемендәге I республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру, җырчы-шагыйрь, фронтовик Мәхмүт Хөсәеннең һәм башка каһарман шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты үрнәгендә балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү; җырчы-шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау; җыр сәнгатенә, татар шигъриятенә, матур әдәбиятка кызыксыну уятуга юнәлтелде.

Конференциянең максаты һәм бурычлары: татар әдәбияты, шигърияте, җыр сәнгате, журналистика өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, татар шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде.

Конференциядә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мәктәпкә әзерлек төркеме, гомуми белем бирү оешмаларының I – XI сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, махсус урта һәнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар катнашты. Алар республикабызның төрле төбәкләреннән: Казанның Идел буе, Вахитов, Киров, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Совет, Чаллы һәм Түбән Кама калаларыннан, Балтач, Биектау, Арча, Балык бистәсе, Чистай районнары.килде.

Конференциядә эш  биш юнәлештә алып барылды:

1. «Мин омтылдым шигъри кодрәткә». .Мәхмүт Хөсәен шигырьләрен сәнгатьле уку, сәхнәләштерү.

2. «Үткен каләм остасы». М.Хөсәенгә багышланган иҗади эшләр.

3. «Мәхмүт Хөсәен – җырчы-шагыйрь» М.Хөсәен сүзләренә язылган җырларны башкару.

4. «Кеше булу – иң зур дәрәҗәм». Мәхмүт Хөсәеннең тормышын һәм иҗатын рәсем сәнгате аша чагылдыру.

5. «Җырым белән җиңдем дошманны». Фронтовик-шагыйрьләр иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләре.

Биш юнәлешкә 200 дән артык фәнни һәм иҗади эш килгән иде.

«Мәхмүт Хөсәен – җырчы-шагыйрь» секциясендә чыгыш ясаучылар үзләренең талантлары белән сокландырды. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары булу катнашучыларга зур җаваплылык, ә конференциягә бәйрәм рухы өстәде.

«Мин омтылдым шигъри кодрәткә» секциясендә хөкемдар булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Тимерхан улы Галиев, Татарстанның атказанган артисты Олег Фарук улы Фазылҗанов укучыларның Мәхмүт Хөсәен шигырьләрен сәнгатьле уку, сәхнәләштерүләреннән бик канәгать калдылар, үзләре дә актерлык осталыгы серләре белән уртаклаштылар.

Конференцияне йомгаклап, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, халкыбызның күренекле җырчысы Венера Ганиева һәм  әлеге институт студентлары Мәхмүт Хөсәен сүзләренә иҗат ителгән җырлар буенча «Җырларында – гомер агышы» дигән мастер-класс күрсәттеләр.

Гимназиядә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Сәләтле балалар белән эшләү концепциясен булдырдык. «Сәләтле бала» максатчан программасы нигезендә күпкырлы эш алып барыла. Гимназиябездә 6 нчы музыка мәктәбе филиалы эшли. «Шаян йолдызлар» исемле җыр һәм бию ансамбелендә бик күп балалар осталык мәктәбе уза. Әлеге программа кысаларында укучыларарыбыз төрле иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша. Т.Миңнуллин исемендәге укучыларның һәм укытучыларның III республика конференциясендә Фирүзә Галиәхмәтова интервью жанрындагы иҗади эше өчен III урынга лаек булды. Ә Азат Мөхәммәтшин туган төбәгендәге чишмәләрнең торышын анализлап язылган проблемалы мәкаләсе белән I урын яулады. Ул күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллинның кызы – Әлфия ханымның махсус бүләге – көмеш каләм белән бүләкләнде.

«Әлмәндәр варислары» халыкара фестивале, «Дулкыннар» республика конкурсы, «Илебездә, телебездә Тукай мәңгелек» һәм «Казан-йорт» дигән шәһәр конкурслары лауреаты Зәринә Хафизова тагын бер уңышы белән куандырды. Т.Миңнуллин исемендәге укучыларның һәм укытучыларның III республика конференциясенең «Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән» номинациясендә лауреат булды.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көндә шагыйрь сүзләренә язылган җырларны җырладык, мәктәп программасына кертелмәгән шигырьләрен өйрәндек, сәнгатьле итеп шигырь укучылар конкурсы да уздырдык. Тукай үрнәгендә иҗат дәрьясында гиздек, үзебез дә шигырьләр иҗат иттек. Иҗат җимешләрен туплап, әдәби альманах чыгардык. Тукай эзләре буйлап «Казанда Тукай эзләре» дигән экскурсия проекты төзедек. Юбилей уңаеннан район, шәһәр күләмендә узган төрле бәйгеләрдә актив катнаштык. Уңышларыбыз да бар. Шулай булса да, шагыйрьгә булган олы ихтирам хисләребезне чагылдырып бетерә алмагандай тоелды. Күңел рухи эзләнү халәтендә иде. «Хыял» әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларының берсендә Тукай биографиясенә бәйле истәлекләр хакында сөйләштек. Ул яшәгән, булган урыннарга читтән торып сәяхәт иттек.

Тукай һәм халык әдәбияты, Тукай һәм башка халыклар әдәбияты, шагыйрьнең әдәбият һәм шигърият хакындагы хезмәтләре, тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләр, цензурага мөнәсәбәте хакында фикер алыштык. Нәни Апуш язмышының никадәр аянычлы булуы, аның язмышын язуда бик күпләрнең катнашуы турында сөйләштек. Шушы «Түгәрәк өстәл» тирәли   әңгәмәләргә нигезләнеп, Тукай язмышына багышлап, аның «Язмыш әлифбасы»н язарга тәкъдим иткәч, укучыларыбыз бик теләп риза булды. Бу китап – күмәк хезмәт җимеше. Без анда Тукай язмышының аеруча мөһим сәхифәләрен чагылдырырга тырыштык. Билгеле, китапның әлифба формасында булуы билгеле бер чикләүләр дә куйды. Хәер, бер китап кысаларында гына бу катлаулы язмышны сурәтләп бетерү мөмкин булмас иде. Максатыбыз да ул түгел. Без бары тик бу бөек шәхеснең тормыш һәм иҗат мизгелләрен күңелебез аша үткәреп, башкаларга да җиткерергә тырыштык.