Мең галимнән якты йолдыз булып, балкыйсың син белем күгендә!
Мең галимнән якты йолдыз булып, балкыйсың син белем күгендә!
Йолдыз ЙОСЫПОВА,
Арчадагы 4 нче башлангыч мәктәп укытучысы
Укытучы, җитәкче –иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Бу сүзләр Хәкимов Данис Габделхәй улына хас сыйфатлар, дисәм бер дә ялгышмам.
Хәкимов Данис 1942 елның 1 апрелендә Арча районы Урта Курса авылында туган. 1949 елда беренче класска укырга керә һәм Югары Курса җидееллык мәктәбенә күчеп, 1956 елда уңышлы гына тәмамлый. Укуын Казанбаш урта мәктәбендә дәвам итә, 1959 елда урта белем турында аттестат ала. Шушы елны Казан шәһәрендәге 1 нче техник училищега укырга керә, 1961 елда химия җиһазлар буенча слесарь-ремонтчы квалификациясен алып, бу уку йортын да тәмамлый. Данис Казан заводларының берсендә эшли һәм шул ук елны Совет Армиясе сафларына алына. 1964 елда армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогия институтында укырга керә. Һәм 1967 елның февраль аеннан Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә, озакламый шул ук мәктәптә завуч булып эшли башлый. 1972 елдан Күпербаш мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Данис Габделхәй улы үрнәк укытучы, җитәкче буларак, «РСФСРның мәгариф отличнигы», «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек була. Әйдәп баручы, ветеран укытучы 1987 елда узган Татарстан укытучыларының IV съездында делегат та була.
Кыска гына күзаллауда, күпме гомер агышы… Ветеран- педагог Хәкимов Данис Габделхәй улының исеме район халкына яхшы таныш. Ачык йөзле, шаян, кешелекле, чисталык һәм тәртип яратучы укытучым, җитәкчем – укучыларның иң яраткан мөгаллимнәренең берсе. Бөтен гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган тәҗрибәле укытучы, яшь укытучыларның остазы, хезмәттәшләре белән тәҗрибәсен уртаклашучы. Киң эрудицияле, профессиональ яктан нык әзерлекле, предметын яхшы белеп, белемнәрен балаларга җиткерә белүче оста педагог. Ул укучыларына да яратып, «җаным», «акыллым» дип эндәшә иде. Матурлыкны күрә, гүзәллеккә соклана торган Данис абый бервакытта тормыштан зарланмады, хезмәтен яратып, эшеннән ямь табып яшәде. Данис Габделхәй улы чын мөгаллим, зур хәрефләр белән язарлык укытучы булды!
Ул үз эшенә бирелгән чын остаз иде. Аның белән эч серләреңне дә уртаклашырга була иде, үзенең төпле киңәшләрен бирде ул. 1984 елда аның инициативасы белән Арча районы Түбән Мәтәскә авылында яңа мәктәп төзелде. Данис абый җитәкчелегендә мәктәп коллективы укыту-тәрбия эшендә югары күрсәткечләргә иреште, мәктәпнең иң яхшы традицияләренә ул нигез салды. Туры сүзле, эзләнүчән, тырыш, йөзеннән генә түгел, аның йөрәгеннән дә нур сирпелеп тора иде кебек.
Данис Хәкимов укучылары арасында да танылган, хөрмәтле кешеләр, төрле һөнәр ияләре, җитәкчеләр байтак. Гади генә хезмәт юлы кебек, бер карасаң. Шул гади генә юлда күпме игелек кылынган да үткәннәр ак җеп булып сузылган! Күпләрнең: «Кайдан килгән микән аңа бу кадәр көч, куәт, дәрт?» – дип искә алам. Бу мөхтәрәм шәхескә, гомумкешелек һәм педагогик кыйммәтләргә ия булган, олуг мөгаллимне – Данис абыйны зур ихтирам белән искә алабыз. Ул канат яручы кошчыкларга, белем биреп кенә калмады, аларны олы тормыш юлына да әзерләде.
Ул кара тактага акбур белән язган һәрбер җөмлә безнең күңелдә. «Мең галимнән якты йолдыз булып балкыйсың син белем күгендә», – дим. Данис абыйны искә алып, аның якты рухына багышлап мең мәртәбә баш иям. Бакыйлыкка күчсә дә, Данис абый укыткан һәр баланың күңелендә, йөрәк түрендә аның исеме мәңге сакланыр, маяк булып безне озата барыр. Аның хезмәт юлын дәвам итүчеләрнең берсе булуыма шатланам, горурланам.